fbpx
26.05.2021

Һөнәрләр иленә сәяхәт. Танып-белү эшчәнлеге.


һөнәрләр

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Ахмадуллина Фәридә Фәрит кызы. Тема: «Һөнәрләр иленә сәяхәт» ( зурлар төркеме өчен танып- белү эшчәнлеге)

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү”

Үткәрү формасы: квест-уен

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле һөнәр ияләренең хезмәте турындагы күзаллауларын гомумиләштерү һәм конкретлаштыру.

Программа бурычлары:

Тәрбия бурычы: Төрле һөнәр ияләре хезмәтенә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Дуслык, ярдәмчеллек, уртак максатка ирешү өчен бер командада иптәшләр белән эшләү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның сөйләм активлыгын, хәтер, игътибар, фикерләүне үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларда төрле һөнәрләр турында күзаллаулар формалаштыру, җәмгыять һәм балалар өчен һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятен күрсәтү; төрле һөнәр ияләре турында план буенча тасвирлау хикәяләрен төзи белү; сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү һәм тәрбияченең сорауларына төгәл җавап бирә белү;

Көтелгән нәтиҗә: Балалар Һөнәрләр турында тагын да күбрәк беләләр һәм аларның исемнәрен яхшырак истә калдыралар. Һәр һөнәр иясенең нинди хезмәт башкарганы, нинди эш кораллар кулланганы турында тулырак мәгълүмат алалар.

Индивидуаль эш: Варвара П., Салих З., сорауларга җавап биргәндә активлашырга., Г.Исламнан, З.Динәдән  сорауларга тулы җаваплар алу.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, табиб, пешекче, укытучы, тегүче, полиция хезмәткәре.

Алдан башкарылган эш: “Һөнәрләр” альбомын карау, Һөнәрләр турында шигырьләр, табышмаклар, матур әдәбият уку, төрле һөнәр ияләренең хезмәт нәтиҗәләре турында иллюстрацияләр, мультфильмнар карау, әңгәмәләр үткәрү, дидактик уеннар уйнау: «Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?», «Югалган эш коралы», «Нәрсәгә һәм нәрсәдән».

Методик алымнар: әңгәмә, дидактик уен, квест-уен, схема буенча эш, сорау-җавап, хикәяләү.

Җиһазлар: Төрле һөнәр ияләренең рәсемнәре төшерелгән демонстрацион рәсемнәр,  тасвирламалы хикәяләр төзү схемалары, экран, компьютер, серле сандык, хат, татлы бүләкләр.

                                                         Квест-уенның барышы

  1. Оештыру моменты

Балалар группа бүлмәсендә уйнап йөриләр.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, тагын да якынрак булу өчен, чын дуслар белән ничек исәнләшәләр әле? Әйе, кул биреп тә исәнләшеп була, әйдәгез “Исәнләшү” уены уйныйбыз Һәм дуслашабыз. (тәрбияче кул биреп исәнләшә). Менә, дуслаштык та.

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек соң?

Балалар: Бик яхшы!  (“во” дип күрсәтеп тә була).

Тәрбияче: Күрәм балалар, сезнең кәефләр бик яхшы, димәк сез барыгызда сәламәт һәм мин моңа бик шат.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар минем электрон почтага сезнең исемгә аудио хат килде. Әйдәгез тыңлап китик.

(Тәрбияче балаларның игътибарын интерактив тактага юнәлтә. Интерактив тактада хезмәт сөючәнлек иленнән тылсымчы тавышы яңгырый).

Экраннан  хезмәт сөючәнлек иленнән тылсымчы балаларга мөрәҗәгатъ итә:

– Исәнмесез, балалар! – Исәнмесез, балалар! Мин хезмәт сөючәнлек иленнән тылсымчы. Минем илдә төрле һөнәр ияләре яши, алар ялкаулыкның нәрсә икәнен белми. Алар рәхәтләнеп эшлиләр, бер-берсенә булышалар. Әмма явыз тылсымчы Ялкау илебезне сихерләргә уйлый. Аның сихерен туктату өчен, Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, ләкин мин аларны оныттым. Балалар, ярдәм итегез миңа, зинһар! Бу тылсымлы сүзләр табу өчен, сез һөнәрләр иленә сәяхәткә барырга тиеш. Сез юлда төрле һөнәр ияләре белән очрашырсыз, алар сезгә Тылсымлы сүзләр табарга ярдәм итәчәк. Аларның биремнәрен дөрес үтәргә тырышыгыз һәм ул чакта сез илемдә яшәүчеләрдән серле сүзләр таба аласыз. Ә сезгә ярдәмгә мин маршрут картасын бирәм, аның буенча сез барырга тиеш. Уңышлар телим сезгә! Очрашуга кадәр!””.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без хезмәт сөючәнлек иле тылсымчысына булыша алырбызмы икән соң? (җаваплар тыңлана).

Тәрбияче: -Алайса, әйдәгез балалар, юлга кузгалыйк. Картага карыйк әле, безгә кайсы якка хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә).Безнең картада беренче станциягә шприц ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес,балалар, беренче станция «Табиб бүлмәсе».

Балалар табиб бүлмәсенә йөгерәләр аларны анда табиб каршы ала.

Табиб: Исәнмесез балалар!

Минем табышмагымны тыңлап китегез:

Авыру янында утыра,

дәвасын да эйтә ул,

кирәк булса тамчы бирэ,

Сүз белән дә дәвалый Кем ул? (Табиб)

– Балалар, сез табиб бүлмәсенә эләккәнсез икән, димәк, минем сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Әзерме? (Әйе)

Сораулар:

  • Нинди органнар безгә үлән яшел, ә помидор кызыл икәнен белергә булыша?

(Күз органнары-күзләр).

  • Нинди органнар ярдәмендә без, безне төшке ашка чакыруларын беләбез?

(Ишетү органнары – колаклар).

  • Нинди билгеләр буенча без кешегә салкын тиюен әйтә алабыз?

(Йөткерү, төчкерү, тамак авырту, югары температура, хәлсезлек).

  • Микроблар организмга үтеп кермәсен өчен нишләргә кирәк?

Гигиена сакларга (чисталык, бүмәне җилләтергә,кулларны юарга, чыныгу ).

  • Тешләрне ничек дөрес тәрбияләргә?

(Иртән һәм кич йоклар алдыннан чистартырга. Ашаганнан соң авызны су белән чайкарга).

  • Йокыга ничек әзерләнергә кирәк?

(Йоклар алдыннан тешләрне чистартырга, душ керергә, йокы киемен киергә һәм йокларга).

Табиб: Афәрин, балалар! Сездән, зур үскәч, менә дигән табиблар чыгачак. Әмма сез “серле сүзләрне” эзлисез? (Әйе)

Мин беләм, аның кайда булырга мөмкин икәнең. Әмма аның өчен сез тагын бер биремне үтәргә тиеш.

Уен: «Имгәнүләр вакытында беренче медицина ярдәме»

Балалар бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, “имгәнгән урыннарны” (кул, аяк, баш һ. б.) бәйлиләр.

Табиб: Булдырдыгыз! Беренче  каршылыкны җиңдек һәм шуның өчен сезгә “серле сүзнең” беренчесен бирәм: «Агач».

Тәрбияче: Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик. Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә).        Безнең картада икенче станциягә җепләр ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “тегү” станциясенә барырга кирәк.

“Тегү” станциясе:  Балаларны тегүче каршы ала.

Тегәм, кисәм,  улчәм алам

Матур кием тудырам

Минем эшемдә ярдәмче

Гап- гади энә һәм җеп.

-Исәнмесез, балалар! Сез ничек уйлыйсыз, мин кем булып эшлим? (Тегүче). Балалар, ә кемне тегүче дип атыйлар? (Тегүче кешеләргә киемнәр тегә) Безнең ярдәм белән барлык кешеләр дә матур, уңайлы, модалы киемнәр кия. Балалар, Мин хезмәт сөючәнлек иле халкы белән нинди бәхетсезлек булганын ишеттем, сезгә ашыгырга, минем биремне үтәргә кирәк. Мин курчакларга кышкы, язгы, җәйге һәм көзге кием-салым тектем. Тик алар киемнәрен бутаганнар, сезгә беренче малайны кышкы киеменә киендерергә, кызга язгы кием сайларга, аның сеңлесенә җәйге кием, ә икенче малайны – көзгә киендерергә ярдәм итәргә кирәк.

Балалар дүрт командага бүленәләр. Өстәлләрдә ориентирлар (ел фасыллары сурәтләре), киселгән кием һәм киселгән курчаклар урнаштырылган. Балалар беренче малайга – кышкы, кызга – язгы, икенче кызга җәйге һәм икенче малайга- көзге киемнәр сайлыйлар.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, сез биремне үтәдегез! Барлык курчакларны да сезон буенча киендердегез. Әмма безгә “серле сүзне” кайдан алырга соң?

Тегүче: Балалар, “серле сүзнең” икенчесен бирәм: «Җимеше».

Тәрбияче: Афәрин, балалар, менә икенче сүз дә табылды. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә).Безнең картада өченче станциягә чүмеч ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “Ашханә” станциясенә барырга кирәк.

«Ашханә» станциясе: Балаларны пешекче каршы ала.

Тәрбияче:

Ул тәмле ашлар пешерә,

Балык, котлет кыздыра

Коймак чыҗлый табада,

Табында бар бары да.

Ул кем була балалар?

Балалар: Пешекче

Тәрбияче: Пешекче кайда әшли?

Балалар: Балалар бакчасында, мәктәптә, ашханәдә, кафеда.

Тәрбияче: пешекче нинди булырга тиеш?

Балалар: тәмле әйберләр пешерә белергә, үз һөнәрең яратырга, чиста.

Пешекче: безгә хәзер яшелчәләрдән аш пешерергә, җиләк-җимештән компот кайнатырга кирәк булачак. Яшелчә һәм җиләк-җимеш нәрсә белән файдалы?

Балалар: аларда витаминнар бар.

Тәрбияче: без борщ пешерербез. Борщны нәрсәләрдән пешерәләр?

Балалар: яшелчәләрдән.

Тәрбияче: тагын компот кайнатырбыз. Компот өчен нинди продуктлар кирәк?

Балалар: җиләк-җимеш (алма, груша, абрикос, виноград).

Пешекче: хәзер уйнала торган уен «Тәмле төшке аш» дип атала.

Балалар, сез миңа борщ һәм компот кайнатырга яшелчә һәм җиләк-җимеш сайларга булышыгыз.

Тәрбияче: Мин сезгә уен кагыйдәләрен искә төшерәм:

  1. Көй астында полька адымы белән йөрибез. Музыка тәмамланганнан соң, зур тартмадан бер яшелчә яки җиләк-җимеш алып, үзеннең “кәстрүлләренә – кыршауларыгызга” йөгерәбез: Кызыл кыршау – анда борщ, зәңгәр кыршау – анда компот әзерләнә.
  2. Йөгерү вакытында дистанцияне саклагыз, бер-берегезгә бәрелмәгез, куркыныч хәлләр тудырмагыз;
  3. Сез барлык яшелчә һәм җиләк – җимешләрне урнаштыргач, өченче “серле сүз” килеп чыгарга тиеш. (балалар биремне үтиләр)

Пешекче: Булдырдыгыз,балалар! Өченче “серле сүз”- «Белән».

Тәрбияче: Афәрин балалар, тылсымлы “серле сүзнен” өч сүзең җыйдык инде, әмма безнең картада без килергә тиешле тагын бер станция бар. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада дүртенче станциягә “кулдашлар” (наручниклар)  ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “ Полиция хезмәткәрләре” станциясенә барырга кирәк.

 «Полиция хезмәткәре» станциясе: Балаларны полиция хезмәткәре каршы ала.

Полиция хезмәткәре: Исәнмесез, балалар, Мин полиция хезмәткәре. Ә сез беләсезме, полиция хезмәткәре нәрсә белән шөгыльләнгәнен? (Әйе)

(Балалар полиция хезмәткәре нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйлиләр)

Тәрбияче: балалар, полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Балаларның җаваплары

Полиция хезмәткәре: балалар, мин сезнең “Серле сүз” эзләгәнегезне беләм. Ләкин сезгә ашыгырга, минем биремне үтәргә кирәк.

Сез әзер?

Балалар: Әйе!

Полиция хезмәткәре: Искиткеч!

Уен: “һөнәрне ишет”

– Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, алар арасында һөнәрләр исемнәре дә очрый. Һөнәрнең исемен ишетүгә, кул чабыгыз.

Машина, шофер, очучы, китап, тышлык ясаучы, күк, океан, диңгез, үлән, урам себерүче, агач, чәчәкләр, бакчачы, укытучы, эт, ветеринар, йорт, юл, төзүче, сәхнә, актер, тегүче, цирк, акробат, чәчтараш, болыт, табиб, почтальон.

Уен: “Һөнәреңне тап”

Балалар чиратлап һөнәр рәсеме сүрәтләнгән карточка алалар һәм мимика, ишарәләр ярдәмендә аны күрсәтәләр. Калган балалар нинди һөнәр икәнен белергә тиеш.

Карточкаларда: чәчтараш, пешекче, тегүче, буяучы, биюче, язучы, дрессировщик һ. б. рәсемнәре.

Полиция хезмәткәре: Булдырдыгыз,балалар! Дүртенче “серле сүз”- «Кеше».

Тәрбияче: Афәрин балалар, тылсымлы “серле сүзнен” дүрт сүзең җыйдык инде, әмма безнең картада без барырга тиешле ахыргы станция бар. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: Безгә юлыбызны ничек дәвам итәргә, сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада бишенче станциягә “китап, дәфтәр” рәсеме ясалган, бу нәрсәне аңлата? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “Мәктәп” станциясенә барырга кирәк.

“Мәктәп” станциясе: Балаларны укытучы каршы ала.

Тәрбияче:

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

Тәрбияче: Балалар, укытучы нинди булырга тиеш? (балалар җаваплары)

Укытучы: балалар, мин сезнең “Серле сүз” эзләгәнегезне беләм. Ләкин сезгә минем биремне үтәргә кирәк.

Сез әзерме?

Балалар: Әйе

Уен:  “Бер һәм күп”

Балаларның сөйләм телләрен үстерү; сүз байлыкларын арттыру; “бер ” һәм “күп” төшенчәләрен аера һәм күплек санын әйтә белергә өйрәтү.

очучы-очучылар;

табиб-табиблар;

тимерче-тимерчеләр;

төзүче-төзүчеләр;

хат ташучы – хат ташучылар;

сатучы-сатучылар;

янгын сүндерүче – янгын сүндерүчеләр;

көтүче – көтүчеләр;

комбайнчы-комбайнчылар.

Уен: “Яраткан һәнәрен турында сөйлә”.

Уен кагыйдәләре болайрак: сез үзегезгә якын булган һөнәр турында схемага нигезләнеп сөйлисез. Схема:

– Һөнәр исеме. (Кем бу?)

– Эш урыны. (Кайда эшли?)

– Киеме, махсус формасы?  (нинди махсус кием кия?)

– Аңа эш өчен нәрсә кирәк? (Аңа эш өчен нинди эш кораллары кирәк?)

– Бу һөнәр иясе нәрсә эшли? (Эштә нәрсә эшли?)

– Бу һөнәрнең файдасы нидә?

Мисал итеп мин сезгә бер хикәя сөйлим.

“Бу- автобус шофер, ул автобус йөртә. Шофер зәңгәр костюм чалбар кия, ә башында – кара фуражка. Автобус йөртүчеләр ярдәме белән кешеләр вакытында эшкә килә һәм кичен өйләренә кайта, балалар мәктәпкә барып җитә. Шофер хезмәте бик авыр һәм җаваплы, чөнки ул пассажирлар тормышы һәм үз транспортының техник торышы өчен җавап бирә.

(Балалар хикәя төзеп сөйлиләр)

Укытучы: Булдырдыгыз,балалар! Бишенче һәм алтынчы “серле сүзләр”- «Эше белән».

III. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: Афәрин балалар. Балалар, безнең картада бернинди станцияләр дә ясалмаган, димәк, барлык сүзләрне дә без җыйдык. Хәзер безгә аңларга гына кирәк, нинди серле сүз икән ул:

Агач – җимеше белән, кеше – эше белән!

Балалар мәкальне әйтәләр: Агач – җимеше белән, кеше – эше белән!

Тәрбияче: Балалар, әгәр дә без бергә бу тылсымлы сүзләрне әйтсәк, явыз тылсымчы юкка чыгачак!

Балалар мәкальне кабатлыйлар: Агач – җимеше белән, кеше – эше белән!

Тәрбияче: балалар, без хезмәт сөючәнлек иле халкын коткардык, алар элеккеге кебек үк бер-берсенә файда һәм шатлык китерәләр.

Тәрбияче: Балалар, сезгә уеныбыз ошадымы? Без сезнең белән кайда сәяхәт кылдык? Барыннан да бигрәк нәрсә ошады? (Балаларның җаваплары)

Сюрприз момент: төркемгә тәрбияче ярдәмчесе тартма алып керә. Тәрбияче язуны укый: «Хезмәт сөючәнлек иле халкыннан Сезгә зур рәхмәт!”

Тартмада татлы бүләкләр.                                                      

  Кулланылган әдәбият:

  1. Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар. – Казан: “Школа”редакция-нәшрият үзәге, 2017.
  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011.
  3. «Беседа с дошкольниками о профессиях» Т.В. Попова, 2005г.
  4. «Профессии. Какие они?»  Т.А. Шорыгина 2007 г.
  5.      

Шәрехләү