fbpx
15.05.2017

Кәгазьдән аппликация ясау.


аппликация балык
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибатуллина Айгөл Фәттах кызы. 2 нче сыйныфта хезмәт дәресе. Тема: Ертып алынган кәгазьдән аппликация ясау: балык.
Максат: Ертып алынган кәгазьдән аппликация ясауны өйрәнүне дәвам итү, ныгыту; Укучыларның  иҗади сәләтен үстерү; эш урынын  чиста тотарга өйрәтү; Материалны саклап һәм пөхтә итеп эшләүгә өндәү; балыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.  Дәрес барышы: Оештыру. 1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.  2. Уңай психологик халәт тудыру.  Хәерле көн. Кәефләрегез ничек укучылар?  Әйбәтме, әйбәт булырга тиеш,чөнки безгә бүген кунаклар килде. Кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк, Әйдәгез әле, елмаегыз. Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.  Яңа тема өстендә эш. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү. Укытучы: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Ә сез табышмакның җавабын табыгыз. Суда йөзми түзә алмый, Су өстендә дә тора алмый. Йөзми түзмәс кем булыр? Көмеш күлмәк-шул булыр. (Балык) Укытучы: Әйе. Бик дөрес. Балык. – Ул кайларда яши? (күлдә, елгада, диңгездә, океаннарда)  – Алар нәрсә белән сулый? (саңаклары)  – Тәннәре нәрсә белән капланган? (тәңкә)  – Суда алар нәрсәләр ярдәмендә хәрәкәт итәләр? (койрык һәм йөзгечләр)  Укытучы: Бүгенге дәрестә без сезнең белән ертып алынган кәгазьдән балык аппликациясе ясарбыз. Узган дәрестә без алма ясаган идек. Эшләү технологиясе сезгә таныш. Хәзер кабатлап чыгарбыз. Ертып алынган кәгазьдән балык аппликациясе ясалган үрнәкне күрсәтү. Тулысынча

Шәрехләү