fbpx
26.02.2022

8нче Март – Әниләр бәйрәме. Әдәби -музыкаль кичә.


8нче март
   Татарстан   Республикасы   Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы. Тема:  «8нче март – Әниләр бәйрәме ». Әдәби-музыкаль кичә.

Җиһазлар: плакатлар, әниләргә багышлап язылган укучыларның хикәяләре, 8нче мартка ясаган рәсемнәре, проектор, экран,презентация.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Талгын гына музыка уйный.   

 1 нче укучы:

Мәктәбебез  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

   2 нче укучы:

Газиз әниләрне котлап,

Җырларбыз да,биербез.

“Бәйрәм белән сине ,әни!

Бәхетле бул!”-диярбез.

   3 нче укучы:

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген, 8нче Март, әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

  4 нче укучы:

Безнең газиз әниләр!

Чал чәчле  дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!

 5 нче укучы:

Шатланыгыз-көлегез,

Безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

        Укытучы:

   Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр.

   6 нчы укучы:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 Җыр: “Яз килә”

   7 нче укучы:

Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

      8 нче укучы:

   Бу бәйрәмдәге җылылык

   Гасырларга җитәрлек.

   Сезнең назлы кулларыгыз

   Әкиятне чын итәрлек.

       9 нчы укучы:

    Бүген бездә әниләр бәйрәме,

    Шатлык җыры илем күгендә

    Әниләр бәйрәме белән котлап,

    Кошлар җырлый илем күгендә.

      10 нчы укучы:

    Иң гүзәл кеше –

    Әнием минем.

    Иң уңган кеше –

                     Әнием минем.

                     Иң матур кеше –

                     Әнием минем.

      11 нче  укучы:

                   Җылы иркә наз –

                    Әнидә генә.

                    Татлы, назлы сүз –

                    Әнидә, беләм!

                       12 нче укучы:

                   Яратам аны,

                    Һәрчак булышам,

                    Картайтмас өчен

                    Мин бик тырышам.

Җыр :”Һәрвакыт булсын кояш!”

  1 нче укучы:

Кояш  көлеп  уянды  да

Нурларын  сипте   мулдан.

Әбиләр  килде  мәктәпкә

Язгы  кояшлы  юлдан.

   2 нче укучы:

Бүген  гади  көн  түгел  бит,

Моны  беләбез  без.

Елмаеп  сәламләшәбез  без

Дәү  әни,  әби  белән.

   3 нче укучы:

Әбием,  әбекәем,  дип,

Дәшәмен  сиңа  кат-кат.

Бүген  синең  дә  бәйрәмең

Шуңа  безнең  күңел  шат.

   4 нче укучы:

Син  булганга,  өйләр  ямьле,

Нурлы  һәрбер  иртәләр.

Син  өйрәткән  догалар  да

Уңышларга  илтәләр.

     5 нче  укучы:

Ашыгып     йөгереп  кайтам өйгә,

Тәмамлангач  дәресләр.

Мине  көтә  син  пешергән

Өчпочмаклар,  бәлешләр.

    6 нчы укучы:

Җылы  сүзләр,изге  теләк

Синең  өчен  уемда.

Сәламәт  һәм  көр   күңелле

Бул  син  гомерең   буена!

   7 нче укучы:

Бүген  сөенә-сөенә

Шушы  җырны  җырлыйбыз.

Сезне,   кадерле   әбиләр,

Бәйрәм  белән  котлыйбыз!

   8 нче укучы:

Оныкларга  терәк  булып,

Яшәгез  сез  шатлыкта.

Сәламәтлек,  ак  бәхетләр

Юлдаш  булсын  картлыкта.

Җыр:”Әбием-әбекәем”

    9 нчы  укучы:

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Бу бәйрәм дөньга килгән

Кояш нуры сибәргә.

   10  нчы укучы:

 Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

    11 нче укучы:

Әниләрнең  бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык  балалар.

Җыр:”Кояш гомере”

   1 нче укучы:

 Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

   2 нче укучы:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп кына.

     Бергә:

 Кабул итегез бүләкләр

Менә без нәниләрдән.

           Укытучы:

     Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Күчереп алу өчен: https://cloud.mail.ru/public/GEti/bnb495Rv8

Шәрехләү