fbpx
24.12.2018

Сәиф   Сараиның    “Сөхәйл  вә  Гөлдерсен”    әсәрендә   сугыш   китергән   ачы     язмышларның  бирелеше


Сөһәил вә Гөлдерсен
Питрәч  муниципаль районы муниципаль  белем  учреждениесе   Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәминова Римма Александр  кызы. Тема: Сәиф   Сараиның    “Сөхәйл  вә  Гөлдерсен”    әсәрендә   сугыш   китергән   ачы     язмышларның  бирелеше  (10 нчы   сыйныфның татар төркемендә  татар әдәбиятыннан Сингапур  методикасы   кулланып  уздырылган  дәрес  планы). 

        Максат.  Алтын урда әдәбиятының үзенчәлеген, әдәби әсәр аша  борынгы бабаларыбызның тормыш- көнкүрешенең  чагылышын үзләштерү, кеше тормышындагы, тарихындагы  сугыш, басып алуларның  тәсирен, тарихыбыздагы  аянычлы язмышларны  аңлату; мәхәббәт, ярату хисләрен үстерү,  патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау:   схемалар,  карта,  таблица,  проектор,  экран,  компьютер, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек

Дәреснең   тибы:    белемнәрне    системалаштыру.

   Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Укучылар группада   дүртешәр  утыралар.  ( Йөзгә йөз, җилкәгә җилкә)

Укытучының сәламләве

1) Укучыларның сәламләве

2)  Өстәл №1  укучы № 2  сыйныф исеменнән кунакларны сәламли. Укучылар бер- берсен сәламли.

3)  Командалар  команда исеме,  девиз уйлый.  Әйдәп баручыны, сәркәтипне  билгелиләр.                                                                  Teambuilding

(Тим- чир)  Командалар кычкырып исемен, девизын әйтә.  (кычкырып әйтү, кыска һәм күңелле  орфоэпик  күнегү)

4) Укытучының кереш сүзе.

II  Актуальләштерү.

Укытучы: (Тэйк Оф – Тач Даун)  Без  Алтын Урда тарихы һәм әдәбияты турында нәрсә беләбез?  Схема буенча  укучылар бер- бер артлы җавап бирәләр. ( “басарга-утырырга”)

III  Яңа күнекмәләр формалаштыру.  Проблема кую.

-Безнең тарихыбызда нинди сугышлар була?   Аларның максаты нинди?  Төркемнәрдә эшләү.   Сорауга җавапны  бер-бер артлы әйтәләр, фикер алышалар. (Single Round Robin яки Сингл Раунд Робин)

Укытучы  №.2.. өстәлдәге  №.3.. укучының җавап бирүен сорый.

  Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,

  Ике гашыйк турында, булган эш бер.

 – Бу шигъри юлларны кем язган?

 -Әсәрдә нинди сугыш  турында сүз  бара?    Һәрбер укучы өзектән эзләп табып эчтән  укый,   аннары  әйдәп баручы  укый.

     Укучылар сорауга җавап  язалар:  “Әсәрдә нинди тарихи вакыйга сурәтләнә?  Нинди проблема  күтәрелә?”  Бу проблема  кайсы  төп геройларның язмышы аша  ачыла ?

 (Финк-Райт-Раунд- Робин) . Командада  уйла- яз- фикер алыш.  Сорауга  җавапны уйлыйлар, язалар,  чиратлашып сорау буенча фикер алышалар. Укытучы    һәр  өстәлдәге  № 1… укучыларның   телдән җавап бирүен сорый.  -Укытучы: Әйе укучылар, сугыш үзеннән соң    төзәлмәс яралар, тирән эз калдыра.

 -“Сөһәйл һәм Гөлдерсен язмышы- сугыш афәте ул.”

Шушы төшенчәне  ачыклап килүче сүзләрне   уйларга.. Кәгазьне (А4)   дүрткә бүлергә. Карточкаларга уйлаган сүзләрне язарга.  Карточкаларны бер рәткә тезеп куярга. (4 рәт, 16 кәгазь) . Рәтләр буенча  җөмләләр төзиләр .

( Джот Тотс)

Сәламәтлек минуты

Басалар, урындыкларын  алга этеп куялар. Музыка. Күзләрегезне йомыгыз, ачыгыз һәм күз   алдыгызга  матур  киләчәкне китереп,   кулларыгызны алга сузыгыз, аяк очларына басып,   кояшка үрелегез, бер-берегезгә карап елмайыгыз.

– Карточкадагы сорауларга җавап бирү.  Укучылар бер- берсенә, чиратлашып,  сораулар бирәләр.

*Сугыш үзеннән нинди эз калдыра?

*Сөһәйл белән Гөлдерсеннең   бер- берсенә мөнәсәбәте ничек?

  Гыйльми  яктан *Сөһәйл вә Гөлдерсен”дә әһәмияткә  ия булган нинди мөһим фикерләр бар?

 *Сөһәйл  ни өчен Гөлдерсенгә  гашыйк була?

* Проблеманы ачуда  төп геройларның  кичерешләре  нинди әһәмияткә ия?

*Гөлдерсенне Сөһәйлнең  нинди сыйфатлары үзенә  җәлеп итә?

 *Поэмада борынгы заман әдәбиятына хас нинди алым кулланылган?  Мисаллар китерегез.

Без  төш күрү  алымы  белән  нинди әсәрләрне  өйрәнгәндә очраштык?

Опроси –опроси –  обменяйся  карточками (Quiz-Quiz-Trade).   

III  Ныгыту

1.Командалар кәгазь битләре алалар. Дүрт өлешкә бүләләр. (Модель Фрейер)

Мөһим характеристика

 

   Мөһим булмаган характеристика

 

 
Мисаллар        Мөһим булмаган мисаллар
 

 2.Сугыш булмаган булса, Сөһәйл белән Гөлдерсеннең  һәм Алтын Урданың  язмышы ничек булыр иде?  Раунд Тейбл – по кругу ( RoundTeibl)

Төркемдә бер – бер артлы  бер кәгазьдә  язма эш башкаралар.

Укытучы  №3    укучыларның җавап   бирүен сорый.

IV  Йомгаклау

Укучыларның һәм укытучының соңгы сүзе.

Без   борынгы бабайларыбызның тормыш- көнкүрешләре белән таныштык. Аларның  каһарман булулары, ватан, гаделлек һәм мәхәббәт өчен аяусыз  көрәшүләре турында белдек. Тынычлык булганда гына  мәхәббәт  яши, чәчәк ата, бәхетле гаилә  туа, дәүләт үсә. Ә сугыш, тынычсызлык барысын   да җимерә. Ә хәзер   безнең күгебез аяз, илебез тыныч. Бер- беребезгә карап шатланыйк, көлик.

 Дәрескә нәтиҗә ясап, билгеләр куела. ( Укучылар билгеләрне бер- берсенә үзләре куя)

V  Өй эше

1.Язма эш. “Кирәкми безгә сугыш”.

  1. Алтын Урда әдәбияты турында мәгълүматлар тупларга, чыгышлар әзерләргә.

Укытучы,  бер-берсе белән    саубуллашу.

Шәрехләү