fbpx
29.05.2017

Тату гаилә-бәхет башы


Тату гаилә
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы Тема: “Тату гаилә – бәхет башы” (Уртанчылар төркемендә ана теле эшчәнлеге)
Максат: “Гаилә” төшенчәсенең тирәнлеген аңлау ,үз гаиләсе әгъзаларына ихтирам тәрбияләү өчен  җирлек тудыру.Балаларның сөйләм телләрен,иҗади мөмкинлекләрен,үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.Гаилә турында күзаллау формалаштыру. Кереш өлеш: -Балалар,кәефләрегез ничек? Сез бүген аеруча шат,матур күренәсез,сәбәбе нәрсәдә икән? (матур күлмәк кидем,көн матур,дусларым күп,эти-энием бар….)Ә минем кәефемне бер матур җыр күтәрде.Әйдәгез аны бергәләп тыңлыйк әле. Аудио язмада “Безнең гаилә” җырын тыңлау. -Балалар җырны  кем башкара?  -Ничек уйлыйсыз-нәрсә ул гаилә? -Гаилә ни өчен кирәк? -Без гаиләләребез белән кайда яшибез? Гаилә – ул тормышның нигезе.Безнең барыбызга да әти-әни гомер биргән,безне әти-әниләребез тату,матур гаиләдә тәрбиялиләр.Ләкин гаиләләрнең төрлесе була. (Экранда ике төрле  йорт рәсеме.) -Әйтегез әле сез бу йортларның кайсысында яшәр идегез? Ни өчен бу йортны сайладагыз? Ничек уйлыйсыз,бу йорт ни өчен шулай матур? Аннан җылылык бөркелеп тора.Анда  нинди гаилә яши? (Тату,Эшчән,ярдәмчел,ягымлы….).Ә икенче йорт ник ошамады? Ул нинди? Нигә ул шундый ташландык хэлдә?(Балалар җаваплары: ялкау,тәртипсез, гаугалы..) Балалар,бу йортта өлкән яшьтәге кешеләр дә яшәргә мөмкин бит.Нигә аларның өйләре шулай җимерек хәлдә ?Аларга кем ярдәм итәргә тиеш соң? (Балалары,туганнары,күршеләре,без…) Бу йортта яшәүче гаиләгә сез нинди киңәшләр бирер идегез?Әйдәгез  үзебезнең теләкләребезне кояш нурларына кушып бирик,Һәрберегез берәр теләк әйтеп кояшка нурлар ябыштырыйк.Кояшыбыз сезнең теләк-киңәшләрегездән елмаеп үзенең җылысын тирә-юньгә сипте.Хәзер бу кояш нурларының бу йортта яшәүче гаилә әгъзаларына барып җитүен телик.Түгәрәккә басып кулны -кулга тотышып күзләрне йомыйк,теләкләребезне янадан кабатлыйк.(Экранда яңартылган йорт рәсеме ) Балалар ә сез үзегез нинди гаиләдә яшисез? (сорау-җавап) Тулысынча

 

 

Шәрехләү