fbpx
01.11.2020

“Сыйфат иленә сәяхәт” 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе


Сыйфат

Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Илсинә Илдус кызы.Тема: “Сыйфат иленә сәяхәт” (6 нчы сыйныф)

Максатлар:

Коммуникатив – укучыларның сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру;

Фәнни – укучыларга сыйфатлар, аларның төркемчәләре, дәрәҗәләре, ясалышы турында мәгълүмат бирү, сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәтү;

Тәрбияви – туган телгә, әдәби тел нормаларына сак караш, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: сыйфат турында алган белемнәрне гомумиләштерү, белемнәрне тирәнәйтү.

Предметара нәтиҗәләр:

регулятив:

  • уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
  • куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

танып белү:

  • язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;
  • өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
  • гомумиләштерү.

Коммуникатив:

  • үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;
  • бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;
  • иптәшеңнең җавабын тыңлый белү;
  • төп фикерне аерып ала белү.

Шәхси нәтиҗәләр: чагыштыру, гомумиләштерә белү, сөйләм телен үстерү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү; белемнәрне гамәлдә куллана белү.

Дәрес төре: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау һәм ныгыту дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш, өстәл уены, уеннар.

Принциплар: фәннилек, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Чаралар:

  • программа, дәреслек, кулланмалар;
  • компьютер, проектор, экран, уен өчен материаллар.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, сораулар язылган карточкалар, үзбәя карточкалары, уен өчен материаллар.

Дәреслек: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (Татар теле. 6 сыйныф) // Ф. Ю. Юсупов, Ч. М. Харисова, Р. Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 175 б. : рәс б-н

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштуры этабы.
  2. Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Хәерле көн! Кәефләребез яхшы.

Укытучы: Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карап, яхшы кәеф бүләк итик әле. (Укучылар бер-берсен елмаеп сәламлиләр). Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә сезнең сөйләмегез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш?

Укучылар:  Төгәл, дөрес, аңлаешлы.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур фикерләр көтәм. Дәрестә сезгә уңышлар телим. Укучылар, сезнең өстәлләрдә алма, чәчәк һәм яфрак рәсемнәре төшерелгән карточкалар ята. Болар – үзбәя карточкалары. Шушы карточкалар ярдәмендә дәрес ахырында сез дәрестәге активлыгыгызга бәя бирәчәксез. Шуңа күрә, дәрестә тырыш һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар! Ә хәзер дежур укучыны тыңлап китик. Бүген дәрестә кемнәр юк? (дежур укучы сүзе)

  1. Актуальләштерү (өй эшен тикшерү, нәтиҗәләр ясау, кроссворд чишеп, үткәннәрне искә төшерү)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле, кабатлау нисбәтеннән, башта өй эшен тикшереп үтик. (47 нче бит, 97 нче күнегү). (өй эшен тикшерү)

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә нинди сүз төркемен өйрәнүне дәвам иткән идек?

Укучылар: Сыйфат сүз төркемен.

Укытучы: Әйе, дөрес, әйдәгез әле, үткәннәрне искә төшереп китү өчен без сезнең белән кроссворд чишеп карыйк. Сез слайдтагы сорауларга дөрес җавап бирсәгез, калын хәрефләр белән бирелгән шакмакларда сезгә таныш мөстәкыйль сүз төркеме килеп чыгар.

  • Ак сыйфатын кимлек дәрәҗәсенә куегыз. (аксыл)
  • Кып-кызыл, сап-сары, дөм сукыр сыйфатлары нинди дәрәҗәдә? (артыклык)
  • Каты сүзенә антоним сыйфат (йомшак)
  • Сыйфат ачыклаган исем нәрсә дип атала? (сыйфатланмыш)
  • Язгы, тәмсез, китек, җырсыз төзелеше ягыннан нинди сыйфатлар? (ясалма)
  • Чибәр сүзенә синоним сыйфат (матур)

1.акСыл
2.артЫклык
3.Йомшак
4.сыйФатланмыш
5.ясАлма
6.маТур

 

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты, укучылар?

Укучылар: Сыйфат сүзе килеп чыкты.

Укытучы: Афәрин! Укучылар, нәрсә ул сыйфат? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

Укучылар: Предметның билгесен белдергән сүз сыйфат дип атала. Ул нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.

1 нче нәтиҗә. Предметның билгесен белдергән сүз сыйфат дип атала. Аның сораулары – нинди? кайсы?

  1. Дәреснең максатын билгеләү.

Укытучы: Әйе, укучылар, предметның билгесен белдергән сүз сыйфат дип атала. Димәк, без бүген дәрестә нишлибез? Әйдәгез, дәресебезнең максатын билгеләп карыйк әле.

Укучылар: Без бүген дәрестә сыйфатларны кабатларбыз.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Бүгенге дәресебез сыйфатларны гомумиләштереп кабатлауга багышланыр. Дәрестә без төрле күнегүләр эшләрбез, уеннар уйнарбыз.

  • Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
  1. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, ә хәзер без сезнең белән АУКЦИОН” УЕНЫн уйнап алырбыз. Әлеге уен безгә предметның саф билгесен белдерә торган сыйфатларның төркемчәләрен искә төшерергә ярдәм итәр. Иң беренче чиратта әлеге төркемчәләрне искә төшерик.

Укучылар: Асыл сыйфатларның түбәндәге төркемчәләре бар: предметның төсен, күләмен яки формасын, физик сыйфатын, характерын, тәмен белдерә торган сыйфатлар.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә хәзер интерактив тактада бер-бер артлы асыл сыйфатларның төркемчәләре чыгачак, сезгә чылбыр буенча шушы төркемчәгә керә торган сыйфатларны әйтергә кирәк булачак. Аукцион уенындагы кебек, кем иң соңгы сыйфат әйтә, шул җиңүче була.

Уен өчен асыл сыйфатларның түбәндәге төркемчәләре кулланыла:

  • төсен: ак, кара, кызыл, яшел, шәмәхә һ.б.
  • күләмен, формасын: зур, бәләкәй, киң,озын, кечкенә, тар һ.б.
  • физик сыйфатларын: каты, йомшак, симез, ябык һ.б.
  • характерын, эчке сыйфатларын: куркак, әшәке, юмарт, батыр һ.б.
  • тәмен: тозлы, эче, тозсыз, баллы һ.б.

Укытучы: Яхшы! Афәрин! Димәк, сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

2 нче нәтиҗә. Сыйфат предметның тәме, төсе, характеры, формасы, күләме ягыннан билгеләрен белдерә.

Укытучы: Сезгә болай уеннар уйнау ошыймы? Уеннарны дәвам итикме?

Укучылар: Әйе, ошый!

Укытучы: Алайса уеннарыбызны дәвам итеп, киләсесенә күчик. Сез бик оста гөмбәчеләр дип ишеткән идем. Әйдәгез, осталыкларыгызны сынап карыйк әле. Мин сезгә ГӨМБӘЧЕЛӘР” УЕНЫн тәкъдим итәм. Тактага күз салыгыз әле, биредә сыйфатларның төзелеше ягыннан төркемчәләре язылган кәрҗиннәр эленгән. Барлыгы тактада 5 кәрҗин: тамыр сыйфатлар, ясагыч кушымча белән ясалган сыйфатлар, кушма сыйфатлар, парлы сыйфатлар, тезмә сыйфатлар. Минем өстәлдә  гөмбәләр ята, ә гөмбәләр артына төзелеше ягыннан төрле сыйфатлар язылган. Укучылар, сез гөмбәләрне тиешле кәрҗиннәргә “салырга” тиешсез. (укучылар берәм-берәм чыгып, гөмбәләрне тиешле кәрҗиннәргә урнаштыралар).

Уен өчен дәреслектәге күнегүләрдән сыйфатлар алынды:

Төссез, соры, йом-йомшак, халыкара, коточкыч, күз ачкысыз, музыкаль, йонлач, кунакчыл, бала-чагалы, көндезге, алмачуар, кыю, таза, сагынычлы, коңгырт кара күзле, эстетик, киң, көзге, килешле-килешсез, чокыр-чакырлы, аңлы, шома, әти-әниле, гадәттән тыш, киеренке.

Укытучы: Молодцы! Әлеге уенга нәтиҗә ясап түбәндәге сорауга җавап бирик инде: сыйфатлар төзелеше ягыннан нинди булалар?

3 нче нәтиҗә. Төзелеше ягыннан сыйфатлар тамыр һәм ясалма булалар. Ясалма сыйфатлар үзләре ясагыч кушымча белән ясалган, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатларга бүленәләр.

Укытучы: Афәрин! Моны да искә төшердек. Тактага күз салыйк әле. Сезгә бер җөмлә бирелгән: Гөлгенә бик чибәр кыз. Әлеге җөмләдән сыйфатны табыгыз, укучылар.

Укучылар: (бик) чибәр.

Укытучы: Әйе, дөрес. Чибәр сүзен әлеге җөмләдә башка сүз белән алыштырып буламы? Бу сүзләр ничек атала?

Укучылар: Әйе, була. Мәсәлән, матур, сөйкемле кебек сыйфатлар белән алыштырып була. Бу сүзләр синонимнар дип атала.

Укытучы: Дөрес билгеләдегез. Сез санап киткән сүзләр синоним сыйфатлар. Ә менә бу мәкальдәге сыйфатлар турында ни әйтерсез?

  • Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

Укучылар: Бу мәкальдәге сыйфатлар – тәмле һәм тәмсез. Алар капма-каршы мәгънәдә, димәк, бу сыйфатлар антоним сыйфатлар.

Укытучы: Әйе, бик дөрес! Ә хәзер тактада бирелгән сыйфатларга синоним һәм антоним сыйфатлар уйлап әйтик.

(укучылар телдән әлеге күнегүне башкаралар)

4 нче нәтиҗә. Мәгънәләре буенча сыйфатлар синоним һәм антоним сыйфатларга бүленә.

  1. Физкультминутка

Укытучы: Арып та киткәнсездер, укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса.)

Әзрәк уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар.)

Тиз-тиз чүгеп алабыз. (Чүгеп алалар.)

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бөгелик.

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник. (Бер урында әйләнеп куялар)

Җайлап кына утырыйк. (Утыралар.)

  • Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

Укытучы: Укучылар, без сыйфат сүз төркеме турында инде бик күп беләбез. Хәзер, әйдәгез әле, “ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?” УЕНЫн уйнап, үткәннәрне тагын бер кат ныгытып куйыйк. Сезгә 3 әр кешедән торган командаларга берләшергә туры киләчәк. Мин сезгә әлеге уенны уйнар өчен уен кыры, фишкалар, йөрешне билгеләү өчен кулланыла торган шакмак һәм сораулар язылган карточкалар әзерләдем. Сез бу уенның кагыйдәләре белән инде таныш. Карточкалардагы сорауларга дөрес, төгәл җаваплар көтеп калам. Уенны башлыйк, барыгызга да уңышлар телим!

(укучылар төркемнәрдә әлеге өстәл уенын уйныйлар, укытучы укучыларның сорауларга ни рәвешле җавап бирүләрен контрольдә тота).

Уен өчен түбәндәге материаллар кирәк:

Фишкалар, кубик, уен кыры, сораулар язылган карточкалар.

Күчереп алу өчен: Сыйфат иленә сәяхәт

Шәрехләү