fbpx
27.02.2020

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе.


урман мәктәбе

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе

Урман мәктәбе. 4-7 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе.

Урман мәктәбе. Юнәлеш: сүз тыңламау, укырга теләк булмау.

Урман мәктәбе. Төп фикер: “Укымыйм!”

Урман кошы Ябалак мәктәп ачарга уйлаган. Башта урман хуҗасы Аю абзый янына барган. “Шулай-шулай, Аю абзый, мәктәп ачсак, әйбәт булыр иде” –, дигән. – Бик хуп! дигән Аю. – Күптән кирәк иде. Югыйсә, ул җәнлек балалары көннәр буе нишләргә белмичә трай тибеп йөриләр. Әле кичә генә Куян малаеның колагын бордым. Тиеннәр дә бик шук. Кая сикергәннәрен, нишләгәннәрен белмиләр. Укыт син аларны. Сабакка да өйрәт, тәртипкә дә өйрәт!

Шуннан Ябалак бик матур бер урман аланын сайлап алган. Каен тузына “Мәктәп” дип язып, ботакка элеп куйган. “Урман мәктәбе” барлыкка килгән. Саесканга мәктәп ачыласын бөтен җәнлекләргә, кош-кортларга хәбәр итәргә кушкан. Саескан “ Әй, урман балалары, мәктәпкә килегез. Мәктәпкә укырга килегез!” дип урманны яңгыраткан. Бөтен дөньяларын онытып чабышкан куян малайлары, тиен кызлары, ботактан-ботакка очып уйнаган төрле төстәге кошлар башларын күтәреп, хәйран калып тыңлап торганнар. Аннан берсен-берсе узышып, Саескан әйткән урынга, “Мәктәп” дип язу эленгән урман аланына йөгерешкәннәр. Алар килгәнче инде Кабан дуңгызы шундагы ауган агачларны берничә рәткә тезеп куйган булган. Килгән бере шым калып, шунда тезелеп утырышканнар. Уртадагы юан имән төбенә Ябалак үзе килеп баскан. урман мәктәбе

– Исәнмесез, нәни дусларым!” – дигән ул. – Мин сезнең укытучыгыз булам. Көн дә шушында килеп, сез мин өйрәткәннәрне тыңларга, мин кушканнарны үтәргә тиеш буласыз. Бергә-бергә безгә бик күңелле булачак. Без санарга, укырга-язарга, җырларга, рәсем ясарга һәм биергә өйрәнәчәкбез. Аннан үзегезнең осталыкларыгызны әниләрегезгә, әтиләрегезгә күрсәтерсез. Бүгенге көннең беренче дәресе арифметика булыр.

– Нәрсә, нәрсә? – дип авызын ерган Тиен кызы Иена. – Аның белән ничек уйныйлар? Үзе янында утырган Куян малае Наянга астан гына тибеп куйган. Куян малае Наян сикереп торган. –Нәрсәгә кирәк ул? Безгә аннан башка да күңелле. Без болай да беләбез. Әнә наданнар укысыннар!

Шулай дигән дә Наян Тиен кызы Иенаны җитәкләп, урман эченә йөгергән. Саескан очып килгәндә, алар Мунчала күле янында качышлы уйнаган булганнар. Хәзер шул уенны дәвам итәселәре килгән. Чапканнар шунда. И уйнаганнар, и йөгерешкәннәр, и көлешкәннәр болар. Көн кичкә авышып, ашыйсылары килә башлагач кына өйләрен исләренә төшергәннәр.

Икенче көнне дә шулай үткәргәннәр болар. Өченче-дүртенче көннәрне дә… Мәктәпкә бару турында уйлап та карамаганнар. Ә бу вакыт башка җәнлек балалары көн дә мәктәпкә җыйналып, укырга-язарга, җырларга-биергә өйрәнгәннәр. Болар әниләренә мәктәпкә барабыз дип чыгып китәләр дә, көннәр буе әле күл буенда, әле урман ешлыгында уйнап гомер үткәрәләр икән. Шулай итеп, атналар, айлар узган…

Менә көннәрдән-беркөнне Саескан бөтен урман җәнлекләренә тагын хәбәр салган:

– Урман хуҗасы Аю бөтен җәнлекләрне, кошларны балалары белән бергә “Мәктәп” аланына чакыра. Килми калмагыз! Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Алдынгы укучыларга бүләкләр биреләчәк!

урман мәктәбеБераздан алан балаларын җитәкләгән урман җәнлекләре белән тулган. Һәммәсе кызыксынып көтә башлаганнар. Аю сүз башлаган.

–  Әй, дусларым, бүген бик истәлекле көн, – дигән ул. – Бүген сезнең балаларыгыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәчәкләр. Алар бик тырышып Ябалактан сабак алдылар. Хәзер без аларның белемнәрен тикшереп карыйбыз. Ул шулай дигән дә бер каен ботагын кулына алган. – Яле, керпе малае, чык әле монда. Санап бир әле шушы ботактагы яфракларны.

 – Бер, ике, өч, –  дип чатнатып санап киткән Керпе баласы. – Егерме җиде, – дигән ул санап бетереп.

 – Молодец! – дигән Аю елмаеп, тырышып укыганы өчен аңа  бер кәрҗин алма бирәбез. Керпе баласының әнисе дә бик куанган: – Йомшагым, минем, –  дип аркасыннан сөйгән. Аларның икесенә дә бик күңелле булган. Чират төлке кызына җиткән. Ул бик матур итеп шигырь сөйләгән. Аңа да бүләккә бер матур күлмәк биргәннәр.

 Куян баласы Наян белән Тиен кызы Иена посып кына утырганнар. Әмма Аюның күзләре үткен шул. Зур гәүдәле Поши артына качып утырган Куян малаен күреп алган.

  – Монда чык әле, Наян!- дип үз янына чакырган ул аны. – Кил әле менә бу чыршы янына. Шушы агачның төньягына килеп бас әле.

Наян югалып калган. Әле бер якка, әле икенче якка чыгып караган. Агач тирәли әйләнгән дә тулганган. Җәнлекләр көлешә башлаганнар. – Шуны да белми, и надан, – диешкәннәр.

 – Бәлки син булышырсың, –  дип тиен кызы Иенаны чыгарган Аю абзый. Басып торалар болар хәзер икәүләп агач төбендә. Берсе дә агачның төньягын күрсәтә белми. Кызарышканнар, оятларыннан башларын аска игәннәр.

Җәнлек балалары: “Мин әйтәм, мин әйтәм!”- дип алгы тәпиләрен күтәргәннәр.

– Урманда адашсагыз, өйләрегезгә кайта алмассыз бит! –дип ачуланган Аю Куян малае белән Тиен кызына. – Аннан җыелышып сезне эзләргә туры киләчәк. Нишләп белмисез? Нишләп укымадыгыз! Әнә бит башкалар белә. Ул җавап бирергә поши баласын чыгарган. Поши малае чатнатып сөйләп киткән: – Агачның төньягында ботаклары сирәк була. Аннан аның кәүсәсе мүкләнеп тора… Поши малаена шаулатып кул чапканнар. Бүләк итеп бер чиләк җиләк биргәннәр.

Ә безнең Куян малае Наян белән Тиен кызы Иена нишләгәннәр дисезме? Алар мәктәпкә йөрмәгәннәре өчен бик үкенгәннәр, икенче болай эшләмәскә сүз биргәннәр. Әниләре дә аларны бик каты орышкан. Икенче юлы мондый хәлдә калмас өчен алар шул ук көнне мәктәпкә йөри башлаганнар, бик тырышып укырга керешкәннәр. 

Фикер алышу өчен сораулар.

  1. Уку, белем алу ни өчен кирәк?
  2. Куян малае белән Тиен кызы укудан качып йөреп дөрес эшләгәннәрме?
  3. Аларның белемсезлеге нәрсәгә китергән?

Тагын бер әкият укый аласыз: Мырый һәм Йорт иясе

“Урман мәктәбе” әкиятен русчага Гүзәл Вәлиуллина тәрҗемә итте.

Лесная школа

Сказкотерапия для детей 4-7 лет.

Направление: непослушание, слабая мотивация к получению знаний.

Коррекция убеждения “Не хочу учиться!”

 Задумал Филин открыть  лесную школу. Сперва он   отправился к Медведю.Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе.

– Было бы неплохо, Михайло Потапыч, школу для зверят открыть.

– Хорошая идея. Давно пора открывать школу. А то зверята бегают по лесу целый день без дела, никакого сладу с ними нет. Вон вчера надрал уши непослушному зайчонку. Да и бельчата озорничают, только и знают, как скакать с ветки на ветку. А все потому, что нет им занятия никакого. Правильно ты все придумал, Филин. Надо их и грамоте обучить, и правилам поведения!

Выбрал Филин  красивую и светлую лесную поляну. Написал на бересте слово “Школа”, повесил ее на ветку. Затем велел Сороке растрезвонить весть об открытии школы по всему лесу.

– Эй, лесные зверушки да птички, приходите в школу! Школа, слышите, лесная школа ждет вас!– оглашала лес Сорока. Мальчишки-зайчишки, бельчата-девчата, оставив свою шумную игру, слушали вести Сороки. Птички застыли на ветках и старательно прислушивались к новостям, боясь пропустить самое важное. А затем все  кинулись бежать, прыгать, скакать и лететь наперегонки по тому адресу, который сообщила им Сорока.

А тем временем на полянке Кабан сложил поваленные деревья в несколько рядов, и, прибежав, звери уселись рядышком. Посередине поляны возле большого дуба стоял Филин.

– Здравствуйте, мои маленькие друзья! Я ваш учитель, и теперь каждый день мы с вами будем учиться писать, считать и узнавать что-нибудь новое. А еще мы научимся рисовать, петь и танцевать. А потом вы покажете свои умения  мамам и папам. Первым уроком у нас сегодня будет арифметика.

– Чего-чего? – рассмеялась белочка Иена. – А что это за игра такая?

И тихонечко толкнула совей ножкой ножку зайчика Озорника. Тот сразу вскочил:

– А зачем нам арифметика! Нам и без нее хорошо. Мы и так все знаем! Пусть учатся те, кто ничего не знает!

С этими словами Озорник схватил Иену за ручку, и они убежали к Черному озеру доигрывать свою игру в прятки. Эта Сорока со своей новостью только помешала им наслаждаться игрой! Ах, как же им было весело на Черном озере! Как они играли, как смеялись от души! Вспомнили о доме только тогда, когда было уже темно и очень хотелось есть. И на следующий день игра продолжалась. Так проходили их дни, в игре да в веселье, а о школе они и вовсе не думали. Маме-зайчихе и маме-белке они говорили, что идут в школу, а сами убегали играть в лесную чащу или на озеро. А в то же время другие зверята набирались в школе знаний, учились читать, писать, петь и танцевать.  Прошли недели, а потом и месяцы…

И вот однажды Сорока снова принесла вести на хвосте: хозяин леса Михайло Потапыч зовет всех лесных жителей на школьную поляну.

–  Обязательно приходите! Зверята покажут вам свои умения, а самые прилежные ученики будут награждены!

Вскоре все лесные звери прибежали на школьную поляну и стали с интересом ждать, что же будет дальше.

 – Друзья мои, сегодня важный день, – сказал Медведь. Сейчас вы увидите, чему научились ваши детки. Они старательно учились, Филин многому научил их. Сейчас мы проверим их знания.

Он взял березовую ветку и попросил Ежонка посчитать, сколько листьев на ветке.

– Один, два, три, – быстро начал считать Ежонок, –  двадцать семь!

– Молодец! – сказал Медведь с улыбкой. – За твое старание в учении награждаем тебя корзиной яблок.

Мама Ежиха очень обрадовалась. – Мягонький мой, –  она ласково погладила сына по спинке. Они были совершенно счастливы. Наступила очередь Лисички, и она очень красиво прочитала наизусть стихотворение, за что была премирована нарядным платьем.

А вот зайчишка Озорник и  белочка Иена сидели совсем тихо, боясь, как бы их не заметили. Но всех видит Михайло Потапыч! Он сразу заметил Озорника, спрятавшегося за большой спиной Лося.

– Иди-ка ты сюда, Озорник, – позвал он зайчишку. –  Встань-ка ты к северу от этой вот елочки, – указал медведь на елку, растущую на поляне. Озорник растерялся. Он стал бегать вокруг елочки в поисках северной ее стороны. Бегал-бегал, так и не нашел. Все вокруг весело смеялись над ним. – Даже этого не знает, неуч! – донеслось до Озорника.

–  Может быть, Иена, ты поможешь? – позвал Михайло Потапыч белочку. Стоят Иена с Озорником под елью, не могут показать, где северная сторона дерева. Стыдно им было, стояли, понурив головы.

– Можно, я отвечу! Нет, я! –наперебой кричали другие зверята.

 –Если вдруг вы заблудитесь в лесу, вы не сможете найти дорогу домой! – сокрушался Михайло Потапыч. –Ищи вас потом! Почему ничего не знаете?! Почему не учились?

Он вызвал Лосенка, который давно уже хотел ответить. Лосенок начал рассказывать о том, как найти северную сторону дерева. Оказывается, ветки на северной стороне дерева редкие, а на стволе растет мох. Так просто!

Звери шумно апплодировали умному Лосенку. Ему подарили целое лукошко ягод!

Вы спрашиваете, что стало с Озорником и Иеной? Они горько пожалели о том, что не ходили в школу. Но они обещали, что больше не будут прогуливать школу. Да и мамы их ругали, стыдно им было за своих детей перед другими родителями. Зайчишка Озорник и белочка Иена в тот же день пошли на занятия, чтобы не пропустить самого важного – знаний. Говорят, теперь они каждый день ходят в школу и старательно учатся.

Вопросы для беседы по сказке.

  1. Как ты думаешь, для чего необходимо учиться?
  2. Правильно ли поступили Озорник и Иена, прогуливая школу?
  3. К чему привели их прогулы?

 

 

Бер шәрехләү “Урман мәктәбе. 4-7 яшьлекләр өчен әкият терапиясе.”

Шәрехләү