fbpx
05.04.2013

Мәгариф турындагы яңа Закон нәрсә яхшы нәрсә яман?


   Уку елының соңгы чиреге бара.Мәктәпләрдә киләсе уку елына хәзерлек эшләре башланып китте:нәтиҗәләр ясала,мәктәп планнарына төзәтмәләр кертелә,яңа бурычлар билгеләнә.Ара-тирә “яңа закон” дигән сүзләр дә колакка чалына башлады.

   1нче сентябрьдән мәктәпләр Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа Законы буенча  эшли башлаячак.Күпләр өчен бу закон әлегә ерак томан артында.Кайсы укытучы законны кулына алып,азагына кадәр укып-танышып чыкты икән? Һич югы аның нәрсә турында икәнен,аз гына булса да эчтәлеген чамалый микән?

  “Мәгариф турында” яңа законның күләме 160 биттән артык. Бу уртача калынлыктагы бер китап дигән сүз.Аңларга кыен озын җөмләләрдән, телгә ятышсыз читен терминнар белән тулган хокукый документны төбенә төшеп, аңлап укып чыгу өчен зур түземлелек кирәк..Закон кабул ителүгә инде 3 ай булды,әлегә кадәр аның татарчага тәрҗемәсе юк.(Бәлки бардыр,ләкин мин таба алмадым.).Татар теле дип күпме генә авыз суларын корытсак та,законның кулыңа алып укырлык татарча тексты булмагач,республикада мәгариф эше рус телендә генә бара микән әллә дигән әллә нинди шикле уйлар килә.

  Мәгариф законы кадәр озак эшләнгән һәм зур җәнҗаллар белән кабул ителгән закон Рәсәйдә бүтән юктыр.Бу яктан ул уникаль.Чөнки закон белем бирү өлкәсендә соңгы 20 елда җыелып килгән бик күп каршылыкларны ,җитешсезлекләрне  бетерергә,хәл итәргә тиеш иде. Закон проектының беренче версиясе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда пәйда булды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул башта ук кискен рәвештә кире кагылды. Яңа закон беренче чиратта,  “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Законнарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә ала.

   2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарыла. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелә һәм 1142 төзәтмә кертелә. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрә. Һәм, ниһаять, канунның алтынчы варианты 2012нче елның 3 августында Дәүләт Думасына кертелә.Өч тапкыр укып тикшергәннән соң,2012нче елның 22нче декабрендә Федерация Советына җибәрелә. Ике елга якын тикшерелеп,ФС хуплаган законга Президент Путин В.В. 2012нче елның 31нче декабрендә,тагын инде киләсе елга кала күрмәсен дигәндәй,  ашыгы-ашыга кул куя.Аның ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән булуы кабул ителгән көненнән көченә кермәвендә дә күренә.Төзәтеп буласы җирләрен төзәтергә,кытыршы урыннарын шомартырга тагын 8 ай вакыт бирелә.

   Шунысы кызык,бу законны әзерләгән вакытта шау-шу,каршылыклы фикерләрнең иге-чиге булмады. Закон кабул ителде: тавыш тынды, Бу нәрсә:җәмгыятьнең битарафлыгымы,әллә хөкүмәткә ышанычның бетүеме? Һәрхәлдә,мин миллионлаган укытучылар армиясе дә,мәгариф чиновниклары да бу закон белән 100% килешәләрдер дип уйламыйм.Әллә башка законнар шикелле монысы да кабул ителер дә онытылыр һәм барысы да элеккечә,үз агымына барыр дип уйлыйлармы? Исән булсак, күрербез:озак калмады,көз җитүгә җимешләрен татый башлыйбыз,кабып йотарлык булырмы,төкереп ташларлыкмы?

   Канунның төп яңалыклары нәрсәдән гыйбарәт соң? Дөресен генә әйткәндә, яңа законда укытучылар өчен, бер күңелле яңалык та юк. Шулай да телгә алып сөйләрлек булганнарын, игътибарга алырга лаеклы дип табылганнарын берәм-берәм карап китсәк,менә нәрсәләр күрәбез.

 Безнең өчен иң әһәмиятлесе: төбәкләрдә туган телне укыту мөмкинлеге калды.

Яңа закон проекты әзерләнгәндә бу күпләрне борчуга салган, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр иткән мәсьәләләрнең берсе иде. Законда туган телләрегезне туйганчы өйрәнегез диелмәсә дә, аларны өйрәнү тыелмый. Туган телләрне өйрәнүгә багышланган 14 маддәнең 3 пунктында “РФ республикаларында субъектларының законнарына ярашлы дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту  кертелергә мөмкин. Төбәкнең дәүләт телләрен өйрәнү РФ дәүләт теленә (урыс теленә, димәк. – Авт.) зыян китерү исәбенә өйрәнелергә тиеш түгел” дигән юллар бар.

    Моннан соң түләүсез белемне,шул исәптән югары белемне дәүләти учреждениеләрдә генә түгел, ә дәүләтнеке булмаган учреждениеләрдә дә алырга мөмкин булачак (дәүләт аккредациясе булса). Бу- беренчедән, яңалык түгел.Дәүләтнеке булмаган “югары уку йортлары”нда  йөз меңләгән кеше “югары”белем алып чыкты һәм әле дә укып яталар.Икенчедән,алар беркайчан түләүсез булмаячаклар,шәхси уку йортларында кайсы җүләре бушка белем биреп ятсын,ди. Шулай булгач моны законга “яңалык” итеп керттең ди,кертмәдең ди,поты бер тиен.Ләкин әһәмияте шунда:белем алуның -мәктәпкәчә белем бирүдән башлап югары белем алуга кадәр- түләүсез булуы канун белән беркетелде.

  Бөтен баланың белем алуга тигез хокуклылыгы закон белән беркетелә.Ягъни,белем алуда дискриминациягә юл калдырылмый дип әйтелә.Янәсе сәламәтлекләре чикле балаларга да сыйфатлы белем бирелергә тиеш була.Искиткеч шәп сүзләр! Ләкин ничек итеп хәл итәргә җыеналар моны? Моның “яхшылыгы” законның 108нче маддәсе 5нче пунктында болай язылган:  сәламәтлекләре чикләнгән махсус(коррекцион) белем бирү учреждениеләре 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан да соңга калмыйча  гомумбелем бирү мәктәпләре итеп үзгәртелә..Сәламәтлекләре чикле балаларга “инкклюзив белем”бирү кертелә.Бу нәрсә дигән сүз? Бу-акыл үсешләре тоткарланган(дебилл),чукрак,күрмәүче,параличланган,даун балалар гадәти мәктәпләрдә гадәти балалар арасында утырачаклар дигән сүз.Болай эшләү янәсе мөмкинчелекләре чикләнгән балаларга җәмгыятьтә яраклашырга,үз урынын табарга ярдәм итәчәк,ә җәмгыять зәгыйфь,инвалидларга карата рәхим-шәфкатьлерәк булачак.Кәгазьдә барысы да шома. ә тормышта чокыр-чакырлары ай-һай күп булачак моның.

 Мин үзем унбиш ел буе коррекцион мәктәптә эшләгәнлектән,чукрак баланы да ,дебилл баланы да сәламәт балалар арасында укытып булмавына 100% ышанам.Гадәти балалар арасында ала карга булачак ул.Укытучы  аны укырга өйрәтеп вакытын әрәм итмәячәк.Бала үзе дә физик кимчелегеннән уңайсызланып ,психикасы бозылачак.Ә коррекцион мәктәптә,үз ишләре арасында,ул әле үзен уңайсыз хис итми,башкалар белән аралаша,укырга-язарга өйрәнә.Инклюзив белем бирү керткәч,коррекцион мәктәпләрнең кирәге калмый.Менә,законның төп асылы кая яшеренгән! Хикмәт белемдә түгел,хикмәт акчада! Коррекцион мәктәпләрне тоту хөкүмәткә коточкыч суммаларга  төшә.Бер елга бер бала өчен137-140 мең сум акча сарыф ителә.Безнең республикада гына андый балаларның саны-5746..ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча Рәсәйдә коррекцион ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны-3 миллионга җитә.2000нче елдан коррекцион мәктәпләрне ябу башланды.2004-2005нче уку елында аларның саны 1947 булса,2005-2006нчы уку елына 1810га калды.

 Алга таба коррекцион мәктәпләрне бетерү ничек барыр,әлегә анысы нәмәгълүм.Ләкин  хөкүмәт тиз тотарга охшаган,чөнки тиздән Олимпиада,аннан 2018елда футбол чемпионаты.Ә аларны үткәрергә дигән акчалар инде урланасы урланып беткән. Акчаны кайдан табасы? Менә шулай җиңел генә мәктәпләрне ябып зәгыйфь,инвалид,ярдәмгә мохтаҗ балалар хисабына акча табарга уйлый безнең акыллыбаш депутатларыбыз.Мәскәү шәһәрендәге чукрак балалар мәктәбе коллективына киләсе уку елында мәктәпләренең эшләмәячәген кисәтеп куйдылар инде.Кем әйтмешли,”процесс башланды».Әмма законда әлегә өметне бик өзеп бетерми торган 79нчы маддә бар.”Сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирүне оештыру “дип атала ул.Төрлечә уйларга юл калдыра торган сүзләр язылган анда.”Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем бирү башка белем алучылар белән дә,башка классларда,группаларда яки аерым оешмаларда тормышка ашырылырга мөмкин” дип язылган 4 пунктта.Коррекцион дигән сүз бөтенләй телгә алынмый.Димәк, ул балаларны укыткан өчен коррекцион мәктәпләрдә бүген түләнеп килгән өстәмәләр дә юкка чыга дигән сүз.Анысын киләчәк күрсәтер,ә без шулай да яхшыга өметләник.

  Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә ала. Аның төп положениеләренең берсе һәм иң әһәмиятлесе-укытучының җәмгыятьтәге социаль урынын,статусын билгеләү. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем вәгъдә итә. Без уртача дигәнне күп ишеткән халык.Әгәр законда аның түләү механизмнары күрсәтелмәгән икән,бу уртача дигән сүзләр укытучы кесәсенә тагын хәерче акчасы булып керәчәк.Ул уртача хезмәт хакы 18сәгатькә түләнәме,әллә аны укытучы хәлдән таеп,бер мәктәптән икенчесенә чаба-чаба 1,5 ставкага эшләп аламы?Бу турыда ләм-мим. Закон кабул итүчеләр укытучының ике ставкага эшләвен нормаль хәл дип исәплиләр. Өстәвенә укытучы укытдан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән.Ләкин боларына өстәмә түләүләр каралмаган.Мондый нагрузка  бүтән бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Белемнең сыйфаты,укытучының сәламәтлеге чиновниклар өчен әһәмиятле түгел,ахыры. Мин законда класс җитәкчелеге өчен түләргә дигән юлларны да тапмадым.Бу исә тагын күп кенә бәхәсләргә сәбәпче булырга мөмкин. Аннан хезмәт хакын арттыру турындагы сүзләр бары укытучыларга гына кагыла: тәрбиячеләр, мәктәп психологлары,техникум укытучылары бу исемлектән төшеп калган.

   Ләкин шунысына шатланырга   кирәк: укытучыларның хокуклары һәм льготалары тулысынча саклана. Кыскартылган эш вакытына хокук.Ләкин күпмегә икәне әйтелми.10 ел саен бер еллык өстәмә отпуск алу.Ләкин хәзерге заманда кем генә бу түләүсез ялны алыр икән? Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу.(Пенсия за выслугу лет).Монысы инде бар ,димәк сакланачак. Бик күп бәхәсләр тудырган коммуналь түләүләр өчен льгота кертелә.Әмма ул гомерләре буе мәктәптә эшләп, сәламәтлекләрен җуйган пенсионер укытучыларга кагылмый.Льготаларны хәл итү регионнарга тапшырыла.Шулай итеп, хөкүмәт җиңел генә үз җилкәсендәге бурычын урындагыларга төшереп куйган.Ул түләргә куша,ул тәти,ә акчасын җирле властьлар табарга тиеш. Җирле хакимиятнең укытучыларга акча түләвен  соңгы исәптә хәл иткәнен без инде күптән һәм бик әйбәт беләбез.

.Фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы  белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган, диелә.Ләкин бу кем акчасына хәл ителә,анысы әйтелмәгән.Акчалы кеше бүген фатирга чират тормый,теләгәнен сата да ала.Шуңа күрә бу закон   укытучылардан көлгән сымаграк килеп чыккан.

   Моннан тыш тәрҗемә итәргә бик кыен булган “конфликт интересов педагога” дигән төшенчә кертелгән.(2нче маддә,33нче пункт). «Конфликт интересов педагогического работника»: это ситуация, при которой у педагогического работника при осуществлении им профессиональной деятельности возникает личная заинтересованность в получении материальной выгоды или иного преимущества и которая влияет или может повлиять на надлежащее исполнение педагогическим работником профессиональных обязанностей вследствие противоречия между его личной заинтересованностью и интересами обучающегося, родителей (законных представителей) несовершеннолетних обучающихся.Кат-кат укып карагыз әле,нәрсә аңларсыз икән.Моның эчтәлеге,минем аңлавымча, укытучыга үз эшеннән өстәмә табыш алу мөмкинлеге бирү.Укытучы дәресләрен  укыта ,ләкин ата-аналар һәм укучылары белән каршылыклар килеп чыга икән , шул ук үзе укыта торган балаларга түләүле өстәмә дәресләр  бирә алмый.Ә чит мәктәпкә барып өстәмә дәресләр бирә ала булып чыгамы?

 Укытучы үзенең һөнәри осталыгын элекке шикелле 5 ел саен түгел,ә 3 ел саен күтәреп торырга тиеш була.

   Мин әлегә кадәр ияләнгән гадәт буенча “укытучы” дип яздым.Ләкин  Законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән сүз кулланылачак. Аңа карап авылда безне берәү дә яңа исем белән атап йөртмәячәк,без гомергә шул укытучы булып калабыз инде.

   Бөтен кешенең башын катырган,күпме баланың гомерен өзгән БДИ саклана.Алай гына түгел хәзер 9нчы сыйныф укучылары да мәҗбүри тест сораулары буенча имтихан тапшырачаклар.Аның нәтиҗәләре 4 елга кадәр көчендә кала.(элек-1,5ел иде). БДИ ның начар ягы шунда:ул югары уку йортларына керергә кирәк булган фәннәрне генә өйрәнергә мәҗбүр итә,бала гомуми урта белем алудан мәхрүм кала.

  Яңа закон буенча моңарчы “белем бирү учреждениесе” дип аталган мәктәпләр “белем бирү оешмалары” дип йөртелә башлаячак.РФ Конституциясенең 48нче маддәсе дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә бушлай белем алуны гарантияли.Ә дәүләт оешмалары өчен мондый гарантия каралмаган.Шулай булгач…шикләндерә,нинди хәлләр булмас.Гомумән,яңа законда берсенә икенчесе каршы килә торган төшенчәләр,җөмләләр,маддәләр шактый бар.Аны тулысынча аңлау өчен юридик белем кирәк.Без бертөрле аңлаган нәрсәләрне хокук белгечләре бөтенләй икенче төрле аңлатып бирергә мөмкиннәр.Шуңа күрә мәкаләдә кайбер төгәлсезлекләр күрсәгез,зинһар,гаепләргә ашыкмагыз,төзәтегез,аңлатыгыз.Мин мәктәптә диннең урыны,һөнәри белем бирү мәсьәләләренә бөтенләй кагылмадым.

  Тагын нинди яңалыклар?

  Балалар бакчасы. Законны тикшергәндә иң күп бәхәс тудырган сорауларның берсе иде.Мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең мөстәкыйль тармагына әверелә һәм федераль  белем бирү стандартлары буенча оештырыла.Мәктәпкәчә белем бирү бушлай булачак.Ләкин баланы тоткан һәм ашаткан өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк.(“плата за присмотр и уход”).Бакчага йөрүче беренче бала өчен 20%,икенче балага-50%,өченчесенә-70% компенсация каралган.Түләүнең күләме әйтелми,анысын җирле идарә органнары хәл итәчәк. Шулай булгач,баланы бакчага йөртү әти-әниләр өчен шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин.Законда тагын бер ышанып бетәсе килмәгән әйбер бар:хөкүмәт 2016нчы елга балалар бакчаларына чиратны тулысынча бетерүне максат итеп куя. Әгәр түләү 4-5 тапкырга күтәрелсә,хәерчелек чигендә торган гаиләләр балаларын бакчага йөртә алмаячаклар,димәк чиратлар 2015нче елга да калмаска мөмкин.

  Яңа закон буенча шәхси балалар бакчаларына да дотацияләр һәм субсидияләр  бирелергә тиеш.

  Мәктәпләр.

  1нче сыйныфка балаларны үзләре яшәгән территорядәге мәктәпләргә бирү хокукы беркетелә Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Мондый принцип тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсен бетерергә мөмкин.

 Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләргә балаларны урта һәм югары сыйныфларга гына алу рөхсәт ителә.

 Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа закон проектында авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була диелгән иде. Ләкин законда бу искиткеч кирәкле әһәмиятле положение беркетелмәде.Аның урынына “моннан соң авыл мәктәпләре авыл кешеләре фикере белән генә ябыла ала” дигән юллар барлыкка килде. Бу үтә җитди: теге якка да,бу якка да борып була торган начар үзгәреш.  Авыл халкын кем фикерен кулланып,кирәкле якка ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез.

Укучыларны дисциплинар җаваплылыкка тарту тәртибе законлаштырыла.Уку программасын вакытында үзләштермәгән,уку планын үтәмәгән өчен һәм мәктәп территориясендә исерек килеш ,наркотик кулланган килеш күренгән,башка төрле хулиганлык гамәлләре өчен 15 яшькә җиткән укучы мәктәптән чыгарылырга мөмкин.Минемчә,бу маддә бүгенге мәктәп өчен иң хурлыклы кануннарның берсе.Бала мәктәпкә исерек килеш килгән җәмгыять рухи яктан нинди түбән дәрәҗәдә торырга тиеш һәм без,шул җәмгыять укытучылары,шуларны күрә торып ,закондагы югары идеяләр турында нинди телдә сөйләшергә тиеш?

  Югары уку йортларына кергәндә элек булган күп өстенлекләр бетерелә. Хәзер ятим балалар, I-II төр инвалидлар.хәрбиләр, полиция балалары югары уку йортларының хәзерлек бүлекләренә түләүсез алынып ,белемнәрен башта шунда укып арттырырга тиеш булачаклар.

   Яңа Законда беренче тапкыр Интернет челтәре буенча һәм электрон уку төрләре телгә алына.Шуның белән дистанцион белем бирү көйгә салына.Ул белем бирүнең төрле баскычларында кулланылырга мөмкин.Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр-һәрберсенең үз сайты булырга тиеш.Анда оешма турында бөтен мәгълүмат,яңалыклар,устав,исәп-хисап эшләре ,педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясе һ.б. күрсәтелә.

Бакалавриат, магистратура төшенчәләре ныгытыла. Бик күп вәкаләтләр белем бирү учреждениеләренә бирелә.

Шулай итеп, РФ мәгарифен хәстәрләүче өр-яңа документ кабул ителде. Кешеләрнең конституцион хокуклары бозылмасын өчен һәр төзәтү җентекле тикшерелеп кабул ителде диләр. Моның шулай буласына бик ышанасы килә.

  Сүз дә юк,   яңа закон кабул итү мәгариф үсеше өчен бер адым алга атлау булды.Көченә кереп,кулланыла башлагач ике адым артка чигендерә күрмәсен.Законнар эшләмәгән илдә барысын да көтәргә була.

Шәрехләү