fbpx
04.08.2012

Ничек сакланырга? …дәвамы бар.


Ничек сакланырга?   ...дәвамы бар.Бигрәк тиз үтә дә инде бу җәй! Быел да күпме көтеп алган идек, инде соңгы аен ваклап маташабыз. Менә шул калган көннәрне табигать сюрпризлары, үзебезнең игътибарсызлык һәм башкалар аркасында бозмыйча, матур гына үткәрәсе килә. Дөрес, табигатькә фәрман биреп булмый анысы, ләкин үзеңә бераз булса да булышырга мөмкин – бары тик түбәндә китерелгән киңәшләргә колак салырга гына кирәк.

 

Карбыз.Аның өлгергәнлеген корып кипкән койрыгыннан, кабыгына сукканда чыккан саңгырау аваздан, башындагы сары таптан беләләр. Бу җимеш бавыр, бөерләр һәм йөрәк өчен бик файдалы. Аның кызыл йомшак җире генә түгел, кабыгы һәм төшләре дә дәвалау үзлегенә ия. 100 г кипкән кабыкны 0,5 л кайнар суда төнәтеп суытыгыз да, эчәклек ялкынсынганда көнгә 4-5 мәртәбә яртышар стакан эчегез.

Ботулизм.Турпоходка, табигатькә ял итәргә барырга җыенганда төрле консервылар төяргә ашыкмагыз. Башта аларның саклану вакытын тикшерегез, юкса нерв системасын эштән чыгара торган куркыныч авыру – ботулизм эләктерүегез бар.

Яшен.Әгәр яшен яшьнәгәндә табигатьтә калсагыз, ялгыз агачка ышыклана, таулы урынга күтәрелә күрмәгез, тиз генә кесәләрегездәге металл әйберләрне алып ташлагыз. Чокырлы урын булса шунда качыгыз, юк икән – үлән арасына ятыгыз. Шуны онытмагыз: яшен сугу куркынычы яңгыр туктагач әле тагын 10 минут дәвам итә.

Дизентерия.“Кулларыгызны һәм яшелчәне юыгыз!” дигән киңәш бүген дә актуаль булып кала.

Эсселек.Яшел чәй эчеп һәм салкын душта коенып яки салкын суга манылган сөлге белән ышкынып эсседән котылырга мөмкин.

Черки.Тәрәзә каршына помидор үсентесе утыртылган берничә чүлмәк куегыз – черки томат яфрагы исен яратмый. Яки базардан фумитокс сатып алыгыз да тынычлап йоклагыз.

Аяклар.Җәен күп кешенең аягы шешенә. Киҗе-мамык тукымадан тезгә кадәр җитәрлек капчык тегегез. Аңа каен яфраклары тутырыгыз. Аякны капчыкка тыкканда яфраклар тәпигә һәр яктан да тиеп торырга тиеш. Аягыгыз бик нык тирли башлар. Әгәр 3-4 сәгатьтән соң яфраклар нык чыланса, аларны яңаларына алыштырыгыз. Бер-ике процедурадан соң аягыгыз шешенми башлар.

Соры корт.Нечкә билле бу безелдәвекләр август башында бик куркыныч. Әгәр соры корт тешләсә, тешләгән урынга юеш сода, яисә чи бәрәңге, тузганак, бака яфрагы соклары сылагыз.

Черем итү.Туйганчы әбәд ашаганнан соң, барлык мөһим эшләрегезне онытып торыгыз да, күләгә урынга ятып, 15 минут булса да черем итеп алыгыз: арыганлыгыгыз бетәр, көчегез артыр.

Колак.Әгәр су коенганда колагыгызга су керсә, аңа бер-ике тамчы бор кислотасының 3 процентлы спирт эретмәсен тамызыгыз.

Чәчәк.Өегезгә чәчәк алып кайтып куйганчы, башта организмыгызның теге яки бу чәчәккә мөнәсәбәтен тикшерегез. Сабагын өзегез дә согын учыгызга сылагыз. Әгәр кызыл тап барлыкка килсә, бу чәчәк сезгә килешеп бетми дигән сүз.

Пәрәмәч.Урамда һәм суыткычлары, кул юарга сулары булмаган кафе сымак җирләрдә сатыла торган пәрәмәч-сумсаларны ашый күрмәгез. Әле аның шул тирәдә берничә сәгать элек кенә буталып йөргән эт итеннән пешерелгән булуы да ихтимал.

Көньяк. Күпчелек халык җәйге ялны яндыра торган кояш астында яту һәм җылы диңгез белән күзаллый. Чынлыкта исә ялны үзең яшәгән урында үткәрүең хәерле. Бу организмны температура сикерүдән дә, кан басымы үзгәрүдән дә, экзотик ризык белән агуланудан да саклар.

Шәрехләү