Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимова Гөлчәчәк Хөснулла кызы. Тема: Сыйфатларны кабатлау. 4нче сыйныф.
Предмет нәтиҗәсе: сыйфат темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү, ныгыту.
Метапредмет нәтиҗәсе: укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәләрен баету, үстерү.
Шәхси нәтиҗә: кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.
Җиһазлау:
Мультимедия: презентация, эш битләре, тест, карточкалар.
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру
- Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресне мин алып барырмын. Сезне күрүемә шатмын. Барыгызга да уңышлы уку көннәре телим! Ә хәзер Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп исәнләшик.
- Хәерле көн миңа
- Хәерле көн сиңа
- Хәерле көн безгә
- Хәерле көн сезгә
Утырыштык, укучылар. Барыбызга да хәерле көннәр булсын!
- Актуальләштерү
- Без инде туган тел дәресебезне һәрвакытта матур язудан башлыйбыз укучылар. Ә бүгенге матур язу күнегүе итеп үз исемебезне һәм үзебезгә хас сыйфатны алырбыз.
- Сезнең алдыгызга шушындый битләр таратылган. Әлеге биткә матур итеп исемегезне язып куегыз. Бүгенге дәрес барышында без әлеге битләрдә эш башкарырбыз. (1 нче бирем)
- Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү.
Бүген төнлә мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Имеш”Туган тел” илендә бер сүз төркеме югалган. Шул сүз төркеменнән башка бөтен дөнья ямьсезләнгән, предметлар төссез, формасыз калганнар; ә ризыклар тәмен җуйган. Куркып уянып киттем. Ничек эзләп табарга икән бу сүз төркемен? Ярдәмгә сезне чакырырга булдым. Сез миңа булышырга ризамы? Югалган сүз төркеменең исемен белер өчен без икенче биремне эшләп алырбыз.Игътибар белән биремне укыгыз әле.
2 нче бирем
Күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап язарга кирәк. Миңа әни …. күлмәк алды.(Кыйммәтле, чәчәкле, матур, ак)
Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр?
-Нинди? соравына җавап бирүче сүз төркеме ничек атала әле?(Сыйфат сүз төркеме)
“Туган тел” иленнән сыйфат сүз төркеме югалган булган. Без аңа үз урынына кайтырга ярдәм иттек. Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат темасын кабатлау.Теманы язып куябыз.
Максатыбыз: сыйфат сүз төркеме буенча алган белемнәрне кабатлау, гомумиләштерү булыр.
Тик ул хәтерен югалткан. Әйдәгез, белгәннәребезне исенә төшерик. Аның өчен өченче биремне үтәп Сыйфат нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? дигән сорауларга җавап табыйк һәм эш битенә язып куейк.
Укучылар, сыйфатыбызга кабат ярдәм кирәк бит. Ул предмедның нинди билгеләрен белдерүен хәтерләми. Әйдәгез, сыйфатның билгеләрен исенә төшерик. Аның өчен сезгә дүртенче биремне үтәргә кирәк .
предмет рәсемнәре ясалган шул рәсем астына предметның билгеләрен язарга.
Төсе | |
Тәме | |
Формасы | |
Күләме |
Әфарин, булдырдыгыз. Димәк сыйфатның хәтерендә нәрсәне яңарттык? Сыйфат предметның төсен, күләмен, холык-фигылен, массасын, формасын, тәмен, вакытын билгеләгәнен искә төшердек.
Ни кызганыч, сыйфат үзенең дәрәҗәләре барлыгын да оныткан. Ә тормышта дәрәҗәсез яшәү бик авыр. Сыйфатка дәрәҗәләрен исенә төшерү өчен без бер уен уйнап алырбыз. Бу уен “Үз почмагыңны тап”дип атала.(Конэрс)
Сез минем өстәлдән сыйфатлар язылган битләрне аласыз һәм үз почмагыгызны табасыз. Бергәләп фикерләшкәннән соң төркемнән бер укучы ни өчен бу почмакны сайлавыгыз турында аңлатырга тиеш.
Димәк, сыйфат нинди дәрәҗәләргә ия икән?( Гади, артыклык, кимлек, чагыштыру.)
Әфарин, укучылар. Сыйфатка дәрәҗәләрен дә искә төшерергә ярдәм иттек.
Укучылар, сыйфатыбыз сөйләмдә ни өчен кирәклеген, нинди җөмлә кисәге була алуын да оныткан бит.
-Безнең алдагы биремдә “Кышкы табигать” хикәясе язылган. Игътибар белән шушы хикәяне укыйк әле. (хикәяне укыйлар).
…… кыш җитте. Күбәләктәй …….. кар ява. ……… кар балаларның …..битләренә, ………керфекләренә куна. Балалар … һавада кар атыш һәм кар бабай ясап уйныйлар.
– Балалар, сезгә хикәя ошадымы? Нәрсәдер җитми кебек, шулай бит. (Сыйфатлар җитми. )
-Ә җөмләдә сыйфатларны ни өчен кулланабыз?( Әйе, җөмләбез матур, сөйләмебез бай булсын өчен кулланабыз.)
-Әйдәгез, укучылар, без бу хикәяне кышка туры килгән сыйфатлар белән тулыландырып, матурлап языйк әле.
(Салкын) кыш җитте. Күбәләктәй (ак) кар ява. (Йомшак) кар балаларның …..(алсу) битләренә, (озын) керфекләренә куна. Балалар … (саф) һавада кар атыш һәм кар бабай ясап уйныйлар. бер укучы хикәяне укый.
- Укучылар, сезгә хикәя ошадымы? Дөрестән дә, сыйфатлар куллангач хикәя бик матур, эчтәлекле килеп чыккан.
- Өй эше бирү:
- Укучылар , кемнәр бүген мәктәпкә килгәндә кышкы табигатьне күзәтте?
- Кышкы табигатькә нинди сыйфатлар хас микән, кайтканда шуларны күзәтегез һәм шушы сыйфатларны кулланып хикәя яки шигырь иҗат итегез әле.
Ә хәзер бәяләү битләрегезгә үзегез өчен билге куегыз әле. Сез үзегезгә алдагы биремнәрне үтәгән өчен нинди билгеләр куяр идегез икән ?!
Ә хәзер билгеләрегезне дөрес куйдыгыз микән, шуны тикшереп үзебезне кабат тест ярдәмендә бәяләп алыйк
- Рефлексия. Тест.
1.Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?
а) предметны
б) эшне
в) билгене
- Сыйфатның сораулары:
а) кем? нәрсә?
б) нинди? кайсы?
в) нишли? нишләде?
3.Форманы белдергән сыйфатлар:
а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге
б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска
в) ак, сары, кара, яшел
4.Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:
а) ачы, төче, татлы, баллы
б) усал, шаян, куркак, кыю
в) буранлы, җилле, аяз, яңгырлы
5.Бирелгән җөмләдән сыйфатны табыгыз.
Көмеш кыңгыраулар авазы ишетелә.
а)көмеш
б)кыңгыраулар
в)авазы
г)ишетелә
Җаваплар.(презентация)
- в
- б.
3.б.
- в.
5.а.
Янында утырган иптәше белән карточкаларны алыштыралар. Тестның дөреслеген тикшереп иптәшенең эшен бәялиләр. Эшнең ничәсе дөрес булса, билге шул.
Инде дәрестәге эшчәнлегегегезгә гомуми бәя бирер вакыт җитте.
- Эш битләрен арттан алга таба җыеп җибәрәбез Билгеләрегезне шушы битләрдән чыгып бәяләнер.
- Бүгенге дәрестә актив һәм игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәт! Киләсе очрашуларга кадәр саубулыгыз!