fbpx
21.01.2012

Бүгенгене иртәгә калдырма


Моннан җиде ел элек безнең Яңа Кенәр авылында мәчет ачылды. Хәтерлим, бик зур бәйрәм булды ул. Бөтен авыл халкы җыйналды. Түрәләр дә бик күп килде. Төзүчеләргә мактау сүзләрен күп яудырдылар. Купшы сүзләр дә хәйран сөйләнде. Хәтта бер кечерәк түрә кызып китеп, төзелеш белән җитәкчелек иткән кешенең исемен мәчеткә бирергә кирәк дип тә ычкындырды. Әйтерсең, авылның башка кешеләре бу эштән читтә калган. Сүз дә юк, зур авырлык белән озакка сузылып төзелде Яңа Кенәр мәчете. Аның каравы ул Арча районындагы иң зур, иң мәһабәт мәчетләрнең берсе булып сафка басты. Аны җылыту өчен кыш айларында унар мең сум акча түләргә кирәк. Шуңа күрә авылга моның кадәр зур мәчет кирәк микән соң дип шикләнүчеләр дә бар. Кеше тикшереп, гөнаһка керәсем килми. Ләкин үзем райондагы зур авылның мәчете дә шундый булырга тиеш дип исәплим. Авылда 2,5 мең кеше яшәвен исәпкә алсак, бу мәчет таман гына. Халык мәчеткә намаз укырга йөри башлый икән, ул әле кечкенә булып та калырга мөмкин. Бер бездә генә түгел, мәчетләре буш торган авыллар байтак бүген. Коммунистлар 70 ел идарә итү дәвамында динне тәмам бетерүгә ирештеләр.

Бүген дин тотуда тулысынча ирек. Әмма аңа карап кына авылда мәчеткә йөрүчеләр күбәйми. Дин мәчет коймасыннан ары китмәде. Иң кызганычы, Ислам дине татар авылының яшәү рәвешенә әйләнмәде. Бүген авылга эчкечелек, икейөзлелек, угрылык, хәрам, зина кебек ахырзаман афәтләре үтеп керде. Ислам дине кушканча яшәү, ул – әхлак дигән сүз. Ә бүгенге татар авылында әхлак юк. Хатын-кызның стакан күтәреп аракы эчүе, яшь кызларның кияүгә чыкмыйча бала табулары, никахсыз яшәү, кеше әйберен урлау кебек күренешләр гадәти хәлгә әйләнеп бара.

Дөрес, гает намазларында шактый кеше була. Иң сөендергәне: яшьләр дә күп килә. Ләкин кайберәүләрнең мәчеттә үзләрен тота белмәве генә кәефне җибәрә. Вәгазь вакытында сөйләшеп утыручылар бар. Әллә гает намазына килгән алар, әллә клубка… Бу, билгеле, халыкның наданлыгыннан… Гает көннәре ялга туры килгәнлектән, шәһәрдән дә авылга кеше күп кайта хәзер. Күбесе Корбан чалырга, ит ашарга, бәйрәм итәргә кайта. Сарык суеп, күңел ача да – шуның белән үзен мөселман булдым, Аллаһ каршындагы бурычымны үтәдем дип саный. Гает намазына килеп вакланмый ул, сәдака бирергә дә оныта. Шулай итеп, дин кайберәүләр өчен гореф-гадәткә, күңелле йолага гына әйләнеп кала башлады. Тагын шунысы борчый: мәчет ачканда «динебез үсәр, мәчетебез иман нуры бирер» кебек сүзләрне мул сипкән түрәләребез мәчет тирәсендә үзләре бер дә күренмиләр. Билгеле, анысы һәр-кемнең шәхси эше. Ләкин, мәчет салдым да, эше бетте түгел бит әле. Ярый да, элеккеге татар байлары үз мәчетләрен гел кайгыртып, ярдәм итеп торганнар. Бүгенге байларда мәчет кайгысы түгел. Ә иномарка алу, сөяркә тоту, чит илләрдә ял итү кайгысы. Әҗәл шәүләсе күренгәч кенә мәчет белән мулла исләренә төшә.

Безнең Яңа Кенәр мәчете Корбан гаете көннәрендә аш мәҗлесләре үткәрде. Теләге булган һәркем килә ала иде. Шундый мәҗлесләрнең берсенә оешма, предприятие җитәкчеләре һәм мәчетне салуда зур өлеш керткән кешеләрне чакырдылар. Кызганычка каршы, чакырган кешеләрнең яртысы гына килгән иде Аллаһ йортына. Дингә ышанмасалар, һич югы мәчет җәмәгатьчелеге, аксакаллар белән очрашырлар, күрешерләр, хәл-әхвәл сорашырлар иде. Ә инде җомга көннәрендә мәчеткә кереп чыгарга да гадәтләнсәләр, нур өстенә нур булыр иде.

Бүген авыл халкы җыелышларга килми. Илдә барган хәлләр белән кызыксынмый, тел-милләт мәсьәләләренә бөтенләй битараф. Бездә быел хәтта елга бер була торган авыл җыенын да ата-аналар җыелышы белән бергә үткәрделәр. Чөнки кешенең җыелышка килмәсенә хуҗалар инде ияләнгән. Ел саен бер үк сүз, буш вәгъдәләр ишетү халыкның гайрәтен чигерә. Клубларның кызыксыз тормышы гавамны үзеннән биздерә. Шундый вакытта әхлакны торгызучы, иманны яңартучы, кешедә өмет-ышаныч, яшәүгә көч бирүче бердәнбер урын булып мәчет кала. Канлы большевизм шәүләсендә төзелеп килүче капитализм дәүләтендә татар үзенең коллыгы белән килешеп, телен, тарихын, мәдәниятен онытып бара. Моңа каршы бер генә көч каршы тора ала. Ул – Ислам дине. Шуның өчен авыл мәчете әхлагыбызны, телебезне, татарлыгыбызны саклаучы төп көчкә әверелергә, авылның йөрәгенә әйләнергә тиеш.

Әй, адәм баласы, бүгенгене иртәгәгә калдырма! Кер мәчеткә! Вафат булган бабаларың, туганнарың рухына дога кыл, сәдака бир. Җаның тынычланыр, күңелең сафланыр. Җир йөзенә ни өчен килүеңнең максатын, мәгънәсен аңлый башларсың.

Фәрит ВАФИН.Т.Я2008.1.04.№43.

Шәрехләү