fbpx
01.04.2019

Туган як нинди төстә? Мастер-класс


Туган як

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  “Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укытучысы Хафизова Фәридә Фәвәсим кызы. Тема: ”Туган як нинди төстә?” 

Максат: Язучылар, шагыйрьләр  иҗаты мисалында  туган як темасын   өйрәнү;

Бурычлар:

  1. Әдәби әсәрләрдәге туган якны тасвирлап язган сыйфатларны, автор табышларын күрергә өйрәнү;
  2. Туган як темасын өйрәнү дәресләрендә укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфаты тәрбияләү юлларын күрсәтү;
  3. Тормышны яратырга, аның матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәнү;

Җиһазлау:  презентация, Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенең видеоязмасы, таратма материал, авыл рәсемнәре, төсле карандашлар.

Кулланылган эш формалары:  төркемнәрдә эш, фронталь эш

Кулланылган методлар: сорау-җавап, әңгәмә

Төп юнәлешләр:

  1. Туган як нинди төстә?
  2. Туган якны тасвирлауда автор табышлары
  3. Туган як темасын ачуда төп геройларның роле.

Мастер-классның барышы:

  1. Оештыру моменты. Мастер- классның темасы, максаты, юнәлешләре белән таныштыру. Уңай психологик халәт тудыру

–    Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар, мин мастер-классымның башында сезне үземә кунакка чакырам һәм сезгә кофе эчәргә тәкъдим итәм ( слайдта  төрле чашка рәсемнәре)

–     Һәркем үзенә чашка сайлап алсын әле, сайладыгызмы? Мәсәлән, менә сез, нинди чашка сайладыгыз? Ә сез?

–   Игътибар итегез әле, әлбәттә, без үзебезгә матуррак чашканы алып калырга тырышабыз, ә очсыз, гади чашкалар кала. Ә үзеңә һәрвакыт яхшыракны алырга омтылу – бу проблемаларның һәм стессларның башы . Чашканың нинди булуы безнең кофебызны тәмлерәк итми, шулай бит?  Ләкин без аңлы рәвештә матуррак, затлырак чашканы алырга тырышабыз һәм башкалар ниндине алды микән, шуның белән кызыксынабыз.

–    Ә хәзер уйлап карагыз, тормыш – ул кофе, ә эш, акча, җәмгыять – ул чашкалар. Алар безнең тормышны тотып торучы инструментлар. Күп вакыт  без шул  чашкаларга игътибарыбызны юнәлтәбез һәм  кофеның  үзенең тәмен белмибез дә. Бөтен яхшы әйберне дә үзендә булдырган, булдырырга тырышучы кешеләргә караганда, үзендә булган әйберләрнең яхшысын күрә белүче кешеләр бәхетлерәк яши.  Шулай булгач, хөрмәтле коллегалар, күбрәк чашкаларның түгел, ә кофеның  үзенең, ягъни тормышның тәмен белеп яшәргә кирәк.

–       Бүгенге мастер-классымда мин, тормышның тәме, яме, матурлыгы булган туган авыл, аның табигате турында сөйләшәсем килә, мастер-классның исеме дә “Туган авыл нинди төстә?” дип атала.

  1. Төп өлеш.

Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек тыңлау (видео)

Сорау: – Өзектә сурәтләнгән авыл матурмы?

–  Тавыклары җырлый;

–  Һәр ягы урман;

–  Болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган;

–  Бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

–  Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява;

–   Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк;

–   Ул авыл бик кечкенә;

–   Халкының эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә;

     Фикерләр тыңлана, нәтиҗә ясала.

  • Әйе, бөек шагыйребез әсәрендә сурәтләгән авылны – Кырлай авылын бик матур итеп сурәтли. Һәркемгә үз туган җире кадерле, газиз.

1нче нәтиҗә. Һәркем мактый үзенең туган җирен, мактап җырлый аның исемен.

  1. Туган як нинди төстә?

–   Һәр төркемнән ике кеше буягыч рәсемнәрдә туган ягын нинди төсләрдә итеп күрә, шул төсләргә буйый. ( төркемнәргә авыл рәсемнәре һәм төсле карандашлар бирелә)   Ни өчен шундый төсләр кулланасыз, соңыннан әйтеп китәрсез

Төркемнәргә алдан таратма материал әзерләнә. Анда әсәрләрдән өзекләр бирелгән.

– Бирелгән өзекләрдә төсләргә игътибар итик әле. Беренче төркемдә утыручы калган кешеләр шушы өзекләрдә бирелгән төсләрне үзе ачыклаган сүзләре белән язып ала.

–  Ә икенче төркемдә утыручылар өзектән башка сыйфатларны, төсләрне белдерүчеләрен түгел,  үзләре ачыклаган сүзләре белән язып ала

1) Анда зәңгәр күк, ак болытлар, җылы кояш, көмеш ай, йолдызлар, аллы-гөлле күбәләкләр белән таныштык. Без әле оча алмый идек. Җирнең тәмен алган үлән орлыклары, бөҗәкләр белән безне әти-әниебез туйдырып торды. Тиздән без иген сабаклары, алтын камыллар арасында йөгерешә башладык, тәннәребез белән җирнең җылысын, талгын җилләрнең сафлыгын тойдык.

Без кара туфрактан нәни аякларыбыз белән этенеп, һавага күтәрелдек, зәңгәр күктә беренче мәртәбә канат кагу шатлыгы кичердек. Мин хәтфә булып җәелеп яткан чәчәкле болынны күрдем, курка-курка гына анда төштем. Яшел үләннәрнең, аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исеннән башым әйләнеп китте. (Ф.Садриев “Тургай ни дип сайрый” хикәясеннән)

2) Түбәндә, зәңгәр тасма булып, Ык елгасы бөтерелә. Офыкта дулкын-дулкын рәшә йөгерә, ә ул йөгерек дулкыннар астында яшел әрәмәлекләр, саргая башлаган иген басулары тирбәлә. Күктә мамык өемнәре төсле кабарынкы ак болыт төркемнәре  һәм кайнар кояш. (Ф.Садриев “Алып тавы”)

–  Беренче төркем, нинди сүзләр язып алдыгыз?

Зәңгәр күк

Ак болытлар

Аллы-гөлле күбәләкләр

Кара туфрактан

Яшел үләннәрнең

Зәңгәр тасма

Яшел әрәмәлекләр

Саргая башлаган иген басуы

– Буяучы коллегаларыбыз да әзердер дип беләм. Сез ни өчен мондый төсләр алдыгыз? Ни өчен автор туган ягын зәңгәр, ак, яшел, аллы-гөлле төсләр белән буяган?  Әйе, димәк:

Зәңгәр төс – матур хыяллар төсе.

Ак төс – аклык, пакьлек , бәхеткә омтылыш

Яшел – яшьлек, яшеллек, яшьнәп яшәү

Ал төс – алга омтылыш, өмет

  • Өзекләрдә кара һәм сары төсләр дә кулланылган. Ни өчен?

Кара туфрак ул – уңдырышлы туфрак, туган туфрак нәкъ шушы төстә күз алдына килә.

Сары иген басулары –байлык, муллык, тырыш хезмәт һәм туклык билгесе.

  1. Туган якны тасвирлауда автор табышлары
  • Ә 2 нче төркем нинди сүзләр язып алды микән?

Җылы кояш

Көмеш ай

Көмеш йолдызлар

Алтын камыллар

Чәчәкле болын

Талгын җилләр

Йөгерек дулкыннар

Дулкын-дулкын рәшә

  • Ничек уйлыйсыз, бу сурәтләр авторга ни өчен кирәк булган?

       Җаваплар тыңлана

–   Әгәр бу сурәтләрне төшереп калдырып укысак, әсәр үзенең сихрилеген, мәгънә бөтенлеген  югалтыр иде. Нәкъ менә шулар авторга үз туган ягының иң матур, иң гүзәл, башка җирләрдән өстен булуын  күрсәтергә ярдәм иткән дә.

2 нче нәтиҗә. Туган як – иң газиз, иң кадерле җир. Аны һәр автор иң матур төсләрдә сихри сурәтләр белән  бизи.

  1. Туган як темасын ачуда төп геройларның роле

  Эшебезне дәвам итәбез.

–  Туган якны аның кешеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Язучылар да туган яклары турында язганда, үз авылы кешеләрен күз алдына китереп язалар. Алар матур һәм тырыш, сүзгә оста  һәм җор, хезмәт сөючән һәм гадел, гади һәм беркатлы. Язучы әсәрдә һәр героен кечесеннән алып, иң өлкәненә кадәр үз итеп, яратып, бераз чеметеп шаяртып та ала.

Фоат Садриевтан һәм Айгөл Әхмәтгалиевадан түбәндәге өзекләрне карап үтик:

    1) – И, урамдагы хикмәтне күрсәң, – диде Халисә апалары. – Нурҗиһан әби капка төпләрендә бер сәгать инде авызыннан тере саескан очыра. Шунда җыелган карчык-корчык аның авызына капланган.

          Малайлар моны ишеткәч, дәррәү чыгып йөгерделәр. Чыннан да,        Нурҗиһан әби каршында тагын өч-дүрт әби басып тора, алар нидер сөйләшәләр. Малайлар күпме генә карап торсалар да, Нурҗиһан әбинең авызыннан бер генә саескан да очып чыкмады.

                                                                                        (“Юкка көттеләр”)

  2) Иртән торгач, шатлыгыннан ул чак кычкырып җибәрмәде: өстәл уртасында буларын бөркеп карабодай боткасы тора иде. Фәрит күлмәк эченнән тәти кашыкны алды да боткага үрелде.

–  Улым, юынмыйча ашарга утырган  кешене ризык яратмый, – диде әнисе.

                                                                                                        (“Ботка”)

3)Әбисе чиләккә карады да сәер итеп көлеп куйды:

– Бу бит, кызым, алабута түгел… Бу бит әрем… – диде ул акрын гына.

Әлфия әле әбисенә, әле җим сорап бөтерелүче тавыкларга карап торды. Аңа кыен иде.

-Ярар, борчылма, кызым, – диде әбисе. – Әремне суга салып кайнатырбыз да агачларга сибәрбез. Корткыч бөҗәкләрне үтерә ул.       ( “Белемле әби”)

4) “Авылның аның эше дә тәмле, төше дә тәмле. Монда син рәхәтләнеп җир белән дә, күк белән дә, сандугачлар белән дә, каеннар белән дә сөйләшә аласың.” ( А.Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә”)

5)“Үзе суын эчеп үскән чишмәне рәнҗетмәсә диген син ул бәндәне… Нихәлләр итәсең, Җир йөзендә яхшылыклар да, яманлыклар да җитәрлек шул, балалар. Туган туфрагын яратмаган кешедән ни игелек көтмәк кирәк. Әй агай, диген…” (А.Әхмәтгалиева “Безнең чишмә”)

–  Бибинур әби шулай итеп Илсөяр белән Гөлназга гына түгел, ә барлык укучыларга эндәшә. Туган якны яратырга, аның табигатен сакларга, чишмәләрне пычратмаска, чистартып торырга, туган як табигатенең кадерен белергә кирәклекне искәртә.

Бирем. Икенче кәгазьгә өзекләр буенча авыл кешесенә хас сыйфатларны  языйк.

Сөйләме матур, бай;

Беркатлы, гади;

Әйбәт тәрбияче, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне саклый;

Табигатькә сак карый, һәр үләнне таный, үзенчәлекләрен белә;

Көчле, хезмәт сөючән,тырыш;

Җирдәге явызлыклар белән көрәшүче.

– Ә хәзер әйдәгез өченче юнәлеш буенча нәтиҗә ясыйк. Авыл кешесе матурмы? (Җаваплар)

3 нче нәтиҗә. Авыл үзенең кешеләре белән матур. Гүзәл холыклы, туган ягына тугры кала белгән авыл кешесе туган якның җаны, яшәтүчесе.

Бирем. Без мастер-класс барышында сыйфатлар яздык. Шул язмаларны  янәшә урнаштырыйк. Игътибар белән карыйк та нәтиҗә ясыйк әле. Нәрсә әйтеп була? (Җаваплар).

Көтелгән җавап. Табигать төсләре белән бирелеп, бизәкле сихри сурәтләр белән бизәлгән, гүзәл кешеләре белән җанландырылган вакыйгалар сурәтләнгән авыл – ул минем туган авылым.

  • Рефлексив йомгаклау.

-Бүгенге мастер-класс барышында Г.Тукай, Ф.Садриев, А.Әхмәтгалиевалар иҗатының бик бәләкәй бер өлешенә күз ташладык.  Туган як темасы һәр язучы, һәр шагыйрь иҗатында чагылыш таба.   Дәрестә әсәр өйрәнү барышында туган як темасын өйрәнүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Балаларда шәфкатьлелек, әби-бабай мирасына сак карау, гореф-гадәтләрне саклау, нәсел җебен саклау, туган нигезгә сак карау кебек сыйфатлар туган як темасы аша тормышка ашырыла.

–  Бер аксакал укучыларын җыйган да, буш кувшин алган һәм аны эре ташлар белән тутырган да, сораган:   “Әйтегез әле, тулымы минем кувшин? “ “Әйе, тулы”, – дип җавап биргәннәр. Соңыннан аксакал бер банка борчак алган да, аны ташлар салынган кувшинга салган.  Борчаклар кувшинда үз урыннарын алганнар. Аксакал сораган: “Тулымы минем кувшин?” Укучылар кувшинның тулылыгын раслаганнар. Аксакал инде бер савыт ком алган һәм кувшинга салган, ком таш белән борчак арасындагы буш урыннарга тулып беткән.

            Аксакал әйткән : “ Сез аңласагыз иде, хөрмәтлеләрем, кувшин – ул безнең тормыш. Ташлар – безнең һәрберебезнең тормышында булган иң мөһим нәрсәләр.  Борчаклар – ул булдырсаң рәхәт, ләкин аларсыз да яшәп булырлык әйберләр. Ә ком инде ул һәрберебезнең тормышында тулган ваклыклар. Әгәр дә кувшинны башта ком белән тутырсак, анда борчакка, бигрәк тә эре ташларга урын калмаячак.

Тормышта да шулай: әгәр вак-төяккә күбрәк игътибар итәбез икән, безнең мөһим нәрсәләргә вакытыбыз калмаячак. Шулай булгач, хөрмәтле коллегалар, әйдәгез, тормышны яратыйк, андагы мөһим нәрсәләргә: иң беренчедән үзебезгә, үзебезнең сәламәтлегебезгә игътибар итик, гаиләләребезгә, әти-әниләребезгә күбрәк вакыт калдырыйк, туган авылыбызны, табигатебезне яратыйк.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәтгалиева. А. “Болытта җиләк үсә”. Балалар өчен хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2008.
  2. Садриев Ф. “Ике икең – ундүрт” : хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.
  3. Садриев Ф. “Аппакай” : хикәяләр, әкиятләр, сәхнә уеннары – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.
  4. Тукай Г. “Шүрәле” әкияте, аудиоязма;

Шәрехләү