fbpx
23.09.2019

Тылсымлы яулык. ( математик күзаллауны үстерү шөгыль конспекты.)


Тылсымлы яулык

Яр Чаллы шәһәре «126 нчы санлы «Сәйләннәр» катнаш балалар бакчасы муниципаль бюджетлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесе Валиева Гөлназ Әхнәф кызы.  Тема: Тылсымлы яулык. (Икенче кечкенәләр төркеме өчен иң гади математик күзаллауны үстерү шөгыль конспекты.)

Бурычлар:

Белем бирү: Төркем предметларының гомуми билгесен күрә белү, бертөрле предметлар төркеме төзергә һәм алар арасыннан аерым предметларны аерып алырга; «күп», «бер», «берәү дә юк» төшенчәләрен аерырга; тирәлектә бер һәм берничә бертөрле предметны табарга; «Ничә?» соравын аңларга; җавап биргәндә «күп», «бер», «берәү дә юк» сүзләрен кулланырга өйрәтү.

Тәрбияләү: Бер- берсенә юл куеп,аралашу әдәбен, саклык, сизгерлек сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү:Аңга кабул итүне, игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, әйләнә-тирә предметларының һәм күренешләренең үзенчәлекле, мөһим билгеләрен анализлау, чагыштыру, аерып күрсәтү, предметлар һәм күренешләр арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыклау, иң гади гомумиләштерүләр ясый белү сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Танып белү үсеше баланың мәнфәгатьләре, кызыксынучанлыгы һәм танып белү омтылышы үсешен; танып белү гамәлләре, аңы формалашуын; хыялы һәм иҗади активлыгы үсешен; үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, әйләнә-тирәдәге объектларның үзлекләре һәм үзара бәйләнешләре (форма, төс, үлчәм, материал) турындагы беренчел күзаллауларын формалаштыру.

Балалар эшчәнлеге төрләре: танып белү эшчәнлеге

Сүзлек эше: өчпочмак,түгәрәк, чыняк, озын, кыска, күп.

Әзерлек эше: Балаларны геометрик фигуралар: түгәрәк, квадрат, өчпочмак белән, предметларны капма-каршы кую нигезендә предметларның ике тигез (тигез булмаган) төркемен чагыштыру, тирәлектә бер һәм берничә бертөрле предметны табарга өйрәтү эшләре алып барылды.

Җиһазлау: Зур яулык, төрле зурлыктагы өч аю,төрле зурлыктагы һәм төстәге чынаяк, тәлинкәләр,ике автобус макеты, билетлар, зур геом. фигуралар( түгәрәк, квадрат, өчпочмак), һәр балага поднос, өләшмә материал( 5 машина, бер квадрат, түгәрәк), дид.уен өчен дүрт предмет( алма, китап, өй, машина), тылсымлы тартма, наклейкалар.

Белем бирү эшчәнлеге.

Оештыру өлеше

Тәрбияче зур яулык ярдәмендә “Кем качты” уенын уйный. Иң беренче тәрбияче бер баланы гына качыра, ә балалар кем качканны әйтергә тиешләр. Һәм балаларның бөтенесе яулык астына кача. Ачып җибәрсәләр, өч аюга килеп кергәннәр.

-Балалар, тылсымлы яулык кая алып килгән безне. Бу өйдә кем яши микән? (Өч аю.)Матур тәлинкәләр,чынаяклар, калаклар куйганнар. Нинди бәйрәм микән? (Туган көн).

-Балалар, игътибар белән карагыз әле. Бу тәлинкәләр белән чынаякларны  нәрсә берләштерә?

-Төсләре бертөсле .

-Ә зурлыклары буенча нинди? (Төрле)

-Бу өстәлдә тәртип булсын өчен сез нәрсә эшләр идегез?

(Зур тәлинкәгә зур чынаяк, кечкенә тәлинкәгә кечкенә чынаяк куяр идек)

-Кайсы аюга нинди чынаякны бирәбез?( балалар үз эшләрен дәлилләп, предметларны дөрес урнаштырырга тиешләр)

Балалар, ял итеп алыйк.

Физминут “Мин шофёр”

Тәгәрмәчкә тын өрәм,

Һәм моторны кабызам,

Машинага утырам,

Һәм еракларга китәм,би-и-ип.

-Игътибар белән карагыз, кая килеп җиттек. Ике автобус безне бакчага алып кайтырга көтә, ләкин аларга ни булган (ватылганнар)?  Менә бу фигураларны  тиешле урыннарына куйсагыз, автобусларга утырып кайтырга мөмкин булыр.

(Геометрик фигураларны  тиешле урыннарга куялар)

-Автобуска утырыр өчен билет алырга кирәк.( Автобуслар төсләре буенча аерыла, төсләренә карап, балалар билет алырга тиеш булалар).  Һәрберегез үзенә кирәк булган билетны алыгыз. (Балалар үз теләкләре буенча подностан билетларны ала һәм автобуска утыра).

– Алмаз,ни өчен син шушы автобуска утырдың? (Бала дәлилләп җавап бирергә тиеш)

-Әминә, син ни өчен теге автобуска утырмадың?(Бала җавабын дәлилләргә тиеш)

-Булдырдыгыз, молодцы.

-Инде бакчабызга кайтып җиттек. Өсәл артына рәхим итегез.

Өстәл янында эш.

Тәлинкәләрдә 5 машина,квадрат, өчпочмак.

-Өчпочмакны күрсәтегез әле. Ул тәгәриме,ни өчен тәгәрәми? Аның ничә почмагы бар?

-Бу нинди фигура? Квадрат. Квадрат тәгәриме соң,ничә почмагы бар, ничә ягы бар? Бармак белән күрсәтәләр.

Бармакларыгыз ардымы,ял иттерик.”Бармак” уены.

-Игътибар белән биремне тыңлагыз. Квадратка бер машина бирегез, ә өчпочмакка күп машина бирегез.

-Тагын бер бирем: квадрат һәм өчпочмактан берәр нинди предмет ясагыз әле. (Өй ясарга мөмкин)

Йомгаклау өлеше

-Менә нинди уңган балалар сез минем. Шуның өчен тылсымлы яулык белән фокус күрсәтәм.

Уен”Нәрсә юкка чыкты?” (алма, китап, өй, машина)

“Нәрсә барлыкка килде?”(матур коробка)

-Матур коробка сезгә аюлардан бүләк алып килгән. Бу бүләкләрне сезгә бирергә буламы соң, тырыш, акыллы булдыгыз микән?Кем бик нык тырышты? Ә без кайларда булдык соң? Тылсымлы яулыкның нинди биремнәре ошады? Балалар,ә сез ничек уйлыйсыз, кем безнең бигрәк тә тырыш булды, барнәрсәне дөрес эшләде?

Һәр сорауга балалар җавап бирергә тиеш.

– Булдырдыгыз, молодцы, шушы бүләкне тылсымлы яулык сезгә тапшыра.

Шәрехләү