fbpx
29.01.2015

Патшалар акчасы


           патша акчасы                                          Патшалар акчасын санасаң…

                                                                                          Тарих тузанын сөрткәндә 

  Революциягә кадәр Россия империясе белән патшалар идарә итте.Аларның берсе дә,белүебезчә, хезмәт хакы алып яшәмәгән.Патша сараен тоту өчен кирәк кадәр  акчаны казнадан алып торганнар.Чиновниклар катлавы шулай ук хезмәт хакына мохтаҗ булмаган.Чөнки аларның күбесенең болай да байлыклары үзләренә җитәрлек,ә күбесе исә намуслы булулары белән аерылып торганнар.Әгәр мохтаҗлык кичерсәләр, патша андыйларга 100 000 сум алтын акча яки  авыллар бүләк иткән.

  XX гасыр башына чиновниклар хезмәтенә түләүдә хәлләр үзгәрә башлый.Мәсәлән,1913нче елда патшаның яшерен советнигына ай саен 500 сум түләп торганнар. Рәсәй тарихы бүтән берәүгә дә моннан югары хезмәт хакы түләнгән очракны белми.1913нче елда бу сумманың азмы-күпме икәнлеген чамалау өчен башкаларга түләү белән чагыштырып карыйк.Җиңел сәнәгатьтә эшләүче эшче аена 30 сум алган,ә металлист белән электрикларныкы 100 сум булган. Бу акча аларга хәйран гына әйбәт тормышта яшәргә җиткән.Түбән хезмәт хакы алучыларны фабрикантлар бушлай тулай торак белән тәэмин иткәннәр,ә югары квалификацияле эшчеләр исә,безгә тарих дәреслекләрендә сөйләнгәнчә,барак почмакларында яшәмәгәннәр,үзләренә җылытылган һәм яктыртылган торак ала алганнар.Моның өстенә эшчеләр 10 сум түләп торак кооперативларына кергәннәр.Фабрика хуҗалары заводларга якын урыннардан җир алып,шунда эшчеләр яшәү өчен шактый уңайлы йортлар төзегәннәр.Көндез чыра яндырып эзләсәң дә,тарихи китаплардан эшчеләр акчасын үзләштереп,үзенә байлык туплаган яки акчаларны алып качкан бер генә хуҗа турында  да хәбәр табып булмый.1913нче елда Петербургтагы эшчеләрнең 30%ының үз йорт-җире булган,58%ы бушлай тулай торакларда яшәгән,ә 12%ы -нигездә “ак якалылар” үзләренә охшаган уңайлы фатирлар алганнар.Революциядән соң Петербургта 400 000гә якын квартира бушап кала,әмма эшчеләр анда бушлай керергә дә бик атлыгып тормыйлар,чөнки ягып җылытырга хәлләреннән килми.

 Советлар Россиясендә төгәл итеп хезмәт хакы билгеләнгән беренче кеше-Владимир Ильич Ленин була.1917нче елның декабрендә “юмартланып” ул үзенә элеккеге яшерен советник акчасын – аена 500сум хезмәт хакы билгели.Ләкин  гражданнар сугышы елларындагы инфляция аркасында бу акча бик нык очсызлана.Инде 1918нче елда Мәскәү белән Петроградтагы гади эшчеләр 500 сум ала башлыйлар.Шулай итеп, Ленинның пролетариат белән революция гегемоны бердәмлеге турындагы сүзләре “чынга аша”. Ленин бу чорда һәртөрле “сул” керемнәрне,премия һәм гонорарларны кискен рәвештә тыйган. Ләкин шунысы сорау тудыра: күренекле табибларда дәвалану,махсус транспортта йөрү,Горкида дәваланып яту өчен акчаның кайдан алынуы турында  Ленин берәр тапкыр уйлап карадымы икән? Өстәвенә ул бит әле һәрвакыт “бу чыгымнарны минем хезмәт хакыннан тотып калыгыз”,дип әйтә торган булган.

Большевиклар партиясе генеральный секретаре иптәш Сталинны башта бөтенләй көлкегә калдыралар.Аңа аена 225 сум хезмәт хакы билгеләнә.Билгеле,аның бу акчага гына яшәмәве үзеннән үзе аңлашыла.Әмма әлеге фактның һәркемгә үрнәк булып торуы әһәмиятле. Бары 1935нче елда гына Сталинның керемнәре 500 сумга җитә,ә бер елдан 1200 сумга күтәрелә.СССР да уртача хезмәт хакы бу чорда айга 1100 сум була.Бөек Ватан сугышы елларында бу акча нольгә әйләнеп кала,ләкин Сталин өстәмә акчаларны бары 1947нче елда.акча реформасы үткәрелгәч кенә,бөтен ил халкы белән бергә ала башлый. Ул аена 10 000 сум ала,бу илдәге уртача хезмәт хакыннан шактый югары була.Шушы елларда “сталин конвертлары” барлыкка килә.Партия аппаратының югары катлавы ай саен “конверт”ларда шактый суммаларда налог салынмаган,бухгалтерияне читләтеп үткән акча ала башлый.

Үзенең хезмәт хакына зур әһәмият биргән совет җитәкчеләренең беренчесе-Никита Хрущев була.1961нче елгы акча реформасыннан соң ул аена 900 сум ала башлый.Ә илдәге уртача хезмәт хакы 100сум була.

Леонид Брежнев аны уздыра.Хрущев окладын саклаган хәлдә, ул премия-гонорарларны тыю турындагы Ленин-Сталин “васыятен” юкка чыгара.1973нче елда Брежневка 25000 сум торган Ленин премиясе бирелә.Шуның артыннан берәм-берәм “Кече җир”, “Яңарыш”,”Күтәрелгән чирәм” кебек гигант тиражлар белән әдәби “шедеврлар”ы басыла башлый.Брежневның шәхси счетына ай саен галәмәт зур акчалар керә.Әмма алар никтер партиянең исәп карточкасында күренмиләр һәм генсек,билгеле,ул акчалардан бер тиен дә партия взносы түләми.

Брежнев чоры югары партия әһелләренең бай-мул тормышта яшәүләре белән тарихка кереп калды.Дача,квартира,чит илләргә йөрү,бриллиантлар,машина коллекцияләре белән башлары әйләнгән түрәләр илдәге уртача хезмәт хакының 150 сум гына булуын күрергә-белергә теләмиләр.Ике ставкага эшләү рөхсәт ителә башлый. “Бер ставкага ашарга җитми, ике ставкага ашарга вакыт юк” дигән әйтем барлыкка килә.

Юрий Андропов,беренче карашка,бик тыйнак кеше булып күренә.Политбюро әгъзасы булып торганда ул 1200 сум ала,ил белән идарә итә башлагач,Хрущев акчасын кире кайтара-айга 800 сум ала башлый.Әмма гонорарлар алу системасы буенча Брежневны да уздырып җибәрә.Мәсәлән,1984нче елның гыйнварында Андроповның кереме 8800сум була.

Константин Черненко үз элгәрләренең окладын калдыра,ләкин гонорарлар белән алу буенча бөтенесен дә уздыра.”Уңышсыз” айларда Черненко 1200-1700 сум эшли, “икмәкле” айларда керем 5000 сумга җитә.Билгеле,ул да туган партиясенә бер тиен дә взнос түләми.

Соңгы генсек Михаил Горбачев 1990нчы елга кадәр аена 800 сум алып яши.Бу илдәге уртача хезмәт хакыннан бары өч тапкыр гына артык була.1990нчы елда СССР Президенты да булып алгач,хезмәт хакын 3000гә кадәр күтәрә.Ләкин инде бу вакытта илдә акчалары алты нольләрдән торган бизнесменнар барлыкка килә.

Борис Ельцин шактый вакытлар дәүләт аппаратында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын үзгәртергә кыймый тора.Бары 1998нче елда,деноминациядән соң гына,аңа 10 000 сум хезмәт хакы куялар.Икенче елны ук бу сумманы 50%ка күтәрәләр.Ләкин әле күтәреп тә бу ул кадәр зур акча булмый.Хәер,кем әле Ельцин шул акчага гына яшәгән дип раслый ала?..

Владимир Путинның идарә итә башлаган еллардагы акчасы Ельцинныкыннан югары булмый.Ләкин берничә елдан президент акчасы шактый күтәрелә.Башка дәүләт җитәкчеләре белән чагыштырып караганда Путинның акчасы аз да түгел,күп тә түгел.Әйтик,Гонконг президенты елга 1,5миллион доллар ала, АКШ президенты-400 000, Япония премьерыныкы да шуның кадәр,Британия, Германия, Франция лидерларыныкы-350 000 тирәсендә. “Ведомости” газетасы исәпләвенчә,Путинның хезмәт хакы айга 280 000.Апрель аенда хөкүмәт кешеләре 2013нче елгы керемнәре турында отчетларын бастырып чыгардылар. Шуннан күренгәнчә, 2012нче елда Путин 5 млн 790мең. 823 сум эшләгән.  Мин фәкыйрегез шикелле гомер буе мәктәптә эшләгән укытучыныкы белән чагыштырып карагыз.Безнең еллык керем-300 мең.Аерма: 9 тапкыр чыгамы? Бер яктан,президент  өчен күп тә түгел шикелле,чөнки илдә аннан да күбрәк алучылар санап бетергесез. Икенче яктан,тарихка күз салып,патшалар акчасы белән чагыштырсаң,җир белән күк арасы.

Шәрехләү