fbpx
29.09.2017

Яңа ресурс.Куян күчтәнәчләре


Фәсхетдинова Гөлфинә 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы. Тема: “Куян күчтәнәчләре”. 2нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге.
Максат: 1.Балаларга яшелчәләр турында башлангыч белем бирү.(Кишер,кыяр,помидор,кәбестә,чөгендер,суган,сарымсак). 2.Балаларның сөйләмен яшелчә,җиләк-җимеш  исемнәре,сыйфатлар хисабына баету 3.Танып белүгә,кызыксыну уяту. 4.Иҗади күзаллауларын,күзәтүчәнлекләрен,логик фикерләү сәләтен үстерү. 5.Яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру,алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү. Эшчәнлек барышы Ишек шакыган тавыш.Тәрбияче кэрзин алып керә.Кәрзиндәге яшелчәләр  капланган. -Балалар ,безгә Куян  килгән булган,  күчтәнәчләр калдырган. Нинди күчтәнәчләр микән? Беләсегез киләме? (Яшереп кенә ачып карый).Анда яшелчәләр. Сез нинди яшелчәләр беләсез?(Балаларның җавабы) Хәзер әйдәгез 1)“Нәрсә?бел!” дигән уен уйныйбыз.Берәм-берәм килеп кул белән капшап кәрзиндәге бер яшелчәне танырга,исемен әйтергә кирәк. Барлык балалар да яшелчәләрне алып бетергәч тугәрәккә басып 2)“Чылбыр”уены уйнала. Һәр бала үзенең яшелчәсе турында сөйли.(Бу кыяр,ул-яшелчә,яшел тостә,кабыгы кытыршы,түтәлдә үсә,аннан салат ясыйлар.һ.б.) 3)Уен беткәч тәрбияче кәрзин төбеннән алма белән груша ала. -Балалар,сез боларны таныйсызмы?Алар кайда үсә?Әйе,балалар  груша,алма агачта үсә. Алар -агачның җимешләре.(Экранда рэсем күрсэтелә).Тагын нинди җимешләр беләсез? Йомгаклау. Куян күчтәнәчләреннән авыз итү.Күчереп алырга

Шәрехләү