fbpx
04.07.2012

Июль җәйнең уртасы


Июль– җәйнең уртасы. Җиләк-җимешкә, табигать нигъмәтләренә иң бай ай. Иренмичә җый да кышка әзерлә генә. Көннең иң кызу вакыты гадәттә төштән соң булган кебек, җәйнең дә иң кызу чагы июльнең икенче яртысына туры килә. Димәк, урамда җәйнең түбәсе – июль ае…

Июль рецепты

Кура җиләге, каен җиләге һәм кара карлыган җимешләрен киптереп, һәркайсын тигез өлешләп кушыгыз. Кышын шушы кайнатмадан кесәл яки компот әзерләргә, чәйгә өстәргә яисә бал белән катнаштырып эчәргә була. Гади генә бу катнашма сезне салкын тиюдән, грипптан, витамин җитмәүдән коткарыр.

Табигать
даруханәсе

июль

Июль ае – дару үләннәре әзерләү өчен иң кулай айларның берсе. Шуңа күрә бу айда халык медицинасында бик нәтиҗәле кулланыла торган шактый гына үләннәрне әзерләү мәслихәт.

Әйтик, июльдә әче әремне кышлыкка җыялар. Аның өске өлеше (20-25 сантиметр) җыела һәм кояш төшми торган җиләс урында киптерелә.

Халык медицинасында әремне эч авыртканда, аппетит беткәндә, ашказаны эшләмәгәндә, нервылар какшаганда кулланалар. Әрем шулай ук бабасыр кудыручы үлән дә.

Әрем төнәтмәсен болай әзерлиләр: 3 бал кашыгы вакланган чималны 1 стакан кайнаган суга салып, 10 минут кайнаталар. Сөзәләр. Көненә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Әремне авырлы ханымнар кулланмаска тиеш.

Июль аенда шулай ук бака яфрагын (подорожник большой) кышка җыялар. Дару өчен аның яфраклары җыела. Бака яфрагының гади төнәтмәсен кан басымы күтәрелгәндә, канда холестерин күләмен киметер өчен, коры ютәлдән эчәләр.

Июльдә гади чирәмне дә, ягъни бәбкә үләнен (горец птичий, спорыш) җыялар.

Чирәм төнәтмәсен бәвел кудыргыч һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Шулай ук халык медицинасында чирәм бөерләр туберкулезы, гастрит, ашказаны җәрәхәте вакытында да дәва буларак файдаланыла.

Июль – гөлбадран чәчәге (пижма обыкновенная) җыя торган ай. Гөлбадран төнәтмәләрен табиб белән киңәшләшкәч бавыр һәм ут куыгы авырулары вакытында кулланалар.

Июльдә шулай ук сукыр кычыткан (пустырник сердечный), меңьяфрак (тысячелистник обыкновенный), кара җиләк үләннәре әзерләнә.

 

Гөмбә чоры җитә, җәмәгать

 

июльТатар халкына бик үк хас ризык булмаса да, соңгы елларда гөмбәне барыбыз да яратып куллана. Куе урмандагы аланнарда каен төпләрендә гөмбә эзләү – үзе бер ял бит ул. Ә җыйган гөмбәңнән кунак мактап туймаслык ризыклар әзерли белү – үзе бер бәхет. Бездә 300гә якын төрле ашарга яраклы гөмбә үсә. Ләкин без аларның кайберләрен генә танып-белеп җыябыз шул. Хәер, шул белгәннәрен дә я тозлыйбыз, я кыздырабыз гына. Ә бит гөмбәне тозлау да үзе бер сәнгать ул…

Маринадланган гөмбә

Маринадларга ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, опяталар, әтәч гөмбәсе, шампиньоннар ярый.

Вак гөмбәләрне шул көе, ә зурракларын кисәкләргә кирәк. Гөмбәләрне төрен-төргә аерып әзерләргә, бик әйбәтләп юарга һәм тәпиләрен 1,5 см калдырып кисәргә кирәк. Маринад: 1 кг гөмбәгә 1/3 стакан су, 1 аш кашыгы тоз, 2/3 стакан 3 процентлы уксус (ак гөмбә өчен ике тапкыр күбрәк алалар). Барысын бергә эмаль савытка салып, утка куярга. Гөмбәләрне су кайнап чыккач салырга. Гөмбәләр кайный башлагач, су бүлеп чыгаралар, шуның өчен кайнап чыгу белән утны әкренәйтергә кирәк. Күбеген ала торып, болгата-болгата кайнатырга.

Күбек чыкмый башлагач, 1 кг гөмбәгә 1 чәй кашыгы шикәр комы, 5 бөртек борыч, 2 шәр нәркиз, корица, лавр яфрагы, пычак очында гына лимон кислотасы салып, тагын кайнатырга. Усак гөмбәсе белән шампиньоннарны 25 минутка озаграк кайнатырга. Вакыт кайнап чыккач санала башлый. Болгатып торырга кирәк.

Аннан инде әзер гөмбәләрне уттан алып, тиз генә суытырга да сөзеп банкаларга тутырырга, өстенә шул ук маринадны салып куярга. Өстен капрон капкачлар яки пергамент белән ябып, салкын урынга куярга.

Гөмбә тозлау

Безнең якларда киң таралган ак гөмбә, гөрәҗдә, кызыл гөмбә һәм шампиньонны шушы ысул белән тозларга тәкъдим итәбез.

Гөмбәләрне салкын суда яхшылап юып, пычракларыннан, чүп-чардан чистартканнан соң, 20-30 минут аз гына тозлырак суда кайнатып алырга кирәк. Аннан тагын бер кат салкын суда юарга һәм эре тишекле тукымага салып, асып куярга (моны бик җайлап, гөмбәләрне ватмый гына эшләргә кирәк). Аннан әзерләгән савыт төбенә карлыган, керән, имән яфраклары, сарымсак, укроп орлыклары салып, гөмбәләрне (1 кг.га 45-50 г тоз хисабыннан) тоз сөртеп, эшләпәләре белән аска каратып, тезә башлыйбыз. 10 см тезгәннән соң кул белән тыгызлап, өстенә тагын югарыда күрсәтелгән тәмләткечләрне тезәбез.

Һәм бу эш савытыгыз тулганчы кабатлана. Аннан өстенә бик авыр йөк утыртып куябыз. Гөмбәләр бер-ике көннән бөтенләй су белән капланыр, бу бик әйбәт. Йөк тимердән йә башка берәр су белән реакциягә керә торган материалдан булырга тиеш түгел. Мондый очракта аны йә пакетка салып, йә берәр савыт эченә урнаштырып утыртырга. Ә инде гөмбәне тозлаячак савытка килгәндә, ул пыяла, эмаль булырга мөмкин. Агач тәпәннәр дә булса, бигрәк тә шәп. Пыяла банкаларны стерильләштерергә, ә эмаль савытларның эчендә тимере күренеп тора торган бәрелгән-сугылган җирләре булмаска тиеш. Бу ысул белән тозлаганда гөмбә бер атнадан әзер була һәм ел буена саклана ала.

Тозлы гөмбәдән һәм тозлы сельдь балыгыннан форшмак

Бер сельдь балыгын корсак яклап һәм аркасыннан буеннан-буена пычак очы белән кисеп җибәреп, тиресен салдырабыз (баш яклап), эчен, башын алабыз да әкрен генә итен сөяктән аерабыз. Башта катлаулы булып тоелса да, бер тәвәккәлләп тотынсаң, бернинди авырлыгы юк аның. Аннан филены юып, аркылыга берничә җиреннән пычак белән ертып җибәрәбез дә, берәр сәгатькә сөткә салып куябыз. Болай иткәндә, ул артык тозын югалта һәм сусыл була. Аннан балыкны 150 грамм чамасы тозлы, ләкин яхшы итеп юылган гөмбә белән суган кушып иттарткычтан чыгарабыз да, тагын 150 грамм эрерәк итеп туралган гөмбә, әзрәк көнбагыш мае кушып яхшы итеп болгатабыз. Инде әзер форшмакны вак итеп яшел суган белән бизисе ген кала. Менә дигән тәмле ризык килеп чыга.

Моның өчен 1 тозлы сельд балыгы, 300 грамм тозлы гөмбә, көнбагыш мае, 1 стакан сөт, яшел суган кирәк.

Шәрехләү