fbpx
11.09.2013

Милләт кыйбласы. Милләт язмышы турында уйланулар


      “Милләт кыйбласы” дигән бу мәкаләне мин яз көннәрендә бик пессимистик рухта яза башлаган идем. Җәйге эшләр күбәеп китү сәбәпле,язу белән шөгыльләнергә вакыт булмады.Ул,бәлки, шулай тәмамланмыйча калган да булыр иде.Ләкин Арчада Республика күләмендә үткәрелгән укытучыларның август киңәшмәсендә Президентыбыз Рөстәм Миннехановның татар теле турында кистереп әйткән сүзләре мине тетрәндереп җибәрде,күңелгә өмет чаткылары салды.

  Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: татар теле безгә кирәкми диючеләр күбәйде.Бөтен татар теле укытучылары шикелле мине дә татар теленең киләчәк язмышы куркыта.Татар теле бетәр дә,моңа укытырга сәгатьләр калмый,шуның өчен борчыла икән бу дип уйлый күрмәгез.Юк,мин инде,алла боерса,бу уку елын тәмамлап, “лаеклы ялга” китәсе кеше.Мине ана телебезнең шул кадәр дәрәҗәсез булуы,радио-телевидение алып баручыларының телне тәмам изеп, вата-җимерә сөйләүләре,саф татар районы үзәкләрендә түрәләрнең җыелышларны урысча алып барулары һ.б. шундый “урыслашу”лар куркыта.Шушы куркуны таратып җибәрә торган сүзләрне Президент авызыннан ишетү киләчәк көннәргә аз булса да ышаныч уятты. Шул өмет белән рухланып мин дә  язмамны тәмамлый алдым һәм аны сезнең хөкемегезгә тәкъдим итәм.(Мәкалә “Татарстан яшьләре”нең 19нчы сентябрь санында басылып чыкты).

  Без,татарлар,еш кына үзебезне олы тарихлы һәм бөек мәдәниятле, зиһенле, уңган, тыйнак һәм эшчән, кунакчыл, чисталык сөючән халык буларак күтәреп чыгарга һәм сөйләргә яратабыз. “Урыслар чабата киеп йөргәндә без читек киеп йөри идек”,-дип үткәнгә горурлык белән карыйбыз.Үткәнебез белән болай горурланырга хакыбыз бар,чөнки бу тулы чынбарлык.Европада булмаган суүткәргечләр, Алтын Урданың бөтен шәһәрләрендә була. Европада чуен коймаганда, Алтын Урданың 140лап мөселман шәһәрендә чуен койганнар, кирпеч яндырганнар.

  Ә бүген милләт ныкмы? Бөтен дөньяга горурланырлык эшләребез бармы?Юк, милләт хәзергә көчсез һәм таркау хәлдә яши…

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә республикабыз җитәкчелеге хәйран эшли, зур уңышларга да ирешә. Әмма республиканың үзендә милләтне кайгырту эше сүлпән бара. Милләтне саклауның нигезендә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе ята. Ул безгә урыслашу процессын туктату өчен кирәк. Ләкин рәсми хакимиятебез 90нчы еллар башында ук,мөмкинлекләр булуга карамастан,бу өлкәдә дөрес стратегия сайламады. Җитәкчеләребез, татар булмаган кешеләр  үз теләкләре белән татар телен 10-20 ел эчендә өйрәнгәннән соң гына, татар телен бөтен учреждениеләргә мәҗбүри кертеп булыр дип, исәпләгәннәр иде. Ләкин бу юл утопия булып чыкты. Урыс балаларының башларыннан сыйпый-сыйпый татар теленә өйрәтеп күпме акча түгелде. Ә ул аны барыбер белми,өйрәнергә теләми. Чөнки татарлар үзара русча сөйләшкәндә,аларга ул тел нигә кирәк?

     Татар журналистларының, артистларының,язучыларының,галимнәренең күбесенең оныклары татарча  бер сүз әйтә белми.Бу нәрсәне күрсәтә? Бу, телне өйрәтү сферасын гына түгел, ә куллану сферасын да параллель рәвештә үстерергә кирәклеген күрсәтә. Татар теле мәсьәләсен дәүләткә генә аудару дөрес эш түгел. Аның үз мәшәкате хәттин ашкан.Туган тел һәм милләт мәсьәләләренә хөкүмәт корылтайлар уздырганда ,укытучыларның август киңәшмәләре вакытында гына килеп ябыша.Бу эшкә һәрберебез җигелергә тиеш. Татарча әдәби әсәрләр татарлар гына түгел,башка милләтләр өчен дә кызыклы булса,җырларыбыз эшләнеше ягыннан башка милләтләр дә яратып тыңларлык булса һәм иң мөһиме,татар кешесе,дөньяның теләсә кайсы почмагында иң беренче  үз телендә сөйләшергә тиешлеген,моның табигый икәнен аңласа,татарча сөйләшергә мөмкин җирдә бары тик үз телендә генә сөйләшсә- телнең сакланачагы гына түгел,киңрәк таралыш табачагы да ачык. Бер корылтайда   фин татарының татар телен шулкадәр әйбәт белүенә сокланып сорау бирәләр,ул болай дип җавап бирә:”Өйдә, гаиләдә – бишек яшеннән алып картайганчы – бары тик татарча. Өйдә башка телдә сөйләшү катгый рәвештә тыелган бездә. Бу – дәүләт законы түгел, ә безнең татар халкының үз законы, язылмаган канун (!)”.

    Ә безнең үзебезнең Татар илендә татарларның урыс телле татар балалары барлыкка килде.Бу-милләтнең хурлыгы. Хурлыгы гына түгел,ә милләтнең бетүгә баруы.

  Үз заманында Гаяз Исхакый милләткә билгеләмә биргән иде. “Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер,диде ул. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр”.

   Ә тулаем милләтне таныту һәм саклау–ул бар халык бурычы. Һәркем моңа үзенең өлешен кертергә тиеш – милләтенә карата мәхәббәте белән, бала-оныкларын чын татар итеп тәрбияләве белән, халкына файдалы эшләре белән.

 Әлегә татар халкын дөньяга  таныту эшен уңай хәл итү юлында  ике каршылык ярылып ята. Болар – бердәмлек җитешмәү һәм күпчелегебездә булган битарафлык. Татарның бик үк бердәм халык булмавы хакында анекдотларга кадәр уйлап чыгарылган. Бердәмлек үрнәге итеп яһүдиләрне генә алырга димим, күршебездә үк яшәүче кайбер башка халыкларга да ешрак карарга кирәктер.

  Халкың язмышына битараф булу – чирләрнең иң куркынычыдыр, мөгаен. Телебезнең кухня теленә генә калып баруы, ун татар булып та, арада берәү чит милләттән булса, вата-җимерә урысча сөйләшеп җәфалануыбыз, телевизорда “Халкым минем”, “Татарлар” һәм башка тапшыруларны карарга вакыт тапмыйча, Латин Америкасыннан килгән чиле-пешле сериалларга өстенлек бирүебез татар халкының үсешенә алып бармый шул. Моңа кем гаепле? Урыслармы? Россия җитәкчелегеме? Шәһәр мәктәпләрендә һәм республиканың алты район үзәгендә татар балаларының татарча укытылмавы, иң беренче чиратта, татар ата-аналарының андый теләкләре булмаганлыктан бит.

 Татар теленең кирәкме-юкмы икәнлеге беренче тапкыр бөтен җиһанга 22нче август көнне безнең Арчада яңгырады.Укытучыларның август киңәшмәсендә президент Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды. Татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклады ул: “Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Кайсы тел дә кирәк, әгәр мин тагын ике-өч тел белсәм, начармыни? “Татар теле кирәк, кирәк түгел” – бу нинди ахмаклык тагын. Әлбәттә, кирәк”

 .Шушы көнгә кадәр хөкүмәт дәрәҗәсендә татар теленең бу югарылыкка күтәрелгәне һәм әһәмияте күрсәтелгәне юк иде.Әлегә кадәр татар теле турында сүз кузгалса, югары кәнәфиләрдә утыручылар балалар татар телен башлангыч сыйныфларда өйрәнсәләр һәм гаиләдә татарча сөйләшсәләр,шул җитә дип әкият саттылар. Президентыбыз Р.Миннехановның татар халкы өчен алтын бәясенә торырлык бу сүзләре тарихка кереп калачак: “Әлбәттә, татар теле киләчәктә кирәк булачак. Бала төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Шуның өчен өстәмә рәвештә, ата- ана теләге белән, татар яки рус теле дәресләре укытылу сорала икән, күпме сәгать кирәксә, шулкадәр биреләчәк “. Хуш,инде шушы сүзләрдән соң Татарстанда татар теле бөтен җирдә дәррәү үсеп китәр,район дәрәҗәсендәге түрәләр җыелыш-киңәшмәләрен татарча алып барырлар һәм тугыз татар бер урыс янында татарча сөйләшергә җөрьәт итәрләр дип уйлыйсызмы? Юк,боларның берсе дә булмаячак.Чөнки милицияне полициягә алыштырып бернәрсә  үзгәрмәгән шикелле, бөтен мәктәпләр, хөкүмәтләр, президентлар көчәнеп тә бернәрсә эшләтә алмый. Президент указы белән, син татар бул, дип тә ,татарча сөйләш дип тә әмер биреп  булмый.Моның өчен милләтнең үзаңы булуы кирәк. Республикабызда «татар милләте», «татар теле», «милли үзаң» дип чаң сугалар. Әлбәттә, моның да уңай яклары бар барын. Тик ничек кенә булмасын, милләткә, туган телгә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Баланың үз халкына, әби-бабалары теленә мөнәсәбәтен нәкъ менә ата-ана билгели, формалаштыра .

    Милләтнең үзаңы булса, без үзебезне саклап кала алачакбыз. Бүген бөтен эш – милли үзаң тәрбияләү булырга тиеш. Ләкин бу эш әлегә бик авырлык белән бара.Дөресрәге,бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Чөнки дәүләт ярдәменнән башка моны тормышка ашырып булмаячак. Ләкин безнең үз дәүләтебез юк. . Без – татарлар бу дөньяда беркемгә дә кирәкмибез, бары тик без үзебезгә генә кирәк. Менә шушы фаҗигадән чыгып, без үз максатыбызны билгеләргә тиеш. Ничек итеп саклап калырга дәүләте булмаган халыкны?! Бер Кытай философы моннан мең ел элек, милләтне һәм дәүләтне көчле итү өчен өч нәрсә кирәк, дип язып калдырган. Ул – ныклы гаилә, акыллы, олы максатлы, булдыклы илбашы һәм тырыш халык. Чыннан да, бик дөрес сүзләр бит!

   Бүген безне,гомумән,рус булмаган бөтен милләтне, бетерү сәясәте алып барыла. Кемнәр хәтерли,кемнәр юк Президент Владимир Путин 19 декабрь көнне(2012) “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалады. Ул 2025 елга кадәр ,13 ел эчендә, илдәге милли үзгәрешләрнең төп документы булачак. Аның нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган.Ләкин татар халкының 98%ы моны белми,бу канун белән таныш түгел.

  Изелгән халыклар өчен үлемне аңлата торган бер куркыныч нәрсә бар, ул геноцид дип атала. Геноцидның төрле формасы бар:физик яктан үтерү һәм рухи яктан бетерү.Урыс булмаган халыкларга каршы бүген ачыктан-ачык рухи геноцид бара: халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү, көчләп «бөек» халык культурасында тәрбияләү, югары уку йортларының ишекләрен ябу. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез хәзер бары бер генә максатка — милли телебезне саклау, торгызу, үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Тел алдында Сингапур тәҗрибәсе дә,дөнья күләмендә үткәрелә торган футбол ярышлары  да әһәмияте ягыннан икенче планга калса гына татар теле кулланылыштан төшеп калмаска мөмкин..

 Милли тел, милләт язмышы милли мәктәпкә барып тоташа. Бу өлкәдә башкарган эшләр тубыктан, ә аның «уңышлары» турында язганнар тау хәтле. Бүгенге көндә ничә милли мәктәп (тулысынча) барын, анда ничә баланың туган телдә белем алуын күрсәткән мәгълүматларны минем очратканым юк.Булса да аны безгә әйтмәячәкләр,чөнки сан,статистика бөтен чынбарлыкны ачып,ялган сөйләүләрне фаш итә торган куркыныч нәрсә.

  Милли тел язмышы — ул милләтнең кыйбласы,  аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы  һәм аның киләчәге дә. Кешелек әле милләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Милли телнең нигезе — ана теле.Шул ана телебезне бозу,ямьсезләү,чит тел сүзләре белән чүпләү,хәтта исем-фамилияләрне дә урыслаштырып язу үзебезнең татар әти-әниләре тарафыннан эшләнә. Марҗага өйләнү, милләтеңнән качу, балаларыңа урыс исеме бирү Совет власте чорында ук карьерага ишекне киң итеп ача иде. Әле дә шулай. Без кырыклап татар генералы, адмираллар барлыгын беләбез, ә аларның абсолют күпчелегенең хатыннары марҗа. Болар барысы да милләт белән сату итеп түрә булу үрнәкләре… Татар кызларының кырык ике проценты урыска кияүгә чыкканда, татар егетләренең кырык проценты марҗага өйләнгәндә, татар балаларының йөздән өчесе генә туган телдә укыганда, милләтнең бетүгә юл тотуы бик ачык күренә ләбаса.

 Соңгы сүз итеп,өмет белән шуны әйтим: и туган телем, “мөкатдәс моңлы сазым” ,бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр,иншаллаһ.Шуны аңласак иде.

Шәрехләү