fbpx
10.10.2018

Җимерелү


           ҖимерелүҖимерелү.

Милләт фаҗигасе.

Россия империясендә татар телен җимерү сәясәтенең уңай яклары да булды.Әйе, һәр начар нәрсәнең файдалы ягы булмый калмый. Без,беренчедән, үзебез Татарстаннан сайлап куйган депутатларыбызның татар телен яклап бер кәлимә сүз әйтмәүләрен күрдек.Аларга ышаныч болай да шуның кадәр генә иде, ә инде бер каршылыксыз Мәскәү кушканны яклап кул күтәрүләре бөтенләй өметне өзде.Икенчедән,халык үзе дә күтәрелмәде.Барлы-юклы митингларга бармак белән санарлык кешеләр җыелды.Димәк,татар халкына үз ана теле кирәк түгеллеген күрдек. Бу-милләтнең фаҗигасе, аның бетүгә баруы. Өченчедән,матбугат чаралары әлеге темадан читтә калырга тырыштылар, кискен фикерләр ишетелмәде ,димәк аларга “телләшмәскә” дигән күрсәтмә бирелгән. Бары интернет челтәрендә генә тел тирәсендә җәяүле буранны хәтерләткән азмы-күпме “көрәш” барды, әмма ул эш тә имзалар җыюдан артыкка китә алмады.Кыскасы,телне бетерү – кемнең кем икәнлеген ачып салды.Битлек кигәннәр,икейөзлеләр, куркаклар,демагоглар фаш ителде.

Татар телен татар кулы белән…

Мәскәү хан заманнарындагыча эш итте: татар телен татар кулы белән бетерде.Ә татар җәмәгатьчелеге тыныч кына шушы залимлекне читтән карап-күзәтеп торды.Бары бер кеше – “Солнце” мәктәбе директоры П.Шмаков прокуратураның бу законсыз карары белән килешмәде, уку елы уртасында татар теле сәгатьләрен кыскартмады.Аны шуның өчен судтан судка йөрттеләр,әмма эшеннән ала алмадылар.ҖимерелүТатар кешесе булмаган Шмаковка татар теле сәгатьләре ул кадәр кирәк тә түгелдер,ләкин ул уку елы уртасында укытучыларын урамга куып чыгармады.Эш менә нәкъ шунда: кешелеклелектә, мәрхәмәтлелектә, курыкмауда, законлылыкта.Татарстанның бөтен мәктәп директорлары үзләренең эш урыннарын югалтудан шүрләмичә ,менә шулай бердәм булып,прокурорның “ә” дигәненә “җә” дип тормаган булсалар,татар теле сәгатьләрен саклап кала ала иделәр.Әмма татар милләтеннән булган меңләгән директор моны эшләмәде, үзенең ана телен руска сатты. Шуның белән татарларны урыслаштыру сәясәте җиңеп чыкты.

Кем гаепле?

Шуннан кайбер “акыллыбашлар” аңнарына килеп, гаеплене эзли башладылар…һәм таптылар! Татар теле укытучылары татар телен саклап калу буенча бер нәрсә дә эшләмәгәннәр икән бит! Алар йөзәрләп,меңәрләп урамнарга чыгарга, Мәскәүгә озын-озын хатлар язарга, Президент бусагасын таптарга тиеш булганнар икән.Ә алар ,гөнаһ шомлыгына каршы, боларның берсен дә эшләмәгәннәр. И,мескен татар теле укытучысы! Тагын җәмгыятьнең битарафлыгын,халыкның гамьсезлеген сиңа сылап калдырмакчы булдылар. Соң уйлап карагыз: кем ул татар теле укытучысы? Ул бит шул авторитар системаның кечкенә бер шөребе.Ул – башкалар шикелле югарыдан кушканны карусыз үтәргә күнеккән гап-гади бер башкаручы.Ул нәкь башка укытучылар шикелле үзен һәм гаиләсен туйдыру өчен татар теле сәгатьләре укытып ,үзенә акча эшләүче хезмәткәр.

Шундый да законсыз, мәрхәмәтсез илдә яшибез ки, әгәр уйласалар, теләгән вакытта теләсә кайсыбызны кандала урынына сытып үтерергә мөмкиннәр икән. Ипотекасы яки банктан алган кредитлары булган һәм ялгыз аналар өчен бу хәл, чыннан да үлем белән бер булды. Уку елы уртасында кешене эшсез калдыру бернинди хезмәт законнарына да сыймый, әмма прокуратура, үзе закон сагында торучы орган кушкач, берни эшли алмадылар. Үз илендә,үз җирендә ана телен укытучы,исеме зур хәрефләр белән язылырга тиешле могтабәр мөгаллим яклаучысыз берьялгызы калды, империянең татар телен юкка чыгару тегермәненә салып тапталды, сытылды, изелде.

Шул вакытларда Татарстан Президенты инстаграмына бер татар теле укытучысы ,”… ничә буын балаларны тәрбияләп чыгардым, ә мин пенсиягә чыгарга ике ел калган вакытта, уку гөрләп барган чорда эшсез калдым. Йөрәгем әрни, йөрәгемнән кан тама. Телебезнең төп сакчысы булган татар теле укытучылары мыскылга калдырылгач, телне, милләтне саклаучы, яклаучы кем булыр икән? Барлык укытучылар исеменнән, мине кабул итеп очрашуыгызны сорыйм”, – дип язган иде ул.

Татар телен кем сакларга тиеш?

Татар теле укытучысының төп вазифасы- татар телен саклау түгел, ә балаларга шул телне өйрәтү,телгә мәхәббәт тудыру.Татар телен саклау- дәүләт,хөкүмәт эше. Безнең дәүләтебез-Россия Федерациясе дип атала. Шул дәүләткә буйсынган Татарстан җитәкчелеген телне сакламауда берничек тә гаепләп булмый.Ул ничек итеп Путинның милли телләргә бармак янавына каршы йодрык күрсәтә алсын ди? Аны бит икенче көнне үк кәнәфиеннән өстерәп төшереп ,таш капчыкка тыгып куячаклар.Ә менә халык-зур көч,ул каршылык күрсәтә ала иде, әмма татарның милли элитасы булмау Мәскәүгә үзе планлаштырганны ахыргача җиңел генә башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Мондый фаҗигане булдырмыйча калырга була идеме? Була иде,әгәр безнең милләт турында уйлаучы-кайгыртучы чын милли элитабыз булган булса, татар теле укытучыларына сәгатьтәре кыскарганнан соң, урам себерүче эше тәкъдим итәргә курыккан булырлар иде. Әмма ул юк. Бездә бары президент,хөкүмәт,мэр тирәсендәге кәнәфи һәм малы өчен калтырап торган “чиновниклар элитасы” гына бар. Укыйлармы икән аларның балалары,оныклары татар телен? Юк икән шул,укымыйлар алар татар телен.Җимерелү Югары урыннарда эшләүче чиновникларның балалары укый торган иң “элитный” Казан мәктәбендә татар теле мәҗбүри укытылмый.

Халыкара мәктәп (International School in Kazan)дип аталган бу мәктәп инде өченче елын эшли.Аның бер корпусы Федосеевский,икенче корпусы-Мәүлетовлар урамында урнашкан. “Татарстан Хогварды”ның үзенчәлеге шунда: монда күп фәннәр инглиз телендә укытыла, укытучыларның шактые чит илнеке,нигездә АКШ, Бөекбритания, Канада, Көньяк Африкадан 30дан артык педагог чакырып китерелгән. Укыган өчен түләү айга 60-70 мең.Татарстан президентының улы, министрларның, мэрия хезмәткәрләренең балалары шушында укыйлар.Татар теле атнага 1 сәгать керә һәм бары 5нче сыйныфка кадәр генә укытыла.

Бетерү дәвам итә.

Менә шундый мөнәсәбәт татар теленә Татарстанның иң яхшы мәктәбендә. Ярый,теләсәләр нишләсеннәр,инде бу эшләр тарихта калды.Бүген нәрсә күрәбез? Гаҗәп хәлләр,җәмәгать! КФУда татар журналистикасы кафедрасы бетерелде.Бу инде татар матбугатын юкка чыгару өчен махсус эшләнә.Чөнки татарча газет-журналлар чыгып торганда әле тел яши,халык татарча укый,фикерен үз телендә белдерә ала.Аны шушы хокукыннан да мәхрүм итәргә булдылар.

Билгеле, профессиональ татар журналистлары булмаса,матбугат үзеннән үзе сүнәчәк. Бу сәясәт, милли телләрне бетерүгә юнәлдерелгән мәкерле сәясәт. ҖимерелүЯвыз Иван татарны ут һәм кылыч белән кырган булса,бүгенге империячел көчләр милләтне кәгазь һәм каләм белән тар-мар итәләр.

Быелгы уку елы башыннан элеккеге 1200 татар теле укытучысы башка фәннәр укытуга күчерелде,дип яздылар.Бер укытучы атнага 20 сәгать кенә укыткан булса да,24000 татар теле сәгате бетерелгән дигән сүз.Бу әле матбугатта чыккан, әйтергә рөхсәт ителгән саннар.Ә бер-ике елдан пенсиягә чыгарга тиешле күпме татар теле укытучысын кан-яшь елатып мәктәптән китәргә мәҗбүр иттеләр,күпме укытучының икенче белгечлекне үзләштерергә мөмкинчелеге булмады,күпме укытучы кул селтәп үзе китеп барды.

Без үткән елның октябрендә 3 меңнән артык татар теле укытучысының укыту сәгатьләрсез калганын бик яхшы хәтерлибез Боларын исәпкә алучы юк,болары мәгариф дөньясыннан сызып ташланган кадерсез кешеләр.Әлеге 1200 укытучы да бәхетсез укытучылар,мин аларны сөймәгән егеткә көчләп кияүгә бирелгән кызларга охшатам. Туган җиремдә минем туган телемне менә шундый хурлыкка калдырдылар.

Үзем дә татар теле укытучысы булгач,әлеге хәлләр йөрәккә нык сукты.Мондый хәлләр нигә килеп чыкты,без моңарчы дус-татулык белән аерылып торабыз дигән шапырыну белән гел макталып торган төбәк нигә икегә бүленде? Ни өчен руслар татар телен укытуга шулкадәр ярсу көч белән күтәрелделәр?Һәм әле бүген дә ярсый-ярсый мәктәпләрдә татар телен бөтенләй бетерү өчен Путинга хатлар язалар.Татар телен яклап плакат күтәргән кеше икенче көнне үк полиция бүлмәсендә утыра,ә татар теленә каршы адәмнәргә үзләренең мәкерле эшләрен тормышка ашыру өчен тулы ирек бирелә.Бу җитәкчеләрнең телләреннән төшермәгән “толерантлык” нәтиҗәсеме? Аңламыйм,аңлый алмыйм.Шуңа күрә бу турыда сөйләшкәндә сүз мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскарту турында гына барырга тиеш түгел. Сүз хыянәт,битарафлык,куркаклык турында да.

Аяныч. Миңа оят.Минем туган телемне укытуны сорап бүген ата-аналарга гариза яздырулары оят.Әйтерсең татар теле ниндидер “чит элемент” , әйтерсең аның без белмәгән зур гөнаһысы бар. Кайсы илдә кешегә үз ана телен гариза язып укытканнарын күргәнегез бар?! Тарихта юк,дөньяда булмаган хәл. Гариза язып укытуга калдырган тел өчен милләтебезнең күпме көч түккән даһилары алдында оят. Киләчәк буыннар алдында оят. Дәшми калганнар өчен оят.

Яңа сынаулар.

Татар телен һәм татар теле укытучыларын яңа сынаулар көтә.Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары (укыту программалары дисәң дөресрәк булыр иде) ел ахырына кадәр русчага тәрҗемә ителгән булырга тиеш.Болай да диссертация калынлыгы планнарны русчага тәрҗемә итү өчен күп көч һәм тырышлык кирәк.Түрәләрнең өлкән агайдан куркулары татар теле укытучыларына тагын зур йөк булып төшә.Өстәвенә кабат татар теле укытучыларының белем дәрәҗәләрен сынаячаклар. Мескен укытучы түзсен генә. P.S. 2012 елның 19 декабрендә Путин “Россия дәүләт милли сәясәте стратегиясе”нә кул куйган иде. Документтан күренгәнчә, Русия дәүләтенең милли сәясәт өлкәсендә төп максаты – гомумрусия ватандашлык бердәмлеген ныгыту. Ягъни, «русиян милләте, русияле милләт» булып берләшү. Русиянең урыс булмаган халыклары урыс милләте, урыс мәдәнияте, урыс аңы (коды), урыс теле тирәсендә укмашырга һәм нәтиҗәдә бердәм бер милләт – россиян милләтен тәшкил итәргә тиеш булалар. Планның срогы-2025нче ел.Димәк,татар милләтенә яшәп калу өчен җиде ел вакыт калган…Җимерелү   

 

 

 

Шәрехләү