fbpx
26.12.2018

Хөршидә әбидә кунакта 3нче сыйныф Дәрес планы.


Хөршидә әбидә

Алексеевск муниципаль районы Родники урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Рахматуллина Рамзия Рафик кызы.Тема: «Хөршидә әбидә кунакта». 3 нче сыйныфта үткәрелгән  ачык дәреснең план – конспекты (рус телле укучылар өчен)

 

 Дәреснең темасы: “Хөршидә әбидә кунакта”.

Дәреснең максатлары:

  • Йорт хайваннары турында белемнәрне ныгыту.
  • Сүзлек байлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
  • Хайваннарга кызыксыну, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстеру дәресе.

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме,Хөршидә әби сөйләме, әңгәмә, күрсәтү.

Җиһазлау: хайваннар рәсемнәре, карточкалар.

ТСО: компьютер, мультимедиа проектор.

Дәрес барышы.

  1. I. Оештыру өлеше:

Укытучы:

– Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүгенге дәресебезгә нинди теләкләр белән керәсез ?

Укучылар:

– Хәерле көн!Татар телен,Тукай телен өйрәнергә керәбез.

  1. II. Фонетик-лексик зарядка.

Укытучы:

-Әйдәгез, татар теленең специфик авазларын кабатлап китик.(Укучылар кабатлый).

Ә –  әти, әни

Ө –  өй, өч

Ү –  үрдәк, үсемлек

Җ – җиләк, җәй

ң –  яңгыр, чаңгы

Һ –  һәйкәл, һава

III. Ныгыту дәресе:

Укытучы:

– Яхшы. Безнең бүгенге тема – “Хөршидә әбидә кунакта” дип атала.Ни өчен шулай? Чөнки бүген без сезнең белән әбигә кунакка барырбыз.Ул сезгә үзенең йорт хайваннары турында сөйләрмен дип сезне кунакка чакырды. Барыр алдыннан безгә йорт хайваннары турында белгәннәребезне ныгытырга кирәк булыр.

-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик. (Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?). Мөгезле – нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер,  кәҗә, сарык). Сакаллы – кәҗә. Җитез – эт, мәче. Тугры – эт.

Укытучы:

-У меня перепутались слова. Нужно правильно их расставить и составить предложение. Я вам раздаю карточки. Укажите стрелками.

мөгезле       ат            сөт бирә

йомшак      сыер         тычкан тота

сакаллы      песи         йон бирә

җитез           эт           тиз чаба

тугры         кәҗә         өй саклый

  1. Аудирование.

Укытучы:

– Сейчас я прочитаю вам рассказ об одном животном. Прослушав, вы должны догадаться, что это за животное.

– Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә?    (Песи).

-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (…)

Укучылар чиратлашып үзләренең йорт хайваннары турында сөйлиләр.

( Минем этем, мәчем, күсем, йорт куяным бар…. Аның кушаматы нинди? Аңа ничә яшь? Ул нинди? Нәрсә ашарга ярата?)

Ике укучы арасында әңгәмә була.

Бер укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.

VII. Әңгәмә үткәрү.(Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү).

Укытучы:

-Белемнәрне ныгыттык, инде әйдәгез Хөршидә әби безне көтә торгандыр.(Сыйныфка Хөршидә әби керә.Слайдтан йорт хайваннары турында әңгәмә үткәрә).

Хөршидә әби:

-Исәнмесез,балалар.Мин сезне үземнең яраткан йорт хайваннарым белән таныштырырга чакырдым.Сез аларны яратасызмы ? Әйдәгез әле иң беренче булып песиемне чакырыйк.

Балалар:

– Пес,пес…

Әби үзенең песие һәм башка йорт хайваннары(эт,сыер,кәҗә,сарык) турында сөйли, сораулар бирә (Нәрсә ярата?Нәрсә бирә? һ.б.).

Шулай итеп,Хөршидә әби укытучы белән берлектә укучыларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен тикшерә һәм ныгыта.

Укытучы:

-Укучылар,Хөршидә әбигә рәхмәт әйтеп кайтырга кирәк инде.

Әби белән саубуллашалар.Әби чыгып китә.

VIII. Йомгаклау.

-Без бүген йорт хайваннары, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдасы турында сөйләшүне йомгакладык.

– Кто активнее всех работал на уроке?

– Чьи ответы вам понравились больше?

Өй эше – үзегезнең өйдәге  дүрт аяклы дустыгыз турында хикәя язарга.

                                       Билгеләр кую.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.  

 

 

Шәрехләү