Исәпләүләрнең дөреслеген тикшерү ысуллары
Калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерү.
Предмет: математика
Класс: 3
Дәрес төре: яңа материал өйрәнү
Максат: калдыклы бүлүне тикшерү ысулын өйрәтү; исәпләү күнекмәләрен, өйрәнгән төр мәсьәләләрне чишә белүне, фикерләү сәләтен үстерү; фән белән кызыксыну тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
– математик белемнәрнең тормышта кирәклеген аңлау;
-сәламәтлекне саклау;
-яңа материал һәм аны үзләштерү юллары белән кызыксыну;
-“әйбәт укучы”булырга тырышу;
-үзенең уңышларын, уңышсызлыкларын аңлап кабул итү.
Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.
Регулятив:
-дәреснең максатын һәм бурычларын аңлау, алардан тайпылмау;
– башкарган гамәлләргә үзконтроль, үзара контроль ясау, тиешле төзәтмәләр кертү;
– төркемнәрдә эшләгәндә вазифаларны аңлашып бүлешү, эшне шул таләпләргә яраклаштырып башкару;
Танып-белү:
– исәпләүләрнең алган белемнәрне куллана белү, математик терминнар кулланып фикереңне җиткерү;
-исәпләүләрне алгоритм буенча эшли белү;
-логик фикерләү;
– уку мәсьәләсен чишү юлын фаразлый белү ( таныш һәм таныш булмаган белемнәрне, кирәкле чараларны, уку гамәлләрен билгеләү);
Коммуникатив:
-әңгәмә кора, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү;
-сораулар бирә белү;
-үзконтроль булдыру; бердәм хезмәттәшлек нәтиҗәләрен үзара контрольдә тоту;
Предмет нәтиҗәләре:
Калдыклы бүлүне тикшерүне алгоритм буенча эшләргә өйрәнү; тапкырлау таблицасын мәсьәлә һәм мисал чишкәндә файдалана белү; көндәлек тормышка бәйле, вакыйганың вакытын билгеләүгә мәсьәләне арифметик юл белән чишү, мәсьәләне чишү юлын планлаштыру, геометрик фигураларны тану (күппочмак, өчпочмак, квадрат); периметр табуда үзлекләрен файдалану.
Дәрестә кулланылган технологияләр:
-уен технологиясе;
-сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр;
-үстерешле укыту технологиясе;
-проектлар технологиясе;
-төркемнәрдә эшләү.
Укыту формасы һәм методлары: практик эш, фронталь, шәхескә юнәлдерелгән.
Җиһазлау: дәрескә презентация, төркемдә һәм индивидуаль эшләр өчен карточкалар.
Материал: Математика 2ч/ М.И.Моро, М.А. Бантова. 32 нче бит.
ТСО: проектор; ноутбук, экран.
Дәреснең технологик картасы.
Исәпләүләрнең дөреслеген тикшерү ысуллары. План тулысы белән: Хөсәенова А.М. Ачык дәрес