fbpx
27.09.2022

Бәхет кенә телик кешегә. Ә.Габиди буенча китапханә дәрес планы


Бәхет кенә телик кешегә. Ә.Габиди буенча китапханә дәрес планы 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе” башлангыч сыйныф укытучысы Харисова Илзирә Алмас кызы. Тема: “Бәхет кенә телик кешегә” (4 нче сыйныф укучыларына оештырылган Ә.Габиди иҗаты буенча китапханә дәрес планы)

 

Максат: Укучыларда якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту, хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Сугышка каршы нәфрәт хисе уяту. Бәхет, батырлык турында уйландыру, батырлыкка өндәү.

 

Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырыла, әдипнең рәсеме урнаштырыла. Алдан укучыларгга шигырь ятлау, чыгыш ясау биреме бирелә, һәр партага Татарстан картасы таратыла,  «Әзһәр Габиди – якташ шагыйребез» презентациясе, сугыш чорын күрсәткән рәсемнәр, фронтовик әдипләрнең портретлары әзерләнә..

 

Дәрес барышы.

1 укучы Ә.Габидинең «Бәхет кенә телик кешегә»  шигырен укый.

 

Сугыш сүзе бомбалардан авыр,

Елан утларыдай зәһәрле;

Үзе түгел, хәтта төшенчәсе

Үзенә җыйган күпме каһәрне.

 

Бернәрсәне аяп тормый сугыш,

Нәрсә булса, шуны җимерә,

Кеше иҗат иткән гүзәллекне

Әйләндергә кара күмергә.

Җирне балкытучы гөлләрне дә

Зәһәр ялкынында яндыра.

Янсалар да гөлләр исәннәргә

Хуш исләрен сибеп калдыра.

 

Җир бизәге, гөлләр дусты – кеше,

Нәфрәтен төяп сугышка,

Сүндерергә ачы ялкыннарны

Атылып килеп керә сугышка.

 

Сүнә ялкын,

Ләкин күп гомерләр

Коелып кала шул ут эчендә;

Чәчәк бирик,

Бәхет кенә телик

Яшәгәндә җирдә кешегә.

 

Укытучы. Укучылар, бу шигырьнең авторы Сарман районында яшәп, иҗат иткән шагыйрь Әзһәр Габиди. Әйдәгез хәзер аның турында мәгълүмат белән танышыйк.(Презентация аша Ә.Габидинең биографиясе белән таныштыру).Практик бирем. Инде, укучылар, Татарстан Республикасы картасыннан ул туып-үскән, хезмәт куйган Чукмарлы авылын эзләп табыйк. (Карта белән эшләү)

 

Алдан әзерләнеп килгән укучының Чукмарлы авылы, аның мәктәбе турындагы чыгышын тыңлау.

Укытучы. Әзһәр Габиди – фронтовик шагыйрь. Фронтовик әдипләрдән кемнәрне беләсез? Искә төшерәбез. (Презентациядә М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Г.Кутуй рәсемнәре күрсәтелә)

Сугышны үз күзләре белән күргән әдип  үзе кичергән хәлләр турында тетрәнеп яза, укучылар.

 

1 укучы Әзһәр Габидинең «Ветераннар» шигырен укый.

 

Кояш баткан, Җиргә эңгер яткан,

Аксакаллар капка төбендә

Бүрәнәгә тезелеп утырган да

Сөйләшәләр дуслык телендә.

Берсе сөйли колхоз төзегәнен,

Икенчесе яуда күргәнен,

Өченчесе укчы батальоны

Атакага алып кергәнен.

 

Дүртенчесе авыр яраланып

Фашистларга әсир калганын,

Бу тәмугтан көч-хәл белән генә

Ничек итеп чыгып тайганын.

 

Мең куркынып, мең могҗиза белән

Отрядны эзләп тапканын,

Дүрт ел буе партизаннар белән

Җиңү учаклары якканын.

 

Тоташ үлем, тоташ ачлык аша

Үткән алар авыр сугышны,

Пуляларга күкрәкләрен куеп

Саклаганнар җирдә тормышны.

 

Илгә җиңеп кайтсалар да, алар

Тыныч йокы бик тиз күрмәгән,

Сугыш җимергәнне ямый-ямый,

Күпме көн-төннәрен үткәргән.

 

 

Сугыш чоры тасвирланган рәсемнәр күрсәтелә.

 

Укытучы. Укучылар, безгә менә бу рәсемнәр аша халкыбызның тарихын барларга кирәк. Нинди данлы сәхифәләре тасвирланган бу рәсемнәрдә? (Мәскәү янындагы сугыш,  Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Берлинны алу)

Бүгенге көн рәсемнәре күрсәтелә.

 

Укытучы.Бүген дә дөнья тыныч түгел. Әле монда, әле тегендә сугыш уты кабынып тора.

1 укучы Ә.Габидинең “Сугыш тынмаган” шигырен укый.

 

Сугыш инде күптән-күптән тынды,

Таңнарыбыз туа тынычта,

Җанны кыйнар өчен тетрәндереп

Баш очында тормый кылыч та.

 

Дары исе түгел, иген исе

Алып килә искән җилләр дә,

Танк изгән болын, тугайлар да

Төренделәр күптән гөлләргә.

Окопларда түгел, җылы өйдә

Тыныч кына гомер итәбез,

Илдә муллык һәм иминлек өчен

Багышлана һәрбер иртәбез.

 

Сугыш дигән канлы афәт белән

Ераклашсалар да аралар,

Безнең өчен сугыш тынмаган ул –

Сызлый әле һаман яралар.

 

Ә сез – грузин, әрмән, таҗик дуслар,

Нигә сугышасыз һаман да?

Яшик әле, яшик бертугандай

Атыш, талашларсыз заманда!.

 

Укытучы. Халык үзенең геройларын онытмый, укучылар. Безнең мәктәп Зиннәт Хәсәнов исемен йөртә. Аның турында без күп сөйләшәбез. Мәктәп янында аның һәйкәле бар. Җиңү безгә әнә шундый каһарманнарыбызның фидакарьлеге аша килде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

 

Кылган эше белән үлемсезлек

Яулап ала батыр кешеләр,

Гасырлардан гасырларга күчеп,

Күңелләрдә үлми яшиләр.

 

 

Батырларның үлгән көне булмый,

Була бары туган көннәре.

Көчле ташкыннар да юа алмыйлар

Алар басып үткән эзләрне.

 

 

Каберләре дә бит җиргә түгел,

Йөрәк түрләренә уелган,

Һәйкәлләре дә бит таштан түгел,

Күңел җылысыннан куелган.

 

Пуля тиеп үлми геройлар,

Мәңге тере, мәңге сау алар.

 

Рефлексия. Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебезне йомгаклыйбыз. Сарман районы язучыларга бай булуын беләсез.

 

1.Бүген кем иҗаты турында сөйләштек?

2.Ни өчен сугыш темасы турында сүз барды?

3.Сугыш чоры белән бәйле батыр якташыбыз кем?

4.Ни өчен боларны истә тотарга кирәк?

5.Бурыч сүзен ничек аңлыйсыз?

Безнең бурыч, балалар, сугышларны булдырмау, ә булган сугышларның каһарманнарын хөрмәтләп искә алу.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

 

Элеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Шәрехләү