fbpx
27.01.2017

Мескенлекнең чишмә башы


 мескенлек                                         
Мескенлекнең чишмә башы
Татарның телен дә, милләтен дә кемнәрдер читтән килеп бетереп йөрми.Аны үзебезнең татарлар бетерә. Сүземне күзгә бәреп торган иң соңгы хәлләрдән башлыйм әле. Инде безнең Татарстанда шуңа барып җиттеләр: һәркем су ала торган чишмәләрне  чукындырып, тәре куя башладылар.  Чаллының төньягындарак  Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан   татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да су алып яши иделәр.Шушы чишмәне чукындырып,башына алагаем зур тәре бастырып куйдылар. Тәре куярга рөхсәтне үзебезнең татар кешесе- “Түбән Кама дәүләт паркы”  җитәкчесе татар Айрат Имамов биргәнлеге билгеле булды.Әмма бу адәм, түрә булып торса да, федераль кануннарны белми икән.Закон буенча гомуми файдалану урыннары кемгәдер,анда нәрсәдер төзү өченме,тәре кую өченме бирелергә тиеш түгел.(ФЗ №178-ФЗ.П.8.ст.28).Республиканы христианлаштыру әнә шулай татар кешеләре кулы белән эшләнә.Мин бу язманы төгәлләгәндә тәрене кисеп ташладылар.Җирле хакимият,хокук вәкилләре бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тордылар. Кануни рәвештә әлеге гамәлләргә аңлатма бирүче булмады.Шунысы гаҗәп,Чаллыдагы күпме мәчет мулласы һәм имамнары да авызларына су каптылар. “Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан”,-диелә изге Китапта.  Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Бу очракта татар динчеләре чукындыру сәясәтенә каршы беренче булып күтәрелергә тиешләр иде.Чөнки моның асылында Ильминский заманнарыннан бирле килгән татарны христианлаштыру ята. Монннан алдагы елларда да Чаллы үзәгендәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган булган.   Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде бөтенләй калмаган дип ишетәбез.Анда яшәмәгәч,чын дөресен белеп булмый.Әмма шунысын беләбез: Чаллы татарлыкны,милләтне саклау буенча дистә еллар элек Казаннан алда бара иде.Монда ялгышмасам,татар җанлы милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да яшәп ята түгелме соң әле? Аның йөрәге ничек түзә икән мондый хәлләргә? Нишләп шундый мәгънәсез гамәлләргә юл куела башлады,нишләдек без?

Татар үзенең телен сатты.Татарның ярты халкы марҗага өйләнеп динен-денен җуеп  ята. Чират чишмәләргә җиттеме? Болай барса, эчәр сусыз калачак бит мескен татар кешесе. Әллә аңа шулай ошый микән? Телне,милләтне  саклауда хөкүмәт белән парламентка ышанып утырудан файда юклыгына инде тәмам инандык.Парламентның еллык эшенә (2016 ел) йомгак ясаган матбугат очрашуында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны тагын бер тапкыр раслап, татар телен саклауны гаиләгә аударып калдырды.

 Югары җитәкчелекнең татарча сөйләве, парламент, хөкүмәт җыелышларын татарча үткәрү татар теленең дәрәҗәсен күтәрүгә йогынты ясар, әлеге хәл халык алдында да үрнәк булыр иде. Ләкин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе үзе җитәкләгән парламент утырышын татар телендә дә алып бару мөмкинлеге булуны, әмма аның берни дә бирмәячәген белдереп тагын аптыратты…

Ничарадан бичара дигәндәй, 2017 елның 17 гыйнварында Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакырган белдерү таратты. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума диләр. Моннан да мәгънәсезрәк тәкъдим була аламы? Бүген район үзәкләрендә яшәүче  татар балаларын татарча укыта башлау турында сүз кузгатырга һәм тел өчен көрәшне шуннан башларга кирәк. Белдерүдә язылганча,Русиядә 4000,ә республикада 699 татар мәктәбе ,ТДГПУда,КФУда татар факультетлары ябылды.Татарстан Дәүләт шурасы 26 ел дәверендә үзенең утырышын һич югы бер тапкыр гына булса да татар телендә оештыра алмады.Менә черегән балыкның башы кайда.

Телне,милләтне саклап калуда кайбер “акыллыбашлар” авылга төртеп күрсәтәләр.Янәсе,авыл яшәсә тел бетмәячәк,милләт калачак.Моны авылда яшәүчеләр түгел,шәһәрдә яшәүчеләр әйтә. Алар авылның көчкә җан асрап ятуын күрмиләр,белмиләр.Авылда тел кайгысы түгел,анда яккан газ өчен түләү,сыерга азык юнәтү,җәй саен каралты-кураны төзәтү,иртәнге биштә нарасыен торгызып суык автобуста күрше авыл мәктәбенә озату кайгысы.Татар рухын,татар моңын сәхнәләрдә генә күреп була.Әмма сәхнә тормыш түгел,ул уен,күңел ачу урыны.Безнең татарлыгыбыз бүген менә шундый сәхнә тамашасын хәтерләтә.Карыйбыз,үткәрәбез,кул чабабыз.Шуннан? Шуннан урыс мохитенә чумабыз.

Башкалабыз Казан Европа илләре шәһәрләренә охшап калды.Шәһәр мэриясе Казанны татар шәһәре булсын дип түгел,ә европалаштыру өчен генә тырыша.Шулай булмаса,шәһәребездә татар рухына,милли хисләргә каршы килә торган фестивальләр үткәрү,сыннар урнаштыру сәясәте алып барылмас иде.

Болары бөтен халыкка ачык күренеп торган маңкортлашу гамәлләре.Әмма ни гаҗәп,татар кешесе боларның берсенә дә каршы чыкмый,киресенчә алар белән килешә һәм татарлыкны бетерү эшендә үзе дә актив катнаша.Татарларның шәһәр мэриясе сайтында жираф муенлы,куян койрыклы ат сынына тавыш бирүдә катнашуларын тагын ничек аңлатып була?

Татар теле сәясәт,икътисад һәм фән теле булырга тиеш.Моны кем шулай итә ала? Бу бары татар элитасының кулыннан гына килә торган эш.”Элита”-татар сүзе.Ул “ил-ат” сүзеннән ясалган,ягъни илне тартып баручылар,ил өчен эшләүчеләр.Кемнәр керә элитага? Хөкүмәттә һәм парламентта эшләүчеләр,икътисатны җитәкләп баручылар; милләт җанлы,гамьле,алдынгы фикерле интеллигенция вәкилләре.Бары шушы катлау гына татарны милләт буларак саклап калырга һәм бер йодрыкка тупларга мөмкин. Бүгенге элита моңа сәләтлеме? Юк һәм тагын бер тапкыр юк.Бу безнең мескенлек.Киләчәк буыннар тарафыннан гафу ителмәслек мескенлек.

                                                               Фәрит Вафин

Шәрехләү