fbpx
16.11.2021

Галәмгә сәяхәт. Белем бирү эшчәнлеге.


галәмгә
Татарстан  Республикасы Нурлат муниципаль районының мәктәпкәчә белем   муниципаль бюджет  учреждениясе  Нурлат  шәһәре 15  нче номерлы “Алсу ” балалар бакчасы  тәрбиячесе Туктарова Роза Сәлим кызы. Тема: “Галәмгә сәяхәт” (мәктәпкә әзерлек төркемендә  белем бирү эшчәнлеге)

 Максат: Балаларның Кояш системасы турында күзаллауларын киңәйтү һәм гомумиләштерү. Сөйләм активлыгын үстерүгә ярдәм итү. Балаларның сүзлек запасын планеталар, космик объектлар исемнәре белән баетырга. Балалар инициативасын һәм иҗатын тәрбияләүгә ярдәм итү.

 Тере табигать белән тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне аңларга өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: Хайваннар, кошлар рәсемнәре.

Аудиоязма: ”Звуки природы”

Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук,төсле карандашлар , магнит тактасы.

Индивидуаль эш. Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш.

Алдан эшләнгән эш: табигатьне күзәтү,  бакчага экскурсия, планеталар турында  рәсемнәр карау.

Сүзлек: буталчык, куак,

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:Хәерле көн балалар. Кәефләрегез ничек? Балалар, бер – берегезгә  кулларыгыз белән тотынып басыгыз әле.  Менә сезнең кулларыгыз нинди җылы, нинди рәхәт.Елмая- көлә кояш ,сез дә елмаегыз бераз.Менә хәзер бигрәк тә күңелле булды. Сезнең елмаю башкаларга да күчте. Аларның да кәефләре күтәрелде. Балалар минем өстәлемдә хат. Бу хатны  безгә кем язган икән?Тәрбияче хат укый:  “Исәнмесез, балалар, кызлар һәм малайлар! Сезгә бу хатны дустыгыз моңсу Лунтик яза. Мин айда яшим һәм сезнең  планетагыз турында бик күп  беләсем килә, миңа җир турында сөйләгез әле?”Тәрбияче: – балалар, әйдәгез Лунтикка планеталар турында сөйлибез?

Балалар: әйдәгез.

1.Тел чарлау.

Җир макеты- глобусны карау.

-Балалар әйтегез әле без сезнең белән нинди  планетада яшибез?

– Зәңгәр төс нәрсә аңлата?

– Яшел төс нәрсәне билгели?

– Җир башка планеталардан нәрсә белән аерыла?

Безгә нәрсә якынрак болытлармы әллә кояшмы?

– Безгә иң якын күк җисеме?ай

Сез тагын нинди планеталар беләсез?

– Галәмгә нәрсә белән очалар?

– Космонавт костюмы?

– Чын космонавт нинди була?

    Галәмдә барлыгы 9 планета бар: Плутон, Нептун, Меркурий, Венера, Марс,Уран, Җир,Юпитер һәм Сатурн. Алар кояш тирәли әйләнә. Бер- берсенә бәрелмиләр, чөнки һәрберсенең үз юлы  ( орбита) бар. Бу планеталар һәм кояш-кояш системасы дип атала.Җир планетасы-тереклек булган бердән- бер планета. Кояш безгә җылылык һәм яктылык бирүче йолдыз.

Бармак уены уйнау: “Кояш системасы”. Бер…Меркурий, ике…Венера,Өч… Җир, Дүрт …Марс, Биш…Юпитер, Алты..Сатурн, Җиде…Уран, сигез… Нептун, тугыз..Плутон  .

2.Хәрәкәтле уен.

 Планета рәсемнәрен алып җир  планетасы тирәсендә йөгереп йөрү һәм тәртип буенча урнашу.

3.Әңгәмә кору. Кояш турында нәрсә әйтә аласыз?Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше кем?(Ю. А. Гагарин. )Шуннан бирле 12 апрель һәр елны космонавтика көне дип билгеләп үтелә.

  1. Тәрбияче:Башка планетага кемнәр генә оча ала соң?Балалар:космонавтлар.

Тәрбияче: Космонавтлар нинди булырга тиеш?

Балалар: Галәмгә очучылар житез,төгәл, кыю, белемле, дус, игътибарлы  булырга тиеш.Тәрбияче: Сезнең космонавт буласыгыз киләме?

Балалар: Килә.

Тәрбияче: Ә космонавт булу өчен чыныгырга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк.

“Галәм”уены.- Ике командага бүлендек кызлар һәм малайлар. Куллардан тотындык. Балалар безнең айда зур кратерлар бар, менә сез шулар буласыз кулларны өскә күтәрдек дигәч: – Сез кратер ясыйсыз! Йолдызлар дигәч ычкынып китәсез һәм кулларны янга сузып йолдыз ясыйсыз. Кратер ясыйбыз дигәч  җыелып куллардан тотынып кратер ясыйсыз.

5.Уен “Агач һәм куакны таны”.Балалар безнең планетабыз яшел анда бик күп агачлар үсә ,хайваннар яши.Әйдәгез әле аларны искә төшереп узабыз.

Өстәлдәге  карточкалар арасыннан агачлар һәм куакларны сайлап алыгыз әле. Агач һәм  куакларны  атагыз?Исемнәрен иҗекләргә бүлеп әйтегез.(на-рат, нигә ике иҗеккә бүлдең ? чөнки 2 сузык )Агач һәм куаклар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? Агачта 1 кәүсә куакта ул берничә, куак тәбәнәк булып үсә).Балар безнең планетабызда нәрсәләр яши ?(кошлар, хайваннар, бөҗәкләр )

6.Уен “Кошларны таны”

Өстәлдәге кошлар рәсемнәре төшкән карточкаларны карагыз әле ,анда сез нинди кошлар күрәсез? Бер сүз белән әйтегез әле.(күчмә кошлар)

Һәрберегез берәр карточка алыгыз, карточкалардан кошларны танып әйтеп чыгыгыз . Балалар карточкада сүрәтләнгән кош  турында кем сөйли? (ярдәмгә мнемо таблица эленә)2-3 бала сөйли.

7.Уен “Хайваннарны ата”

Балалар безнең планетабызда сез хайваннар яши дигән идегез ,әйдәгез искә төшереп үтәбез нинди кыргый хайваннар яши ?(паласка утырабыз туп ярдәмендә әйтеп чыгабыз)кем белә бары тик “т” авазы кергән хайваннарны гына атыйбыз(төлке , тычкан , тиен,  “ т “авазы сүзнең  кайсы урынында. “ К “авазы кергән кыргый хайваннарны атагыз?(керпе,куян, кабан)

Тәрбияче: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. (Аудио язма кошлар тавышын тыңлау).Без үзебезне урманда итеп хис итик. Урман һавасын барыбыз да иркен итеп сулыйбыз (2-3 кат сулышны чыгарабыз), сукмак буйлап алга атлыйбыз. Чү, кош оясы төшкән, әйдәгез аны үрелеп, сак кына, аяк очларына басып урынына алып куйык. Саф сулы чишмәдәге су алып, бит-кулларыбызны юыйк. Як – ягыбызга карап, тирә як гүзәллегенә сокланыйк.

Балалар сез нинди исләр тоясыз?(балаларның җавабы)

Тәрбияче: Балалар, табигатьне саклауга без ничек ярдәм итә алабыз соң?

Балалар: Кошларга җимлекләр эләбез, чәчәкләр утыртабыз, чүпләр җыябыз. Әти-әниләр белән кырмыска ояларын әйләндереп алабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, һәркем табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш.

Тәрбияче: балалар, әйтегез әле,  бүген без сезнең белән планетабызны һәм Кояш системасының башка планеталарын ни өчен искә төшердек?  Балаларның җаваплары: Лунтикка Җир планетабыз һәм Кояш системасының башка планеталары турында хат язу өчен! Тәрбияче: балалар өстәл янына килегез әле хәзер без Лунтикка хат язачакбыз, ә хатка без сезнең белән җир планетабызны, кояшны һәм Кояш системасының башка планеталарын ясарбыз.

Тәрбияче.Балалар шөгыльдә ни эшләдек соң? Нәрсәләр күрдек һәм нәрсәләр белдек? Сез бүген бик тапкыр һәм тырыш булдыгыз . Хәзер инде сез планетабыз турында бик күп беләсез. Безнең планетабыз Җиребез иң матуры, иң гүзәле! Балалар планетабызны саклагыз , планетабыз сезнең кулда.

Галәмгә  ….Күчереп алу өчен файл:  http://surl.li/arrqw

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү