fbpx
02.04.2018

“Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү. Шөгыль


 “Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү. Шөгыль
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы Тема: “Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү Зурлар төркеменең «Күңелле сәхнә” театр түгәрәгендә практик эш
Тема: “Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү Зурлар төркеменең «Күңелле сәхнә” театр түгәрәгендә практик эш Бурычлар:1)Театр төрләре,профессияләре белән таныштыруны,булган белемнэрен  урынлы куллана белергә өйрәтүне дәвам итү . 2)Образга керә ; курчакларны төрле чаралар белән җанландыра белү күнекмәләрен үстерү . 3)Хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтыш , башкаларга ярдәм итү теләге,үз-үзеңә ышану хисе, ихтыяр көче тәрбияләү. Сүзлек: сәхнә бизәлеше,өстәл театры. Җиһазлар: рәсем өчен пумала,краска,трафаретлар,губкалар,салфетка,ватман,су савыты;кул хезмәте өчен клей, кайчы,төсле кәгазьдән киселгән  төлке  өлгесе,квадрат формадагы төсле кәгазь (10Х10,13Х13),түгәрәк формадагы йомшак материал,нарат күркәсе,пластилин,әкият геройларын ясау тәртибе сүрәтләнгән рәсемнәр,ширма,киселгән агач,әби,бабай силуэтлары, төрле төстә фломастерлар. Алдан эшләнгән эш: табигать материалларын , конструкцияләү һәм оригами ысулын  кулланып җәнлекләр ясарга өйрәтү. “Йомры икмәк” әкиятен искә төшерү. Оештыру өлеше. -Балалар,кәефләрегез ничек? Бик яхшы . Ә менә кечкенәләр төркемендә балаларның кәефләре төшкән.Ник икәнен беләсегез киләме? Алар тезелешеп “Йомры икмәк” әкиятен карарга утырган булганнар.Шулчак кинәт ут беткән дә компьютерлары сүнгән,әкиятне карый алмаганнар.Сезнең “Йомры икмәк”өстәл театрын күрсәтеп ,кечкенәләрне шатландырасыгыз киләме?Әйдәгез уйлыйк әле ,өстәл театры күрсәтү өчен нинди әзерлек эшләре башкарырга кирәк булыр микән?(Балалар җавабы) Балаларга сораулар: -Нинди әкият геройлары катнаша? -Вакыйгалар кайда бара? -Димәк безнең алда нинди эшләр тора? (Әкият өчен курчаклар ясарга Һәм сәхнәне бизәү өчен вакыйгалар булган урынның рәсемен ясарга кирәк булачак. Төп өлеш. Сәхнә бизәлеше өчен рәссамнар җавап бирә. Кемнәр бу эшне башкарыр микән? Рәхим итеп эш урыннарыгызга барыгыз. Сезнең өчен монда бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә без курчаклар ясау өчен остаханәгә киттек. Күрегез әле,ниләр генә юк монда.Эшне нәрсәдән башлыйк икән? Кайсы материалдан кемне ясарга? Мин югалып калдым. (Балалар үзләре теләгән әкият героен  ясыйлар.Тәрбияче эшкә кушыла,шул ук вакытта рәссамнарны да онытмый) -Нигә куянны бу материалдан ясыйсың? Куян нинди? -Бүре нинди ул? Аның усаллыгын ничек күрсәтерсең микән? Кара ничек оста ясагансын! Үзеңә ошыймы? -Менә син төлке ясыйсың.Ул нинди хайван? Анын бу характерын ничек күрсәтеп була? -Берәрегезгә ярдәм кирәк түгелме? Рәссамнар ,урман күренешен ничек ясыйсыз?Анда ниләр үсә? Урманны ясаганда нәрсәләр күз алдыгызга килә? Сез үз эшегездән канәгатьме? Берәрегезнең рәссамнарга ярдәм итәсе килмиме? (Эш урынын тэртипкә китерүне онытмаска.) -Безнең сәхнә әзер.Җәнлекләр урманны үз итәрләрме? Куян кайсы агач төбенә качар микән?(Курчакларны урнаштырып бетерәләр.Тәрбияче Йомры икмәкне тәгәрәтеп җибәрә.) Йомгаклау. Укырга һәм күчереп алырга  

Шәрехләү