fbpx
03.03.2020

Олимпиада биремнәре. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен.


олимпиада биремнәре

Олимпиада биремнәре. Татар теле. 6-7 сыйныфларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен.

         Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны олимпиадаларга әзерләү укытучыдан системалы эш таләп итә. Шуңа күрә әлеге эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк. Башлангыч сыйныфларда да һәм, гомумән, аннан соңгы сыйныфлар өчен дә татар теленнән олимпиада үткәрү өчен үрнәк биремнәр юк. Шуны истә тотып, мин үзем татар теленнән олимпиада биремнәре төзим. Биремнәрнең төрлелеге һәм авырлыгы укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм дәресләрдә өйрәнелгән уку материалын исәпкә алып төзелде.

Берничә ел элек “Сәламәтлек чикләнсә дә, ярышлар чикләнмәгән” дигән мәкалә язган идем. Анда “коррекцион мәктәпләр өчен олимпиадалар кирәкме?” дигән сорауга җавап эзләнгән иде. Башта шуны укып чыгарга тәкъдим итәм.   https://clck.ru/ML6X5   “Мәгариф”.Татар теле. №2,2016

Укытучылар балаларны олимпиадага әзерләгәндә аларның сүз байлыгын үстерүгә, телдән һәм язмача аралашуга, үз фикерләрен төгәл, ачык белдерә алуга игътибар бирергә тиешләр. Тәкъдим ителгән олимпиада биремнәрен татар мәктәпләрендәге 5-6 сыйныфларда эшләүче ана теле укытучылары олимпиадага әзерләү өчен файдалана алачак.

Олимпиада биремнәрен сезгә дә тәкъдим итәм. Гадәттә, олимпиадаларны татар теле атналыгында үткәрү файдалы. Укучыларның белем дәрәҗәсе буенча һәр укытучы үз балалары өчен бу олимпиада биремнәрен куллана ала. Яки үзе теләгәнчә төзәтмәләр кертә.

Олимпиада биремнәренең төп максаты:

– акыл үсешләре тоткарланган балаларның ана теленнән (татар теленнән) белем дәрәҗәләрен һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү;

– алдынгы балаларны ачыклау;

– укучыларны үзләрен сынарга, тикшерергә өйрәтү, ярышларда катнашырга әзерләү.

Олимпиада биремнәре:

  1. Предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз …… дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)

 а). фигыль;

 б). исем;

 в). алмашлык.

  1. Татар телендә ….. килеш бар? (дөрес җавапны язарга кирәк) 

а). 7

б). 6

в). 5

  1. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)

а). алмашлык;

б). фигыль;

в). исем.

  1. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)

а). фигыль;

б). исем;

в). сыйфат.

  1. Предметның исәбен белдергән сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)

а). исем;

б). сан;

в). фигыль.

  1. Әйтү максаты буенча җөмләләр ….. төрле була. (дөрес җавапны язарга кирәк)

а). 5

б). 4

 в). 3

  1. Татар алфавитында ….. хәреф бар. (дөрес җавапны язарга кирәк)

 а). 37

 б). 39

 в). 38 

  1. Исемнәргә күплек кушымчалары өстәп языгыз.

   тун…                                     болын…

   көн…                                     тиен…

   урман…                                 каләм…

   имән…                                   каен…

   урам…                                    кавын…

  1. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.

Мәк … ль,  … өрәк,  шагы … рь, я … гыр,  яш … тәш,  ал … япкыч,  … әйкәл,

 сәг … ть,  шә … әр,  рә … әт,  ша … ит,   г … дәт,  бол … т,  сөлг… ,  г … ләм.

 

  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар уйлап яз.

 

 Кечкенә – _________ ,  зур – _________ ,  таза – ___________ ,

 дус – __________ ,  көлә – _____________ ,  шатлана – _____   .

  1. Бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап яз.

 

Зур – ___________ ,   ачы – __________ ,   якты – __________ ,

керә – _________ ,   ял – __________ ,   дус – _____________ .

 

  1. Кайсы җөмләдә алтын сүзе туры мәгънәне белдерә? Шул җөмләне күчереп яз. 

а) Җәйге кояш алтын нурларын сибә.

а) Минем әтием алтын куллы.

б) Минем туган көнемә алтын алка бүләк иттеләр.

  1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз. 

Мәктәптә, бәйрәм, зур, бүген.

Котладык, белән, без, укытучыларны, бәйрәм.

 Бирдек, аларга, чәчәкләр.

  1. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетер.

Алтын көз башлан… . Кыш көне кояш кыздыр… . Сыерчыклар, кара каргалар

җылы якка китә… . Көз көне җәнлекләр оя ясый… .

  1. Сыйфатларга исемнәр табып яз.

Ак … ,  тәмле … ,  зәңгәр … ,  кояшлы … ,  яңа … ,  вак … ,  йомшак … .

  1. Кирәкле алмашлыкларны куеп яз.

… кызыклы хикәя укыйбыз.

… укытучыга сорау бирәм.

 … сорауга җавап бирә.

… мәсьәләне дөрес чиштеләр.

… татарча сөйләшә беләсеңме?

… диктантны яхшы яздыгызмы?

 

  1. Җөмлә чикләренә тиешле тыныш билгеләре куеп, күчереп яз.

Яз көне без бакчада яшелчәләр утырттык без аларга су сиптек шуңа күрә алар бик тиз үстеләр әни дә, әти дә, мин дә бик шатландык

  1. Саннарны сүзләр белән яз.

24 – _______________           77 – ____________________

39 – _______________            105 – ____________________

12 – _______________             62 – ____________________

  1. Җөмләләрне күчереп яз һәм төрен билгелә.

Нинди матур минем туган илем!   Бу – …. җөмлә.

Абый кайда укый?   Бу – … җөмлә.

Әнә кояш чыгып килә.  Бу – … җөмлә.   (дөрес җавапны язарга кирәк)

а). хикәя

б). сорау

в). өндәү

  1. Күчереп яз. Җөмләләрнең ия белән хәбәрен тап. Асларына сыз. 
  1. Аяз күктә ак болытлар йөзә.
  2. Көләч кояш нурларын сибә.
  3. Җылы җил битләрне сыйпый.
  4. Агачларда яшел яфраклар күренә. 

19.Атнадагы көн исемнәрен яз. 

1 Дүшәмбе

2  …

3 …

4 …

5 …

6 …

7 …

20.Тексттагы хаталарны төзәтеп яз. (Барлыгы – 8 хата)

Кечкенә ауылдагы иске бер йортта песи баласы Мырый яшәгән. Аны бу өйгә жәй башында алып кайткан булалар. Бер кечкенә кыз аны урамда туганары белән  уйнап йөргән жирендә эләктереп ала да, үзләренә алыб китә. Сөт бирә,  ашата, эчертә. Әнисе кызына песи баласын кире үз өйенә илтеп куярга кушып карый. Әмма кыс әнисен тыңламый. Аны әле явлыкка төреп, бәби итеп уйнап йөри, әле үз артыннан йөгертә. Су буена төшәме, бакчага чыгамы,  күршеләренә керәме – хәрвакыт песи баласын күтәреп йөри.

pdf форматында күчереп алырга: Олимпиада биремнәре

Шәрехләү