fbpx
10.11.2021

Мөслимем – туган ягым. Тәрбия сәгате


мөслимем
 Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет  гомуми белем учреждениесе I категорияле тәрбияче Ильясова Зилә Рудис кызы. Тема: “Мөслимем – туган ягым” (4 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате).

Максат: Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү; Татарстанның , районның, авылның  тоткан урынын күрсәтү;  балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлау: Татарстан  картасы, ноутбук, слайдлар.

Кулланган әдәбият:Мөслим турында китап. Youtube.com; yandex.ru – социаль челтәре медиаматериаллары. 

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты

– Балалар, бүгенге тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.

Иң элек, әйтегез әле нәрсә ул Ватан? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

-Ватан нәрсәдән башлана?(слайд1) (Укучыларның фикерләре тыңлана).

  1. Төп өлеш.

Һәр кешенең туган авылы, шәһәре була. Ул шунда туа, белем ала, шәхес булып җитешә.Һәр кешенең туган җире бик кадерле була. Үсеп җитеп еракларга киткәч тә кеше туган җирен сагына:(слайд 2) (Мөслим авылы аэросьемкасы) урамын, туган йортын, мәктәбен, авылдашларын һ.б.Сезнең туган авылыгыз бар. Ул ничек атала? (Җаваплар тыңлана).

(3 слайд). “Туган авыл Мөслимем” җыры тыңлана.

-Хәзер мин сезне Мөслим авылының тарихы белән таныштырып китәм.

Балалар,безяши торган район турында нәрсәләрбеләсез?(Җаваплары тыңлана).(слайд 4) аудиотасма “Мөслимем юкәләре”

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Административ үзәге — Мөслим авылы. 2020ел башында районда 19 326 кеше яши. Район бары тик авыл халкы белән генә тәэмин ителгән, 1930 елның 10 августында барлыкка килә.

Мөслим  төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Зөлфәтнең бу шигъри юлларын белмәгән кеше бармы икән? Мөслимлеләр өчен ул, гомумән, үзенә күрә әфсенле бер дога кебек – һәрхәлдә, мин күрешкән-сөйләшкән, аралашканнар өчен шулай. Алар Тукайның шигырьләрен белмәскә дә мөмкиннәр, әмма Зөлфәтнең әлеге юлларын түгел! Димәк, бу юлы без Мөслимгә кузгалабыз – тузанына, үләннәренә, бөҗәкләренә кадәр әфсенле якка.(слайд 5)

ЗӨЛФӘТ АБЫЙ, ЯКИ «БЫЛБЫЛЛЫ ШИГЪРИЯТ»

Туфрак тарта, диләр…

Шулайдыр шул…

Үземнән дә моны мин беләм

Күкрәгемә йөрәк булып кергән

Кайнар чабышкы син, илгенәм!

Ык агымы шулай искән чакта

Каян табыйм икән тынгылык?

Күкрәгемдә йөрәк түгел лә бит!

Сайрап тора Мөслим былбылы.

Гербтагы төп сурәт — “курайда уйнаучы егет” — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары мөмкинлек булуның күрсәткече. Яшь кеше стильле татар киемендә курайда уйный. Моның белән күпчелек татарлар яшәгән районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләре билгеләнә. Ук һәм сөңге очлыклары районның  үзенчәлекләрен күрсәтә: бу территорияләрдә бакырдан күп әйберләр, шул исәптән корал табыла. Гербның зәңгәр дулкын өлеше районны уртага бүлеп аккан Ык елгасын аңлата, ә аның төсе намус, намуслылык һәм рухиятне символлаштыра. Яшел буй белән табигать, уңдырышлылык, авыл хуҗалыгының тормышы һәм үсеше күрсәтелгән. Костюм һәм сөңге очлыкларының сары төсе уңыш, байлык, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт һәм акыл символы булып тора. Байрак яшел төстәге туры почмаклы иңе буенча 2/3 күләмендә булган тукымадан гыйбарәт, аскы өлеше тукыманың 3/10 өлеше булган зәңгәр төстәге буй;төп яшел төстәге өлешне, зәңгәр төстәге аскы өлештән, ак төстәге дулкынлы сызык аера.Тукыма уртасында (үзәктә) курайда уйнаучы егет (малай) (слайд 6)

Безнең районыбызның башлыгы- Муллин Рамил Хәмзә улы. Аның тырышлыгы белән районыбыз зур уңышларга иреште. Безнең район халкы үзе дә бик тырыш һәм максатчан халык. Шулай булмаса, районыбызның даны еракларга таралмас иде.(слайд 7)

Татарстан белән горурланып була. Ни өчен? Кем әйтә?” (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Татарстан- көчле, бай Республика.Ул безнең туган җиребез.

Татарстан- безнең Ватаныбыз. Аның гербы, флагы, гимны бар.

Татарстанда руслар, татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һ. б. милләт кешеләре дус яши. 6 ноябрь- Татарстан конституциясе көне.(слайд 8)

Конституциядә татар һәм рус телләре- дәүләт телләре дип язылган. Мин Республикам белән горурланам.

Ә хәзер мин Татарстан турында язган кайбер шигырьләренукып китәм.

(слайд 9)

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

(Фәнис Яруллин.)

 

Татарстан җирләре.

Самолетта очып барам

Якынлашкандай Айга.

Тәрәзәдән җиргә карыйм:

Әй кызык икән анда!

Әнә Бөгелмәм, Казаным

Күренә минем Ватаным!

Факеллар нурланып яна,

Күрәм нефть фонтанын.

Кама заводлары артта,

Идел дәрьясы уңда.

Әнә Зәйдә су керәләр,

Мин һаман юлда, юлда.

Тагын нефть вышкалары

Әлмәттә, Азнакайда.

Кырлардаигенөлгергән

Шатлыккынаһәркайда!

(ӘдхәтСинегулов) 

Татарстаным.

Көмешсуларың,

Зәңгәрурманың

Якынкүңелгә,

Татарстаным!

Синтуганягым,

Син– минем таңым

Татарстаным!

(ИлдарЮзеев.) 

Алтын безнеңҗир.

Бакча безнең ил,

Алтын безнең җир,

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк өздем мин.

(Бари Рәхмәт) 

Минем бакчам.

Иркен һәм матур да

Безнең Туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

(ӘминәБикчәнтәева)

– Татарстанда 18 шәһәр бар.Сез нинди шәһәрләрне беләсез?

(Балаларның җавапларытыңлана: Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Казан һ.б.)

Алар арасында иң зурысы нинди шәһәр?

Балалар: Казан

Дөрес, балалар. Казан турында сез нәрсәләр беләсез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана: Казан- Татарстанның башкаласы. Аның тарихы бай. Казанны Кремль, Сөембикә манарасы бизи. Казанда Г. Тукай, М. Горький, М. Җәлил яшәгәннәр).

(10-11слайдлар).

Балалар, туган ил турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

(Укучыларның җаваплары:  Туган илең- туган анаң.

Балыкка- су, кояшка- һава, кешегә туган ил кирәк һ.б.)

  1. Рефлекция

Бүгенге әңгәмәбездә без сезнең белән туган җир, Ватан турында сөйләштек. Һәр кешенең дә туган җире була. Кеше туган җирсез, туган илсез яши алмый. Һәр кешегә туган җир бик кадерле була. Кеше өчен туган җире гомере буена бик кадерле була. Еллар узгансаен аның кадере арта гына бара.Кечкенәдән туган җирне саклыйк, яклыйк, аның кадерен белеп яшик!(слайд 12)

Күчереп алу өчен файл ссылкасы:https://cloud.mail.ru/public/WyEm/TP79aDGHH

 

 

 

 

Шәрехләү