fbpx
27.03.2017

Конкурс.Каркылдык.


каникул
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 9 нчы Б сыйныфы укучысы Рамазанова Гөлназ Илфат кызының “ Каникул маҗаралары” дигән конкурс эше. Җитәкче: Закирова Әлфия Миннәхмәт кызы.
Яз җитүен түземсезләнеп көтәм мин. Кемгә ничектер, кояш яктырак карый башлау белән, минем күңелләрем күтәрелеп китә. Быел тугызынчы сыйныфта укыгач, аеруча ардырды. 5 имтиханга әзерләнәм, көн саен диярлек консультация. Язгы каникулның җитүен шатланып көтсәк тә, ник бер көн ял итик: көн саен диярлек алдан биреп карау имтиханнары, ә буш көннәрдә имтиханнарга әзерлек.    Каникулның беренче көнендә татар теле укытучым Әлфия Миннәхмәт кызы, шалтыратып, “Каникул маҗаралары” дигән бәйге уздырылуын әйтте. “Гөлназ, язып кара әле, син булдырасың бит!” – диде ул. “ Нинди маҗара инде монда, бер буш вакыт юк”,- дип уйладым мин. Ә укытучыма: “ Ярар, тырышырмын,”- дидем дә оныттым.   Ә беркөнне чираттагы имтиханга әзерлектән кайтканда карыйм: өебез каршында кара каргалар төшеп кунаклаган. Сөенечемнән: “Урра!”- дип кычкырып җибәрдем. Быел әле аларны беренче тапкыр күрүем иде. Алар шактый күп, үзара “сөйләшәләр”, нәрсәдер эзләнәләр. Ә мин читтән генә күзәтәм. Карыйм: песиебез Мырауҗан да тик ятмый, әкрен генә аларга якынлаша. Каргалар да бик уяу икән, очтылар да киттеләр, тик берсе генә калды. Инде тота дигәндә, песиебезне куып җибәрдем. Ә теге карганың канаты яралы икән. Харап була инде бу дип, мин аны тотып алдым һәм сараебыздагы элек куяннар торган ояга урнаштырдым, ашарына бирдем, су салдым.    Кич белән әти-әни эштән кайткач, карга турында аларга да әйттем. Әнинең коты очты: “ Кызым, “кошлар гриппы” турында гел телевизордан әйтеп торалар, хәзер үк чыгарып җибәр”, – диде. Әти дә, мин дә әйтә торгач, карганы беразга үзебездә калдырырга ризалык бирде. Шулай итеп, минем каникул маҗараларым башланып китте. Һәркөн иртән каргам янына чыгам, ашарына салам, сөйләшеп тә алам. Әле татарча матур итеп Каркылдык дип исем куштым. “Каникул маҗаралары” дигән бәйгедә катнашырга да каргам сәбәпче булды. Әле бу маҗараларның дәвамы булыр дип уйлыйм, Каркылдыгым терелсен генә…

 

Шәрехләү