Татарстан Республикасы Әтнә районы “Олы Мәңгәр балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Зарипова Илфира Зарифҗан кызы. Тема: «Кечкенә җәяүлеләр шәһәре» Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык эшчәнлек.
Максат: юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру.
Бурычлар: светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү; хәтер, логик фикер йөртү, светофор сигналларының, җәяүлеләр кичүенең әһәмияте; юлда үз-үзеңне тотуның гомуми культурасын яңарту.
Җиһаз: юл хәрәкәте билгеләрен сурәтләү, светофор сурәте, тамга салынган конвертлар, туп, күрсәтмә әсбаплар, планшет.
Үткәрү вакыты: 30 минут.
Шөгыль:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Кеше күңелендәге йозакларны ачкан ачкыч – ул елмаю. Матур елмая белергә кирәк. Хәзер без бер-беребезгә елмаю бүләк итәрбез.
Тәрбияче: Балалар, безгә кечкенә җәяүлеләр шәһәреннән хат килде, аны Светофор дустыбыз юллаган. Әйдәгез, хатны ачып, нәрсә булганын белик?! Бәлки аңа бездән ярдәм кирәктер. (Планшеттан укыла)
“Минем дусларым, сезнең турыда мин бик күп ишеттем. Миңа сезнең иң яхшы, кыю, зирәк, игътибарлы, акыллы һәм шат булуыгыз турында сөйләделәр. Безнең шәһәрдә билгесез сихри эшләр эшләнелә. Шәһәребез урамыннан юл билгесе юкка чыкты. Мин ышанам , нинди билге икәнен сез үзегез белерсез һәм бу билгене кире кайтара алырсыз. Безнең юлда яңадан тәртип булыр. Балалар, барыр юлыгыз авыр, ләкин кызыклы булыр. Уңышлар сезгә! Сезнең Светофор дустыгыз.
Тәрбияче: Балалар, Светофор бездән ярдәм сораган. Булышабызмы? Сез әзерме? Әйдәгез, сынатмыйк.
Балалар: Әлбәттә, әзер.
Тәрбияче: Балалар урамда транспорт бик күп. Шуңа күрә сез юл аша үзегез генә чыга алмыйсыз. Без бу турыда сөйләшкән идек. Юлдан чыгарга безгә нәрсә булыша?
Балалар: Светофор.
Тәрбияче: Тагын нәрсәләр?
Балалар: Юл билгеләре.
Тәрбияче: Нинди юл билгеләре?
Балалар: Кисәтүче, тыючы, боеручы.
Тәрбияче: Әйе, алар бик куп төрле. Без сезнең белән аларны өйрәнәбез. Алар транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән “сөйләшер” өчен кирәк. Дөньяның барлык илләрендә дә урамнар теле уртак, юл билгесенең нәрсә аңлатканын беләләр.
Без дә бүген тагын бер юл билгесен карап китербез, ләкин аның нинди билге икәнен белү өчен, Светофорга ярдәм итү өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак.
1 нче бирем. (Балаларга берничә юл билгесе куела. Дөрес җавапка туры килгән билгене бала танып күрсәтә)
Табышмак-шигырь
1.Кызыл түгәрәктә кеше
Әйтә кебек шул хакта:
“Юл юк монда җәяүлегә,
Икенче юлдан атла!”
(“Җәяүлегә юл юк”)
- Андыйбилгебулганҗирдә
Йөреп була “сәпид”тә.
(“Велосипед юлы”)
- Каян белә,каян күрә
Машиналар күплеген.
Җәяүлеләр чыксын диеп
Туктата ул һәрберсен.
(“Светофор”)
- Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак?
( “Юл юк”)
Тәрбияче: Молодцы! Сез беренче биремне уңышлы үтәдегез һәм минем сезгә бер бүләгем бар. Ләкин сез ул бүләкне эшчәнлек ахырында гына ачып карый аласыз. (Билгенең бер өлешен конвертта бирәм).
-Хәзер икенче биремне үтибез балалар. Минем яңа килегез әле. Карагыз монда ниндидер юл бар. Нәрсә икән ул? (Балалар җавабы).
-Дөрес балалар, бу җәяүлеләр сукмагы. Аннан юлның бер ягыннан икенче ягына чыгып була. Ләкин кагыйдәләрне белергә кирәк. Светофорның нинди уты янганда чыгарга ярый әле юл аша? (Балалар җавабы). Балалар юлга кергәнче сулга борылып карыйбыз, машиналар килми ме икән дип. Юлның уртасына җиткәч уңга карыйбыз. Шуннан юлны дәвам итәбез.
2 нче бирем. (Балалар зебра аша чыгалар, алларында туп күрәләр)
Тәрбияче: Балалар, карагыз кемдер юлда туп уйнаган һәм калдырып киткән. Юлда туп уйнарга ярыймы сон?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Әйдәгез, юл читенә китеп бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә тупны ыргытам, сораулар бирәм ә сез сорауга җавап бирәсез һәм тупны кире кайтарасыз.
-Юлда кем бара? (Җәяүле)
-Машинаны кем алып бара? (Йөртүче)
-Светофорның күзе ничә? (Өч күз)
– Кызыл “күз” янса, ул нәрсә турында сөйли? (Тукта)
– Яшел “күз” янса, ул нәрсә турында сөйли? (Китәргә мөмкин)
-Без автобусны кайда көтәбез? (Тукталышта)
– Әйтегез әле, балаларга кайда уйнарга рөхсәт ителгән. (Балалар мәйданчыгында)
-Әгәр дә син автобуста, автомобильдә барасың икән, син кем? (Пассажир)
-Машина юлы аша ничек чыгарга?( Зебра аша)
– Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( Кызыл)
Тәрбияче: Молодцы! Сез икенче биремне уңышлы үтәдегез һәм сез икенче бүләк аласыз. (Билгенең икенче өлешен конвертта бирәм.)
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер без сезнең белән бераз ял итәрбез!
(“Светофор” җырына физкультминутка)
Тәрбияче: 3 нче бирем. (“Ярый – ярамый”)
Биегән шарларыгызда сораулар язылган, аның ахырын әйтеп бетерергә кирәк.
Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга (ярый);
Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый);
Велосипед белән теләгән урында йорергә (ярамый);
Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый);
Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый);
Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый);
Җәяүлеләр сукмагыннан велосипедны җитәкләп чыгарга (ярый).
Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз, беләсез икән. Менә сезгә өченче конверт. (Билгенең өченче өлешен конвертта бирәм).
4 нче бирем. “Дөрес картина тап”
Балалар алдагы биремгә күчәбез.
Тәрбияче: Сез тиздән барыгыз да беренче сыйныф укучылары булачаксыз һәм сезгә юлны дөрес атлап чыгарга өйрәнергә кирәк булачак, шуңа күрә хәзер без киләчәк укучыларга автобустан мәктәпкә кадәр имин юл табарга ярдәм итәчәкбез. (Рәсемнәр күрсәтелә).
Тәрбияче: Дөрес, балалар! Менә сезгә тагын бер конверт.
Тәрбияче: Хәзер менә конвертларыбызны ачып карыйк, анда нәрсә соң? (Конверттан килеп чыккан кисәкләрне җыю)
– Балалар, безнең нинди билге килеп чыкты? (Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны). Әлеге билге зәңгәр квадрат формасында була, аның эченә җәяүлеләр сукмагыннан атлап барган кеше силуэты ясалган. Мондый кисәтүне алган транспорт йөртүче бик игътибарлы булырга тиеш.
Без сезнең белән бергә “Кечкенә җәяүлеләр шәһәре”ндә нинди билге югалганын таптык һәм без аны кире кайтарабыз. Әйдәгез, шәһәргә кисәкләрдән җыелган тулы бер билгене җибәрәбез. (Конвертка әзер билге салына, адрес языла).
Йомгаклау.
Тәрбияче: Сезгә безнең эшчәнлегебез ошадымы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Нинди билге җыйдык әле без?
Балалар: Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.
Тәрбияче: Билгенең барлык өлешләрен җыю өчен, без нинди биремнәрне үтәдек, әйдәгез, искә төшерик.
Балаларның җаваплары:
– Без табышмакларга җаваплар таптык, юл йөрү кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирдек, “ярый-ярамый” уенын уйнадык, имин юл табарга ярдәм иттек.
Тәрбияче: Молодцы, балалар! Без сезнең белән югалган билгене таптык, кечкенә шәһәр халкына һәм Светофорга ярдәм иттек! Хәзер шәһәр тыныч яшәячәк!
Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам, рәхмәт.
Рәсемнәре белән күчереп алу өчен файл:https://cloud.mail.ru/public/9DqG/i5qoo473i










