fbpx
03.02.2015

Кәрәзле телефон…


                          Кәрәзле телефон нәрсәгә сәләтле?

Кәрәзле телефоннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый.Әмма колакка куеп сөйләшүдән тыш телефоннарыгызның  башка мөмкинлекләрен  беләсез микән? Мөгаен,юктыр.Әйдәгез, аларның тагын нәрсәләргә сәләтле икәнлеген карап китик әле.

1.Һәр машина хуҗасының һич югы берәр тапкыр гына булса да, машинасы эчендә ачкычы бикләнеп калу очрагы була торгандыр Кәрәзле телефоннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый.Әмма колакка куеп сөйләшүдән тыш телефоннарыгызның  башка мөмкинлекләрен  беләсез микән? Мөгаен,юктыр.Әйдәгез, аларның тагын нәрсәләргә сәләтле икәнлеген карап китик әле.

1.Һәр машина хуҗасының һич югы берәр тапкыр гына булса да, машинасы эчендә ачкычы бикләнеп калу очрагы була торгандыр.Шундый хәл килеп чыкса,паникага бирелеп,машина тәрәзәсен ватарга ашыкмагыз.Әгәр өегездә запас ачкычыгыз бар икән,өегезгә шалтыратыгыз.Хәлне аңлатырга кирәк.Ачкычны телефонга якын ук китереп,ишекне ачу төймәсенә бассыннар,ә үзегез бу вакытта телефоныгызны машина ишегеннән 30 см.ераклыкта тотып торыгыз.Шулай итеп сезнең телефоннарыгыз үзенә күрә элемтә порталы барлыкка китерәләр һәм ачкыч өчен үткәргеч булып хезмәт итәләр.Ара ераклыгының бу очракта бернинди әһәмияте юк.Бары шалтырату мөмкинчелеге генә булсын.Йөзәр чакрымнан запас ачкыч өчен машина яллап кайтып йөрүегезнең кирәге калмаячак.Күпме акчагыз һәм вакытыгыз янга кала.Шундый ук юл белән багажникны да ачарга мөмкин.

2.Ничек кенә кызганыч булмасын,һәр икенче кешенең телефонын урлыйлар яки ул аны үзе югалта.Кайчагында тузган-искергән телефон үзе кызганыч булмаска да мөмкин,ләкин аның эчендәге информация…Шуңа күрә телефоның юкка чыгу белән аны блокировать итәргә кирәк.Моның өчен һәркем кәрәзле телефонынының серия номерын белергә тиеш Белү өчен телефонда *#06# саннарын җыясың,экранда 15 цифрдан торган код пәйда була.Бу җитештерүче компания тарафыннан һәр телефонга аерым куела торган уникаль номер.Шуны язып ал да ышанычлы урында сакла.Телефоның югалу белән,үзеңнең операторыңа шалтыратып,шушы кодны аңа җиткер.Ул шундук сезнең югалган телефоныгызны блокировать итәчәк.Билгеле,бу әле телефоныгызны кайтарып бирерләр дигән сүз түгел.Әмма аннан бүтән файдалана алмаячаклар.

3.Әгәр син гадәттән тыш куркыныч хәлдә каласың икән,дөньяның кайсы гына почмагында булсаң да,”112” номерына шалтырату җитә.Телефон автомат рәвештә шушы регионның элемтә челтәрендәге авария номерын таба.Хәтта “вне зоны действия сети” булсагыз да,счетыгызда акча булмаса да,чит дәүләттә булсагыз да шушы номер аша сез кирәкле авария хезмәтләре белән элемтәгә керә алачаксыз.

4.Иң кыен хәлләрнең берсе-аккумуляторның зарядкасы бетү.Бәхеткә каршы,моннан да чыгу юлы бар.Дөрес,ул Nokia хуҗаларына гына карый.Әлегә бары шушы телефоннарда гына аккумуляторның яшерен резервы бар.Аны активлаштыру өчен *3370# номерына шалтыратырга кирәк.Телефондагы көчәнеш 50% ка арта.Шул арада сез кирәкле номерларыгызга шалтыратып кала алачаксыз.

 

 

 

 

Шәрехләү