fbpx
25.06.2019

Тукай бәйрәме. Чыгарылыш төркем балалары өчен кичә.


Тукай бәйрәме
Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе  “Кояшкай” балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе  Ситдикова  Миләүшә  Миндияр кызы. Тема: “Тукай бәйрәме” (чыгарылыш төркем балалары өчен кичә.) “Тукай бәйрәме” яңартып куелды.

  Әкрен генә “ Туган тел ” көе яңгырый. “Тукай бәйрәменә” килгән милли киемнәр кигән балалар залга керәләр.
Алып баручы. Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый? Кем сүзләренә язылган соң бу җыр?
    Балалар. Бу – “ Туган тел ” җыры. Аның сүзләрен Тукай абый язган.
Алып баручы. Әйе, балалар, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап- гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Бүген без “Тукай бәйрәме” кичәсенә  җыелдык. Я  әйтегез әле, сез аның нинди әкиятләрен, җырларын, шигырьләрен беләсез? ( Балалар яраткан әсәрләренең исемнәрен атыйлар. Экранда Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр күрсәтелә.)
Алып баручы. Балалар, игътибар белән карагыз әле: бу рәсем кайсы әсәрдәге вакыйгаларны тасвирлый ? ( Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык”.)
 Алып баручы. Г.Тукай узенең әсәрләрендә балаларны эш сөяргә, зурларны  хөрмәт итәргә, телебезне яратырга өндәгән. Ә хәзер, балалар, сезне тыңлыйк. Тукай абыегызның шигырьләрен матур итеп сөйли беләсезме икән?
1нче бала:
И туган тел, и матур тел
Әткәм – әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Алып баручы. Балалар, бөек Тукаебызның эшен дәвам иттереп, безнең тагы бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар, аны мактаганнар. Ягез, хәзер шуларны искә төшерик.
2 нче бала
Телсез идек – Тукай безне телле итте.
Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.
3 нче бала
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.
Алып баручы. Балалар, Тукай абыегызның балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек, ул да татар халык уеннарының берсе – “ Йозак” уены, хәзер без дә шул уенны уйныйбыз. (“Йозак” уены оештырыла.)
Алып баручы. Нәни Габдулла халкыбызның “Әнисә”,”Әпипә” көйләрен яратып тыңлаган. (Берничә бала “Әпипә” көенә бии.)
Алып баручы. Инде хәзер Тукай абыегызның кайбер әсәрләрен дә искә төшереп үтик.
( Мәтәлчек ата – ата, уйный – уйный башта “маэмай”, аннары малай килеп керә, алар “Кызыклы шәкерт” шигырен башкаралар. Музыка уйный. Күбәләк “очып” керә. “Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.)
Алып баручы. Габдулла бик моңлы бала булган. Татар халык көйләрен яратып тыңлаган. Ә инде үсеп җиткәч, ул көйләргә сүзләр язган. Халкыбыз арасында яратып башкарыла торган “Әллүки” җырының сүзләрен дә ул иҗат иткән. Хәзер шул җырны тыңлап китәрбез. (Җыр тыңлау.)
Алып баручы. Без җырлар да тыңладык, шигырьләр сөйләдек. Ә әкиятләр турында сөйләшмәдек әле. Нинди әкият тыңларга яратасыз әле сез?
Балалар. “ Шүрәле”не. ( “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. )
Алып баручы.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
( Биленә балта кыстырган Былтыр керә. )
Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!( Былтыр утын кискән хәрәкәт ясый.)
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны – артны, уңны – сулны белмичә утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.( Кычкырган тавыш ишетелә.)
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында  әллә нинди “ят” күрә. ( “Шүрәле” күренә. )
Эндәшә батыр утынчы:
Былтыр: -Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле: Бер дә шикләнмә, Җегет, син ; мин карак- угры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети!
Былтыр: – Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең дип уйлыймын!
Шүрәле: – Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм!
Тик тизүк уйныйкчы, зинаһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
Былтыр: – Сөйлим шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бәрәнә.
Бүрәнәнең бер очында бар  ачылган ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Алып баручы: – Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире.
Җегет суга балта белән кыстырылган  чөйгә бу,
Хәйләсен әкрен-әкерен китерәдер көйгә бу.
Шүрәле тыккан кулын – селкенмидер, кузгалмыйдыр:
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына:
Шүрәле: – Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм:
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәселеңә тимәм…
– И җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең;
Әйтче, зинаһар, мәрхәмәтсез! кем син? Исемең кем синең?
( Шүрәле кычкыра, тартыла, йолкына.)
Былтыр:– Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр”минем.
Бу җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, син энем!
( Былтыр чыгып китә. Шүрәле кычкыра- кычкыра да тынып кала.Гөмбә җыя-җыя кызлар килеп керәләр.Музыка уйный. Кызлар бии. Бию ахырында кызлар, Шүрәлене күреп, куркып, бер почмакка сыеналар.)
Шүрәле: – Кысты- кысты, бармагымны Былтыр кысты!
Бик авырта бит бармагым, коткарыгызчы мине!
Алып баручы: Балалар, бигрәк кызганыч бит, әйдәгез Шүрәлене коткарабыз.
( Балалар  Шүрәлене  коткаралар.)
Шүрәле:
И рәхмәт, балалар. Сез бигрәк миһербанлы икәнсез. Болай булгач, сезнең белән берәр уен уйнамыйча булмас. Сезгә дә күңелле булыр, минем дә авыртуларым басылыр…
( “ Без- без- без идек” уены оештырыла. Күңелле уен ахырында “ Әссәламегаләйкем” җыры күмәк башкарыла.)

 

 

Шәрехләү