fbpx
12.04.2016

“Тукай-130 ” акциясе.3нче хезмәт.


                                       Габдулла Тукай – балаларның сөекле шагыйре.

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Кечкенә яшьтәгеләр өчен 1нче “Аист” балалар бакчасы.

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: Габдулла Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль  әсәрләр тыңлау.

Үткәрү урыны: музыка залы. Тукай әсәрләренең төрле басмаларыннан, балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла.Экранда Тукайның тормыш юлыннан күренешләр чагылдырыла, әсәрләренә иллюстрацияләр күрсәтелә.

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 нчы апрельдә аның тууына 130 ел була.

1 нче бала.

Салкын кышлар үтеп

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

2 нче бала.

Татар телен, туган телемне мин

Яратырга синнән өйрәндем.

« Туган тел » не сабый чагымнан ук

Матур көйгә салып көйләдем.

( Балалар « Туган тел » җырын башкара. Аларга кунаклар да кушылып җырлый.)

Тәрбияче. Сөекле шагыйребез яшь балаларны бик яраткан. Аларның эшсөяр, акыллы, халыкны сөюче булып үсүләрен теләгән. Балалар өчен бик күп шигырьләр һәм әкиятләр иҗат иткән.

3 нче бала.

« Иң матур җир кайда? » дисез,

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

4 нче бала.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

( Балалар Н.Сафина шигыренә Кирам Сатиев язган « Шүрәле, Шүрәле… » җырын башкара. Алар җырлаганда Шүрәле чыга, балалар алдында биеп, шаярып йөри.)

Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

Шүрәле, Шүрәле,

Син Айгөлне күр эле!

Үзе бии, үзе җырлый –

Куллар чабып тор әле!

Бер мөгез дә, койрык бер.

Кети – кети уйный ул.

Кием – салым кими ул,

Балаларга тими ул.

Шүрәле, Шүрәле,

Син Газизне күр әле!

Җырга оста – җырласын,

Һич оялып тормасын.

( Исемнәре чыккан балалар уртага чыгып биеп, җырлап алалар.)

Шүрәле

Рәхмәт инде, балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Тәрбияче.Үзеңә рәхмәт, Шүрәле. Үзеңнең шаянлыгың белән күңелләрне күтәрдең.

Су анасы. (  Музыка астында керә. )

Качма ! Качма ! Тукта ! Тукта и карак ! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

Тәрбияче. Нәрсә булды, Су анасы ? Кемне ачуланасын ?

Су анасы. Ничек ачуланмаска, кемдер минем алтын таракны урлаган. Бәлки ул сезнең арададыр ? Синме,бәлки синдер ? Бирегез тизрәк. Кайда минем алтын тарак ?

Тәрбияче. Су анасы, син безгә ачуланма. Андый балалар безнең арада юк. Син аларны башка җирдән эзлә.

Су анасы. Сезнең арада андый балалар булмавына мин бик шатмын. Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый.

Тәрбияче. Ә син бәйрәмгә кал, безнең белән күңел ачарсың.

Су анасы. Рәхмәт, мин уйнарга, күңел ачарга бик яратам.

Тәрбияче.  Хәзер безнең малайларыбыз һәм кызларыбыз биеп алырлар. Сез дә кушылып биегез, Су анасы һәм Шүрәле.

( Балалар татар биюен башкара. )

Тәрбияче.  Балалар, Су анасы белән Шүрәле уйнарга бик яраталар икән. Әйдәгез, бер уйнап алыйк әле.

« Яулык салыш » уены.

(  Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан – кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала, шул җәза ала.)

Тәрбияче.  Тукайның шигырьләре тиз истә кала, күңелгә ятып тора. Шуңа күрә аның күп шигырьләренә җырлар  язылган.

( Тәрбияче башкаруында А.Монасыйпов көенә язылган « Туган авыл »җыры яңгырый.)

Су анасы. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез безгә күпме шатлык – куанычлар бүләк иттегез.

Шүрәле.  Рәхмәт сезгә, балалар. Габдулла Тукайның  әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын  яхшы беләсез икән. Туган телебезгә Тукай кебек тугры булып үсегез. Менә сезгә бүләк. Кабул итеп алыгыз.

Су анасы,  Шүрәле. (Бергә.)  Сау булыгыз.

Тәрбияче.  Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген яраткан шагыйребезнең шигырьләрен укыдык, җырлар җырладык. Нинди матур, моңлы, тирән эчтәлекле Тукай шигырьләре! Алардан ихласлык, туган якны сөю, ата – бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе бөркелеп тора. Тукай безгә зур мирас калдырган. Инде ничә буын балалары сөекле шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен үз итә. Киләчәктә дә яратырлар, онытмаслар аны.

Шәрехләү