fbpx
09.02.2021

“ Күке”  шигыре. Муса Җәлил. 2 нче сыйныф. Әдәби  уку дәресе


Татарстан   Республикасы  Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы.  Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең   “ Күке  шигыренә  дәрес эшкәртмәсе     (2 нче сыйныф өчен).Ә дәби  уку дәресе

 Максат :

 1) М. Җәлилнең “ Күке” шигыре белән таныштыру;

2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм шигырьне анализлый белүләрен камилләштерү;

3) кошларга карата җылы караш тәрбияләү.

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

Бурычлар:

  • М. Җәлилнең  шигыре белән таныштыру, табигать гүзәллеген аңларга өйрәтү;
  • Табигатьне якларга, сакларга омтылыш тәрбияләү.
  • Эстетик зәвыкны үстерү.

Җиһазлау. Презентация ,  аудиоязма, китап  күргәзмәсе.

Предметара бәйләнеш: татар  теле, әйләнә-тирә  дөнья

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру. Мотивация.

   Хәерле көн, укучылар сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Белем үрен яулаганда

Уңыш юлдаш булсын сезгә.(1 слайд)

  1. Дәреснең максатын билгеләү. Актуальләштерү.
  • Өйгә эшне тикшерү.

     2)   Уен «Кошны таны».

– Колга башында йорты, эчендә аның җырчы. (Сыерчык)

– Савытыннан сабы озынрак. (Саескан)

-Бер кошым бар: бер дә тынмый, агачка да оя кормый. Өе – җирдә, җыры – күктә. (Тургай)

– Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)  (2 слайд)

  • Яңа материалны аңлату.

      М. Җәлилнең  “Күке”  шигыре белән танышу.

Күке тавышын  тыңлау.(3 слайд)

  • Бу кайсы кош  тавышы?
  • Буген  дәрестә М. Җәлилнең  “ Күке “ дигән  шигыре  белән  танышырбыз.
  • М. Җәлил  турында белешмә бирү. ( 4- 13слайдлар)

  Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде 6 яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Табигатьне бик ярата.

    1913 нче елда Муса гаиләсе белән Оренбургка күченә. “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала. “Кызыл йолдыз” газетасы редакциясендә эшли. Аның баш мөхәррире була.  

   Мусаның алдагы тормыш сукмагы Мәскәү шәһәре белән бәйле. Ул анда булачак тормыш иптәше Әминә белән таныша һәм алар өйләнешәләр. Кызлары Чулпан да шунда туа.  

    Мәскәүдә ул татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шулай ук спортны да бик ярата.

      Менә шулай матур гына яшәп ятканда илебезгә зур афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Әлбәттә, Муса Җәлил дә бу афәттән читтә кала алмый. Сугышның беренче көннәрендә үк ул, үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана…

    1942 нче елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый. Шул ук елның 26 нчы июнендә ул, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

    1944 нче елның 7 нче февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хәкем итә. Шушы елның 25 нче августында Муса Җәлил һәм аның  11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

  • Укытучы укуын (яки аудиоязма) тыңлау.
  • Сорауларга җавап бирү:
  • Автор урманда нинди кош тавышы ишетә?
  • Күке дигән кошны күргәнегез, аның турында ишеткәнегез бармы?

     Күке – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар.  Күкеләрнең тормышы да, игътибар белән күзәтсәң, шактый катлаулы икән. Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк. Күке беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый.

Кошның фотосурәтен карау , тавышын аудиоязмада тыңлау. (14 слайд)

  • Сүзлек өстендә эш.

Хәтерсез –  исендә калдыра алмаучы, онытучы.

Моңлы-   күңелсез , кайгылы

Салмак-  әкрен,ашыкмыйча

Кабатлый –  кат-кат әйтү

Ялгыз- берүзе. (15 слайд)

    6) Шигырьне уку.

               Ял минуты

  1. Беренчел ныгыту.
  • Укучылар бер кат эчтән укып чыгалар
  • Фикерләрен әйтәләр.
  • Чылбырлап укыту.
  • Бер бөтен шигырь итеп 2- 3 укучы укый.
  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
  •   Бу шигырьне шаян шигырь дип уйлыйсызмы, әллә моңсу шигырме бу?
  • Ни өчен шулай уйлыйсыз?
  • Кайсы юлларны моңсу итеп укыр идегез? Укып күрсәтегез.

                Сез шигырьдәге күкене ничек күз алдына китердегез?

  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  • Нәтиҗә

    Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке 1 көндә генә дә урманны ике йөз мең корткычтан коткара. Урман дусты дими, ни дисең инде аны!

  – Балалар, кошлар безнең дусларыбыз. Шуңа күрә аларны саклыйк, яклыйк, ярдәм итик.

    Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели?

    Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтә. “ Тирә – ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти – әнисен бер  күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!” – дип кычкыра кебек.(16 слайд)

Табигать – уртак йортыбыз.

Табигать ул – Җир Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала. (17слайд)

  • Үзбәя.

-Дәрестә син тагын ниләр белергә теләр идең?

-Дәрес сиңа ошадымы?

– Бу дәрестә катнашуыңа карап, син  үзеңә нинди билге куяр идең? (18слайд)

  • Өй эшен аңлату.

Сайлап алу мөмкинлеге белән 3 төрле эш тәкъдим ителә:

  1. Шигырьне дөрес интонация белән укырга өйрәнергә;
  2. Күке турында табышмак, сынамышлар, өстәмә материал  табарга;
  3. Тема буенча рәсем ясарга. (19слайд)    Күчереп алу өчен файл: Күке шигыре

Шәрехләү