fbpx
17.01.2013

Котылгысыз ике әйбер


котылгысыз ике әйберАкча беркайчан да җитмәгән,җитми һәм җитмәячәк.Кешеләргә дә,илләргә дә.Шуның өчен салым дигән нәрсә уйлап табылган.Бенджамин Франклин:”Дөньяда кеше өчен котылгысыз ике әйбер бар,-дип әйтеп калдырган.-Берсе-үлем ,икенчесе-салымнар.” Мин үзем беренче тапкыр салым дигән нәрсә  белән университетның беренче курсын тәмамлагач очраштым.Җәйге каникулда иптәш малайлар белән мәктәпкә урманнан утын ташыдык.Ялгышмасам,бер машина утынны төяп алып кайтып бушаткан өчен безгә мәктәп директоры 2 сум түләргә риза булды.Бер атнага якын эшләп һәрберебезгә 30 сумга якын акча төште.Акчаны авыл советы түләде һәм шунда бездән “бездетность” өчен шактый гына салым тотып калдылар.!8 яшьлек егеткә баласы булмаган өчен салына торган салым барлыгын мин шунда белдем. Ә безнең бер туган апабызның баласы  булмады һәм ул гомер буе “бездетность” налогы түләп яшәде.Хәтерем ялгышмаса, дөньяның бүтән бер генә илендә дә булмаган бу салым (Монголиядән кала) 80нче еллар ахырында гына бетерелде.

Салымнар дәүләтләр барлыкка килү белән бергә туганнар.Борынгы Мисырда җирдән файдаланган өчен дәүләт башлыгына түләгәннәр.Гасырлар үткән,әмма бу салым әлегә кадәр аренда түләве буларак яшәвен дәвам итә. Халыктан акча җыюның нинди генә төрләрен уйлап тапмаганнар! Төрле-төрле экзотик салымнарга исең китәрлек.XIX-XX гасырларда Тибетта арыган юлчыга чирәмгә утырырга ярамаган,ул башта җир хуҗасына акча түләргә тиеш булган.

Тарихта калган салымнар…

Менә шундый мәгънәсез налоглар борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр Мәсәлән,борынгы Византиядә һавага салым салынган.Һава- бөтенхалык байлыгы булып исәпләнгән һәм үзенә йорт салып шунда яшәгән кеше һаваның күпмедер өлешен үзенә алган өчен салым түләргә тиеш булган.Петр I нең сакал өчен салган салымы бөтен дөньяга билгеле. Ә менә шул патша вакытында мунча өчен салым да булганлыгын һәркем белеп бетермидер.Әйе,чисталык яраткан кешеләр мунчалары өчен елына 15тиеннән 3 сумга кадәр салым түләгәннәр.Безнең эраның 69-79нчы елларында Рим императоры булып торган Веспасиан туалетлар өчен салым кертә.Аның улы Тит атасының бу гамәленә ризасызлыгын белдергәч,император малаеның борын төбенә акча төртеп:”Мә,иснә,исе киләие?-ди.”Юк”,-ди Тит.”Бу акча бәдрәфтәге б…тан кергән акча”,-ди Веспасиан.Менә шулай “акчадан ис килми” дигән канатлы гыйбарә барлыкка килә.

Урта гасырларда Голландиядә тәрәзә салымы булган.Тәрәзәләре уннан арткан өйләргә салым түләткәннәр.

1926нчы елда Тибет ламасы үз армиясен тоту өчен колак налогы кертә.Сугышта бер колагын югалткан кешеләргә бәхет елмайган,алар салым акчасының яртысын гына түләгәннәр.

…хәзергеләр…

Бүгенге көннәрдә дә яшәп килгән кайбер салымнарга исең китәрлек.Венециядә күләгә салымы әле дә гамәлдә.Әгәр кафелар,рестораннар ишек төпләренә,тәрәзәләргә зонтиклар һәм төрле түбәчекләр куеп күләгә ясыйлар икән,мондый урыннарга кешеләр күбрәк килә дип аларга күләгә өчен салым салалар.АКШ та “чәйлек”алган өчен налог бар.Бу салым официант,гостиницада эшләүчеләргә,таксист,артист һәм парикмахерларга салына.Мисырда корсак биюе өчен салым салалар.Корсак биюен башкаручылардан кергән салым елына 264млн.доллар исәпләнә.

Австриядә “гипс налогы” таудан чаңгы шуып төшкән һәр кешегә салына.Альп тауларында ел саен 150мең чаңгычы травма ала,аларны дәвалау өчен якынча 1 млрд.шиллинг акча тотыла.Шуңа күрә “гипс налогы”акчалары тулысы белән хастаханәләргә бирелә.

Гвинея Республикасында “тынычлык налогы” бар.Сугышсыз үткән һәр ел өчен гражданнардан 700 бельгия франкысы түләтелә.

Бельгиядәге “секс налогы” да хөкүмәткә зур табышлар китерә.(4млн.франк).Аны “кызыл фонарь”лы тыкрыкларда фахишәләр басып торган витрина хуҗалары түли.

   …һәм,киләчәктә булырга мөмкиннәр

АКШ тагы Йель университеты  профессоры Стефан Картер илнең бурычларын каплауны …сексуаль активлыклары көчле булган кешеләр хисабына хәл итәргә җыена.Аның исәпләвенчә,әгәр АКШның 200 млн.сексуаль актив кешеләре һәр җенси мөнәсәбәт өчен 2 доллар гына түләсәләр дә,дәүләт бюджеты елына 10млрд.долларга калынаер иде.

Эстониянең Россиядәге элекке илчесе Март Хельме 2007нче елда рус телендә сөйләшкән өчен салым кертергә кирәк дип чыгыш ясаган иде.Эфирда яңгыраган,газетада басылган һәр русча сүз өчен өстәмә түләү булырга тиеш диде ул.

Америка порнойолдызы Мэри Кери Калифорниядә губернатор сайлаулары вакытында (Арнольд Шварцнеггер монда беренче унлыкка керә) силикон имиләр өчен салым кертергә тәкъдим итә.

Рәсәйлеләрне дә 2013нче елда яңа салым көтә. Ул-күп катлы йортлар янындагы җир кишәрлекләре өчен салым булачак.Менә шулай,салымнар кимеми,киресенчә,арта бара.Россия салым системасы буенча дөньяда 138нче урында тора.Иң камилләшмәгән,теләсә ничек әйләнеп үтәргә мөмкин кануннар безнең илдә.Ә менә иң гади салым системасы-Мальдивада.Анда 9%лы бер салым салына,аны рәсмиләштерү өчен ярты сәгать вакыт сарыф ителә.

Салымнар тирәсендә әледән-әле төрле шау-шулар еш чыгып тора.Соңгысы- Франциядә барлыкка килде.Танылган француз актеры Жерара Депардье хөкүмәтнең 75%лы налогына җавап итеп,илдән китүен белдерде һәм Россиядән сыену урыны сорады.Эш шунда:Француз президенты Франсуа Олланд кереме 1 млн.евродан арткан кешеләргә 75%күләмендә салым кертергә җыена.Бу уңайдан Герман Греф Россия гражданлыгын сорап озын чират барлыкка килергә мөмкин диде.Килер дә шул.Бездә бит фермада 4 меңгә тирес түгүчегә дә, миллионер-миллиардерларга да тигез салым салына: барыбыз да 13% налог түлибез.Россия бу яктан уникаль дәүләт.Хәер,бу яктан гына микән?…

“Т,Я.”нең 17 гыйнвар(№5) санында басылып чыкты.

Шәрехләү