fbpx
30.09.2019

Хәерче  халыкның ни өчен түрәләре  бай?


Хәерче халыкның түрәләре бай

хәерче
Безнең ил әкияттәге кебек. Үзе бай. Меңләгән чакрымнарга сузылган урман-кырлары иксез-чиксез. Җир астындагы байлыклары санап бетергесез. Ә үзендәге халык мохтаҗлыкта, хәерчелектә яши. Чынлыкта шуның кадәр байлыклары булган илнең кешеләре дә мул тормышта яшәргә тиешләр.

 

Хәерчелек

Хәерче  халыкның ни өчен түрәләре  бай?Юк шул, әнә бер хәерче әби калтыранган куллары белән кибеттә тиеннәрен саный. Әнә бер абзый тротуарда гармун сыздыра, алдында кәгазь тартма. Ә теге балконнан ике исерекнең акырып җырлаганы ишетелә. Өй стенасының штукатурлары коелып беткән, балкон үзе менә ишеләм, менә ишеләм дип тора. Адым саен, шәһәр-авыллар саен менә шундый хәерчелек. Әйтерсең, әкиятләрдәге убырлы карчык ул. Кемне йотарга, кемне бетерергә белмичә тузынып-котырынып йөри. Кесәләребезгә килеп керә – шунда яшәмәк була. Җаныбызга үтеп керә – исән килеш тере мәетләр ясый. Күңелләребезне, йөрәкләребезне курку, буйсыну җепләре белән чорнап куя. Яңа туган сабыйларны чүплеккә ташлата. Кешеләрне ипотека-кредит колларына әйләндерә.

Рәсәй дигән бөек илнең 5,5% халкы бүген 7 меңнән кимрәк акча ала. Бу – 8 миллион халык дигән сүз. Болар әкияти уйлап чыгарылган саннар түгел. Болар рәсми статистикадагы цифрлар. Бу саннар Думада сөйләшүләр, бәхәсләшүләр чыгармый. Йөрәкләрен май баскан чиновникларны да борчымый. Югыйсә бит алар сикереп торырга һәм үз халкының шулай яшәгәнен белгәч, сөрән салырга, каядыр чабарга, нәрсәдер эшләргә тиешләр. Әмма боларның берсе дә юк. Һәм була да алмый. Чөнки бездәге хакимият үзе турында уйлаудан, үз байлыгын саклау һәм арттырудан тыш  бүтән бер нәрсә турында да уйламый. Гомумән, ул уйларга, фикер йөртергә сәләтсез. Авторитар идарә итүгә корылган империядә башкача була да алмый. Уйлаганны һәм нәрсәдер эшләгәнне яратмыйлар, өстән кушылганнар карусыз үтәлсә, шул җиткән.

Росстат хәбәр иткән 7 мең хезмәт хакы – коточкыч һәм упкынның төбе ул. Шул 7 меңгә яшәүне күз алдына китереп тә, аңлап та булмый.  Болар чәйгә берәр төрле тәм-том, печенье шикелле әйберләр алу турында хыяллана да алмыйлар. Боларның өсләрендә ун ел киелгән бишмәт. Ашаганнары ипи белән бәрәңге. Бу кешеләр турында гәҗитләр язмыйлар, аларны телевизордан күрсәтмиләр. Алар митингларга да чыкмыйлар. Әйтерсең алар бу илдә бөтенләй юк кешеләр. Әмма алар бар һәм алар илнең чире һәм проблемасы. Ләкин хөкүмәт ул чирне дәвалау белән шөгыльләнми, проблеманы чишәргә җыенмый. Бездә алардан да кискенрәк хәл итәсе мәсьәләләр күп. Америка белән тешләшәсе, Англия белән тарткалашасы, Украинаны сүгәсе…

Охшаш язма: Ярлымы син әллә хәерчеме?

Россиядә хезмәт хакы

Россиядә эшләүче кешеләрнең 35,2%ы  айга 21800 сумнан кимрәк хезмәт хакы ала. Бу саннар илдә яшәүче һәр биш кешедән берсенең туйганчы ашый алмавы, иске киемнәрдән йөрүе дигән сүз. Болар тиешле медицина ярдәмен дә ала алмыйлар, чөнки аларның кыйммәтле дарулар алырга һәм түләүле медицина ярдәменнән файдаланырга акчалары җитми. Бу цифрлар дәүләтнең үз халкына битарафлыгын һәм кешеләрнең газап-мохтаҗлыкларына төкереп каравын күрсәтә.

Кешеләр хыял белән яшиләр. Американнарның хыялы эшләп, уңышка ирешүдән гыйбарәт. Немецлар тырыш хезмәт лаеклы дәрәҗә, хөрмәткә китерер диләр. Россиядә бүтәнчә. Бездә ярлы булыр өчен эшлиләр. Тырышыбрак эшлә – картлыгыңда хәерчегә әйләнерсең. Пенсиягә кадәр эшлә – яшәргә акчаң җитмәс. Уйламыйча, мәгънәсез эшлә – яхшы тормышка өметләнмә.хәерче

7,9% россияле 10 600 сум хезмәт хакы ала. 41% кешегә 20 меңгә кадәр алу “бәхете” тигән. Тагын шунысы бар: Мәскәүдән ераграк киткән саен хезмәт хакы түбән төшә бара. Кабардин-Балкарда – 21 900сум булса, Дагыстанда 21 300, Ингушетиядә 22 100 сум. Россиянең 68 регионында хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакыннан түбән. 50 регионда 30 меңгә дә җитми. Әле бу акчалардан 13% налог һәм страховой взнослар алынгач кулга керә торган акча күпкә кими, дип яза Росстат.
Безнең үз Татарстаныбызда яшәү минимумы – айга 9450 сум. Пенсионерларга – 7742 сум. Россия буенча – 10 753 сум. Пенсионерларга – 8894 сум. Эшләүче кешеләргә шушы яшәү минимумыннан, ягъни ачка үлмәслек яшәү суммасыннан да азрак түләргә тиеш түгелләр. “Тиеш” һәм “тиеш түгел” дигән сүзләр бездә кешесенә карап кулланыла. Эш бирүче үзендә эшләүчеләргә яшәү минимумыннан кимрәк түләсә, аны җавапка тартырга тиешләр. Ләкин гайре табигый мондый хәлне күргәнегез бармы? Минем юк.

Шуңа күрә илдәге 22 миллион кеше яшәү минимумыннан да түбәнрәк акчага яши. Бу 22 миллионның кесәләре буш. Алар хәерче. Тупланган, саклык акчалары юк. Аларның көн-төн баш миләрен бораулаучы бары бер уйлары бар. Кайдан акча табарга? Ләкин бу сорауга җавап юк. Чөнки акчаны беркайдан да алып булмый. Бу чарасызлык, өметсезлек юлы. Ул йә кредит-ипотека кабаласына батыра, йә соңгы тиеннәрне саната-саната хәерче тормышта яшәтә. Хәерче тормыш нәсел буенча балаларга күчә, чөнки аннан котылу мөмкин түгел. Россиядәге 40-50 миллион халык каһәрләнгән кешеләр кебек эшли һәм шул ук вакытта миңгерәүләнгән, изелгән тормышта көн күрә.

Уртача хезмәт хакы

Киләсе елда “шатланырлык яңалык” бар. Сөекле хөкүмәтебез күкрәк кага-кага 1нче гыйнвардан минималь хезмәт хакын 850 сумга арттырабыз дип шапырына башлады. Шуннан соң ул 12 мең 130 сум булачак! Минималь хезмәт хакы күләмен арттыру илдәге фәкыйрьләр санын күпмедер  киметәчәк. Халыкның 13,2% әлегә 11мең 280 сум ала, дип әйтәләр әйтүен. Әмма болар бик күпкә киметеп күрсәтелгән саннар. Акча артканнан соң фәкыйрьләр хәзерге 13,2% урынына 6,6% ка калырга тиеш, имеш.хәерче

 Трибуналардан уртача хезмәт хакы дип лаф орырга, аны шактый югары итеп күрсәтергә тырышалар. Кайчагында укытучылар 30-35 мең алалар дигәч, мин аптырап куям. Дөрес, Мәскәүдә алуларына ышанам, анда 85 меңгә кадәр алалар ди. Росстат әйтүенчә, 2018 елда Рәсәйдә уртача хезмәт хакы 42500 сум булды. Ә хәзер үзегезгә һәм күршеләрегезгә карагыз әле. Бар микән берәр авыл фермасында тирес түгүче абзыйларның шуның кадәр акча алганнары?

Шушы уртача дигән ребусны чишеп карыйк әле. Уртача хезмәт хакы бик кызык исәпләнә. Гади генә бер мисал. Әйтик, бригадада 4 кеше һәм бригадир эшли ди. Шуларның икесе – 10 мең, берсе – 15 мең, ә бригадир – 30 мең ала, ди. Әле аларның директорлары бар, ул – 100 мең ала. Уртача хезмәт хакын исәплибез. 10000+1000+15000+30000+100000=165000. Шуны 5 кә бүләбез. 33000 килеп чыга. Җитәкчеләр никадәр күбрәк алса, анда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы да шулкадәр зуррак була.

Әмма аңа карап, 10 мең алучы  абзыйларыбызның акчалары артмый. Шуңа күрә гәҗитләрдә язылган, телевизордан сөйләнгән уртача хезмәт хакы саннарын ишетеп, минеке нишләп алай түгел икән, дип йөрәк даруына үрелергә ашыкмагыз. Артык борчылырга урын юк, чөнки уртача хезмәт хакы буенча Россия дөньяда 69нчы урында тора! Рейтингның иң югары баскычында АКШ, Австралия, Япония. Аннан Европа илләре : Англия, Норвегия, Швейцария, Австрия, Голландия һ.б. китә. Кайбер экспертлар 2025нче елда Россиядә күпчелек кеше 75000 меңнән дә ким эшләмәячәк диләр. Ышанасы килә, әмма әлегә Африка илләре дәрәҗәсендә торган хезмәт хакының 5-6 ел эчендә шуның кадәр үсүе, кем әйтмешли, едва ли…

Монысын да карагыз: Салымыңны саныйбызмы?

Мәкаләдә саннар артык күп булса, ул я кешене ышандырмый, я кеше аны укымый башлый. Шуңа күрә язганнарга нәтиҗә ясап, Росстат саннарын күрсәтеп үтмичә булмый:

-айга кереме 3422 меңнән ким (иң-иң хәерчеләр – Росстат билгеләмәсе) булганнар барлык халыкның –  13,4%ын тәшкил итәләр;

-кереме 3422 сумнан 7400 гә кадәр булганнар (хәерчеләр – Росстат билгеләмәсе) -27,8%;

-7400 сумнан 17 000 сумга кадәрлеләр (ярлылар – Росстат билгеләмәсе) -38,8% халык;

-17000 сумнан 25000 сумга кадәр алучыларны “ярлылар арасындагы байлар”(  Росстат билгеләмәсе ) дип атарга була. Мондыйлар -10,9%.

-25000сумнан 50000гә кадәр алучылар халыкның  7,3% били. Боларны уртача яшәүчеләр дип әйтеп була.

-50000 – 75000 алучылар, ягъни хәлле тормыш белән яшәүчеләр Россиянең 1,1% халкын алып тора.

– “байлар” дип аталучыларның кереме айга 75000 меңнән артык.Алар ил халкының- 0,7%ы гына.хәерче

Әгәр шушы күрсәткечләрне кушып исәпләсәк, беренче өч төркемдәгеләр, ягъни ярлылыр белән хәерчеләр ил халкының 80% ы дигән сүз. Кеше башына әйләндергәндә бу – 113 миллион халык дигән сүз. Росстат башлыгы Александр Суринов әйтүенчә, “ безнең илдә иң зур байлар белән иң хәерче кешеләр арасындагы аерма 800 тапкырга җитә!”

Өстә утыручы югары катлау ай буена күпме кара һәм кызыл икра ашый икән? Күпме виски эчә икән? Кызганычка каршы, болары яшерен мәгълүмат һәм Росстат аларны сер итеп саклый. Әмма берәүгә дә сер булмаган бер нәрсә бар. 80-90% байлыкны Мәскәүгә җибәреп, аларны ашатып, симертеп, үзеңә кирәген дә алардан сорап алып яшәргә мөмкин түгел. Мондый нәрсә акылга сыймый. Мондый гаделсез дәүләт була алмый. Ләкин ул бар һәм бу әкият түгел. Бу – чынбарлык. Бер якта – илнең бөтен байлыгын үз кулларына йомарлаган миллиардерлар,  икенче якта – хәерче халык.  21 гасырда болай яшәргә тиеш түгелләр!

Бу видеоны һичшиксез карагыз: Задача Правительства и Единой России – держать народ в нищете | Pravda GlazaRezhet

хәерче

 Фәрит Вафин

Шәрехләү