fbpx
15.05.2019

Мәктәп ветераннарына багышланган сценарий


 ветераннар

Түбән Кама шәһәре “32 нче гимназия” гомуми муниципаль белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Рузилә Рашит кызы. Мәктәп ветераннарына багышланган сценарий. Сайтка яңартып куелды.15.05.2019

1 а.б. Хәерле көн кадерле ветераннарыбыз, укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар!

Көзнең шушы матур, нурлы көнендә сезне биредә күрүебезгә чиксез шатбыз. Бүгенге матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар телибез.

Тормышыбыз маягы сез,

Һәр эштә үрнәк безгә.

Сәламәтлек, озын гомер

Телибез бүген сезгә.

2 а.б.   Кадерле өлкәннәребез – әби, бабайларыбыз! Бәйрәмебезгә олы бер ямь өстәп бирегә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да озак еллар буе шушылай матур итеп җыелырга, күрешергә язсын.

Кояш елмая күктә

Котлап бар өлкәннәрне

Телибез сезгә бүген

Иң изге теләкләрне.

Тормышыгыз бүгенгедәй

Матур булсын һәрвакыт.

Туар таңнар алып килсен

Бары тик бәхет-шатлык.

1 а.б. 

Сезгә диеп урманнардан

Көзге яфраклар җыям.

Үзегез дә шундый матур

Көзге ал таңнар сыман.

Һәрчак балкып торасыз сез

Әйтерсең көзге урман.

Күңлегезгә никадәр моң,

Күпме яхшылык сыйган.

Көзге кояш та елмая

Сезнең бәйрәм көнендә.

Бүгенгедәй шат, бәхетле

Булыгыз сез гомергә!

(бүләкләр тапшыру, “Ак яулыклы әбием” җыры башкарыла)

2 а.б.  Бүген шушы залда мәктәбебездә бик күп еллар буе балаларга белем һәм тәрбия биргән зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыларыбыз да бар. Сезне ихлас йөрәктән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Тормыш күгегез һәрчак аяз булсын, кояштай балкыган йөзләрегез беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен.

Алтын көзләр килде туган якка,

Туган якка килде матурлык.

Көзләрнең бит һәр мизгеленә,

Һәр киченә таңнар калырлык.

Көзге җилләр агачлардан өзеп

Җир йөзенә яфрак сипкәндә

Кулыгызга сумка, дәфтәр тотып

Ашыккансыз сез дә мәктәпкә.

Сабыйларның нечкә күңеленә

Очмасын дип җилгә бөртеге.

Онытмыйдыр шушы стеналар да

Сезнең тырыша-тырыша белем бирүне…

Үткән еллар көзге кичләр кебек

Бик күп ямьнәр уеп йөрәккә.

Сезне биредә күреп бүген

Сөенәдер сыман мәктәп тә.

 

1 а.б.  Янәшәбездә утырган балалар бакчасы тәрбиячеләренә дә изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәрвакыт шундый мөлаем, нечкә күңелле, олы йөрәкле булып калуыгызны телибез.

Җылы сүзләр белән юатасыз

Һәр сабыйның нечкә күңелен.

Әни кебек олы терәге сез

Яшәү яме – тормыш гөленең.

(Бию.)

2 а.б.

Әлбәттә, мәктәбебезне, балалар бакчасын техперсоналдан, пешекчедән башка күз алдына да китереп булмый. Сез булганга мәктәбебез, бакчабыз балкып, тирә-юньнәр шундый чиста, матур торды.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

Балкып тора ераклардан

Мәктәбем минем көлеп.

Безнең тырыш апалар

Чистарта аны белеп.

Тирә-юньнәрендә аның

Үсә гүзәл чәчкәләр.

Белем, хезмәт орлыкларын

Бирегә бит чәчкәннәр.

1 а.б.  Мәктәбебез тормышында мөһим роль уйнаган тагын бер профессия кешеләре – ул безнең оператор, завхозларыбыз. Сезгә дә иң изге, матур теләкләребезне җиткерәбез.

Мәктәбебез җылы, нурлы

Сез эшләгәнгә шулай.

Бәхет, шатлык, уңыш сезгә

Саулыклар бирсен Ходай!

Укучыларның чыгышлары

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә – сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Күңелләрдә шатлык бүген

Күзләрдә – бәхет нуры.

Һәрчак матур сүзләр белән

Йөрәкләр булсын тулы.

Таңнар атсын уңыш теләп

Кояш чыксын елмаеп.

Күңелле җыр тыңлыйк әле

Утырмыйк без моңаеп.

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.  (Бию)

Матур җырлар җырлыйбыз без

Олылап өлкәннәрне.

Күңелле итеп үткәрик

Гел шулай бәйрәмнәрне.

Табигать кебек кеше дә

Һәр чорның бар үз яме.

Җырлап – биеп, уйнап-көлеп

Яшәргә язсын әле.

Бәйрәмегез белән котлап

Без телибез изге теләкләр.

Мәңге шулай безне сөендереп

Типсен әле сезнең йөрәкләр.

Котлыйм сезне чын күңелдән

Бәйрәмегез белән бүген

Матур булсын, аяз булсын

Һәрвакыт тормыш күге.

Һәрчак елмаеп торалар

Тәрбияче апалар.

Бакчабызның матур гөле,

Кояшы кебек алар.

Үскәч шундый гүзәл булырмын мин

Тәрбиячем синең шикелле.

Сезнең янда шундый рәхәт миңа,

Сезнең янда шундый күңелле.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.  ( “Тынычлык” җыры)

1 а.б.

Еллар үтә

Аккан сулар кебек,

Үтә көннәр

Гүя бер мизгел.

Күңел һаман унсигездә әле

Йөрәкләр генә сизгер.

Кадерле кунакларыбыз! Күңелләрегезнең һәрчак шулай яшь, матур булып калуын теләп сезнең белән саубуллашабыз. Шушы залда тагын бик күп тапкырлар очрашырга, күрешергә язсын.

2 а.б.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәрдаим зарур, кирәк.

Хөрмәтле, кунаклар, дуслар, авылдашлар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.  Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.

 

Шәрехләү