fbpx
22.12.2017

Сүз басымы. Дәрес планы һәм доклад.


Сүз басымы
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. Тема: Сүз басымы.
Максат: Иҗек турында белемнәрне барлау, сүз басымын дөрес билгеләү һәм дөрес кулланырга өйрәтү, сөйләмдә сүз басымының дөрес кулланылышын күзәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.  Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү.  Җиһазлау: Дәреслек, “Татар теле” Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Слайдлар белән эшләү. Дәрес барышы.  I.Мотивлаштыру- ориентлашу  1) Уңай психологик халәт тудыру;  -Укытучы: Укучылар , сез узган дәрестә иҗек турында белем тупладыгыз. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды икән, тикшереп китик.  -Ягез эле, үткәннәрне кабатлау йөзеннән әйтеп үтегез, фонетика булеге нәрсә өйрәнә?  -Орфоэпия нәрсә өйрәнә? – Татар алфавитында ничә хәреф бар? (авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)  – Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? Иҗек дип нәрсәгә әйтәбез? (сүзләр иҗекләрдән тора, иҗек – сөйләмнең иң кечкенә әйтелү берәмлеге. Сузык аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә. Сүздәге иҗекләр саны сузык авазларга бәйле) -Ачык һәм ябык иҗекләрне беләсезме сез? (Иҗекләр бер, яки берничә аваздан торырга мөмкин. Ачык иҗек сузык авазга, ябык иҗек тартык авазга тәмамлана: ә-ни (С-ТС), бал (ТСТ)). -Әйе, бик дөрес. Сез үткән материалны дөрес үзләштергәнсез, афәрин. Буген без, сезнең белән яңа бер тема үтербез. Ләкин, аңа хэтле сезнең өй эшләрегезне тикшереп утик. 2) Өй эшләрен тикшерү. -Ягез эле, өй эшенә нәрсә бирелде сезгә? (“Казан- Татарстанның гүзәл җире” темасына 10 җөмләдән торган сочинение язып килергә) -Бик яхшы сочинение, афәрин. -Ягез, тагын бер укычыны тыңлап үтик. -Бик яхшы сочинение, афәрин. Өй эшләрегезне җиренә җиткереп утәгәнсез, инде миңа әйтеп үтегез, өй эшләрен үзегез генә башкардыгызмы, әллә әти-әниләрегез дә булыштылармы? Сезнең сочинениеләрегез миңа бик ошады. Рәхәтләнеп тыңладым үзегезне. Игътибар иттегезме, сез бөтен сүзләрне дә дөрес итеп укыдыгыз. Ничек уйлыйсыз? Нинди очракларда сузләдә мәгънә югалырга мөмкин? Әлбәттә, сузнең басымын дөрес түгел итеп куеп сөйләшкән очракта. Без дә сезнең белән буген сүз басымы темасын өйрәнеп китербез. Дәрес башында тыңлап үткән “Ай былбылым” җыры мисалында без сезнең белән басымны дөрес куюның кирәклеген карап үтәрбез.Сүз басымы.Күчереп алырга.

 Сүз басымы. Дәрес планы һәм доклад.
Казан шәһәре 16 нче татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. “Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре
Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы  матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.    Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.     Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше  китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби – бабасы, әти – әнисе, туган – тумачалары  белән “вата – җимерә” татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый,  укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү  эше укытучы  җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче  мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга  җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.     “Басым – сүзнең җаны ул”,- дигән б.э.к. IV гасырда  яшәүче бөек рим грамматигы Диомед. Бу фикер белән килешми һич мөмкин түгел, чөнки басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә.“Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре

Шәрехләү