fbpx
09.04.2022

Гаилә – бәхет ачкычы. Ата-аналар җыелышы.


Гаилә
Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 1нче  “Кояшкай”  балалар бакчасы тәрбиячеләре:  Мавлявиева Гүзәл Данияр кызы, Зиятдинова Земфира Анвар кызы. Тема:“Гаилә – бәхет ачкычы”(зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы)   

Максат: гаиләләрне бергә туплау, ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген тудыру, дус-тату төркем туплау.

Хәерле кич, Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар җюри әгъзалары.

Бер күрешү үзе бер гомер,-дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән

Бер очрашып, серләр белешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Татарстанда, Россиядә дә 15  Май – Гаилә көне дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә.

Буген без зурлар төркеме әти-әниләре белән үзенчәлекле җыелыш ярыш-бәйгегә җыелдык.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләрнең матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Һәрвакыт кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк. Ул почмак – гаилә учагы. Бәхетле гаиләләргә карап без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз.

Бәйрәм- ярышны бәйләп бару өчен җюри әгъзаләре өчен тәкъдим итәбез.(Җюри сайланыла)

Килгән кунакларыбызга татулык, саулык, бәхет, өмет теләп бәйгебезне башлыйбыз.

1 нче бәйге. “Нәрсә ул гаилә?” Гаилә ул…

“Ике командага ватман, фломастер бирелә.

2 нче бәйге.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең сорауларга

Җавап бирсен ул тизерәк.

-Бер – береңне белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк диләр. Әйдәгез әле гаиләдә ир, хатын бер-берсен беләләр микән?

  1 нче парга сорау

Иргә.

  1. Хатыныгыз нинди төс ярата?
  2. Хатыныгызның аяк киеме үлчәме?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яраткан ашы?
  2. Ирегезнең күз төсе?

2 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның яраткан җыры?
  2. Хатыныгызның әнисенең исеме?

Хатынга.

  1. Ирегезнең авырлыгы ничә кг?
  2. Ирегезнең туган көне, туган елы?

3 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның буй озынлыгы?
  2. Хатыныгыз нәрсә пешерергә ярата?

Хатынга.

  1. Язылышу көнегез?
  2. Ирегез иртән ничек уята?

  4 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның туган көне,елы?
  2. Яраткан җырчысы?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яратып карый торган телевизион тапшыруы?
  2. Ирегезнең яраткан төсе?

    5 нче парга сорау.

Иргә:

  1. Хатының яраткан чәчәк?
  2. Хатының яраткан ризык?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яраткан ел фасылы?
  2. Каенатагызның исеме?

6 нчы парга сорау

Иргә.

  1. Хатыныгыз ничәнче размер кием кия?
  2. Әбиегезнең туган көне?

Хатынга.

  1. Ирегезгә ничә яшь?
  2. Каенанагызның туган көне?

3 нче бәйге.

Эстафета: – Гаилә төрле буын кешеләрен берләштерә, аларның көч сынауларын эстафета уены белән сынап китик әле. Әти-әниләр ике командага бүленә. (6 әти, 6 әни)

4 нче бәйге.

Бантик кую. Әниләргә,әтиләр бантик куя.

5 нче бәйге.

Туган авыл тарихы.

  1. “Сарман”- исеме нәрсәне аңлата?
  2. Җирле үзидара җитәкчесе кем?
  3. Сарманнан чыккан шәхерләр?
  4. Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?
  5. Сармандагы чишмә исемнәре?
  6. Сарман турында җыр. (күмәкләшеп җырлау)

6 нчы бәйге.

Милли йолалар (йөзек салыш) уены. Татар халкының яратып уйнала торган уены.

7 нче бәйге.

Әниләр галстук бәйли.

8 нче бәйге.

Мәкальләр әйтәбез.

  1. Тату гаиләгә – кайгы килми.
  2. Ул ояты – атага- кыз ояты – анага.
  3. Атасы барның – бәхете бар.
  4. Атасы кем – углы шул.
  5. Ата – ананы тыңлаган әдәм булган – тыңламаган әрәм булган.
  6. Оясында ни күрсә – очкынында шул.
  7. Гаилә – гомер чишмәсе.
  8. Киләчәккә нигез – гаиләдә салына.

9 нчы бәйге.

Әтиләр бәйгесе. Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә саный белә микән?

Әйдәгез “ Баш һисапчы” – банкир номинациясендә җиңүчене билгелик. Моның өчен акча саный саный, сорауларга җавап бирергә кирәк. (вак кәгазь акча бирелә)

  1. Балаң кайсы төркемгә йөри?
  2. Аңа ничә яшь?
  3. Туган көне кайчан?
  4. Тәрбиячеләре кем исемле?
  5. Буген ничәсе?
  6. Басмада чәчен тараучы хатын кем ул?
  7. Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?
  8. Тубы суга төшкәч, кем елый?

Җиңучегә (алтын акча бирелә) 

10 нчы бәйге.

Уйныйк әле,җырлыйк әле

Биик әле күп итеп,

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

11 нче бәйге.

Төшергән рәсемгә анализ – аңлату ясала. Гаилә ул …

Җюрига сүз бирелә…

Бу доньяда ничек яшәсәң дә

Агым судай вакыт тиз үтә

Уфтанмаслык булсын гомер юлы

Татулыкка җирдә ни җитә?

Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз.

 

 

 

Шәрехләү