fbpx
26.04.2022

Мин Тукайны беләм кечкенәдән. Әдәби кичә.


Тукайны сөям
Балтач муниципаль  районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы. Тема: Мин Тукайны беләм кечкенәдән (әдәби кичә).

Материал: Г.Тукай әкиятләре.

Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә.

Максат: укучыларны  Г.Тукай иҗаты белән таныштыру,язучының әкиятләренә кызыксыну уяту, аңлап укуларына, фикер йөртә белүләренә ирешү.

Кичәнең барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча уенга җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук таныш инде. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез. Сезгә барлык белемнәрегезне, игътибарыгызны , фикерләү сәләтен бергә тупларга кирәк булачак.

  1. Төп өлеш.
  • Укучылар, Г.Тукай кечкенәдән үк бик моңлы бала булган, , шигырьләр , бәетләр, халкыбызның җырларын, әкиятләрен тыңлап үскән.

Бирем. Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?

“Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

“Йә, иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башладым.(Су анасы)

-“ Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?

-“ Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.

Бирем. Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.(Шүрәле)

-“Шүрәле “әкияте балаларны нинди булырга өйрәтә?

– Табигатькә  сак караш тәрбияли, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

Бирем. Бу юллар кайсы әкияттән алынган?

“Китте болар. Бара, һаман бара – бара,-

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.(“Кәҗә белән сарык”)

-“ Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры” дип кайсы бүре суга китә?(Өлкән)

“Кәҗә белән сарык”  әкияте балаларны нәрсәгә өйрәтә?

– Авырлыклар килсә, куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

Бирем. Күбәләк ясау бәйгесе.(Кем тизрәк һәм матуррак  итеп күбәләк рәсемен ясый.

“Бала белән Күбәләк” шигырен яттан сөйләү.

-“Бала белән Күбәләк” шигыре аша шагыйрь ни әйтергә тели? (Кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, кешеләрне, табигатьне рәнҗетмәскә, сак һәм игътибарлы булырга )

Бирем. Бу юллар кайсы шигырдән алынган?

                                     Бик матур бер җәйге көн:

                                     Өстәл янында бер сабый.

                                     Ян тәрәзә каршысында

                                     Иртәнге дәресен карый.(“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

-Баланы үз янына нәрсәләр чакыра? ( Кояш, Сандугач, Алмагач)

– Шагыйрь нинди бала турында язган? (Үз сүзендә нык торучан, акыллы, инсафлы, тырыш)

– Сезнең нинди бала булып үсәсегез килә? (Мәрхәмәтле, ярдәмчел, миһербанлы, эшчән)

  • Бирем. “Кызыклы шәкерт”, “Эшкә өндәү” шигырьләре белән шагыйрь ни әйтергә тели? (Ялкауланмаска, тырыш булырга өйрәтә. Кечкенәдән тырыш булсаң, картайгач җиңел булуын кисәтә.)
  • Сез шул турыда нинди мәкальләр беләсез? (Балалар җавабы)

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсен.

Калган эшкә кар ява.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.

Хезмәт төбе-хәзинә.

Бирем.  Әйтеп бетер.

  • Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп … (ай)ялтырый.
  • Гәрчә анда тумасам да, мин …( бераз ) торган идем.
  • Күптән түгел, безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән …..( карлыгачым)

  • Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә

Шул болыннарда ….(ятасым),

Шунда ауныйсым килә.

  • Арба әйтә:”Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен,

Көн-төн эштә ….(йөрим), бер җигелми тормыймын.

  • Абый белән бергәләшеп, кара җирне …(сука) белән ертып-ертып йөргәннәрем
  • И сабыйлар!Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер ….(җимеш)

  • Чыгып баш калкыта сахрада …(уҗым)

Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.

Бирем.  Игътибарлымы без?

1.”Бәхетле бала” шигыренә ясалган рәсемдә ничә көнбагыш чәчәк аткан?

2.”Гали белән Кәҗә” шигырендә Гали башына нәрсә кигән?

  1. ”Бишек җыры” шигыренә иллюстрациядә әнисенең төймәсе һәм алкалары нинди төстә?
  2. «Кышкы кич» шигыренә ясалган рәсемдә ничә бала әкият тыңлый?
  3. Рәсемдә «Су анасы»ның тарагы басмадамы әллә кулындамы?
  4. “Бабай” шигырендәге бабайга ничә яшь булган?
  5. “Яңгыр илә кояш” шигырендә яңгыр ни өчен, кояш ни өчен кирәк?
  6. “Җил илә кояш” мәсәлендә нәрсә кешенең киемен салдыра?
  7. “Шүрәле” әкиятендә урманга утын кисәргә килгән егетнең исеме ничек?
  8. “Кәҗә белән сарык” әкиятендә нәрсә пешерәләр?
  9. Фатыйма нинди кош белән сөйләшә?
  10. «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең исеме?
  11. Су анасының югалткан әйбере.

 Ял итү. “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү һәм хәрәкәтләр ясау.

Бирем. Әсәрне беләсеңме?

Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик  әсәре буенча.

  1. Габдулла кем гаиләсендә дөньяга килә?
  2. Габдуллага ничә яшь булганда, аның әтисе үлеп киткән?
  3. Әнисе аны кем исемле карчыкка вакытлыча асрамага бирә?
  4. Әнисе яңадан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга?
  5. Әнисе дә үлгәч, нәни Габдулла кем кулына кала?
  6. Габдулла беренче тапкыр Казанга ничек килә?
  7. Казанда аны кем асрамага ала?
  8. Аннан соң язмыш Габдулланы кайсы авылга, кем кулына тапшыра?
  9. Сәгъди абзыйның балалары буламы?
  10. Кырлайда Габдулла белән нинди хәл була?
  11. Беренче белемне ул кайда ала?
  12. Мәдрәсәдә ул нинди дини китаплар укый?
  13. Аны Җаек белән нәрсә бәйли?

 Бирем. Сүз төзү уены.

Мөхәммәтгариф. (бу сүздәге хәрефләрдән кем күпме сүз уйлый ала. )

  1. Йомгаклау.

– Бөек Тукай!  Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулашып сайраган көннәрдә мәңгелеккә күчкән. Ә нибары 27 елга җыелган кыска гомер. Кыскалыгын кыска да бит, ләкин шул  ук вакыт аралагында бөтен бер олуг татар дөньясы аны үзенең мәңгелек улы итеп таныган.

Укытучы. Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җырын башкарыйк.

 

 

 

 

Шәрехләү