20.11.2018

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү һәм сөйләмнәрен үстерү


 

сәламәтлек мөмкинлекләре

 

Кереш

  Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып, әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә. Кызганычка, бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән.  Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан ел  андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң, мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә.Шуңа да бу язманы менә шул уңайдан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәм  булсын дип, һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан язарга алындым да.

 Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар дигәндә, без иң элек, акыл үсеше тоткарланган, ягъни олигофрен (oligos-грек сүзе, “акылга сай” дигән мәгънәдә) балаларны күз алдында тотабыз.Олигофренлык-авыру түгел, ләкин бу очракта бала психикасында үсеш булмавы күзәтелә.Безнең илдә бу төр балаларны 3 типка бүлеп йөртәләр: дебиллар, имбециллар һәм идиотлар. Дебиллар-акыл үсешләре җиңелчә тоткарланган балалар.Нәкъ менә шулар махсус балалар бакчалары һәм махсус мәктәпләрнең (элеккеге VIII төр коррекцион мәктәп) төп контингентын тәшкил итәләр. Баш мие кабыгы зарарланган балалар(олигофреннар) зәгыйфь булып үсәләр,тиз ярсучан булалар,үз-үзләрен тотышлары тотрыксыз булу белән аерылып торалар. Бу балаларның барысы да сөйләм эшчәнлекләрендә тайпылышлыр булу белән аерылып тора, әмма тиешле коррекцион эш алып барылганда күпмедер дәрәҗәдә ул кимчелекләрне төзәтергә мөмкин.

 Сөйләмнәре бозылган   балалар махсус мәктәпләрдә күпчелекне тәшкил итә. Аның  сәбәпләре — төрле дәрәҗәдәге психофизик тайпылышлар. Сөйләм бозылуның түбәндәге төрләре бар:

-тавышның булмавы яки бозылуы – афония, дисфония,

-гадәти сөйләмнән акрын темп – брадилалия,

-гадәти сөйләмнән кызу темп-тахилалия,

-тотлыгу-сөйләм аппаратындагы мускулларның тартышуы аркасында сөйләмдәге темп-ритмик бозылулар,

-ишетүе һәм сөйләм аппараты әйбәт,әмма сөйләм әйтелешендә тайпылышлар бар-дислалия,

-сөйләм аппаратындагы анатомик-физиологик дефектлар аркасында тавыш тембрының һәм авазларны әйтүнең бозылуы-ринолалия,

-сөйләм аппаратының үзәк нерв системасы нервлары белән тиешле бәйләнеше (иннервация) булмау аркасында сөйләмнең бозылуы-дизартрия.

-баш мие кабыгының сөйләм зоналары зыян күрү аркасында сөйләмнең булмавы яки үсмәгән булуы – алалия,

-баш миенең кайбер урыннары зарарлану нәтиҗәсендә сөйләмнең өлешчә яки бөтенләй булмавы – афазия,

-уку процессының өлешчә (тулысынча) бозылуы – дислексия,

-язу прцессының өлешчә (тулысынча) бозылуы — дисграфия(аграфия).

  Махсус логопедия дәресләрендә һәм татар теле дәресләрендә менә шушы сөйләм дефектлары төзәтелә, фонетик-фонематик төшенчәләр формалаштырыла. ”Авазлар һәм хәрефләр” бүлеге,мәсәлән, сыйныфтан сыйныфка киңәйтелә, авазларны өйрәнү күнегүләре акрынлап катлауландырыла,сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы арасындагы аермалыклар (е-э,о-ы,ө-е) анализлана,парлы тартыклар (б-п,в-ф,г-к,гъ-къ,д-т,з-с,җ-ч) әйтелешендәге үзенчәлекләрне аеру,чагыштыру күнегүләре даими үстерелә.Бу бүлек иң әһәмиятле һәм ул 1 сыйныфтан башлап,7-8 сыйныфларга кадәр өйрәнелергә тиешле бүлек булып тора.Бүгенге дәреслекләрдәге шикелле аны бер сыйныфта төгәлләп, аннан исем,фигыль,сыйфат,рәвеш өйрәнүгә күчсәң,бала сөйләмендәге кимчелекләр ничек булган булса,шулай калачак.Бары тик сыйныфтан сыйныфка темалар кабатланып һәм тирәнәйтелеп-киңәтелеп барылса гына коррекцион эш күпмедер нәтиҗә бирергә мөмкин.

Сәламәтелек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ана теленә өйрәтү махсус мәктәпләрдәге башка фәннәр шикелле үк  коррекцион һәм практик юнәлештә алып барыла.Коррекцион юнәлеш беренче чиратта балаларның сөйләмнәрен төзәтү-үстерүдә күренә,чөнки махсус мәктәптә ана теле дәресләренең төп максаты- телне аралашу чарасы буларак формалаштыру,укучыларның танып-белү эшчәнлеген коррекцияләү һәм мәктәптән соңгы тормышка яраклашуларын җиңеләйтү. Ана теле дәресләре күпмедер дәрәҗәдә тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия,заман таләпләренә җавап бирерлек   шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш.

Ана теленә өйрәтүнең этаплары

Сәламәтелек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтүне шартлы рәвештә 3 этапка бүлеп башкарырга кирәк.

Беренче этап 1нче сыйныф белән чикләнә, чөнки бу чор акыл үсеше тоткарланган балаларның психикаларындагы үзенчәлекләр белән бәйләнгән. Әлеге үзенчәлекләр укытуның бурычларын, укыту материалының сайланышын һәм укытуның методларын билгели.

 Беренче этапның бурычлары:

-балаларны тирәнтен өйрәнү;

-аларны мәктәп тормышына ияләндерү;

-сөйләмдәге кимчелекләрне, ишетү, күрү һәм хәрәкәтләнү анализаторларын төзәтү;

— уку һәм язуның беренчел күнекмәләрен бирү;

-сүз байлыгын аныклау һәм аны баету;гади җөмләләр төзеп әйтә белергә өйрәтү,әңгәмәгә катнаштыру;

— бәйләнешле сөйләмнең башлангыч күнегүләрен булдыру.

Беренче сыйныфтагылар өчен төп материал-авазлар һәм хәрефләр,иҗекләр һәм сүзләр, 2-3 сүздән торган гади җөмләләр һәм 3-4 җөмләле кыска текстлар. Ана телендәге авазларны дөрес әйтергә балалар татар теле дәресләренең беренче чорында өйрәнергә керешә. Моңа Л.В.Щерба да басым ясаган иде: “ Мәктәптә укытуның беренче баскычында гына әйтелешкә өйрәтергә була,аннары инде соңга калдың дигән сүз”. Баланы дөрес әйтелешкә өйрәтүдә татар теле укытуның беренче елы ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеге шуннан аңлашыла булса кирәк.Беренче елны әйтелешкә игътибар бирү тагын шуның белән дә аңлатыла: балалар сөйләмендәге орфоэпик хаталар үз вакытында төзәтелмәсә,ул хаталар тамыр җәя, соңыннан аларны бетерү кыен була.Кызганычка, махсус татар мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларга куела торган әйтелеш күнекмәләренең төгәл күләме билгеләнмәгән, күнегүләрнең билгеле бер системасы булдырылмаган.Бу- зур кимчелек һәм бу кимчелекне акыл үсеше тоткарланган балалар өчен махсус дәреслекләр төзелгәндә генә хәл итәргә мөмкин.Дәреслектә әйтелеш күнегүләре дәреснең махсус этабы итеп куелырга, ә әйтелеш өстендә эшләү махсус бүлек итеп бирелергә тиеш.

Бу этапның төп укыту методлары — уен һәм күнегүләр.Уен — күнекмәләр барлыкка китерүдә төп урынны алып тора. Укучылар таблицадагы иҗекләрдән сүзләр төзеп ярышалар, “тере хәрефләрдән” сүзләр төзиләр,рәсемле лото уйныйлар,чыршыдан сүзләр язылган уенчыкларны алалар һ.б.

Укыту методы буларак күнегүләр эшләү сүздәге авазларны анализлаганда (иҗекләргә бүлеп,беренче авазны әйтә белү), иҗекләрне укыганда,сүзләргә мисаллар китергәндә кулланыла.Аналитик күнегүләрнең катлаулылыгын һәм бу балаларның тиз аруларын исәпкә алып, бу күнегүләрне эшләгәндә даими уен элементлары кертергә һәм һәрвакыт күрсәтмәлелек кулланырга кирәк.

2-4 нче сыйныфларда укытуның икенче этабы тормышка ашырыла.Бу чорда түбәндәге бурычлар хәл ителә:

-туган тел белән кызыксыну һәм танып-белүне үстерү;

— сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру;

-үз фикерен төгәл итеп әйтә белергә өйрәтү;

— язма сөйләмнең гади төрләрен үзләштерү, грамматик һәм орфографик кагыйдәләрне практикада куллану;

— гади кыска текстларны дөрес итеп, аңлап һәм сәнгатьле итеп уку.

Бу этапта яңа белемнәрне үзләштерү кагыйдәләрне ятлап түгел , ә конкрет билгеле бер материал өстендә эшләү нигезендә алып барыла.Төп метод-язу һәм укуның төрле практик күнегүләре.Укытуда уен алымнары иң мөһиме булып кала (әмма төп алым түгел).Балаларның сөйләмен үстерү буенча интенсив эш алып барыла, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулары баетыла,ә иң әһәмиятлесе: үз тәэсирләрен,хис-кичерешләрен сүз белән әйтеп бирә белүләре формалаштырыла.

Өченче этапның (5-9 сыйныфлар) бурычлары уку техникасын камилләштерүдән гыйбарәт,аерым алганда, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру, эчтәлекне аңлап уку,укыганның эчтәлеген сөйли белү.Югары сыйныфтагылар үз фикерләрен аңлаешлы һәм грамоталы итеп язарга һәм телдән әйтеп бирә белергә өйрәнәләр, гади грамматик төшенчәләр һәм аларга бәйле дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерәләр.Өченче этапта да күнегүләр эшләү төп метод булып кала,әмма алар катлауландырыла һәм эшләгәндә балаларның мөстәкыйльлекләре арта бара.

 Укыту принциплары

  Кайбер принциплар гомуми характерда һәм алар программаның бөтен бүлекләрендә тормышка ашырыла, ә кайберләре уку,грамматика һәм сөйләм үстерү процессларында гына кулланыла.

  А.К.Аксенова хезмәтләрендә акыл үсешләре түбән булган балалар өчен түбәндәге махсус методик принциплар тәкъдим ителә:

-укытуның коммуникатив юнәлешле булуы. Коммуникатив юнәлеш буенча укыту прцессында укытучы уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу, фикер алышуны балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Болар барысы да уңай нәтиҗәләргә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.

-сөйләм  һәм фикерне үстерү эшенең бергә хәл ителүе.

-укучыларның тел һәм сөйләмен оештыруда  мәҗбүри мотивация булу.

-балаларның уку эшчәнлегендә телне тоемлау һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

-телдән һәм язма сөйләмне үстерү процессында аларның үзара бәйләнеше.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда төп принцип — коммуникатив принцип. Акыл үсешләре тоткарланган балаларның сөйләмнәре  камил үсмәү,сөйләмгә этәрүче мотивларның зәгыйфь булуы аларның башкалар белән аралашуларында зур кыенлыклар тудыра.Азмы-күпме сөйләме булган бала да В.Г.Петрова билгеләп үткәнчә,”…әңгәмәләргә сирәк кушыла, сорауларга бер иҗекле сүзләр белән җавап бирә,анысы да күп вакытта дөрес булмый.”

Шуның белән бергә бу балаларның телләренә билгеле бер максат куеп йогынты ясасаң,аларның сөйләмнәре камилләшә,уй-фикерне төгәл әйтеп бирә алу күнекмәләре барлыкка килә,диалогта катнашу,хәтта монологик сөйләм төзү осталыклары барлыкка килә.Нәкъ менә шушы закончалык укытучының педагогик эшчәнлеге балаларның сөйләмнәрендәге бөтен кимчелекләрне төзәтүгә һәм дөрес юнәлештә үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиешлеген таләп итә.Коммуникатив принцип укытуда телнең төрле аспектлары(фонетика,морфология,синтаксис) турында хәбәр итү генә түгел,ә сөйләмдә төрле тел категорияләрен практик куллана белү дигән сүз. Бу укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү. Бу принцип нигездә башлангыч сыйныфларда тормышка ашырыла.

Югары сыйныфларда шулай ук әлеге принцип укытуның төп максаты булып кала.Әмма 5-9 сыйныфларда теоретик материалның күп булуы тел белемен ныгытучы грамматик күнегүләрнең артуына китерә,ләкин алар аның практик сөйләм эшчәнлегендә кулланылуына китермиләр.Акыл үсеше тоткарланган балалар бу күнегүләрне эшләгәндә кулланылган  теоретик материалны бик тиз оныталар.Шулай булгач, язма күнегүләрне эшләүгә киткән вакыт укучыларның сөйләмен үстерүгә хезмәт итми торган бушка сарыф ителгән вакытка әйләнә. Безнең уйлавыбызча, грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән  һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнергә; грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә алырга; грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелергә һәм  беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителергә тиеш (хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.).Акыл үсеше тоткарланган балалар өчен ана телен уку белән язуга бүлеп укытуны бердәнбер дөрес методика дип санау үзен аклап бетерми кебек.

Татар теле дәресләрендә сүзлек эше 

  Сүз телнең төп берәмлеге булып тора. Һәр сүз башка сүзләр белән бәйләнешкә кермәгәндә төрле конкрет  предметлар, вакыйгалар, билгеләр, хисләр, иҗтимагый күренешләр һәм төрле төшенчәләрне белдерә.Җөмләдә грамматик оешып,ул шундый төзелеш материалына әйләнә ки, аның ярдәмендә сөйләм коммуникатив роль үтәргә керешә.Л.С.Выготский сүзне сөйләм берәмлеге дип кенә түгел, ә фикернең дә төп берәмлеге дип караган. Бу тезисны дәлилләп,ул “сүзнең әһәмияте аның гомумиләштерүендә,төшенчә белдерүендә”,ди.Ә үз чиратында һәр гомумиләштерү фикерләү акты.Шулай итеп,сүзнең нигезенә фикерләү һәм сөйләү берлеге салынган.Бу психик процессларның бәйләнешен карап,Л.С.Выготский “фикер күренми,әмма ул сүздә тормышка ашырыла”,ди,ягъни фикер сүзгә төрелсә генә үсә,камилләшә ала.Бу исә сүз когнитив (танып-белү) функция дә үти дип әйтергә мөмкинлек бирә,чөнки сүзлек байлыгының үсүе фикернең формалашуы белән бергә башка психик процессларның да үсүенә китерә.Менә шуңа күрә сүзлек өстендә эшләү акыл үсеше акрын үскән балаларның психикасын үстерү һәм коррекцияләүдә,тирә-юньдәгеләр белән аралашу сферасына кертүдә иң әһәмиятле эшләрнең берсе булып тора.Сөйләмнең лексик ягындагы төп җитешсезлекләрне (сүзлекнең чикләнгәнлеге,төгәлсезлек,пассив сүзлекнең актив сүзлектән өстен булуы) исәпкә алып,татар теленә өйрәтү дәресләрендә түбәндәге сүзлек эшләрен хәл итәргә кирәклеге күренә:

1.Сүзлекне баету.

2.Укучылар белгән,әмма дөрес кулланылмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

3.Сүзлекне активлаштыру.

  Әлеге бурычлар барлык татар теле дәресләрендә тормышка ашырыла, әмма дәреснең үзенчәлекләреннән чыгып (уку,язу,сөйләм үстерү дәресләре), дәреснең тибына һәм максатларына карап,аларның берсе алгы планга чыга.Әйтик,уку дәресләрендә, яңа әсәрне өйрәнү вакытында сүз өстендә эшләүнең төп максаты-алдагы ике бурычны хәл итүдән гыйбарәт.Уку дәресенең һәр этабында сүзнең мәгънәсе тикшереп ачыклана яки контексттан чыгып мәгънәсе дөресләнә.Сүзләрнең бер өлешен укытучы аңлата,икенчеләрен текст азагындагы сүзлекчәдән укучылар үзләре табалар,ә төп сүзлек текст өстендә эшләгәндә үзләштерелә һәм төгәлләштерелә.Укыган материалны өйрәнү сүзлекне активлаштыруга хезмәт итә,чөнки әсәрне анализлаган вакытта сорауларга җавап бирү,эчтәлек сөйләү,әсәрдәге герой һәм сюжетны башка әсәрдәге геройлар белән яки тормыштагы хәлләр белән чагыштыру алымнары кулланыла.Бу чаралар өйрәнгән һәм үзләштерелгән лексиканы берничә тапкыр кабатлауга ярдәм итә.Дәрес барышында яңа сүзләрнең  күп тапкырлар кабатлануы кирәк.Чит телгә өйрәтү методистлары сүзне истә калдыру өчен андый кабатлаулар биштән дә ким булмаска тиеш диләр.

Сүзләрне механик кабатлау түгел, ә төрле күнегүләрне эшләү барышында кабатлау кирәк.Психологлар тикшеренүләре шуны күрсәтә: сүз укучыга  эмоциональ  тәэсир итсә һәм кызыклы ситуацияләрдә кулланылса гына истә кала. Яңа сүзне аңлатуның берничә ысулы бар.Акыл үсеше тоткарланган балалар белән эшләгәндә күрсәтмә әсбаплар куллану әйбәт нәтиҗәләр бирә: сүзгә туры килгән предметларны  һәм аларның билгеләрен күрсәтү, дәрестә һәм экскурсияләр вакытында аларны күзәтү.Күзәтүнең актив булуына ирешергә кирәк.Моның өчен балаларга төрлечә булышырга туры килә:ике охшаш әйбердән кискен аерылып торган өченче әйбер күрсәтү (тиен,куян,карга); әйберне сурәттә тулысынча һәм аның кайбер өлешләрен генә күрсәтү (агач,ботак,куак),әйбернең төрле өлешләрен төсләргә буяу (карбыз нинди? кавын нинди? дигән юнәлеш бирүче сораулар кую); конкретлаштыру (кышкы,җәйге киемнәрне аера белү).Төрле күрсәтмәлелек чараларын файдалану укытучыга дәрестә тел атмосферасы тудырырга,сүзләрне истә калдыру өчен тормышчан ситуация корырга ярдәм итә.

Сүзлек эше вакытында текстагы аңлашылмаган сүзләрне укучыларның үзләреннән таптыру мөһим.Акыл үсеше тоткарланган балалар үзләренә билгеле сүзләрнең икенче формада килүен аңлап бетерә алмыйлар   (ипи-ипекәй,бала-бала-чага,кош-аккош). Еш кына текстларда күп тапкырлар очраган һәм кулланылган сүзләрне дә аңлашылмаган сүзгә кертәләр.Балаларның игътибарын сүзгә(сөйләмнең мәгънәле кисәгенә) юнәлтү өчен әсәрне өйрәнү барышында кайсы сүзләрне аңламауларын һичшиксез ачыкларга кирәк, бер-берсеннән сорарга кушу да уңай алым санала.Әсәрдәге төп фикерне аңлау өчен иң әһәмиятле сүзләрне сайлап ала белү дә макталырга тиеш.Сүз белән шулай эшләү текстка игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләп кенә калмый,ә бер-берсе белән аралашу (коммуникатив) күнекмәләрен дә үстерә: укучылар бер-берләреннән сорашалар,дөрес булмаган җавапны төзәтәләр яки тулыландыралар.

Нәтиҗә ясап,махсус мәктәптә сүзлек эшенә төп таләпләрне чыгарыйк:

1.Дәрестә өйрәнәсе сүзләрнең күләме билгеләнергә тиеш.В.А.Сумарокова тикшеренүләре күрсәткәнчә,түбән сыйныфлар өчен бер этапта 2-3,югары сыйныфлар өчен 3-5 сүз каралган.

2.Яңа сүзләрне контекстта аңлатырга кирәк.Психологлар фикеренчә, сүзләр бер темага берләшсәләр яки җөмләгә кертелсәләр җиңелрәк хәтердә калалар.

3.Сүзне тәкъдим итү бөтен анализаторларга таянырга тиеш.Яңа сүз укытучы тарафыннан әйтелә һәм балалар аны ишетеп кабул итәләр; аннан төрле күрсәтмә әсбаплар кулланып ул сүзнең мәгънәсе аңлатыла,укучылар сүзне тагын бер тапкыр укыйлар һәм ул сүз белән җөмлә төзеп әйтәләр,язу дәресе булса,җөмләне тактага һәм дәфтәрләргә язалар.

4.Сүзнең мәгънәсен аңлату – сүзлек өстендә эшләүнең башлангыч этабы.Сүзне сөйләмгә кертү өчен күптөрле күнегүләр эшләргә,сүзне күп тапкырлар кабатларга,аны төрле контекстларга кертергә кирәк.

  5.Сүзлекне активлаштырганда аның табигыйлыгын сакларга кирәк.Укучылар төзегән җөмләләр текстның эчтәлеген чагылдырырга яки укытучы куйган ситуациядә әйтелергә тиешләр.Шулай ук ул сүзләрне экскурсиядә күргәннәр,караган фильмнар яки башка дәресләрдә ишеткәннәр белән бәйләргә мөмкин.

6.Сүзлек өстендә эшләү телнең грамматик,фонетик һ.б. яклары белән бәйләнештә оештырылырга тиеш. Яңа сүзне аны төрле грамматик формаларга куймыйча,дөрес әйтергә өйрәтмичә үзләштереп булмый.Әгәр сүз даими кулланылып һәм кабатланып тормаса, аңлы рәвештә сөйләмгә кертелмәсә ул бала хәтерендә авыр йөк булып тора яки бик тиз онытыла.

Йомгаклап әйтсәк,акыл үсеше тоткарланган балаларны сөйләмгә өйрәтү болар белән генә чикләнми. Әле тагын җөмлә төзү эшләре,уку һәм язу грамотасына өйрәтү,әлифба чоры, дидактик уеннар,хаталар өстендә эш,грамматик һәм орфографик күнегүләр,укуга өйрәтүнең психологик нигезләре һ.б.проблемалы темалар бүгенгә кадәр кузгатылмаган катлам булып кала.Акыл үсеше тоткарланган балалар белән эшләгәндә иң элек “тел” һәм “сөйләм” төшенчәләрен аера белергә кирәк. Мәгълүм ки,”тел” –лингвистик төшенчә, ә “сөйләм”- психологиянеке. Кызганычка каршы, татар лингвистикасында тел өйрәнү процессының психологик яклары бик аз өйрәнелгән.Ә акыл үсешләре тоткарланган балаларның сөйләмен оештыру һәм үстерү эшенә психологик яктан якын килмичә алга таба бер адым да атлап булмый.

Иң беренче төп шарт – татар теле укытучысының олигофренопедагогик белеме булырга тиеш. Махсус белемнән  башка аның укытуы урманда адашып йөргән кешенеке шикелле булачак. Икенчедән,  ачыкларга кирәк: акыл үсеше тоткарланган балаларны без татар теленә өйрәтергә тиешме,әллә татар сөйләменәме? Бу балалар 9нчы сыйныфны тәмамлагач,эшкә урнашачаклар яки ПТУларда укуларын дәвам итәчәкләр.Шулай булгач,безнең уйлавыбызча,махсус мәктәп укучыларына тел белеме һәм әдәбият теориясен белү мәҗбүри түгел.Беренче чиратта алар үз ана телләрендә дөрес һәм аңлаешлы итеп башка кешеләр белән аралаша белергә тиешләр. Тел системасын сөйләмияттә өйрәнергә кирәк. Фонетика,лексика,грамматика кагыйдәләрен өйрәнү үзмаксат булмасын иде.Сөйләмияткә аерым сүзләр,грамматика аша юл юк.

 Әйтми калдырырга ярамый торган тагын бер фикер бар.Сөйләмгә өйрәтү телне уку белән язуга бүлеп укыту формасында булырга тиеш түгел.Әмма бүгенге мәгариф законнары нигезендә әле моны иртәгә генә хәл итеп булмаячак.Ләкин ничек кенә булмасын, акыл үсеше тоткарланган балалар өчен үз ана телләрендә уку,аралашу ,үсү өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк.

Әдәбият укытудагы кыенлыклар

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат балалары бүгенге көндә сәламәт балалар өчен чыгарылган дәреслекләр белән укыйлар.Бу гафу ителмәслек хәл. Чөнки уку дәреслекләрендәге текстларның 90%ын акыл үсешләре тоткарланган балалар кабул итә алмыйлар яки бөтенләй аңламыйлар. Алар бу дәреслекләрдәге текстларны механик рәвештә укырга мөмкиннәр һәм шулай эшлиләр дә, әмма ул текстлар аларның эмоциональ-психологик үсешләренә йогынты ясамыйлар. Шулай булгач, олигофренопедагогиканың төп принцибы нигезендә-белем һәм тәрбия бирүнең бердәмлеге шартларында балаларның дөньяга карашы һәм әхлак сыйфатлары үзгәрергә тиеш булса да, ул үзгәрешсез кала, баланың шәхес буларак үсеше алга китми.

Мин моны элеккеге VIII төр коррекцион интернат-мәктәптә 20 ел эшләгән педагог буларак курыкмыйча әйтә һәм кирәк булса, исбатлый да алам. Менә бер генә мисал: 3нче сыйныфта ”Елау дә рәхәт икән”(М.Мәһдиев) әсәре болай башлана. ”Әни бик кырыс һәм тәвәккәл иде.Кырыс һәм нечкә,җәрәхәтле күңелле иде.Хәтерлим:авыр ел,кытлык ел.” Укучылар шушы 4 җөмләдәге сүзләрнең бары икесен-“әни” һәм “ел” сүзләрен генә аңлап кабул итәләр.Ә текст эчендәге “китек күңел,күңел таштай каткан, вакланмау, тамакка төер утыру, инстинкт, отставка, киндер тышлы, төер утырды” һ.б.сүзләр,сүзтезмәләрнең мәгънәләрен бөтенләй аңламыйлар. 3 битлек бу әсәрне акыл үсеше тоткарланган бала аңларлык итеп укыту өчен кимендә 7-8 сәгать дәрес кирәк. Ә аңа бер сәгать вакыт каралган.

  Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең иң беренче урында торуын барыбыз да белә. Әдәбият дәресләренең төп максаты- әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү.

Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә. Әмма текстның эчтәлеген аңлау өчен СМЧ бала образлы фикерләү сәләтенә ия булырга,вакыт-пространство чикләрен аера белергә,гомумиләштерә һәм логик фикерли белергә тиеш.Ә дебилл балада боларның  берсе дә юк яки бик зәгыйфь үскән була.

Акыл үсеше тоткарланган балаларның лексикасында (сүзләр җыелмасы) җитди кимчелекләр күзәтелә. Лексика-нинди дә булса күренешләр,вакыйгалар,әйберләр турында белем бирүче телнең төп өлеше. Олигофренопедагогикада махсус мәктәпләрдә укучыларның сүзлек байлыгы бик ярлы булу турында күп язылган. Аларның сөйләмендә төрле грамматик категорияләрдәге сүзләр, абстракт төшенчәләр (дулкынлану,дәһшәтле,зәңгәрсу) бөтенләй юк. Алар, тегесе дә бусы да конкрет предметларны белдерүгә карамастан, төр төшенчәләре (каен,имән,өрәңге),төркем төшенчәләре (үсемлек,инструмент) белән таныш түгел.

Төрле дәрәҗәдәге гомумиләштерү сүзләрен белмәгәнлектән, бу балаларның сөйләме төгәл булмый, начар аңлашыла. Кайбер грамматик категорияләр СМЧ балалар тарафыннан бөтенләй кулланылмый яки берән-сәрән генә очраштыргалый. Шундыйларга сыйфат фигыль,хәл фигыль,рәвеш,бәйлекләр,ияртүче теркәгечләр һ.б.керә. М.Ф.Феофанов тикшеренүләре буенча,сәламәт акыллы бала 5-6 яшендә инде 22 бәйлек сүзне белсә,акыл үсеше түбән бала 8-9 яшенә җиткәндә бары 8-9 бәйлек куллана. Лексикада иң җитешсез як тагын шул,алар сүзнең мәгънәсен һәм аны ничек дөрес кулланасын белмиләр.Тагын бер аерылып торган лексик үзенчәлек: баланың белгән һәм сөйләмдә кулланган сүзләре арасында зур аерма булу.Бу- фикер үсешенең түбән булуын күрсәтә.Актив сүзлекнең күләме аз булу күренешләрне,кешеләр арасындагы, мөнәсәбәтләрне төгәл тасвирлауда белемнәрнең җитмәвен һәм тасвирлау теләгенең примитив булуын күрсәтә.

Сөйләмнең синтаксик ягы да акыл үсеше тоткарланган балаларда  бик акрын үсә.Бу яктан түбәндәге кимчелекләрне күрсәтергә мөмкин:

  1. Җөмләләрнең кыска булуы.Балалар гади,кыска төзелешле һәм күп вакыт иярчен кисәкләр кулланмыйча сөйләшәләр.(өйгә кайтам,китап алдым,кино карадым).Сирәк очракларда гына сөйләмгә рәвешләр килеп керергә мөмкин(иртәгә,тиз,соң),предметның билгесен белдерү өчен кайбер сыйфатлар кулланыла( кызыл,түгәрәк,тәмле).

2.Фраза төзү өчен кирәкле сүзләр,сүзтезмәләрнең төшеп калуы. Акыл үсеше тоткарланган балаларның җөмләләре таркау булулары,ә кайчагында әйтеләсе фикернең бозылуы белән аерылып тора.(Малай сөт ашата.Әти кайткач,безгә ашарга).

 3.Тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләрнең бөтенләй кулланылмавы яки дөрес төзелмәүләре.3нче сыйныфта кушма җөмләләр бала сөйләмендә 2-5% булса,8нче сыйныфка 12-20%ка кадәр үсәргә мөмкин.Вакыйгаларны һәм күренешләрне санау теркәгечсез генә башкарыла.

 4.Җөмләдә сүзләр бәйләнешенең бозылуы.Еш кына ия белән хәбәр, исем белән сыйфат дөрес бәйләнми.(Мәче тоткан тычканны.Булат китап яшелне алган).Иң күп ялгыш бәйлек сүзләрне төшереп калдыруда яки урынсыз куллануда күренә.

  1. Тагын шунысын да игътибарга алырга кирәк,акыл үсеше тоткарланган балаларда экспрессив аграмматизм (килешләрне,төрләнеш,бәйлекләрне дөрес кулланмау) белән янәшә импрессив аграмматизм ( бәйлек,теркәгеч,сүз тәртибе бозылу )күзәтелә.

 6.Сүз тәртибе бозылу:мәгънәсез инверсияләр,сүзтезмәләрнең өзелүе (Малай китте өенә.Үлән яшел үсә).

Акыл үсешләре тоткарланган  балалар сөйләме хис-кичерешләр,тәэсирләрнең ярлылыгы белән аерылып тора.Бу тиешле сүзләрнең сөйләмдә булмавын китереп чыгара.Сөйләмгә этәргеч булмау да(мотивация) зур йогынты ясый.Күп вакыт баланың җаваплары “әйе”,”юк” сүзләреннән генә тора.Бары өстәмә коррекцион чаралар кулланып кына сөйләмне күпмедер яхшыртырга мөмкин.

Олигофрен балаларның сөйләмен үстерү бурычлары һәм юллары

Бу төр балаларның сөйләмен үстерү – махсус(коррекцион) мәктәптә укытыла торган барлык фәннәрнең төп бурычы.Аның шулай булуы очраклы хәл түгел.Сөйләмдәге төрле кимчелекләрне төзәтеп,сөйләм күнекмәләрен үстереп, һәр укытучы укучыларда танып-белә сәләтләрен һәм психикаларын үстерә.

 Сөйләмгә өйрәтү төп психик процессларны үзгәртеп кора: игътибар арта,хәтер ныгый һәм күзаллауның,фикерләүнең яңа формалары барлыкка килә.Балаларның ана теле сөйләме никадәр югары үссә,аларның башка уку предметларын үзләштерү дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак һәм уңышлырак була.

 Баланың тулы итеп дөрес сөйләшүе – бу шулай ук коммуникативлык дәрәҗәсен үстерү,шәхеснең камилләшүе һәм соңгы чиктә яхшы социаль адаптациягә ирешүе дигән сүз.Тел — кеше эшчәнлеген планлаштыру һәм көйләү чарасы булганлыктан,ул балага профессиональ-хезмәт күнекмәләре алырга һәм тормышта уңышларга ирешергә ярдәм  итә.Балаларның сөйләмен формалаштыруда төп йөкләнеш татар теле дәресләренә төшә,чөнки сөйләм укыту чарасы гына түгел,ә өйрәтү предметы да булып тора.Балаларның игътибары сүзнең аваз төзелешенә,аның язылышына,фикерне әйтү өчен кирәкле сүзләр табуга,җөмләне дөрес итеп төзүгә,текстта җөмләләрнең дөрес урнашуына юнәлдерелә.Татар теленә өйрәтү дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерүнең  төп бурычлары түбәндәгеләр:

1.Укучыларның сөйләм үсешләрен өйрәнү.

2.Телдәге кимчелекләрне төзәтү һәм әйтелеш күнекмәләрен эшләү.

3.Сүзлек запасын аныклау, баету һәм активлаштыру.

4.Җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзи белергә өйрәтү.

5.Диалогик һәм монологик сөйләмне коррекцияләү.

6.Үз фикерләреңне бәйләнешле һәм логик эзлеклелектә язма формада әйтә белү.

3-5нче бурычлар татар теленә өйрәтүнең бөтен чорында тормышка ашырыла.Укытучы сорауларына җавап бирү,укыганның эчтәлеген сөйләү,рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү күнегүләре барлык сыйныфларда  башкарыла.Сыйныфтан сыйныфка таләпләр үсә:телдән сөйләүнең күләме арта,мөстәкыйль эшләр күбәя,эш төрләре сыйфат ягыннан үзгәрә( эчтәлекне тулы, кыскача сөйләү, 3нче заттан сөйләү).

 Башка бурычлар билгеле бер сыйныфларда тормышка ашырыла.Әйтик,балаларны өйрәнү беренче сыйныфта үткәрелә,чөнки аларның сөйләм дәрәҗәсен белү алдагы эшләрне планлаштыруның төп шарты булып тора.Ләкин ул алдагы сыйныфларда да әһәмиятен югалтмый.

Язма сөйләмне үстерү эшләре нигездә югары сыйныфларда алып барыла,әмма аның нигезләре башлангыч сыйныфларда салына.2нче сыйныф укучылары рәсемнәр астына берәр җөмлә куялар,нәтиҗәдә 3-4 рәсем астындагы җөмләләрдән бәйләнешле сөйләм барлыкка килә;текстагы урыннары үзгәргән җөмләләрне дөресләп рәсемнәр астына куялар.3нче сыйныфта үзлектән җөмлә тәртибе бозылган текстны картиналар сюжеты буенча язып чыгалар.4нче сыйныфта бу эш тагын да камилләштерелә,алдан билгеле эчтәлек буенча бу эшне мөстәкыйль эшлиләр.

Сөйләм үстерүнең бөтен бурычлары үзара бәйләнгән һәм бергә хәл ителә.Бу шуның белән аңлатыла, сөйләмнең һәр берәмлеге (аваз,сүз,сүзтезмә,җөмлә,текст) кайда һәм кайчан өйрәнелүгә карамастан, беренче чиратта аралашу вакытында тормышка ашырыла.Шуның өчен әйтелеш күнекмәләренә өйрәтү баланың сүз байлыгын барлыкка китерү белән аерылгысыз бәйләнгән.Сүз, беренче чиратта,башка тиңдәш сүзләр белән янәшә кулланылса,төрле формаларда һәм төрле текстларда кабатланса гына истә кала һәм үзләштерелә.Җөмлә төзелеше үзенең эчке грамматик кагыйдәләренә буйсынса да, үзе булган контекстка да бәйле.Янәшә торган җөмләләр анда сүз тәртибен,сүзнең формасын,төрләнешен барлыкка китерәләр.Шулай итеп, җөмлә сөйләм берәмлеге буларак, билгеле бер коммуникатив функцияне үтәсә генә тулысынча үзләштерелә ала.

  Балаларның сөйләмен һәрьяклап үстерү белән бергә махсус мәктәптә аларның сөйләмендәге кимчелекләрне коррекцияләү бурычы да хәл ителә.Татар теле укытучысы логопед төзәткән авазларны сүзләр  белән ныгытырга тиеш. Сүзлек запасындагы сүзләрнең кимчелеген төзәтү эшләре сүз байлыгын арттыру һәм аңа төгәллек кертү белән бергә бара.Укучылар үзләре белгән сүзләрне урынлы кулланырга һәм тиешле контекстта сөйләмгә кертергә тиешләр (малай әйбәт  кенә түгел, ә малай чиста,пөхтә,намуслы,кайгыртучан,кыю).

Җөмлә төзүдәге һәм бәйләнешле сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү аеруча мөһим. Күп тикшерүчеләр тарафыннан акыл үсешләре чикле балаларның җөмлә төзеп әйтә белмәүләре, аграмматизм,сөйләмнәренең примитив һәм шаблонлы булуы турында язылган.Моннан котылу өчен һәр сыйныфта дәрестән дәрескә төрле килеш кушымчаларын һәм фигыльнең заман формаларын дөрес куеп сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта әйтү формасы (сүз,сүзтезмә,җөмлә) әйтелгәннең эчтәлеген аңлату белән (предметлар,күренешләр һәм аларның чынбарлыкта чагылышы) тыгыз бәйләнгән булырга тиеш.Болай эшләү теге яки бу эчтәлеккә төрле сүзләр һәм синтаксик төзелмәләр кертергә һәм ахыргы исәптә укучылар сөйләмендәге шаблонлыкны бетерергә ярдәм итә.Әйтик,караган фильмның эчтәлеген сөйли башлау  өчен 8нче сыйныфта формасы белән төрле,эчтәлеге белән бер булган җөмләләр тәкъдим итәргә мөмкин.Безгә хайваннар турында фильмнар карау бик ошый; Без хайваннар турында фильмнар карарга яратабыз;Без хайваннар тормышы турында сөйләүче фильмнарны карарга яратабыз.

 Укучыларның сөйләмен үстерү бурычының уңай хәл ителүе билгеле бер шартларга бәйле.Ул телдәнме яки язма формадамы,әңгәмәдәшче беләнме әллә аннан башкамы-анысы әһәмиятле түгел.Төп шарт – әйтүнең эчтәлеге һәм  сөйләмгә ихтыяҗ булу.Әгәр болар булмаса,ягъни балага бернәрсә турында да әйтү кирәк булмаса яки ул үзенең фикерләрен һәм хисләрен белдерергә теләмәсә, сөйләмне барлыкка китерү чынлыкта мөмкин түгел.Шуңа күрә сөйләм барлыкка китерүнең беренче методологик шарты-укучыларның предметлар һәм әйләнә-тирә дөнья турындагы карашларына аныклык,төгәллек кертү. Уку һәм телдән сөйләм үстерү,язу һәм дөрес язу дәресләрендә укучылар алда сөйләшенәчәк теманың эчтәлеге белән танышалар.Укыган текстны җентекләп өйрәнәләр,алда өйрәнгәннәр белән бәйләнешен барлыйлар;предмет яки күренешне һәрьяклап өйрәнәләр.Аның шуңа охшаш башка хәлләрдәге урынын билгелиләр,тупланган белем,күзәтүләр һәм сәләтләрен кулланып практик эшләр башкаралар.Шулай итеп,әйтемгә нигез салына,ә укытучы укучы сөйләменә этәргеч ясарга мөмкинлек ала.

  Баланың  сөйләргә теләге барлыкка килү — акыл үзеше тоткарланган балаларның сөйләмен үстерүдә икенче методологик шарт.Ихтыярый тырышлыкның түбән булуы сөйләм тудыручы мотивларның көчсезләнүенә китерә,аралашу тудыручы эчке омтылыш,кичерешләрне кем белән булса да уртаклашу теләге бозыла.Сөйләмгә этәргеч бирү төрле ярдәмче чаралар кулланып башкарыла:күргәзмә әсбаплар,укытучы сораулары,кызык тема,күңелле ситуация,мактаулар һ.б. Һәм сөйләм үстерүнең тагын бер әһәмиятле шарты-аларның әйтемнәрен төрле тел чаралары белән тулыландыру кирәклеге.Бу шартның үтәлеше өчен алдан әзерлек эшләренең булуы кирәк: укучылар тиешле төзелеш “материалы”: сүз,сүзтезмәләр,җөмләләр белән эш итә белергә тиешләр.

      

Шәрехләү


Яндекс.Метрика