fbpx
08.02.2018

Әти белән мин-чын ир-егет. Бәйрәм иртәсе.


 әти
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы.Тема: “Әти белән мин – чын ир-егет”. (Бәйрәм иртәсе) 

 

Әти белән мин – чын ир-егет!

Максат: әтиләрдә ир- егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү; малайларда чын ир- егет булу теләге уяту. Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу, горурлану хисләре тәрбияләү.Балаларда Ватанны  саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт

хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: баскетбол тубы, кәрзиннәр, гимнастик таяк, чиста кәгазь битләре, карандашлар,катыргыдан ясалган аяк эзләре, магнитофон.

Кичә барышы.

Алып баручы 1:

Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар, бакчабыз хезмәткәрләре!

Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үзебезең “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчабызда тәрбияләнүче малайлар һәм аларның әтиләре арасында “Әти белән мин – чын ир-егет” бәйгесе үткәрербез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала?

Алып баручы 2:

1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз.

Алып баручы 1:

Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.

Алып баручы 2:

Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.

Ә хәзер әтиләрне котлау өчен сүзне балаларыбызга бирәбез.

Әтиләрне котлау.

1 нче бала:

Батыр һөнәр бар җирдә-

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант.

Барсының да исеме

Дөньяда бер – ул солдат. (Сәмир)

2 нче бала:

Олысы һәм кечесе,

Шул һөнәрне үз иткән.

Күкрәк белән ут каплап,

Күпләре шәһит киткән.

Ватанны саклаучылар-

Аямыйлар үз – үзен.

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы һәм түзем. (Камил)

Кызлар башкаруында җыр: “Балалар бакчасында” (Нур Гайсин сүзләре, Наилә Зарипова музыкасы)

  1. Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә.

  1. Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз,

Каршы ала апабыз,

Ягымлы исәнләшеп,

Ягымлы исәнләшеп.

  1. Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек,

Алар да минем кебек,

Сөенешеп баралар,

Сөенешеп баралар. (Алия, Зөһрә)

3 нче бала:

Ярый әле, кыю абыйлар бар-

Туган илебезне сакларга.

Уяу тора алар ил чигендә,

Сатмас аны һич тә ятларга.

Ярый әле, янда әтиләр бар

Гаилә иминлеген якларга.

Малайлары күреп, ныгып үсә,

Ышанычын аның акларга. (Диләрә)

Җыр: “Солдатлар” (Клара Булатова сүзләре, Мөхтәр Минхаҗев музыкасы)

  1. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

  1. Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына. (Рәсүл, Сәмир, Рамазан, Камил, Адель, Кадим)

4 нче бала:

Ярый әле, җирдә бабайлар бар-

Хәтерләтеп сугыш елларын.

Ярый әле, бирдә кыюлык бар-

Тибрәтергә йөрәк кылларын. (Зилә)

5 нче бала:

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан. (Кадим)

6 нчы бала:

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та. (Алия)

Җыр: “Укытучыма”

7 нче бала:

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче! (Зөһрә)

8 нче бала:

Минем әти  дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч,солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Турникта ул атынган

Канатта ул тартылган

Һәм  күтәргән гер дә ул

Көчле шуңа күрә ул. (Рамазан)

9 нчы бала:

Әти  гел  бүләкләр  ала

Әнигә  дә,  миңа  да.

Аның  да  бәйрәме  җитте

Кыш  аенда  февральдә

Ил  сакчылары  көне  ул

Әти  өчен  зур  бәйрәм.

Әтиемә  атна  буе

Әзерләдем  мин  бүләк.

Әтиебез  бик  сөенде

Минем  бүләкне  күргәч. (Рәсүл)

Бию: “Вальс»

10 нчы бала:

Яшәсен  безнең  әтиләр

Сәламәт  һәм  шат  булып

Кызларының  әниебезнең

Кадерлеләре  булып. (Иделия)

Рамазан башкаруында татар халык биюе.

11 нче бала:

Үскәч  солдат  булырмын

Әтием  кебек  мин дә.

Аның  кебек  тырышып

Зарядка  ясыйм  көндә. (Адель)

Җыр: “Мин әтине яратам” (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы).

  1. Әтиемнең “йолдызы” мин –

Ул миңа шулай дәшә.

Тәмле кәнфит, чикләвек,

Уенчык алып кайта.

Кушымта:

Бер матур җыр бүләк итәм –

Әтием җыр ярата.

Лә-лә-лә…

  1. Кулымнан тотып әтием

Иртән бакчага илтә.

Үзенең эше беткәч

Алырга килеп җитә.

Кушымта:

  1. Кичен әкият укыйбыз

Әтием белән бергә.

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим бердә.

Кушымта: (Сәмир)

12 нче бала:

Шаулый  урман , гөрли  болын

Яфрак  яра,  тал- тирәк

Матур  тормыш  төзү  өчен

Безгә  тынычлык  кирәк

Бәхетле, матур  балачак

Безнең  беренче  теләк

Әти  янда  булсын  өчен

Безгә  тынычлык  кирәк!

Безгә  тынычлык  кирәк! Гүзәл)

Кызлар башкаруында бию: “Балачак”.

13 нче бала:

Солдатка киткән әтиләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге ир –  дигән

Исемен саклар өчен. (Зәйнәп)

14 нче бала:

Чәчәк аткан гөлне

Һәркем күрергә тиеш.

Туган илен һәр егет

Аяусыз сакларга тиеш. (Дәрис)

Җыр: “Солдатта булган диләр” (Шамил Маннапов сүзләре, Гариф Нигъмәтҗанов музыкасы)

  1. Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган диләр;

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

  1. Кечеләрне кече итрә,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

  1. Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр. (Рамазан, Рәсүл, Сәмир, Кадим, Камил, Адель)

15 нче бала:

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез. (Азалия)

16 нчы бала:

Защищать страну родную —
Это гордость и почет.
С 23 поздравляем,
Пусть он радость принесет. (Станислава)

Гүзәл башкаруында җыр: (татар халык уен җыры)

  1. Җитәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда яшел аланда

Җырлап-биеп алабыз.

Кушымта: Эх, Зилем – зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

  1. Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә-юньгә ямь, матурлык,

Хуш исләр тараталар.

Кушымта: Эх, Зилем-зиләле,

Сандугачым, кил әле,

Шушы матур аланда

Икәү әйләник әле.

Алып баручы: бәйрәмбезнең икенче өлеше ярыш. Бүген безнең әтиләребез белән үсеп килүче яшь буын батырларыбыз көч сынашачак.

(Әтиләребез ике командага бүленә)

  1. II. Командаларга бүленү, исем, девиз уйлау. 

  1. Командалар сәламләве. 
  1. «Солдатта булган диләр»

Һәр команданың капитаны үз командасын буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш. Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар.

  1. «Безнең йорт» 

Ике командага да йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә. Һәр команда шушы макетта карточкаларны урнаштырып йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябыштырып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзиләр, аннан соң 1нче катны, 2нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чыгарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.

  1. «Урын алып кал» 

3 урындыкка  «трамвай», «автобус», «троллейбус» дигән язу беркетелә. Командалар бергәләшеп түгәрәктә биеп әйләнәләр, алып баручы кайсы транспот төрен әйтсә, шул исемдәге урындыкка утырырга тырышалар. Кайсы команда членнары күбрәк урын ала, шул команда җиңүче була.

  1. “ Көңгерә”. 

Тупны 2 аяк арасына кыстырып йөгерү.

 

  1. “Самолет очырту”.

 

Һәр команда кәгазь битеннән самолет ясый һәм ераклыкка очырта.

 

  1. Кызыклы сораулар. 

  1. нче команда өчен сораулар.
  2. Һәркемгәдә нәрсә кирәк? ( Исем)
  3. Иң кыска ай кайсы? ( Май)
  4. Кешенең 10 бармагы бар, 10 кулда ничә бармак бар? ( 50)
  5. Гадәттә ай 30 яки 31 числосы белән бетә. Кайсы айда 28 нче число бар? (Бөтенесендә дә).
  6. Аягы юк, кулы юк, үзе кызлар кочаклый.(Көянтә).
  7. Кирәкмәгән чагында күтәреп йөртәләр, кирәк булгач ташлыйлар. (Якорь) .

2 нче  команда өчен сораулар.

  1. Яңа туфлины ни өчен сатып алалар?( бушка бирмәгәнгә)
  2. Кайсы елда кешеләр күбрәк ашыйлар?( Кәбисә елында)
  3. Ат күпме чапса да , нәрсәдән ары китә алмый?( Тәртәдән)
  4. Нәрсә өстән аска таба үсә? ( Сакал)
  5. Яз киенә, көз чишенә. ( Агач)
  6. Кайчан без 2 санына карап 10 дип әйтәбез? ( Сәгатьнең минут сртелкасына карагач).
  1. Әниләргә матур сүзләр әйтү. 

Һәр команда кәгазьгә әнилшргә генә әйтелә торган матур сүзләр яза һәм чиратлашып укыйлар.

III. Йомгаклау. 

  1. Балларны исәпләү.
  2. Җиңүчеләрне бүләкләү.

Һәр бәйгегә нәтижә ясалып, җиңүче команда билгеләнә.

Алып баручы:

Абына, егыла бала,

Өзелә йөрәк.

Өзелсә дә кызганма син,

Түзәргә кирәк.

Берсендә алып иркәлә,

Икенчесендә- түз.

Елмаерга өйрәт анны

Яшьләнсә дә куз.

Йомшак келәмгә егылып,

Чыныксын бала.

Күгәргән. авырткан үтә,

Чыныгу кала.

Бөгелмәслек, егылмаслык

Ир булып үскач,

Сөярсең, егылган сабый

Исенә төшкәч.

Алып баручы:

Кадерле балалар!

Әтиләр башлаган юлны

Сезгә дәвам итәргә.

Бар җиһанга үрнәк булып кирәк сезгә үсәргә.

Ялкаулыкны бетерик, төбе- тамыры белән

Үссен сәләт, артсын уңганлык

Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә

Оешканлык, дуслык, туганлык!

Алып баручы:

Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Балалар, әтиләрегезнең чын ир- егет булуларына тагын бер кат ышандыгыз. Алар көчле дә, кыю да, җитез дә булуларын расладылар. Сез дә алардан калышмадыгыз, сынауларны үти алдыгыз. Димәк, сез чынннан да, әтиегез белән чын ир- егет икәнсез.

Алып баручы:

Кадерле әтиләр, килгән кунаклар, малайлар, без сезне чын күңелебездән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!!! 

Шәрехләү