fbpx
30.04.2022

“Нәүрүз” бәйрәме.


Нәүрүз
Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 93 нче һәръяктан үстерешле балалар бакчасы” муниципаль автономияле  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Сабирова Гөлүсә Минсур кызы. Тема: “Нәүрүз” бәйрәме.

 

Алып баручы.

Бар тирә-як гөрләп тора

Безнең бакча  аллары

Әллә инде бакчабызда

Гөрли сабантуйлары.

Алай дисән умырзая

Йокыга талган әле.

Арба түгел, чаналарнын

Якты эз салган мәле.

 

Матур көй яңгырый,  балалар залга керә.

 

Алып баручы. Хәерле көн кадерле балалар,бакчабыз хезмәткәрләре! Бүген бездэ бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нэүрүз бәйрәме! Салкын кыш айлары үтеп, яз җитте, ә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте. Нәүрүз – ул балалар, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.Ә бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!

1бала.

Нәүрүз әйттек без сезгә

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә.

2бала.

Ач ишеген, керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез.

Хәер дога кылабыз

Нәүрүз котлы булсын диябез.

3 бала

Эй дускайлар, дускайлар,

Житте ич Нэуруз айлар.

Эшегезне ташлагыз,

Бэйрэмгэ ашыгыгыз!

4 бала

Яз килэ! Яз килэ!

Сыерчыклар килэ.

Горлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар килэ.

 “Яз килә” җыры башкарыла.

  1. Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Припев:Яз, яз, яз житә

Тәрәзәне ачтылар

Тып, тып, тып, тып, тып итә.

Эре, эре тамчылар.

  1. Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар.

Яшькелт- кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Алып баручы.  Әй, дуслар, килегез

Күңел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Җырлый – җырлый биибез

 

«Күмәк татар биюе»

Алып баручы.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын.

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар, Нәүрүз  килсэ генә яз була бит. Әйдәгез, яз гүзәле  Нәүрүзбикәне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нәүрүз , кил тизрэк!

Нәүрүз керэ.

Нәүрүзбикә.

Мин ерактан килдем сезгә язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр үскән җиреннән.

Зәңгәр болытлы, Ләйсән яңгырлары белән

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Алып баручы. Исәнме яз кызы – Нәүрүзбикә. Без сине килүенне бик тә  көттек. Безнең кызларыбыз – чәчәкләребез хәзер сиңа үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

 

Чәчәкләр белән кызлар биюе.

 Нәүрүз. Балалар, әби-бабаларыбыз бу көнне халык уеннары уйнарга яратканнар. Әйдәгез, без дә, бергәләп уйнап алыйк әле.

 “Без, без, без идек”уены

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келтк кердек бал ашадык,

Кап та коп,

Авызыны ач та яп!

(Җиңелгән балага җәза итеп бию, җыр, яисә төрле күнегүләр бирергә була.)

Алып баручы.Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп китәсем килә. Яз, Нәүрүз турында ниләр беләсез икән.

Табышмак әйтү

  1. Тама- тама таш яра. ( Тамчы)
  2. Яз килсэ киенэ.

Коз килсэ чишенэ. ( Агач)

  1. Борынсыз чыпчык боз тишэ. ( Тамчы)
  2. Ак сыер торып киткэн

Кара сыер ятып калган. ( Кыш китеп, яз килу)

  1. 5. Агач башында йорты,
    Эчендә яши җырчы. (сыерчык)

Алып баручы: Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Тургайлар – жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар!

 “Түбәтәй” уенын уйнау

Алып баручы. Нәүрүзбикә, безнең балалар синең килүенне бик зарыгып көттеләр, матур шигырьләр дә әзерләделәр. Яле, тыңлап кит әле.

1 бала

Елгада бозлар кузгалды..

Елмая, колә кояш.

Урамнар буйлап атлый,

Ямьле хәм күнелле яз.

2 бала

Эй яз-матур, яз-матур,

Хуш киләсен, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Куптэн коттек без сине.

3 бала

Яз килэ, яз килэ

Кояш нурларын сибэ.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетэ.

4 бала

Яз килэ, яз килэ,

Сыерчыклар да килэ.

Горлэшеп, сайрашып

Жырчы кошлар кайта.

“Күңелле яз” биюе.

Алып баручы. Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына якынлашты.  Әйдәгез әле бергәләп матур итеп “Кояшлы ил” җырын башкарып китик әле.

 “Кояшлы ил” җыры.

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

 

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

 

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Һәр тарафка яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

 

Алып баручы. Бүгенгенен гүзәл мизгелләре
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,
Очрашырга язсын җыелып.

 

Кулланылган әдәбият.

  1. Г.Гәрәева. Үз җырыбыз булсын әле. Яр Чаллы. 1993.
  2. К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина. Балачак – уйнап – көлеп үсәр чак. Казан. 2012.
  3. К.В.Закирова. Хрестоматия. Иң матур сүз. Казан. 2000.

 

Шәрехләү