fbpx
09.09.2021

Бәрәңгеле тормыш.


                                   Бәрәңге       БӘРӘҢГЕЛЕ ТОРМЫШ

   Бәрәңге алу эшләре хәзер иртә башлана. Без бала вакытта сентябрь урталарында гына халык бәрәңгесен казый башлый иде әле. Ә хәзер август ахыры, сентябрь башларына инде бакча бәрәңгеләрен казып, урнаштырып бетерәләр.

 Үземне белә башлаганнан бирле һәр елны бәрәңге утырту, бәрәңге алу эшләре гел кабатланып тора. Бу эш авыл кешесенең аерылгысыз яшәү рәвеше, тормышының бер өлешедер, мөгаен.

   Менә бүген бәрәңге сабагын чабып бетереп, ял көненә алырга әзерләп куйдым. Кердем дә бәрәңге белән булган хатирәләрне барларга керештем. Шуның кайберләрен сезнең белән уртаклашырга булдым. Бәрәңге сабагы дип әйтелә генә инде ул. Чынлыкта аның сабагы бөтенләй калмаган, кибеп-корып төшкән. Буразналарны тоташы белән эт эчәгесе каплаган.

   Бәрәңгене утырту да, алу да хәзер кыен эш түгел. Көрәк бөтенләй кулга алынмый. Язын да, көзен дә тракторлар белән эшләп бирәләр. Ярты сәгатьтә утыртылып бетә, ярты көндә чүпләнеп бетә. Ә бар иде бит бәрәңге эшләренең газап булган вакытлары.

 Безнең әти белән әни укытучы булгангадыр инде , көне буе мәктәптә булгач, вакытлары аз булгандыр, карлы-бозлы яңгырлар астында көч-хәл белән алып бетерә торган идек. Шуңа күрә кайчагында балачак тоташы белән бәрәңге арасында үткән кебек тоела миңа.

    Авыл баласы ул заманда 3-4нче сыйныфлардан ук басуга аяк баса иде. Сыйфат бәрәңгесен җыйдырып үзәккә үтәрләр иде. Күренмичә, җыелмыйча балчык астында күмелеп калган бәрәңгене шулай атыйлар иде бездә. Бигрәк тә яңгыр явып үткәннән соң ялтырап килеп чыгарлар иде ул вак бәрәңгеләр. Без, үзебез кадәр чиләк күтәргән нәни балалар, басу буйлап тезелешеп, шул бәрәңгеләрне икешәр-өчәр чиләк тутырып, норма үтәргә тиеш була идек. Норма, план, сыйфат дигән сүзләр безнең аңга әнә шул бәрәңге басуларында башыбызга кереп утырган инде. 5нче сыйныфлардан инде “полноправный” бәрәңге чүпләүчеләр сафына баса идек.

Мәктәп завучы һәр сыйныфка укучы саныннан чыгып, адымлап җирне бүлеп бирә. Чик буе берәр таяк кагып, бүлеп куела. Шуннан сыйныф җитәкчесе шул җирне тагын 2-3 укучыга тигезләп бүлеп бирә. Тагын казыклар кагыла. Шуннан китә тавыш, талаш, кычкырыш. Чөнки малайлар чик буен билгеләгән таякны кеше күрмәгәндә үзләренекен киметеп, күчереп куярга тырышырлар иде. Ул күп тә булмый инде үзе, булса бер адым, ярты адымлы җир булгандыр. Әмма шуның кадәр җирне киметү дә зур осталык, хәйләкәрлек санала иде. Чүпләп туйганга күрә эшләнгәндер инде андый хәрәмләшүләр.

    Бүгенге мәктәп балаларының басуда бәрәңге чүпләүләрен мин күз алдыма да китерә алмыйм. Берсе дә безнең шикелле яланкул салкында, өстән яңгыр, кар явып торганда бер тиенсезгә бәрәңге җыеп ятмаячак. Чиләген ташлап, кайтып китәчәк. Яки әниләре килеп чүпләячәк.

   Унынчы сыйныфны бетергәнче сентябрь буе шул  басулар безнеке иде. Кайбер елларны яңгырлар бик еш яуганда бәрәңге казыгычлар басуга керә алмыйлар иде. Андый вакытта кулга көрәк алына. Малайлар казый, кызлар чүпли. Көрәк белән дә алып булмый торган еллар булгалады. Ул вакытта инде сәнәкләр хутка китә иде. Чөнки сәнәккә балчык ябышмый. Буразнадагы бәрәңгенең яртысын булса да казып алып була иде. Шундый бер ел булды: басуны сукалап кына чыктылар. И куандык инде, сука артыннан тегендә бер бәрәңге, монда бер бәрәңге күренеп кала. Анысын да көчкә җыясың, чөнки йөреп булмый. Үзле балчык  ябышкан итекне җирдән аерып алып булмый. Шуннан калак шикелле әйберләр әмәлләп бирделәр. Биш-алты адым атлаган саен шул калаклар белән итектәге балчыкны кырып төшерәсең. И китәсең басулар буйлап лач-лоч атлап…

   Унынчыны бетереп, Казан дәүләт университетына укырга кергәч тә котылып булмады ул бәрәңгедән. Биш ел уку дәверендә кайбер елларны хәтта октябрь аенда да бәрәңге алу эшендә йөрдек. Анысы Куйбышев районында булды. Октябрь азагына көч-хәл белән өстән кар явып торганда бәрәңгене алып бетердек. Бәрәңге бетте, ала башламаган 10 гектар кәбестә басуы шул килеш кар астында утырып калды. Саба, Балтач районнарында бик күңелле эшләдек. Балтачта гомумән бәрәңге алуга йөрмәдек, без, егетләргә, бәрәңге подвалы эшләттеләр. Сентябрь ахырына подвалны өлгерттек. Тик хезмәтебез өчен тиеннәр генә түләделәр.

   Университетны бетереп, мәктәптә укытучы булып эшли башлагач, бәрәңгедән котылгансыңдыр, дип уйлыйсызмы? Юк, җанашым, алдагылары әле бәрәңгеле тормышның башы гына булган икән.

   Көзләре турында сөйләдем, шагыйрь әйтмешли, инде бераз язларын да язып үтим әле. Чөнки бәрәңге тормышы яздан, аны баздан, подалдан чыгарудан башлана. Бу эш колхоз-совхозлар вакытында  тулысы белән мәктәпләр өстендә иде. Май башы. Ике-өч сәгать дәресне укыйбыз да, өйләргә кайтарып җибәрәләр. Эш киемнәре киеп, подвал янына җыелабыз. Классның яртысы шахтерлар сыман караңгы салкын подвалга төшеп китә. Алар анда бәрәңгене чиләкләргә тутырып торалар. Калган яртыбыз шул чиләкләрне ташып өскә чыгара. Бер чиләк бәрәңге ничә килограм тирәсе була икән?

   Хәзерге мәктәп балаларына 2-3 килодан артык әйбер күтәрергә ярамый. Закон белән тыелган. Ике кулга унар килолы чиләкләрне күтәреп, агач басмалардан өскә менүләрне искә төшерсәм, тәннәр чымырдап китә. Шул кадәр дә рәхимсез булдылар  микәнни безнең әти-әниләр? Нишләп бер дә кызганмадылар икән? Буыннары ныгып җитмәгән сабыйларга олылар эшләргә тиешле эшне эшләт әле? Бүгенге чебен тимәс чер итәр балаларны яклаучы балалар омбудсменнары кайда посып яттылар икән? Коммунистларның һәр кушканын карусыз үтәргә күнектерелгән халык шулай булырга тиеш дип уйлагандыр инде. Кемнең үз баласын яклап, халык дошманы буласы килсен.

   Ни генә дисәң дә, язгы бәрәңге эшләре күңелле була торган иде. Көннәр җылы, май кояшы күзләрне иркәли. Аннан уку да туйдырган чак. Авыр булса да, чәчүлек бәрәңге әзерләүнең үз рәхәтлекләре бар иде. Яшел чирәмдә тәгәрешеп аунап аласың, подвал тирәли бер-береңне куышып уйнаулар күңелле балачак хатирәләре булып истә калганнар.

   Ә менә көзге басуда бәрәңге алулар салкын кара төсләр белән күз алдына килә. Ул заманда кулга кияргә перчаткалары да булмаган бит аның. Салкын балчык арасыннан бәрәңге җыеп куллар күшегеп бетәр иде. Кайчагында өстән яңгыр коеп китә. Лычма юеш кием белән эшли бирәсең. Дистәләгән гектар бәрәңге алып бирүнең бәһасе – ноль. Кайбер елларны бәрәңге акчасына дигән булып, бушлай кинога кертәләр иде. Бер ай буе басуда бил бөгеп эшләүнең әҗере 5 тиен булган (кино билеты 5 тиен иде).Шуларны уйлап, шаккатып утырам. Чып-чын коллар булганбыз икән без.

   Үзем укытучы булып, балаларны эшләтә башлагач, аз-маз түли башладылар балалар хезмәтенә. Әмма аның да шул түләү дигән сүзе генә булды. Мәктәп балалары колхоз-совхозлар таралгач кына без күргән бәрәңге алу газапларын күрми башладылар. Бүгенге фермерлар да утыртмыйлар аны. Йорт яны бәрәңге бакчалары да кечерәеп калды. Авыл халкы  җиренең яртысында печән үстерә хәзер. Күп дигәндә 6-7 сутый бәрәңге утырта. Анысы да җәй буена муеннан җитеп ашкан. 2-3 тапкыр колорадо коңгызына агу сиптереп чыгарга кирәк, чүп котырып үсә. Өчәр тапкыр утауга карамастан, барыбер котыла алмыйсың. Август керүгә фитофтороз бәреп ташлый. Әтиләрнең бәрәңге сабагын чапканнарын хәтерлим әле. Сентябрь урталарында да беләк юанлыгы булып, ямь-яшел килеш утырырлар иде. Кырау сукмаган елларда көч-хәл белән чабарлар иде. Корт та, чүп тә, черт та булмаган. Бәрәңге сабагын киптереп малларга бирә торган идек. Аны киптерү өчен күп кеше бакчасына киштәләрдән шалашлар ясап куярлар иде. Һай ул шалаш эчендә утыруның рәхәтлекләре!  Мәктәптән кайтуга күрше-тирә малайлары җыелешып шул шалаш эчләренә чума торган идек. Янәшә бакчалардагы шалашлардан телефон аша сөйләшү китте берзаман. Телефонны кем уйлап чыгаргандыр, анысы билгесез. Аны эшләве бик җиңел. Каты кәгазьдән стакан шикелле  ике цилиндр ясала. Аның бер башына майлы кәгазь беркетелә, икенче башы колакка кую өчен ачык кала.  Шуннан ике цилиндр балавызланган  җеп белән тоташтырыла. Җепнең озынлыгы күршедән күршегә кадәр була. Шәп ишетелә иде бер-беребезгә. Шалаштан чыгып кычкырсаң да ишетелгән булыр иде инде ул үзе. Ну болай кызыграк, штабта яткан сугышчылар кебек  сөйләшәсең бит. Бәрәңгеле тормышның үзенә күрә әнә шундый сагынып искә төшерә торган мизгелләре дә булган икән әле. Менә шулай гомер буе бәрәңгедән аерыла алмыйча яшәдек. Аллага шөкер диясе генә кала. Бөтен яшәвебез, бөтен туклануыбыз шул бәрәңге галиҗанәпләре булды бит әле. Нинди генә тәмле ризыклар пешермәдек шул йомры бәрәңгедән. Нинди генә җырлар җырланмады бәрәңге турында. Хезмәте зур булса да, уңышы мул булганда шатлыгы-сөенече дә мулдан булды. Аннан без үскәндәге шикелле газаплы бәрәңге алу эшләре дә юкка чыкты бит инде. Шулай булгач, үзебезгә кирәк кадәр бәрәңгене ел да утыртып, матур гына яшик әле… үзебезнең газиз бәрәңгебез белән.

“Татарстан яшьләре”нең 9 сентябрь санында басылып чыкты.

                                                                     Фәрит Вафин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү