fbpx
09.10.2023

Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!


Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомумүсештөрендәге 1нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйлфанова Ландыш Раиф кызы.Тема: “Барлык һөнәрләр дә кирәк ,барлык һөнәрләр дә мөһим!” (бәйрәм кичәсе)  

 

Максат: 1.Балаларны һөнәрләр дөньясына алып керү, төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

2.Барлык һөнәрләрнең дә кирәкле булуын ачыклау.Һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү.

3.Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату;хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген исбатлау. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү

4.Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту.

Музыка астынды  балалар  залга ке реп урындыкларга  утыралар.

 

Алып  баручы:Ал кояш  күгебездә

Нур балкый  йөзебездә.

Сәлам бирик-күпме кунак килгән

Бүген безнең бакчабызга.

Исәнмесез кадерле кунаклар,балалар.Без бүген һөнәр ияләренә багышланган бәйрәм кичәсенә җыелдык.Кичәдә һөнәрләр турында сөйләшербез,шигырьләр сөйләрбез,табышмаклар әйтешербез,кызыклы уеннар уйнарбыз.

Алып баручы:Сез нинди һөнәрләр беләсез?
Балаларның җаваплпры : (врач, укытучы, шәфкать туташы, пешекче,пачтальон,шофер  Һ.б.)

Алып баручы :Менә никадәр һөнәр иясе беләсез икән. Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Бу санны сез әле күз алдына да китерә алмыйсыз. Әгәр дә кеше нинди дә булса бер һөнәр сайлаган икән, димәк ул шул өлкәдә белем алган. Кеше үз һөнәрен яратып, белеп башкарса гына зур уңышларга ирешә ала.Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да …. белемне УКЫТУЧЫ бирә.Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Ул без Тәрбиячеләр. Без  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбиялибезБеренче белемнәрне бирәбез.. Безнең эш урыны – балалар бакчасында.

Алып баручы:Балалар әйтегез әле миңа ,бүген балалар бакчасына кем белән килдегез?

Балаларның җаваплары.

Алып баручы:Сезне балалар бакчасына китергәч алай кайда киттелә?

Балалар:Эшкә.

Алып баручы:Алар  кайда,кемнәр булып эшлиләр?

Балалар  җавап бирә.

1 бала:

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

2 бала:

Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

Җырлы уен“Күрсәт әле үскәнем” көенә

Уен “Һәр һөнәр иясенең эш коралы”

(Слайд буенча һөнәр ияләренең эш коралын табу)

Алып баручы:Булдырдыгыз балалар.Мин сезгә хезмәтләрен җир белән бәйләнгән  һөнәр кешеләре турындада әйтеп китәрмен.Алар комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар – авыл хуҗалыгы эшчеләре.

Музыка тавышына  Пачтальон керә.

Почтальон:Исәнмесез кунаклар,исәнмесез балалар!.Мин балалар бакчасыннан узып бара идем,тавыш ишеттемдә сезнең янга керергә уйладым.Монда нинди бәйрәм?

Алып баручы:бездә һәнәр ияләренә багышланган кичә бара.

Почтальон: бәйрәм кичәгезгә кертегез әле,бик күңелле бугай,минемдә башка һөнәр ияләре турында беләсем килә.

Алып баручы:Рәхәтләнеп түрдән уз.

Почтальон:Ә сез минем кем икәнне беләсезме соң,таныдыгызмы?

Балалар:Пачтальон.

Почталон:Рәхмәт балалар мине тануыгызга. Ә менә мин балалар бакчасына кереп барганда бер кеше күрдем,ул себеркесе белән урам себерә иде,кем икәнен бердә танымадым,сез әйтә алмассыз микән?

Балалар:дворник-урам себерүче була ул.

Почтальон:.Аннан ашханә яныннан уздым ,анда  ак халатны бер апа тәмле итеп ашарга пешерә иде,ул кем булыр икән?

Балалар:Повар-пешекче.

Пачтальон:Ә урамда ике апа балалар белән күңелле итеп уеннар уйныйлар,бик каты шатланалар иде,алары кем булыр?

Балалар:алар безнең тәрбияче апалар.

Алып баручы:Әйе пастальон без алар белән шулай вакытны күңелле үткәрәбез,уеннар уйныйбыз.Синеңдә безнең белән уйныйсың киләме?

Почтальон:Әйе.

Алып баручы:Мин сезгә табышмаклар әйтәм,ә сез кайсы  һөнәр кешесе икәнен белергә тиеш.Пачтальон синдә игътибар белән тыңла,бәлки  җавапларын белерсең.

Табышмаклар:

1.Ул бар кешенең өенә

Газет,хатлар тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон) 

2.Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче) 

3.Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар

 

4.Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

Алып баручы: Бик дөре җавап бирдегез,молодцы!

Почтальон:рәхмәт балалар,сезнең белән шул кадәр рәхәт,вакытның узганын сизмидә калганмын,менә хәзер күп һөнәр ияләре кешеләрен таныячакмын,беләчәкмен.Ә хәзер миңа китәргә,башка җирләргә хатлар,газеталар тапшырасым бар. Саубулыгыз!

Балалар:Саубул Пачтальон!(Пачтальон кул болгап,саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: Һөнәрләр турын сөйләшүебезне дәвам итәбез.Балалар  ә сез үчкәч кем булырга телисез?

1 бала :

Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу..Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк.чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

2 бала.    Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш..

3 бала:Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул  татлы һөнәр иясе дисезме? Ул – умартачы.

Алып баручы:Әйе,балалар ,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

Елап  Белмәмеш керә.

Алып баручы:Нәрсә булды Белмәмеш,нигә елыйсың?

Белмәмеш:балалар үскәч кем буласы килүләрен беләләр,ә мин белмим.Мин дөньядагы иң кирәкле һөнәр иясе буласым килә.Ләкин кайсы һөнәрнең  иң кирәклесе икәнен белмим?

Алып баручы:бердә борчылма Белмәмеш,без сиңа булышырбыз.

16 бала:

Төрле-төрле һөнәр, димәк,

Безнең өчен бик кирәк.

Файдаң тисен кешеләргә:

Һәркем тиеш эшләргә

Алып баручы:Әйдәгез “Пешекче”ләр булып уйнап алабыз.

(Бер кәрзиндә җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.Бер савытка компот кайнату өчен ризыклар сайларга,икенче савытка яшелчәләрдән ризык пешерү өчен яшелчәләр сайлап алырга кирәк).

Алып баручы:Молодцы булдырдыгыз балалар!

Белмәмеш:Белдем,белдем мин дә пешекче яки янгын сүндерүче булам.Пешекче эше бик җайлы икән.

Алып баручы:Белмәмеш эшләү бик җиңел түгел шул,аның өчен башта укырга,хезмәтне яратырга кирәк.

Белмәмеш:.Юк ,мин чәч кисүче булып эшләячәкмен.

Алып баручы.Белмәмеш,ә син чәч кисүче һөнәренә белем һәм тырышлык кирәкми дип уйлыйсыңмы?Әйдә алайса “Чәчтарашлы”уйныйбыз.(Балалар ике командага бүленә.

(Балалар ике командага бүленәләр.Командалар каршында курчаклар утыра.Ике командадагыда беренче балалар тарак алып илтеп куя,икенчеләре кайчы,өченче курчакның чәчен кисә,дүртенчесе себерке алып килә,бишенчесе себерә.Кайсы команда беренче бетерә,шул җиңүче була.)

Белмәмеш:Менә ни өчен укыргада укырга кирәк ,юююк миннән чәч кисүче чыкмый икән,кайчыданда куркам.Мин шофер булам,бер авырлыгыда юк рулне борасың гына,ә машина үзе бара.

Алып баручы :Шофер эшедә син уйлаганча   җиңелләрдән түгел Белмәмеш:Автобус” уенын уйнагач аңларсың.

(Балалар ,Белмәмеш түгәрәктә әйләнеп йөриләр,алып баручы уртада,кулында өч төс.Кызыл төсне күрсәткәч туктап торырга,сары төстә биеп торырга,яшел төстә түгәрәктә әйләнергә тиешләр.)

Белмәмеш.Ой “Шофер” һөнәредә чыкмый икән,моның өчен күпме юл кагыдәсе белергә кирәк.Юк-юк,мин врач булачакмын,кешеләрне терелтеп күпме файда эшләячәкмен.

Алып баручы:Укымыйча,чирләрне дәвалап булмый.

Белмәмеш:Аның нәрсәсе бар ,баш авыртсада,эч авыртсада дару бирәсең.Килегез эле берәрегез.(бер бала Белмәмеш яныны килә)

Белмәмеш:Кайсы төшең авырта?

Бала:Эчем авырта.

Белмәмеш дару эчертә,бала ширма артына чыгып китә.Әзрәктән елап ,тәненә кызыл таплар ясалган бала чыга.

Белмәмеш:Нәрсә булды?Нигә елыйсың,тәнеңдә нинди кызыл әйберләр?

Бала:Белмәмеш син белмичә эч даруы түгел,тәнгә сылый торган дару биргәнсең,миндә аллергия диделәр.

Алып баручы:Ой –ой балалар  Белмәмештән тизрәк качыгыз,алайса ул белмәгән дарулар эчертеп ,безнедә  чирләтергә мөмкин.

Белмәмеш:Нәрсә эшләдем инде мин.Кичерегез мине.Яңадан берегезгәдә дару эчертмәм.

Балалар:бер юлга гафу итәрбез.

Алып баручы:Аңладыңмы инде Белмәмеш,укымыйча эшләсән нинди аяныч хәлләр булганын.

Белмәмеш:Рәхмәт балалар!Аңладым барлык һөнәр ияләредә бик кирәкле икән,ләкин ниндидер бер һөнәр кешесе булганчы белем алырга, ялкауланмаска,тырыш булырга  кирәк икән.

Алып баручы:Әйе Белмәмеш,балалар һөнәр кешесе булыр өчен ялкауланмаска кирәк.Тыңлап кара  әле үзләрен.

1 бала:Уйлап карагыз әле сез,

Ни булыр иде икән

Тегәсем килми минем,

Ял итәм бүген дисәм

Әгәр шәһәрдәге бар тегүчедә

Минем артымнан китсә.

Салкын кышта бар кешедә

Ялангач йөреп иде.

2бала: Карагыз әле сез уйлап,

Ни булыр иде икән.

Укытасым килми минем диеп

Укытучы эшкә килмәсә.

Барлык китап,дәфтәрләрдә

Тузанда ятар иде

Картлык көнебездә дә

Белемсез булыр идек.

Уйлагыз,нинди хәсрәт

Булыр иде дөньяда.

Ләкин хезмәт яратканнар

Беркайчан ,алай эшләмәс.

3 бала: Машинисты и ткачи,

Трактористы и врачи,

Лесорубы и шахтеры,

Повара и кузнецы,

Водолазы и певцы –

Балалар бергә:   Все профессии нужны,

Все профессии важны!

Алып баручы:Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

Белмәмеш:Рәхмәт дусларым .Һөнәрле булу өчен башта тырышырга,балалар бакчасында аннан мәктәптә ,югары уку йортында белем алырга кирәк.Сезнең бакчада белем алдым,тизрәк мәктәпкә барырга кирәк.Саубулыгыз дусларым ,мин мәктәпкә белем алырга киттем.

(Белмәмеш саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы:Төрле һөнәрләр, җир кешеләре турында сөйләштек. Озакламый сез дә зур үсәрсез. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыз. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.

Шуның белән һөнәрләргә багышланган бәйрәм кичәбез тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү