fbpx
16.05.2019

Поезд. Кечкенәләр төркемендә шөгыль


Поезд

 Мәктәпкәчә   белем  бирү   муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан  Республикасы Азнакай муниципаль районы  Азнакай  шәһәре “Кечкенә яшьтәгеләр өчен   1нче “Аист” балалар бакчасы тәрбиячесе Сахбиева Әлфия Әнәр кызы. Тема: «Поезд». 1 нче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль конспекты.Сайтка яңартып куелды.

Максат: Әйләнә-тирәдә ориентлашуны кинәйтү нигезендә башкалар  сойләмен аңлауларын үстерү, сузлекләрен активлаштыру: куян, аю, туп, кишер, тугәрәк, сикерә, тәгәри  сузләрен аңларга һәм әйтергә өйрәтү. Дүрт төп төсне (кызыл, яшел, сары, зәңгәр) таный һәм әйтә белүне ныгыту. Балаларның  хәрәкәтчәнлекләрен  арттыру, сикерү, йөгерү  кунегуләрен кабатлау. Табигатькә мәхәббәт, хәрәкәтле уеннарга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек: поезд, вагон, куян, кишер, аю, туп, түгәрәк, сикерә, тәгәри, яшел, кызыл, сары, зәңгәр.

Жиһазлау: Магнитофон, дүрт төсле (кызыл, яшел, сары, зәңгәр) ачык арбалы вагоннар тагылган уенчык поезд, йомшак уенчык аю белән куян, зур туп, эче куыш итеп тегелгән кишер муляжы, картоннан ясалган өй, агач сүрәтләре.

Шөгыльнең барышы:

1.Оештыру. Магнитофоннан әкрен генә поезд якынлашкан тавыш ишетелә. Тавыш көчәя, поезд килгәне күренә (тәрбияче поездны бауга тагып тартып керә). Поезд килеп туктый.

2.Тәрбияче:

…Балалар, бу нәрсә?

…Поезд.

…Әйе, дөрес, бу поезд. Ә поездның нәрсәләре бар?

…Вагоннары

…Дөрес балалар. Поездның вагоннары күп, алар төрле төстә. Карагыз эле, вагоннарга утырып безгә кунаклар килгән икән. Менә бу беренче вагонда нәрсә утыра?

…Аю.

…Әйе, балалар, бу аю. Әйдәгез әле аю белән исәнләшик.

…Исәнме аю.

… Ә сез беләсезме, аю кайда яши?

…Урманда.

…Аю нинди тостәге вагонда утырып килгән?

…Кызыл.

…Дөрес, балалар. Сез шундый акыллылар, аюның сезнең белән уйнап аласы килә.

«Аю урманда» уены уздырыла. (уен барышында музыка уйнап тора)

1.Аю урманда йөрде, куяннарны эзләде.

Озак йөрде, тапмады, утырды да йоклады.

2.Кечкенә куянкайлар  сикерешеп тордылар

Йөгерешеп килделәр, аюга эндәштеләр.

  1. Аю, аю, аюкай, уян инде йокыдан.

Куп йокладың тор инде, безне куып тот инде. (балалар өй артына качалар,)

Тәрбияче:

…Балалар, әйдәгез карыйк эле,  икенче вагонда нәрсә бар икән? (яшел төстәге вагоннан туп ала)

…Бу нәрсә?

…Туп.

…Туп нинди формада?

…Түгәрәк.

…Тупны  нинди төстәге вагоннан алдык?

…Яшел.

Тәрбияче туп белән төрле хәрәкәтләр ясый (тупны сикертә, өскә чөя, тәгәрәтә). Балалар тәрбияче артыннан туп сикерә,  тәгәри сүзләрен кабатлыйлар.

…Балалар, бу тупны сезгә аю бүләккә алып килгән. Әйдәгез аңа рәхмәт әйтик.

…Рәхмәт сиңа, аю.

…Карагыз әле, балалар, безгә тагын бер кунак килгән бит (3 нче вагоннан куянны ала).

…Бу нәрсә?

…Куян.

…Әйдәгез куян белән исәнләшик.

…Исәнме, куян.

…Куян безгә кайдан килгән?

…Урманнан.

…Ул нинди төстәге вагонга утырып килгән?

…Сары.

-Дөрес, балалар. . Әйдәгез әле, куян белән дә бер уен уйнап алыйк.

«Куянкай» уены уздырыла. (Уен барышында музыка уйнап тора)

1.Ак куянкай утыра, колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә.

(баш өстәндэ куллары белән хәрәкәтләр ясыйлар)

2.Куян туңа башлаган, аякларын җылыта

Менә шулай, менә шулай, аякларын җылыта.

(аякларын тыпырдаталар, кулларын чәбәклиләр)

3.Куян һаман да туңа, сикергәләп тә куя

Менә шулай, менә шулай, сикергәләп тә куя.

(сикерәләр)

…Булдырдыгыз, балалар. Куян да сезгә буләк алып килгән, кайда икән ул буләк?( тәрбияче 4  нче вагоннан кишер алып курсәтә). Бу нәрсә?

…Кишер.

…Кишер нинди төстә?

…Кызыл.

…Кишерне без нинди төстәге вагоннан алдык?

…Зәңгәр.

…Балалар, бу гади кишер тугел икән, аның эчендә нәрсәдер бар. Куян сезгә кишер эченә салып  күчтәнәчләр алып килгән бит. Әйдәгез, куянга рәхмәт әйтик. (тәрбияче куян  белән бергә балаларга күчтәнәч тарата)

…Балалар, куян белән аюга урманга кайтып китәргә вакыт житкән. Аларга тагын рәхмәт әйтеп, озатып калыйк. (Поезд кычкырткан тавыш ишетелә, поезд кузгала, балалар кул болгап озаталар)

3.Йомгаклау.

Тәрбияче балаларга мактау сузләре әйтә, сораулар бирә : «Безгә бүген нинди кунаклар килде? Алар кайдан килде? Без алар белән нишләдек? Алар сезгә нәрсә алып килделәр?»

Шәрехләү