fbpx
26.01.2022

Элеккегә кайтып барыш…


элеккегСизәсезме, дуслар, авыл акрынлап элекке заман тормышына кайтып бара. Кибеттән сыек май сатып алучылар кимеде. Халык ат маена күчте. Сыек майның зарары турында берәүгә дә сөйлисе юктыр дип беләм, чөнки кулында кәрәзле телефоны булган авыл апае да, авыл агае да болардан хәбәрдәр. Ә менә ат ите һәм ат маеның файдалы булуы электән билгеле. Шуңа күрә авылда ат асраучылар саны арта бара.

Бозау итенә кызыкмыйлар хәзер. Ат итен күз ачып йомганчы алып бетерәләр.  Атлар саны арткан саен ат мае алу мөмкинлеге дә барлыкка килде. Без үзебез дә биш килога якын ат мае алдык быел. Ашарга бөтенләй тәмле, өстәвенә галәмәт файдалы да. Безнең бабайлар гомер буе елкы ите ашаганнар. Шуңа кыш көне суык тиеп чирләмәгәннәр. Ат ите тәндәге артык холестеринны юкка чыгара.Моңарчы ат ите сатып алган юк иде. Ел саен үзебезнең бозауны суясы булгач, кирәге дә булмагандыр инде. Ә менә быел бер сан ат ите алдык. Ашарга да тәмле, файдасы да әйтеп бетергесез.

Авыл кибете киштәләре икмәктән сыгылып тора. Кайдан гына китермиләр аны безгә: Кукмарадан, Мари иленнән, Казаннан… .Унлаган кибеттә унлаган төрдәге ипи бар. Җаның теләгәнен сатып ал. Юк шул, җаным, бик алырга ашыгып тормыйлар. Күп кеше ипине үзе пешерергә тотынды. Ни өченме? Чөнки китеттән алган ипи (болай әйтү көфер сүз булмасын)  икенче көнгә тәмсезләнә, кискәндә уала башлый я бик тиз күгәрә. Өйдә пешкән ипидән хуш ис килә, авызга алгач, ашаган саен ашыйсы килеп тора. Менә шулай итеп, авыл тормышы элеккеге яшәешне кире кайтара. Яхшымы бу начармы? Һәрхәлдә сез ничек уйлыйсыздыр, әмма мин үзем моның начар ягын күрмим. Өеңдә пешкән ипи кибет ипиеннән тәмлерәк, чистарак, файдалырак икән, нигә хәленнән килгән кешеләргә ипине үзләре пешереп ашамаска ди.

Аннан чәй мәсьәләсе. Кибет чәенең нинди чүп-чарлардан тутырылганын күрмәсәк тә, сизеп торабыз.  Аннан бәясе дә хәйран үсеп бара. Шуңа авыл халкы берәм-берәм үлән чәенә күчә. Без үзебез дә җәй буе карлыган,  кура, җир җиләге яфракларын җыеп киптереп торабыз. Көзгә кадәр кыш буена эчеп чыгарлык яфрак туплыйбыз шулай. Иренмәгән кешеләр Иван-чәй әзерлиләр. Безнең кыз белән кияү, мәсәлән, Иван-чәйне бөтереп киптерә торган җайланма эшләделәр һәм кыш буе шул файдалы чәйне эчеп чыгалар. Үлән чәенең файдасы турында сөйләп тоуның кирәге юктыр дип беләм. Кызыксынган кешеләр Интернетка кереп үзләре укый алалар.

Күпләп сатып ала торган тагын бер нәрсә бар әле. Элек, үткән елның декабрь аенда гына даруханәдән гел ала торган даруымны 60 сумга алып чыккан идем. Бу атнада шул ук даруны 70 сумга алдым. Дару бәяләре айлап түгел, атналап үсә хәзер. Шуңа күрә пенсиядәге карт-карчыкларның ярты акчалары шул даруга китеп бара. Бер юл бар: элек моңарчы таптап йөргән үләннәрне җыеп, дару итеп эчәргә. Теләсәң бөтен төрле авыруны дәвалый торган үлән төнәтмәләрен үзеңә ясарга була. Һәм шулай эшлиләр дә. Хәерче тормыш үзе шуңа этәрә. Элек авылларда даруга үлән җыючылар элек тә сирәк булса да бар иде. Хәзер ишәйделәр. Салкын тиеп авырганга да 600-700 сумлык дару алырга хәлләреннән килмәгәннәр дару үләннәре җыярга керештеләр. Һәм дөрес эшлиләр. Үләннең файдасы күбрәк тә булырга мөмкин. Һәрхәлдә дару шикелле бавырыңа я бөереңә бәрми инде.

Менә шушы алда мин язып үткән күренешләр иске сәламәт авыл тормышының яңадан баш калкытуын күрсәтә. Авыл кешесе үзенә генә ышана хәзер. Чөнки берәүдән дә беркайчан бернинди ярдәм алып булмаслыгы расланды. Авылны саклау – беренче чиратта татар халкын саклау дигән сүз ул. Авылларны һәм авыл халкын социаль яклый һәм үстерә торган бернинди  дәүләт программалары юк. Бәлки өстә, кайдадыр томаннар арасында бардыр. Әмма безнең аны күргәнебез юк. Авыл икътисадын яхшыртырга, экология мәсьәләләрен хәл итәргә, тирә-як мохитнең, табигый дөньябызның чиста һавалы, саф сулы, шифалы-сихәтле булуына  ирешергә кирәк. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләре, йолалары, хезмәт күнекмәләре, пешергән ризыклары, эчкән сулары — барысы да бик мөһим бит. Шулар бетсә, югалса, авыл бетә. Авыл беттеме — халык үзе дә бетә инде.

Кеше үзенә үзе азык әзерләсә һәм үзен үзе дәваласа гына сәламәт булып яши ала. Элек моны белгәннәр. Кибеттәге кытай порошыгыннан ясалган сөт эчеп, комбикорма ашатып үстергән балык, суыткычта икешәр ай ятса да, череми торган алма ашап  чирлегә әйләнми хәл юк. Кайбер сыерларын бетергән кешеләрнең кабат сыер алулары турында ишеткәләп торам. Авыр булса да, авыл кешесе менә шулай үзенекен ашарга тырыша. Үзе әзерләп, үзенчә яшәргә омтыла. Аллаһы Тәгалә шундый тырыш авыл кешесенә сабырлык вә түземлек бирсен дә, куйган максатларына ирешергә насыйп әйләсен инде.

                                                                          Фәрит Вафин

Шәрехләү