fbpx
26.10.2020

Физкультурадан сюжетлы  уен  шөгыле


физкультура

Татарстан   Республикасы  Саба муниципаль   районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге ” Саба 4 нче  “Кынгырау” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем  муниципаль бюджет учреждениесенең физик үсеш  тәрбиячесе Гараева Әлфия Мөбәракша кызы. Тема: Физкультурадан сюжетлы  уен  шөгыле.

  Максат:  Балаларның сәламәтлеген физик яктан саклау һәм ныгыту.

Бурычлар:

1.Уен формасында йөрү, предмет аркылы сикерү, ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

  1. Балаларның танып-белүләрен сюжетлы- уен ярдәмендә үстерү.
  2. Спортка, физик күнегүләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: гимнастик эскәмия, кар бөртекләре, кар йомарламы, кәрҗин.

Шөгыль барышы:

  • Хәерле иртә,балалар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар белән

исәнләшик.

Балалар жавабы

– Балалар, бакчада яңа көн башланды.

Әйдегез, бер-беребезгә елмаеп, көнне сәламлибез.

Исәнме көн, саумы көн,

Синнән яктылык алыйк.

Бер-беребезгә таратыйк,

Гел тату, сәламәт, булыйк.

Тәрбияче: Балалар мин бакчага килгәндә хат ташучы конверт бирде.Шул конверт эчендә телеграмма. Беләсезме ул кемнән килгән? Лапландиядә  яшәүче кар бабайдан. Аның кар бөртекләреннән чыршы бизисе килә, ләкин аның бизисе матур кар бөртекләрен кар патшабикәсе яшереп куйган. Кар бабайга кар бөртекләрен табарга булышабызмы?

Балалар  җавабы.

– Әйдәгез алайса тизрәк юлга кузгалыйк.Сез  сәяхәткә барырга әзерме?

-Әйе.

– Юлга без ничек әзерләнәбез? Күрсәтик әле. Анда бик салкын, шуңа безгә җылы итеп киенергә кирәк.

Массаж ясау. “Юлга жыену

Чалбар киябез (оекбаш, аякларны сыпыру)

Кофта киябез (кулларны сыпыру, эчне).

Баш киеме киябез (башны сыпыру, шарф бәйләү).

Куртка тоймәләү.

Сез әзерме? Эйдәгез юлга кузгалдык. Уен: “Эздән-эзгә басып йөрү”. Юл буйлап , бер-бер артлы, минем арттан барабыз.Сукмактан кырыйга чыкмыйбыз, аяклрыгыз  карга батмасын. Кар өемнәре аша барабыз. (аякларны күтәреп йөрү). Кар өеменә егылмас өчен, йөгереп үтик. Алда урман. Агачлар арасыннан елан кебек  барабыз. Йөрү.

Менә Лапландиягә килеп җиткәнне сизми дә калдык.

-Балалар, карагыз әле тирә-якка, монда ничек матур. Нәрсәләрдер елтырап күзне чагылдыра. Бу кар бөртекләре түгелме соң? Моны, мөгаен, кар патшабикәсе яшереп куйгандыр.  Иркен итеп, ара калдырып басабыз һәм кар бөртекләре  белән җылынып , уйнап алабыз.

1.Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кар бөртеге өскә- аска. Куллар яннан өскә күтәрелә, кар бөртеге алмаштырыла.

  1. Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кулларны  уңга(сулга) сузу.
  2. Б.т.: куллар билдә, үкчәләр бергә . аяк очлары ачылган. Кар бөртеге җиргә төшә -чүгәләү, басу-җирдән күтәрелә.

4  Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла.Алга иелү , куллар алга сузыла.

  1. Сикерү.

Сулыш алу күнегүе. “Кар бөртеге очыру”

Хәзер кар бөртекләрен миңа биреп торыгыз, чыршы янына барып җиткәч, бергәләшеп чыршыны бизәрбез.

-Балалар, монда кар бабай күренми әле. Әйдәгез алга таба юлыбызны дәвам итик.  Без кар бабай янына тиз генә барып җитмәсен өчен, кар патшабикәсе каршылыклар ясап куйган. Шул каршылыкларны үтәгәч кенә, без юлыбызны дәвам итәчәкбез. Балалар, карагыз әле, алда кар өемнәре, без аны ничек үтә алабыз?

Балалар җавабы:

-Дөрес , без аны ике аякта сикереп чыгабыз.Ә монда күпер. Без аннан дүрт аяклап барабыз.

-Булдырдыгыз балалар , бөтен каршылыкларны үтеп чыктык. Ә менә монысы инде,  кар бабайның чыршысы . Әйдәгез хәзер кар бөртекләре белән чыршыны бизәп куйыйк.Менә ничек матур булды.

– Карагыз әле, кем бу?

Балалар:

  • Кар бабай .
  • Исәнмесез, балалар .
  • Ерак җирләрдән кунакка килгәнегез өчен мин бик шат.У-у-у, монда кар бик күп яуган, миңа бик ошый. Ә чыршыны кем бизәгән?

Балаларның җаваплары.

– И, рәхмәт сезгә, балалар! Минем чыршым бигрәк матур булган.

-Балалар, сезне күргәч минем уйныйсым килеп китте. Мин бик уйнарга яратам.

Эйдәгез,  кар йомарламнары белән уйнап алабыз.Монда кәрҗин куям.Ә сез кәрҗингә  кар йомарламнарын  ыргытырсыз.

Балалар бер рәткә тезеләләр.(2 шәр кар йомарламы алалар.)

  • Балалар, кар бабай белән ничек күңелле итеп уйнадык. Ә хәзер үзебезнең уенныда өйрәтик  кар бабайга. Бу уен  “Кар бабай” дип атала. Әлеге уен өчен менә монда кирәкле әйберләр: туп, кар йомарламнары, кишер, себерке, шакмак, чиләк куелган. Сез шушылар арасыннан Кар бабай ясау өчен кирәк дип санаган әйберләрне сайлап аласыз һәм чанага салып ташыйсыгыз була.

Уен эстафета формасында алып барыла.

-Мин сезнең белән рәхәтләнеп уйнадым. Сезнең  белән танышуыма шатмын. Минем сезгә бүләгем дә бар әле. (Бүләк өләшү)

– Рәхмәт.

Балалар, Лапландиядә рәхәт, ләкин безгә өйгә кайтырга да вакыт җитте. Өйгә кайту күңелле булсын өчен, безгә кар бабай ярдәм итәр. Ул үзенең тылсымлы таягы белән кагылып үтүгә.  без бакчабызда булырбыз.Әйдәгез, Кар бабай белән саубуллашыйк, икенче елга кар бабайны үзебезгә кунакка чакырыйк. Хәзер бөтенебез чүгәлибез һәм күзләрне йомабыз. Менә бакчабызга кайтып та җиттек.

Күчереп алу өчен: Физкультурадан сюжетлы -уен шөгыле .

Шәрехләү