fbpx
04.10.2014

Хәтер


Казан2   

 “Т.Я”.№43,14октябрь  Бу араларда бер сайтны татарчага тәрҗемә итеп утырам әле.Электрон почтама август урталарында хат килеп төшкән иде.Анда тәрҗемә итү эшендә ярдәм итүемне сораганнар,максатын һәм хакын күрсәткәннәр.Әлегә мондый эшне башкарган юк иде.Дөрес,заказ буенча рефератлар,мәкаләләрне еш язарга туры килә.Ләкин монда бөтенләй башка: сүзен сүзгә мәгънәсе туры килерлек итеп,төгәл тәрҗемә итәргә кирәк.Бәясе дә ярыйсы булгач,үземнең дә булдыра алу-алмавымны тикшерү максатыннан кызыксынып, риза булдым мин бу тәкъдимгә.Сайт белән таныштым: татарлар турында русча ясалган искиткеч шәп сайт булып чыкты ул.Әгәр татар телендә дә эшләнгән булса, ”Белем җәүһәрләре” конкурсында катнашып,һичшиксез,җиңеп чыга алырлык эчтәлекле сайт.Кызганычка каршы,сайтны эшләүчеләрнең татарчалары чамалы икән.Шулай булса да урыс телле татар җанлы фидакарьләр татар дөньясы өчен искиткеч файдалы зур эш башкарып киләләр.Мин бу сайтны тәрҗемә иткәндә үзем өчен дә бик күп яңалыклар алдым.Ләкин болары кереш сүз урынына,ә алда язылачак төп сүзем: шушы сайтка бәйле рәвештә килеп туган фикер-Хәтер көне турында булачак. Эш шунда: соңгы көннәрдә мин сайтның Казан ханлыгының яулап алынуы турындагы өлешен тәрҗемә иттем.Казан алынганнан соң урыс башкисәрләренең явызлыкларын,вәхшилекләрен укып,дулкынланудан вакыт-вакыт хәтта яза алмас дәрәҗәгә җиттем.Тарихта әле беркайчан да,бер халыкка каршы да мондый вәхшилек булмаган.Татар халкын бетерү өчен ниләр генә кылмаган урыс дәүләте. Мин заманында Казан дәүләт университетын бетереп, озак еллар мәктәптә эшләгән кеше. Ләкин ул заманда хәтта университетта да урысларның басып алуларын шактый тыйнак,йомшак итеп аңлатканнар икән. Мәктәп дәреслекләре дә империя идеологиясенә туры китереп басыла.Шулай булгач,гади халык каян белсен 1552нче елда Казан алынганнан соң башланып киткән татарны бетерү өчен кылынган кан коюны,үтереш,суешны. Рус чыганаклары теркәгәнчә, шәһәр басып алынгач,ир-атларны тулысынча кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм балаларны мыскыллау өчен рус сугышчыларына өләшәләр. Татар каны елга булып ага, Казансу кызыл төскә керә, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турысында Казансу ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма тирәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать 3тә атка атланып Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны мәетләрдән арындыралар.

Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Казанның соңгы ханы Ядкәрне Мәскәүгә алып китәләр һәм, Симеон исеме биреп, чукындыралар. Хөкүмәт һәм гаскәр, бөтен дәүләт структуралары юк ителә. Казан белән идарә итү өчен Мәскәү наместнигы Бөкре-Шуйский куела. Ләкин татарлар һәм Казан ханлыгының башка халыклары бәйсезлек өчен көрәшне туктатмыйлар, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык көрәшенә әверелә.

Казан алынган көн татар халкы тарихында иң зур фаҗига – ул, татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле, милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе. 1552 елның 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты, милләт 462 ел буе үзен басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булды, кызганычка каршы, бу милләтне,телне бетерү сәясәте әле һаман дәвам итә. Гаепсез корбаннар ике яктан да булуга карамастан, Казанны алу дәвамында рус патшасы Иван IV гаскәре ягыннан  һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл (русларга) 1823 елда ук ачылган булса, Казанны яклап вафат булган татарларга һәйкәл әлегә кадәр юк.Шул ук вакытта Чечняда Кавказ сугышында Ермолов гаскәрләрен батырып үтерүче чечен хатын-кызларына күптән түгел Кадыйров үзе комплекс ачты. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров 1819 елны Кавказ сугышы вакытында урыс гаскәрләрен батырып үтергән чечен хатын-кызларына һәйкәл куюдан тартынсынмады. Һәйкәлне ачу тантанасында Чечня хөкүмәтенең барлык җитәкчеләре диярлек катнашты. Әлеге тантана Кавказ сугышы вакытында генерал Ермолов гаскәрләре тарафыннан тулысынча яндырылган авылда була. Дади-Йорт дип аталган бу авылда урыс гаскәрләре 46 чечен хатын-кызын әсирлеккә ала һәм Терек елгасы аша чыкканда әлеге хатыннар яндырылган авыллары, үтерелгән якыннары өчен үч итеп сугышчыларга ябышып аларны үзләре белән сөйрәп суга сикереп үләләр. Әлеге хәлне Кадыйров зур батырлык дип атады һәм шул уңайдан Чечня хатын-кызы көнен дә булдырды.

Инде 25 ел дәвамында  15 октябрьдә  1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу йөзеннән “Хәтер көне” билгеләнеп үтелә.(Беренче тапкыр 1989нчы елда үткәрелде). Әйтергә  кирәк, әлеге дата Татарстан Республикасы Кануны (1992 ел, февраль) тарафыннан расланган булса да, истәлекле даталар исемлегенә кертелмәгән. Әмма башкалабызда халык бу көнне татар дәүләтенең бәйсезлеген яклаган сугышчыларны искә алырга җыелмый калмый. Без халыкыбызның фаҗигале үткәнен һәм анда булган корбаннарны да искә төшерергә, аларның рухлары алдында баш ияргә тиешбез. Татар халкы үзенең тарихын, дөньядагы әһәмиятле урын тоткан дәүләт булганын искә төшерсен иде.

Октябрь – тарихи  күзлектән караганда татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәүләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне буларак  билгеләнгән  15 октябребез бар. Тәнендә җаны булган татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Кызганычка каршы аларның саны бик аз. Татарны битарафлык пәрәвезе чорнап алган. Меңләгән милләт баласы бу көннең нинди көн икәнлеген дә белми.Белсә,йөрәге түзеп өендә утырмас,заманында шанлы дәүләт тоткан халык баласы икәнлеген аңлап,Казанны саклап көрәшкән бабалыры рухына дога кылырга,һич югы, искә алырга чыгар иде. Әле ярый ел саен 15 октябрь көнне Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән матәм чарасы уздыра.Ләкин анда без миллионлы халык дип мактанган татарларның йөзләбе генә килә.

 Хәтер көне – ул дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын, рухын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Хәтер көне – ул татарның үткәне һәм бүгенгесе. Үз тарихында күпне күргән милләт яши   һәм киләчәге өчен борчыла.

Хәтер – мәңгелек, диләр.Ә бу хәтер-канлы хәтер. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән  афәтне хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк.

                         Фәрит Вафин.

Tags:

Шәрехләү