fbpx
11.01.2017

Шәхесләр хөрмәтенә


2017 елда,Татарстан Республикасы төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары барышында, Казанда шагыйрь Һади Такташка һәм композитор Рөстәм Яхинга һәйкәлләр куелачак.

Һәйкәлләрне Зур Кызыл урамы скверында һәм Сәлимҗанов урамы белән Һади Такташ урамнары кисешкән урында куярга планлаштыралар.

Шулай ук,һәйкәлләр кую белән бергә,киләсе елда татар язучысы Нәби Дәүли, меценат Яков Шамов һәм профессор Дмитрий Лихачевка истәлек такталары куярга  уйлыйлар.

Үзәк банк “Россиянең атаклы шәхесләре” сериясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел булуга багышлап, көмештән эшләнгән ике сумлык истәлек тәңкәсе бастырып чыгарды.

Сувенир тәңкәнең арткы ягында Габдулла Тукай портреты,шагыйрьнең туган ягын чагылдыручы авыл рельефы,кошлар һәм китап сурәтләнгән.

Бу тәңкә Санкт-Петербург акча басу сараенда 925 пробалы көмештән эшләнгән,”пруф” сыйфатлы (бик яхшы).Барлыгы 3 мең данәдә чыгарылган 

Шәрехләү