fbpx
13.10.2021

“Китап – белем чишмәсе” дигән класстан тыш чара


китап 
Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты”ның  китапханәчесе Хәлимова  Гүзәл Мирзәмөхәммәт кызы. Тема: “Китап – белем чишмәсе” дигән класстан тыш чара.

Максат: 

1. Китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту, үз куллары белән китапларны янарту;

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерү.

3. Шигъри юллар, әкиятләр,мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру.

Җиһазлау: 

мультимедиа слайдлары, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр, мәкаль – әйтемнәр китаплары.

Китапхәнәче:  Исәнмесез, укучылар.Экранга карагыз эле. (Слайд)

Биредә табышмак язылган. Тыңлагыз һәм җавабын табыгыз. 

                   Кулдан кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул.

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

Бик күп тел белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.

Ул нәрсә? (Китап)

Китапхәнәче:  Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында.

Ул “Китап – белем чишмәсе” дип атала.

Кем күп белергә теләсә –

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

1 АЛЫП БАРУЧЫ: “Китап − белем чишмәсе” дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

2 АЛЫП БАРУЧЫ : Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый.

Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый. Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: “Белемсез бер эш тә чыкмый”, “Белемнән зур хәзинә юк”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, − дигән.

Китапханәче– Әйдэгез әле белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.Мин мәкалләр әйтәм,сез дәвам итегез. (Слайд)

 

  • Китап – белем ………..(чишмәсе)

Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат……… (китапны).

  • Китапсыз өй –………….. (тәрәзәсез бүлмә).
  • Китапсыз көн – югалткан көн.
  • Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның ……..(гөлләре).
  • Күп укысаң, ………….(күп белерсең).

 

Китапханәче: Укучылар, безнең кечкенэ апайларыбыз нинди китаплар укырга яраталар?

Балалар: экиятләр.

Китапханәче: Бик дорес, хәзер без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәт итеп алырбыз.

  • алып баручы: Әкиятләр күп төрле булалар.Экиятләрдә яхшылык һәм яманлык, батырлы һәм яманлык, хәйләкәрлек,саранлык, юмартлык турында сойләнә.

Китапханәче: Укучылар, әйдәгез экранга карыйк әле.

2 алып баручы:

1.Кем басмага утырып алты чәчләре тараган? (Слайд )

Балалар:Су анасы.

  1. Минемдә бит синең белән кытый-кытый уйныйсым килә! (Слайд )

Балалар: Шурәле.

3. Китте болар.Бара,һаман бара,бара,күренмидер күзләренә ак һәм кара. (Слайд 3)

Балалар: Кәҗә белән Сарык.

4.Бердән-бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышаннар һәм канга батышканчы сугышканнар.

Балалар: Тукмар белән чукмар. (Слайд )

5.Аягың төзәлгәч,киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Слайд )

 Балалар: Куян кызы.

Китапханәче: Булдырдыгыз укучылар, хәзер сезнең белемнәрне тикшереп алабыз.

2 алып баручы:

1.Өнсез, җансыз – иң якын дус. / китап/ (слайд)

2.Ак сандыгым эчендә

Чуар – ала күбәләк . /китап/ (слайд)

3. Кат- кат катлама,

Акылың булса, ташлама. / китап/ (слайд)

  1. Агач түгел − яфраклы,
    Тун түгел − тегелгән.(Китап) (слайд)

Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.(Язу) (слайд)

1 алып баручы:

Кадерлә син китапны

(Х.Шабанов.)

Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!

Китапханәче: Укучылар! Китаплар язмышы да кеше язмышы кебек. Алар дөньяга килә һәм китә, аларны кыерсыталар да икән. Китаплар да кешеләр кебек “чирләп” китәләр: битләре төшә, төбе куба, ертыла. Әгәр сезнең китабыгыз “авырып китсә”, безнең докторыбыз бар. 

Китап докторы. Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый,

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсез? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла –

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин…

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры –

Мин – аларның докторы.

Китапханәче:  Хөрмәтле Китап докторы! Безнең укучыларыбызны да китапларны төпләргә, битләрен ябыштырырга өйрәтеп кит әле. (слайд)

Укучылар китапларны  дәвалыйлар.

Китап докторы. Рәхмәт сезгә, сез хәзер минем чын дусларым икәнсез.

Китапханәче. Китаплар… Китаплар сезен серле дөньяга алып керерләр. Алар сезгә белемле, әдәле, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирерләр. Хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итәрләр. Сезне туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтерләр. Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузучы, адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы ул китаплар.

Туган телен яраткан,китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Без сезнең шундый кеше булып үсүегезгә ышынабыз!

Дөнья белән танышулар

Башлана китаплардан.

Әти-әниләр тормышка

Китап тотып атлаган.

Авыр сугыш елларында

Солдат катомкасында

Китап атакага барган,

Кергән бомба астына.

Әлифбадан хәреф танып,

Белем алып үзенә,

Гагариннар чиксезлектән

Караган җир йөзенә.

Үтәр еллар…

Алда юллар…

Синең тормыш юлларың.

Телим кулыңда һәр көнне

Яхшы китап булганын.

Китап белән дус икәнсең,

Бер шатлык, бер ямь бит ул.

Айлык, көнлек кенә мени,

Гомерлек бәйрәм бит ул!

Күчереп алу өчен файл: белем чишмэсе

 

Шәрехләү