fbpx
04.03.2014

Мәгарифтә “ Комнан бау ишү” методы һәм аның нәтиҗәләре турында


    Берничә көн элек стена уртасында дистә еллар эленеп торган класс тактасын алып,читкәрәк күчердек тә,аның урынына интерактив такта беркеттек.Шулай итеп, XXI гасырның соңгы мәгълүмати казанышы безнең интернат-мәктәпкә дә килеп җитте.Сүз дә юк,яхшы нәрсә: сенсорлы экран,компьтер һәм проекторны берләштергән искиткеч уңайлы такта.Минем татар теле бүлмәсендә моңарчы мультимедиалы проектор торды.Ике ел буе шуның белән эшләп,инде тәмам ияләнеп беткән идем.Проекторның дәрес үткәрү өчен уңайлыгын бер-ике җөмлә белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Аның белән эшләү укытучының бик күп вакытын янга калдырырга ярдәм итә.Укытучы дәрескә кирәкле картина,рәсем,таблица һ.б. шуның шикелле күрсәтмә әсбапларны эзләп яки кулдан әзерләп азапланмый.Проектор белән эшләгәндә укытучы һәрвакыт йөзе белән сыйныфка карап тора.Аңа аркасы белән балаларга борылып,тактага язасы,нәрсәләрдер эләсе,ябыштырасы юк.Акбурга буялмый,пычрак юеш чүпрәк белән  такта сөртеп мәшәкатьләнми.

 Дәрестә проектор куллану белем бирүнең сыйфатын бер баскычка югары күтәрүгә ярдәм итә.Аның психологик ягы да көчле.Хәзерге балаларга саргаеп,ертылып беткән картина, төссез рәсемнәр урынына интернеттан алынган рәсемнәрне карау күңеллерәк тә,мавыктыргыч та.Дәрестә компьютер куллану яки өйдә балаларның компьютер белән артык мавыгулары турында төрле бәхәсле фикерләр ишетергә мөмкин.Чамасын белмичә компьтер уеннары белән утырган балалар да күп.Ләкин бүген компьтерның кирәклеген инкаръ итү машинада йөрүгә караганда ишәккә утырып йөрү әйбәтрәк дип исбатларга тырышу белән бер.

 Шушы интерактив тактага караган саен ирексездән,үземнең мәктәптә укыта башлаган еллар искә төшә.1977нче елның августында    университет бетереп үзебезнең Шушмабаш урта мәктәбенә тарих укытырга кайтып төштем.Тугызынчы сыйныфлар 5,уннар 4 параллель класс.Биш сәгать буе бер теманы биш класска сөйләп чыгарга кирәк.Соңгы дәресләрдә телләр көрмәкләнә башлый иде.Нишләргә? Мәктәптә чемодан зурлыгындагы ленталы магнитофон бар иде.Кичтән дәрестә сөйләячәк теманы  шул магнитофонга яздырам, эчтәлеккә туры килерлек диафильм табып куям.Һәм иртәгесен “ЛЭТИ” аппараты аркылы диафильны күрсәтәм.Үзем аппаратның төймәсенә генә басып торам,минем сөйләүне магнитофон яңгырата.Ул елларда техник чаралар куллануны хәтта журналга да язып барырга кушалар иде.Билгеле инде, минем һәр дәрес дип әйтерлек техник чара кулланып,плүс билгесенә үтә иде.Ул заманда кабинетында “ЛЭТИ” проекторы булган укытучы бик бәхетле укытучы саналды.Менә шулай  көч-хәл белән күтәреп йөртә торган техник чаралар белән башланган хезмәт юлым бүген фәннең соңгы казанышы булган интерактив тактага килеп җитте.Искиткеч үсеш,искиткеч казаныш! Укыту чараларының эволюциясенә шаклар катарлык! Мондый алгарыш мәктәптә белем һәм тәрбия бирүне яңа баскычка күтәрергә тиеш иде.Кызганычка каршы, алай булмады шул.Мин укыта башлаган елларда укучылар Бөек Ватан сугышының башланган һәм беткән елларын җиде төн уртасында уятып сорасаң да чатнатып әйтеп бирә алалар иде.Бүген хәтта югары уку йортларында укучы студентлар бу сугышның нинди сугыш булганлынгын әйтеп бирә алмыйлар.Шушы язманы яза башлаган сәгатьтә Россия каналыннан генерал Власовның хыянәтче булуын расларга тырышкан   тапшыру барды.Студентларга”Власов кем? Карбышев кем ?”дигән сораулар биреп карадылар.Берсе дә белмәде! Укыту чаралары яхшырганга карап,белем-тәрбия бирү яхшырмады.Ни өчен? Укытучы буларак ,бүген миңа менә шушы сорау тынгылык бирми.Ни өчен укучылар белемне дәрестә алып бетермиләр,ә әти-әниләренең акчаларын туздырып репитоторларга йөриләр? Белем,дөрестән дә бик сай бирелә.Халыкара рейтингларда Россия югары уку йортлары тоткан урын хурланып үләрлек.Илнең бердәнбер уку йорты- Мәскәү дәүләт университетының беренче йөзлеккә эләгүе коры куаныч.Урта һөнәри белем бирү тагын да аянычрак.Үткән ел Лейпциг шәһәрендә эшче һөнәрләр арасында үткәрелгән халыкара ярышларда 54 ил командалары катнашты һәм безнекеләр анда…54нче урынны алу “бәхетенә” иреште.Урта мәктәп күрсәткечләре дә ташка үлчим.PISA тикшеренүләре буенча безнең укучылар елдан ел уртачадан түбән тәгәри.Халыкара күрсәткечләр Рәсәй мәгариф системасында барган реформаларның алга түгел,ә артка алып киткәнлеген раслый. Эш нәрсәдә? 37 ел балалар каршына басып дәрес биргән укытучы буларак,артка борылып карыйм да,моның сәбәпләрен табарга тырышам. Сентябрь,октябрь айлары буе бәрәңге,чөгендер басуыннан кайтып керә алмадык,май буе колхоз базларыннан бәрәңге чыгардык,фермага сыер саварга йөрдек.Шуңа карамастан,бернинди таныш-белешсез,ришвәтсез университетына да,институтларына да барып кердек.Димәк,гап-гади авыл мәктәбе дә университетка керерлек белемне биргән дигән сүз.Бүген гимназияләр,колледжлар,лицейлар,тагын әллә нәрсәләр ачып бетерделәр,ә нәтиҗә? Нәтиҗә ноль.Чөнки белемне бүген бала түгел,ә әти-әни мәктәптән сатып ала.Мәктәпләрнең хезмәтен БДИ баллары белән бәяләү алга таба да дәвам итсә,мәгариф тулысынча җан-тәслим кылачак.БДИ мәктәпкә ялган,ришвәт,караклык алып килде.БДИ баллары елдан ел яхшыра, күтәрелә,чөнки түрәләргә шулай кирәк.Бүген безнең укытучылар балалар өчен түгел,мәгариф чиновникларына,түрәләргә ярау өчен укыта. Мин шушы мәкаләне язганда,махсус кызыксынып, Финляндиядәге укыту рәвешен өйрәндем.Ни өчен Финляндияме? Чөнки финнар соңгы елларда мәгариф өлкәсендә дөнья лидерлары арасына чыкты.Ышанасызмы,андагы укыту-тәрбия эше белән азмы-күпме танышкач,үзебезнең никадәр надан,никадәр мескен укытучылар булуыбызны күреп,егылыплар китә яздым.Бу язмада аларның бөтен укыту алымнарына тукталу мөмкин түгел,аның өчен вакыт табып аерым мәкалә язарга кирәк..Хәзергә әйтеп үтеләчәк кайбер фактлар фин мәктәбенең уңышларын күрсәтергә җитеп тора.

  Укытучы һөнәре Финляндиядә иң абруйлы һәм иң акчалы эшләрнең берсе булып тора. (Башлангыч сыйныфлар укытучысы-3340 евро,урта мәктәпнеке-4156евро ала).Югары уку йортларында укытучы һөнәренә конкурс-бер урынга 12 кеше. ”Фин феномыны”ның уңышы шунда: хакимият,фән,бизнес,мәгариф йөкне бергә җигелеп тарталар.Иң квалификацияле укытучылар мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү тармагында эшлиләр.Башлангыч сыйныфларда ятлату,мәҗбүри укыту дигән нәрсә бөтенләй юк.Балалар күбрәк тегү-чигү,кулдан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнәләр.Укучыларга 7нче сыйныфка кадәр билгеләр куелмый,өй эшләре бирелми,имтиханнар алынмый. Көндәлекләр бөтенләй юк.16 яшькә җиткәч кенә бердәм тестлар тапшыралар. Укучы имтиханга китаплар,төрле ярдәмлекләр алып килә,Интернеттан файдалана ала.Имтиханда төп игътибар укучының сорауга җавап бирү өчен тиешле информацияне дөрес таба белүенә бирелә. Финляндиядә мәктәпкә хөкүмәт 100% ышаныч белән карый.Безнең өчен иң шаккаткычы: алар укытучыны  күзәтеп торучы оешмаларны-мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр!Бернинди тикшерү һәм инспекция юк.Мәктәпләрнең урынын билгеләүче бернинди рейтинглар юк. Димәк,мәктәпләрендә  ялган,күз буяу,ришвәткә урын калмаган .Укытучы иҗади эшли ,бары белем бирү белән генә шөгыльләнә,безнең шикелле тикшерүчеләр өчен эшләми. Рәсәй укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне богаулап куйды.Шуңа күрә нинди генә яңа технологияләр кертмә,барыбер балаларның белеме үсмәячәк.

  Шушындый мәгариф системасы барлыгын белә торып,без бүген нишләп Сингапурга килеп ябыштык? Чөнки безнең мәгариф беркайчан финнәр тәҗрибәсен илгә кертмәячәк.Рәсәйдәге вертикаль хакимият кешене куркытып,җелегенә үткәнче тикшереп эшләтүгә көйләнгән.Мондый җәмгыятьтә иҗади шәхес үсә алмый,шәхес деградацияләнә.Башлангыч сыйныфларда укытучының авызына карап торган,уку белән кызыксынган бала үсә-үсә югары сыйныфларда мәктәпне күрә алмас хәлгә килә.Моңа бит укытуны дөрес оештыра алмаган мәктәп гаепле.Сез әйтерсез:нишләп алай булсын,безнең укучыларыбыз олимпиадаларда ,күптөрле конкурсларда катнашалар,җиңеп чыгалар дип.Әйе,җиңәләр,әмма нәрсә хисабына?Башка балаларны укытмау хисабына.Район олимпиадаларында кайсы мәктәпнең җиңәсе инде алдан ук билгеләп куелган була.Грантлар оту өчен компьютер тестлары үткәрелгән бүлмәдә нинди комедия уйналуын укытучылар шулай ук бик әйбәт беләләр.Ялганга корылган җәмгыятьнең яхшы мәктәбе,белемле балалары була алмый.

 Сингапур соравына җавапны биреп бетерик. Бездә һәрчак шулай, үзебездә булмаган берәр ялтыравык әйберне күрәбез икән, шуңа барабыз да ябышабыз. Әйе, мәгариф тарихын белмәгән кайберәүләр өчен аларның укыту системасы Америка ачуга тиңдер. СССР заманында бу метод “бригада методы” дип аталды һәм сугыш алды елларында совет мәктәпләрендә нәкъ шулай укыттылар.

Аннан, үзебезнең әдәбият галиме Альберт Яхин төркемләп эшләү турында күптән язып чыккан иде инде. Тәҗрибәле педагоглар әйтүенчә, Сингапур методикасы өлешчә Русия галиме Вернадский һәм Америка галиме Кэгэн педагогикасына нигезләнгән. Димәк, сингапурлар велосипед уйлап чыгармаганнар! Алар Америка һәм Совет педагогикасының иң шәп нәрсәләрен генә сайлап алганнар! Алар әле педагогика галиме Мирза ага Мәхмүтовның проблемалы укытуын да “чәлгәннәр”. Нәкъ шундагыча, укучылар алдына: “Ә нигә шулай?” – дигән проблемалы сорау куела. Бергәләп чишү ысулларына басым ясала. Тәнкыйди фикер йөртергә өйрәтелә. 1960-1970 елларда барган проблемалы укыту безнең илдә искиткеч яхшы нәтиҗәләр бирде.АКШ президенты Дж. Кеннединың “Советлар безне мәктәп партасы артында җиңделәр” дигән гыйбрәтле сүзләрен әйткән еллар бу. Капитализм төзибез дип, бөтен ирешелгән уңышлар онытылды, себереп түгелде. Укыту-тәрбия эше капитализм-социализмга бүленми. Һәр җәмгыятьнең бурычы бер: белемле-әхлаклы кеше тәрбияләү. Ләкин безнең илдә бернәрсә дә кешечә эшләнми: үзебездә булган әйберне кемгәдер сукыр тиенгә сатып, кире шуны капчык-капчык алтынга алыштырабыз. Ләкин безгә барыбер Сингапурны өйрәнергә кирәк, чөнки “Сингапур могҗизасы” бөтен дөньяга гыйбрәт булырлык. Бүген ВВП (илнең тулаем эчке байлыгы) буенча 4нче урында торган ил тәҗрибәсен Русия кебек 53нче урында торган илләр белергә тиеш. Бигрәк тә аларның икътисадый үсеше, дәүләт төзелеше безнең бюрократ чиновниклар өчен үрнәк итеп алынса шәп булыр иде.

 Русия халкын кичекмәстән укыта һәм дәвалый башларга кирәк. Шунсыз илнең икътисадый үсеше була алмый. Безнең ил инде күптән алдынгы илләрнең арзанлы чимал базасына әйләнеп бетте. Мондый илдә балаларның миллионлап сукбайлыкта йөрүе, меңәрләп ятим калуы, фахишәлек, наркоманлык чәчәк ату гадәти хәл исәпләнә. Бүгенге мәктәп балалары чәчләр үрә торырлык җинаятьләр кылалар, үзләре дә коточкыч көчләүләргә дучар ителәләр.Мәктәп балалары ни өчен бер-берсен имгәткәнче сугышалар,кыйныйлар? Ни өчен укытучыларын мылтыктан атып үтерәләр? Мондый “ни өчен”нәрне дәфтәр битен тутырып язып төшәргә мөмкин.

 Мин совет мәктәбендә белем алдым һәм укытучылык эшемне башладым, бүген капитализм мәктәбендә эшлим. Әмма хезмәтемдә бернинди аерма күрмим.Элек тә күп эшне бушка эшләдек, бүген дә шулай.Элек тә бертуктаусыз тикшерүләрдән баш чыкмый иде,хәзер укытучының җелеген суыра торган итеп тагын да катырак тикшерәләр.Элек тә план өстенә план яздык,хәзер шул ук планнарга электрон варианты да өстәлде. Компьютер, принтерларның мәктәпкә килүе укытучыга күпләп яңа мәшәкатьләр өстәде. Замана техникасында белем сыйфатын күрсәткән диаграммалар эшләнә, һәр балага портфилио тутырыла, ачык дәрес планнары, түгәрәк, кабинет, үзбелем күтәрү планнары пичәтләнә. Язмыш көлүе дими ни дисең, борынгы Грециядә балаларны мәктәпкә алып барып кайтучы колны «педагог» дип йөрткәннәр. Бүгенге педагог та гаепле кеше сыман һәр тикшерүчедән калтырап төшүче, һәр әйткәнгә башын иеп торучы күндәм бер мәхлук. Үзе кол хәлендәге укытучы хөр фикерле, кыю, туры сүзле гадел шәхесләр тәрбияли алыр микән?  Бүлмәләргә куелган интерактив такталар урынына әллә нинди нанотехнологияләр белән эшләнгән җиһазлар куелса да, бүгенге идарә һәм контроль системасы яшәгәндә белем бирү- комнан бау ишәргә тырышудан узмаячак.

 

Шәрехләү